Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
9 апрель 2020, 20:00

КҮКЕ

Илсөянең каты тешләүдән иреннәре канап чыга. Соңгы чиккә җиткән хатын мизгелгә генә күзләрен йома. Оча сөяген, әйтерсең лә кемдер каезлап каера,хатын үзен урталай ярылган сыман хис итә башлый.

Бала тудыру йортына юл әллә ни ерак булмаса да, Илсөягә вакыт чамасыз авыр минутлары белән бик озак тоелды. Эче туктаусыз бора, баласы тизрәк якты дөньяга чыкмакчы булып ашыга, гәүдәсендәге һәр сөяген кемдер шатырдатып боргычлаган төсле тартыша, өсте-өстенә килгән кисү-көчәнешләр маңгаена, тәненә борчак-борчак тир тамчылар булып утыра.
Сирин хатынының йөзенә карарга куркып, юлдан күзен алмыйча гына, аны тынычландырырга тырыша:
-Җимеш, син түз генә. Хәзер килеп җитәбез, хәзер, тагын биш минут кына, җаным! Тирән итеп сулыш алырга тырыш, тирән итеп!
-Сирин, мин табам бугай, балабыз инде бөтенләй аска төште,аның чыгасы килә...Ай!
Ир, кабаланып, бала тудыру йортында инде берничә ай элек танышып- сөйләшеп куйган акушеркага шалтырата:
-Алло, Алсу Салиховна, бу сезме, без юлда, Илсөя машинада табарга җыена... Зинһар, каршы чыгып торыгыз, аның схваткалары бик еш кабатлана, зинһар каршы алыгыз әле безне!
-Сирин, Сирин!
-Әү, җаным, тагын аз гына, бик аз гына түз инде! Аз гына!
-Сирин!

Илсөянең каты тешләүдән иреннәре канап чыга. Соңгы чиккә җиткән хатын мизгелгә генә күзләрен йома. Оча сөяген, әйтерсең лә кемдер каезлап каера,хатын үзен урталай ярылган сыман хис итә башлый. Тулгак ачылары шундый газаплы булганга, ана кешегә баласы аеруча кадерледер шул. Ничә ай йөрәк астында йөрткән бәгырь җимешенең дөньяга килүен күрү шул газаплы мизгелләргә бүләк сыман. Илсөянең күз алдына ясалма иреннәре белән мыскыллы елмаеп Сара килә. Чәчләрен туздырган Сара кахкахәләп көлә: “Синеке тумаган бит әле, ә бәлки тумас та! Синеке тумаган бит әле, ә бәлки тумас та! Синеке тумаган бит әле, ә бәлки тумас та!”
Илсөя белгән догаларын укып Аллаһы тәгаләгә ялвара:
-И, раббем, балабызны исән-сау тудырырга көч бир!
Колак төбендә тагын Сара тавышы ишетелгәндәй була:
-Чыпчык, сиңамы соң минем белән ярышырга...?!
-Раббем, балалар хакына ярдәм ит !Сабырлык бир, раббем!
Сирин, үз алдына сөйләнеп баручы хатынына сүз әйтергә кыенсына, Илсөянең бары йөзенә генә карап ала да, ир дә күңеленнән Ходайга ялвара: “Берүк исән генә булсыннар, исән генә!”

Машина хастаханә ишек төбенә үк килеп туктый. Алсу Салиховна Сириннән ким дулкынланмаган - борчуы йөзенә чыккан:
-Илсөя аңындамы?
-Әйе, әйе, бала тумакчы инде...
Икесе ике яктан култыклап, хатынны машинадан чыгаралар. Калганы Илсөягә төш кебек кенә...
-Үәә, үәә, үәә!
-Илсөя, акыллым, улыгыз бар! Ач әле күзләреңне!
Хатын аптырый: нишләп әле күз кабаклары шулкадәр авырайган, һич күтәреләселәре килми. Теле аңкавына ябышып кипкән. Үзе суда йөзгән төсле - салкын су тәнен куырып-куырып ала. Менә аның яңакларын кемдер шатырдатып уа, суккалап ала, кем булыр бу, Сарамы? Ник суккалый ул Илсөяне, малайларын караган өченме? Илсөянең колакларында туктаусыз нидер чыңлап, чиелдап торган сыман.
-Илсөя, Илсөя!
Хатын авырлык белән генә күз кабакларын күтәрә. Үзе өстенә иелгән Алсу Салиховна сөенеченнән кычкырып ук җибәрә:
-Я, шулай куркыталармы инде безне, Әни булгач кына?! Котлыйм, акыллым, улың бар! Я, кара әле монда!
Акушерка янәшәсендә торган шәфкать туташы кулыннан баланы алып, Илсөянең баш очында диярлек селкетеп үк күрсәтә. Алсу Салиховна кечкенә балалар кебек сөйләнеп ала:
-Менә без, әнием, менә без! Без нәкъ дүрт килограмм, беләсегез килсә! Мин бер дигән баһадир булам, әнием, сезне, ватанны саклаучы!
Илсөянең күзләреннән яшь тамчылары ерганак булып агып төшәләр. “Улыбыз, улыбыз исән, мең рәхмәт сиңа, Ходаем! Мине әни иткән өчен мең рәхмәт!” Хатынның иреннәре дерелдәп куя. Хәлсез куллары белән малайның аякларын сыйпап куя.Аннары бар көчен җыеп, акушеркага теләген җиткерә:
-Иремә әйтегез!
-Әлбәттә, кадерлем! Хәзер үк сөендерербез үзен.

Илсөя, өстеннән тау төшкән кебек, җиңеләеп, үзенә бер әйтеп аңлата алмаслык рәхәтлек кичереп, күзләрен йомды. Йөгерек уйлары аны үзе туып үскән нигезгә алып китте. Хатын үз әнисен бөтенләй күргәне дә юк. Хәер,а лай дип әйтү дөрес үк булмас, чөнки әтисе Ислам белән әнисе Сәидәнең бергә төшкән туй фотолары аларның залында иң күренекле урында торды. Исендә әле: кечкенә чагында Фирая әнисеннән гел сорый иде. “Әни, әни, әти янындагы ак күлмәкле матур апа кем ул?” Фирая да кыз сораган саен бер үк җавапны бирә: “Ул матур апа - синең әниең, балам!” “Ник минем ике әниемме, син дә, ул апа да?”. “Ул-синең чын әниең!” “Ә син минем ялган әниеммме?” “Мин - сине үстерүче әниең!”

Сабый чакта ике әниле булу кызны бик бәхетле итә иде шул: башкаларның әниләре бер генә, ә аныкы - икәү! Тик әтисе генә кайчакларда: “И, кызым, син бигрәк Сәидәгә охшаган инде - каплаган да куйган!” - дип, кочагына кысып, битләреннән үпкәли, ә үзенең күзләре гел моңсу. Үсә төшкәч, Илсөя үз әнисе Сәидәнең бала тапканда үлүен, әтисенең Фираяга өйләнүен, тик аларның уртак балалары булмавын барысын да аңлады. Яхшы нияттән боларның барысын да сөйләүчеләр дә, үги әнисенә каршы котыртып торучылар да табылды. Илсөя Фираяның үгилеген сизмәде дә диярлек. Үз баласы булмагангамы, әллә шундый йомшак күңелле идеме, Фирая аны бер вакытта да рәнҗетмәде, “кызым”, “матурым”дигән сүзләрдән башканы әйтмәде. Илсөя генә соңгы араларда үги әнисенең Ислам белән Сәидәнең туй фотоларын сыйпап елаганын еш күргәли. Бу елауларның сәбәбе дә тиз беленде: Фирая әнисе бик каты авырый икән бит - аңарда начар авыру тапканнар. Илсөя кулына аттестат алган көнне үги әнисе күзләрен мәңгелеккә йомды. Кызның көтеп алган шатлыгы йортка килгән олы кайгы белән алышынды. Әтисе башка өйләнмәде, Илсөя дип кенә ялгызы яши бирә. Сирин малайларын да үз оныклары итеп кабул итте ир. Соңгы килүендә түгәрәк табын корып, Илсөянең аш-суга осталыгын мактап туя алмыйча, әтисе әйтә куйды:
-Кызым, син чибәрлегең белән Сәидә әниеңә, йомшак күңелле булуың белән Фирая әниеңә охшагансың! Үзеңә дә әйбәт әни булырга насыйп булсын!
-И, әти, менә безнең балаларны утыртырга тезләрен җитмәс әле! - дип көлде ул көнне Илсөя.
-Малайлары булса, тезләре табылыр! Кайсын тезләргә, кайсын муенга атландырырмын, урын җитмәгәннәре колакларыма ябышыр, - дип көлде әтисе.
Хатын күзләрен ачты. Шул чакта караватындагы кесә телефоны зеңләде.
Самат икән.
-Әни, әни! Котлыйбыз, әни! Солтан да котлый. Минем янымда басып тора. Әти шалтыратып әйтте безгә, энебез булуын. Вот футбол командасы без хәзер, әни ә?! Капкага Солтанны бастырабыз, ул чабарга яратмый. Без энекәш белән икәү туп кертүчеләр булырбыз, әни!
Самат Илсөягә сүз әйтергә дә бирми, тезеп китте.
-Улым!
Телефонда Саматның дулкынлануы да, шатлыгы да сизелеп тора.
-Әни, әни! Энекәшкә нинди исем кушабыз?
-Улым, әле бит ул туды гына, уйламадым бу хакта.
-Әни, телефонны Солтан сорый, аңа бирәм.
Солтан Самат төсле каударланмый, һәр сүзен салмак, тыныч кына әйтә.
-Әни...мин сине сагындым уже. Малайның тавышы калтырап куя.
Илсөянең күзләре яшьләнә. Ни дияргә белми аптырап тора.
Солтан бар көчен җыйган, күрәсең, телефонда тагын өзек-өзек булып тавышы ишетелә:
-Әни...братишкам ... матурмы?
-Ник алай дисең, улым?
-Соң...ул матур ..малай булса, син ..мине яратмассың да инде! - дип азрак көнләшүен дә сиздереп ала Солтан.

Телефонда кабат Самат тавышы яңгырый:
-Әни, син, давай, анда озак ятма, энекәшне ал да өйгә кайт! Әни, карале, без энекәшкә Сәйдәш дип исем бирик яме! Мин рәсем ясыйм, Солтан футболга йөри, Сәйдәш музыкант булыр, шулай ич, әни?!
Илсөя,күз яшьләренә чыланган битен сөртеп куйды. Нинди ихлас, якты күңелле аларның уллары!
-Улым, Самат, әтиең ни дияр бит?
-Әтине ризалатабыз, әни бер сүздә булабыз яме! Солтан риза, мин риза. Хәзер бабайга да шалтыратып әйтәм, “Безнең Сәйдәш туды” дип. Әни, әни дим, я, килештекме?!
Хатын Саматның үз сүзен сүз итә белүен күптән төшенде инде.
-Ярар, улым, бик матур исем. Әле ашап-эчтегезме?
-Ашадык инде. Әни, син Сәйдәшне күп итеп ашат, тиз үсеп кайтсын! Без сине яратабыз, әни! Пока, пока!

Ярты сәгатьтән хатынны палатага күчерделәр. Илсөядән башка бүлмәдә тагын бер хатын ята. Кадрия исемле. Ул узган кич инде бишенчегә кыз бала тапкан.
-Иремнең бүген пырлаган чыраен күргән булсаң икән, буран уйный! Соң баланы Ходаем ниндине бирә - шуны табам инде. Бишесе дә кыз бала безнең, ә иргә малай кирәк! “Малай тапканчы, табачаксың!” - дип, җенләнеп кайтып китте менә бүген, - дип үз хәсрәтен сөйләп алды Кадрия.
-Ә безнең өчесе дә малайлар! - дип бераз горурланып әйтеп куйды Илсөя дә.
-Бирсә дә бирә бит Ходай да, кемгә өеп - малайны, кемгә - өеп кызны. Я менә бишенчесе малай булып туган булса, ни була инде? Соң мин бит инде кырык өч яшьтә, тагын ничек балага узып, тагын ничек бала табармын?! Бусын да бик авыр күтәрдем, аякларым бүрәнә кебек шеште, чак сөйрәп йөрдем.
Илсөя, теләсә-теләмәсә дә, Кадрияне тыңларга мәҗбүр булды. Хатын чын тел бистәсе икән - теле телгә йокмый.
-Ирем юл төзелешендә эшли минем. Шофер. Кайчакларда атналар буе ераккка чыгып китәләр. Үз йортыбыз белән торабыз, йорт, бакча, шул балалар – бар да минем өстә. Нәчәлниге бик ярата үзен, сүз тыңлаучан ул безнең. Әле бер көнне бер дә юкка кулына шыгырдап торган биш меңлек тоттырган. Акчаның буяу исе дә бетмәгән. Нәрсәгә диген әле син?! Бер чәчбикәне төш вакыты җиткән саен нәчәлнигенә ташый ул. Парктан барып ала теге тузган башны, нәчәлнеккә илтеп куя. Берәр сәгать узгач,тагын кире парккка илтә. Карап торырга әллә нәрсәсе дә юк инде ул себеркенең. Бер көнне ирем өйгә күлмәген алыштырырга керде. Киткәндә карап калдым. Дулаган чәч, кабартма кып-кызыл иреннәр, кигән күлмәге дә ярты гына метр, кендегеннән генә. Ул фырт итеп атлауларын күрсәң, машинадан төшеп, сигарет тартып торды. Әйттем иремә: “Кара аны, нәчәлнеккә ташый-ташый, үзеңә дә ябышмасын, ычкына да алмассың!”-дидем.
Илсөянең күз алдына шунда ук Сара килде.
-Күлмәге зәңгәр идеме?
-Зәңгәр бугай шул, - диде Кадрия аптырап.
-Чәчләре сарымы?
-Ие! - диде хатын, тагын да аптырабрак.
-Ирең ул хатынның исемен Сара димәдеме?
-Сара шул! Әллә дус хатыныңмы? Менә бит ә?!
Илсөя җиһанның тарлыгына тагын бер кат ышанды. Бүгенге кояшлы иртәне томанга төргән,һавасын пычраткан Сара инде монда да җиткән ләбаса!
-Карале, акыллым, ә син Сараны каян беләсең? - дип, Кадрия Илсөя янына ук килеп басты. Илсөя яткан җиреннән торып утырды. “Әйтергәме, әйтмәскәме?!”

Хатын сабыр итәргә булды.
-Менә шул Сара нимеcтә кияүдә булган, имеш. Иремә мактанган. Зур асобняктә торган. Беркайда да эшләмәгән. Нимесе карт нимес булган. Кинәт кенә үлеп киткән. Сараны теге нимеснең улы куып чыгарган. Аптырыйм инде, билләхи, минем иргә ни пычагыма инде аның нимесләре?! Шуны сөйләп барган бит әле иремә. Безнең җүләр миңа кайтып сөйли аның гайбәтләрен. Аңламассың бу ирләрне?! Нәчәлнеген әйтәм әле, шул нимес калдыгын ташытмаса, акчалы кешегә беткәнме инде матур яшь кызлар?
Илсөянең чырае үзгәреп китте. Кадриягә сынап карады да:
-Апа, менә сезнең дә биш кыз бит! Әгәр сезнең кызларны шулай төрле урынга гөнахлы эшкә ташысалар?
-Аллам сакласын, тфү-тфү диген! Зур кызга егерме ике яше бара. Сеңелләре артыннан бастырып килә: берсенә унтугыз, өченче кызга унҗиде, дүртенчесе унбишне тутырды. Инде башка тапмам да дигән идем дә, ир бит менә малай сорап аптырата. Аралары зур инде. Кызларың кияүгә китәргә торганда, бәби табып ят инде?! Зур кызны килешеп киттеләр инде, ураза кергәнче үк.
Карале, акыллым, алай да әйтмәдең, ул Сараны син каян беләсең соң? Әллә синең иреңә дә бәйләндеме, сөяркәсе идеме?
Илсөяне яшен суккандай булды.
-Юк, сөяркәсе түгел, хатыны!
-Кемнең, иреңнеңме?
-Әйе, иремнең!
-Сарамы? Синең иреңнең хатынымы?
-Әйе дидем бит, апа, хатыны иде.
Кадрия бер мәлгә тынып торды.Аннары башын чайкап:
-Менә сиңа мә! Ул тузган башның җитмәгән кешесе юк бугай! Аллам сакласын, иремнең башын әйләндермәсен тагын?!
-Аңардан барын да көтәргә була, апа.
Кадрия Илсөянең иңбашына таянды да:
-Ирең һаман яратамы шул Сараны?-дип искәрмәстән сорап куйды. Илсөнең күкрәге пешереп алды. Хатын ике учы белән сөткә тулышкан күкрәкләрен кысып :
-Белмим. Сиздерми. Ун ел торабыз бит инде, беленер иде, - диде.
-Әй, ирләр алар бик астыртын, аларның гомер иткәннәре дә хатыннарын картаймышлы көндә куып чыгарып, яшьрәккә өйләнгән була. Ну яшь хатынга шәлперәйгән ир кирәкми.

Аларны ирнең калын кесәсе генә кызыксындыра. Бер-ике атна узуга, ирләр аңлый моны, әмма горулыклары гына сиздерергә ирек бирми. Әле менә безнең күршеләрне әйтәм, шундый матур тордылар. Ике гырнадир кебек малай үстерделәр. Зурысы өйләнде инде, ике балалары бар. Сабир котырды гына бит олыгайган көнендә. Күршене әйтүем. Алма кебек үз хатыны ярамый, янәшә күршедәге бакчада эшләүче тәрбияче белән типтерә. Шул тәрбияче Оксананы әйтәм әле, ире өстеннән йөргәч, ире мескен түзә алмый, эчкән килеш суга батып үлде. Бер кызлары калды. Менә шул ,Сабир һәр иртәдә Оксананы эшенә машина белән илтеп куя, эштән соң алып кайта. Без, күршеләре, аптырыйбыз бу эшкә. Хатыны Гөлгенә ничекләр түзәдер, бахыркаем?!И, түзә инде ул, хатын-кыз, түзә! Балалар хакына дип түзәбез инде. Безнеке дә өченче кыз тугач, бераз котырып алган иде дә, тиз бастырдым мин аны. Гел үлән чәе эчердем. Күрше авылның чуваш хатыныннан барып алдым. Кечкенә капчыгын ун мең тәңкәгә. Ир дигәндә,акча жәл түгел, җаным. Файдасы бик тиде тиюен. Шул үлән чәен эчә торгач, кикриге шиңде ирнең, үзе аптырап сорый иде: “Нинди чәй эчерәсең син миңа, Кадрия?” - дип. “Соң синең ашказаның авырта бит, докторлар кушкан үлән чәе бу, җаным!”-дия идем. Соң, йөреп китсә, бер ялгызым ул өч кызны ничек буй җиткерә идем мин?! Ир бит акчаны әйбәт эшли минем. Әле менә картайдым дип торып булмас, берәр малай алып кайтырга инде, җан кисәгем! - дип кеткелдәп куйды кичен генә бишенчегә кыз бала тапкан хатын.
Илсөя Кадрияне авыз ачып тыңлады. Гаҗәп бу хатын-кыз дигәнең, шул ирләрне үлеп ярата да, үтермәкче дә!
Кадрия, сөте агып торган күкрәкләрен өстәл өстендәге банкага савып алды. Илсөя хатынга аптыраулы карашларын төбәгән иде, тегесе:
-Курыкма, җитә калганы да. Сөт күп төшә минем күкрәкләргә. Өйдә чакта да. Мине белгән сөте аз яшь әниләр, ирләренә әйтми генә балаларын миңа ташыйлар иде. Хатын тагын

Илсөя янына килеп чүмәште дә:
-Менә бу алтын алкаларымны бер хатын бүләк итте. Ни өчен дисеңме? Дүртенче кызымны тапканда, бергә яттык. Бер гаиләле бай ирдән малай тапты бу. Теге ирнең хатыны бала тапмый икән, но зур кеше. Фигурасын бозасы килми ди. Менә шул, Зарина моңа туп шикелле бер малай алып кайтты. Малай җаным, роддомнан чыккан көнне килде алырга, Заринага утыз өч ал ал розадан зур букет, роддом кызларына бүләкләр!.. Без тәрәзәгә ябырылып карап калдык ис китеп. “Менә сиңа любовник!” Шул, мин палатада ятканда да имезгән идем аларның Әмирләрен, Заринага сөт бик аз төшә иде. Минем адресны алды. Роддомнан кайткач, көнгә ике тапкыр килеп китә иде малайны имездертергә. Имезәм, миңа нәрсә?! Тәм-томны ташып торды, сөтем куе булсын дип, гел чикләвек кенә ашатты. Алланың рәхмәте төшкере! Әмирләре азык ашый башлаганчы, бер ел имездем. Сөтем ике балага да җитәрлек булгач, ирем дә каршы килмәде, тик шул Әмирдән көнләшкәли иде атабыз: “Әллә безнең кызны алыштырып җибәрәсеңме, малайны үзебезгә алып калып?” - дигәли иде. Әйтәм бит, хайван белән бер ул ир-ат! Зарина малайга бер яшь тулган көнне менә колакларыма шушы алкаларны киертеп китте, рәхмәтләрен әйтеп. Теге ир үзенә өч бүлмәле фатир алып бирде. Яшәп ята рәхәтләнеп. Эшкә чыкмыйча малай үстерә. Унбиш тулды бит инде аның улына да. Әмир дә бәхетле авыз булды: әллә нинди затлы мәктәпкә машина белән генә йөртә Зарина, аннары тагын ниндидер түгәрәкләр, клубларга.
Кадрия “инде сөйләп бетердем бугай” дигәндәй, үз караватына гына барып яткан иде, балаларны имезергә китерделәр.

Гөлнур Айзат



(ахырын иртәгә укыгыз)

Читайте нас: