Авыл тормышы
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
10 апрель 2020, 20:00

КҮКЕ

-Минем имезгәнем юк бит, ничек каптырырга белмим.-Ник зур улларыңны имезмәдеңме? Манный ашатып үстердеңме, смесь?-Кадрия апа, минем, чыннан да, бала имезгәнем юк бит әле. Бу - минем беренче балам.-Ә тегеләре?

Кадрия кызын кулларына алуга, гөлдер-гөлдер килеп бала белән сөйләшергә тотынды:
-И алтын бөртегем, минем тәти кызымның ашыйсы килеп тә өлгергән, әә ничек авызлары ачыла. Хәзер, алтыным, хәзер, туйганчы суырырсың! Кая әле, карыйм әле үзеңне, син дә атаңа охшадыңмы икән? И әттә генәсе, суйган да каплаган әтисе! Никадәр кыз бала тапканны яратмаса да, бөтен кызлары үзенә охшап туа тагын! Яратмас җирдән яратырсың! Менә бит, чәчләрең әтиеңнеке булган. Син кара әле бу керфекләрен генә: яле, яле аяк бармакларыңны капшап карыйм әле. Бөтенсе урынындамы икән минем асылташымның? - дип хатын пеленкадан сүтеп, кызының бармакларын барлап чыкты.

-Тач, аталарының бармаклары, тырнаклары да шул җәйпәк форма!
Илсөя, кулына биргән төргәктән үзенә карап торган кып-кызыл, түгәрәк битле улына текәлде. Ул да түгел, Кадрия хатынны кисәтергә кирәк тапты:
-Кара, кара, яхшылап кара, алыштырып китермәсеннәр! Кичәле-бүгенле монда сигез бала туды, таки кеше малаен алып кайтып китәрсең! Охшаганмы берәрегезгә?
-Әйе, миңа тарткан бу малай! Керфекләре генә әтисенеке сыман кара, озын, минем керфекләрем кыска бит. Колак янындагы миңе - иремнеке!

Кадрия кызын җайлап уң кулына салды да имезергә тотынды.
Илсөя, “Бу бәхет йомгагын мин таптыммы соң?!” - дип аптырап утыруында иде әле. Кадрия аны айнытып җибәрде:
-Я, нәрсә катып калдың, ике малай имезгәнне, бусын имезәсең килмиме әллә?
Илсөя хатынга ни дияргә дә белмәде. Кадрия аның, чынлап та бала имезгәне бар дип уйлый, күрәсең!
-Минем имезгәнем юк бит, ничек каптырырга белмим.
-Ник зур улларыңны имезмәдеңме? Манный ашатып үстердеңме, смесь?
-Кадрия апа, минем, чыннан да, бала имезгәнем юк бит әле. Бу - минем беренче балам.
-Ә тегеләре?
-Самат белән Солтан - иремнекеләр!
-Ә, имәндә икән чикләвек! Хәзер,өйрәтәм алайса, хәзер.

Хатын баласын мендәргә җайлап кына куйды да, Илсөя янына килде.
-Менә башта ими башларыңны яхшы итеп җылы су белән юып ал. Аннары бераз массаж ясап җибәр, шулай балага кабарга әйбәтрәк булачак ул. Күкрәкләреңне дә йомшак кына угалап куй. Ими башындагы беренче тамчыларны балаңа каптырырга тырышма. Белеп булмый, микроблар булырга бик мөмкин, акыллым. Беренче тамчыларны мин үзем гел сиптереп җибәрәм сөлгегә, идәнгә ярамый! Күкрәк сөте бит ул - бик кадерле нәрсә, Ходаем бүләге бит ул! Хәзер баһадирыңны җайлап кулыңа яткыз да ими башларың бала авызына туры килерлек итеп куй. Менә шулай, менә шулай. Яле, алтын баганам, ал әле әниеңнең татлы ризыгын, яле, - дип, Кадрия малайның башын күтәрә төште. Бала ,Илсөяне таң калдырып, чупылдатып имә башлады.

-Кадрия апа, рәхмәт сезгә!
- Әй, ярар инде, исән генә булыгыз! Улыгыз гаиләгезгә бәхет алып килсен!
Аннары Кадрия инде мыш-мыш килеп, ашыйсы килеп борсалана башлаган кызы янына барып, аны имезергә утырды. Үз йөрәк астында тугыз ай йөртеп, үз кулларына алып күкрәк сөте имезгән хатынның йөзенә кояш нурлары куна. Ана булу бәхете өчен хатын-кыз диңгезләр кичәргә, тауларга менәргә, ташлар кисәргә, бөтен сынау-авырлыкларга түзәргә әзер шул!
Илсөя, дару, сөт исе аңкып торган шушы кызыл битле йомгак хакына яшәүнең мәгънәсе барын тагын бер кат аңлады. “Менә ул безнең мәхәббәт алмабыз, җимешебез! Менә ул көткән минутларның кадере! Ходаем, улларыбызга, үзебезгә исәнлек бир, гаиләмә хәсрәтләр бирмә!” дип, тели-тели, ашыгып-ашыгып имгән улына карап, иң ләззәтле уйлар кичерде хатын.

Улы бераз ашыгып имә дә черем итеп китә. Аннары тагын дерт итеп уянып, ими суырырга тотына.
-Я, ничек, тәртипме, акыллым? Суырамы? Бер ягыңда сөтең бетсә, икенчесенә күчер! - дип киңәш итте Кадрия. Ул инде баласын кабат мендәргә куеп, өстәл читенә килеп калган сөтен саварга тотынды.
-Сөте төшмәгәннәргә бирерләр әле, әйтермен, күкрәк сөтен исраф итеп булмый бит раковинага савып, - дип аңлатты ул бу гамәлен.
Бераздан балаларны алырга кергән шәфкать туташы, аларга хәерле ял теләп, палатадан чыгып китте. Шуны гына көтеп торган диярсең, Илсөянең кесә телефоны шалтырады. Самат икән.
-Әни, но ничек анда безнең Сәйдәш, ашаттыңмы әле?
-Әйе, улым,ашаттым, бик матур малай, ашамсак та!
-Вәт миңа иптәш була, әни, алайса безнең Солтанны ашатып булмый ич, гел сайлана! - диде Самат.
-Әтиегез кайттымы әле? Син өйдәме?
-Өйдә без,әни! Син киткәч, теге иртәнге апа тагын килде бит. Звонок биреп озак торды ишек төбендә...
-Шуннан? - Илсөянең эче жу итеп китте. “Ни эзләп йөри ул ун ел узгач? Нинди этлек уйлап йөри икән бу Сара?” - дип уйлады хатын.
-Ну, мин ачмадым ишекне, кертмәдек, короче...аннары..
Самат озак кына дәшми торды.
-Улым, улым,аннары нәрсә? - дип ашыктырды Илсөя.
Малай “әйтимме-юкмы” дип уйландымы, сузып кына:
-Аннары...үлгән ул.
Хатынның тәне эсселе-суыклы булып китте.
-Ничек, кем үлгән, Сара әниеңме?
-Нинди әнием, син нәрсә инде, әни, минем Сара әнием юк бит, син генә бар!-диде малай, үпкәле тавыш чыгарып.
-Улым, Самат, аңлатыбрак сөйлә әле, кем үлгән, кем үтергән?
-Без кертмәдек, ул безнең өй каршында озак утырып торды. Әтине көткәндер. Әти кайтмаган иде бит әле. Аннары әти кайтты. Мин тәрәзәдән карап тора идем. Ул әтигә каршы килә башлады. Короче, әни аны машина бәрдерде.
Хатын өнсез калды.
-Әтиеңме? - дип сорады чак телен әйләндереп.
-Юк инде, нишләп әти булсын. Әти бит инде машинасын туктаткан иде. Юлдан килүче бер машина бәрдереп китте аны.
“Шөкер,Сирин гаепле түгел икән! - дип азрак җиңел сулап куйды Илсөя.
-Вот, әти миңа шалтыратып әйтте. Ул шул апаны моргка илтә китте. Үлгән ул сразу.

Илсөянең чырае бик үзгәргәнне күреп торган Кадрия, аның янына ук килеп:
-Тынычлан,яңа бала тапкан хатыннарга борчылырга ярамый, сөтләре бетә. Улың турында уйла, - диде.
-Ни булган?
-Сара!
-Нәрсә Сара, нишләгән тагын ул бәхетсез җан?
-Үлгән!
-Кит аннан! Нишләп? Берәр начар авыру эләктергәндер шулкадәр ирләр белән йөрүенә!
-Машина... таптаткан...безнең өй каршында.
-Менә бит ә?!Үз үлемен эзләп чапкан икән бичара!
-Ә бит улларыбыз – аныкы иде, Кадрия апа! Самат белән Солтаннан баш тартты ул, аннары чит илгә китеп барды. Сирин белән без бергә кушылгач та, хәбәре-ние булмады.

Малайларны мин үстердем. Солтанга биш кенә ай иде мин Сирингә чыкканда. Менә син сорыйсың. Бала имезгәнең юкмы?”-дип. Солтан күкрәк сөте имгән бала түгел. Төннәр буе смесьле шешәне күкрәк янымда тотып чыга идем. Бераз булса да ашасын бала дип. Ашауга бик начар булды ул, бик аз ашады. Ул бер-ике кашык ботка капса да, үлеп шатлана идем. Улларыбыз мине үз әниләре дип белеп үстеләр. Бүген генә иртән безгә Сара керде. Менә кеше гомере ничек кыл өстендә!
Илсөянең әллә күңеле тулган иде, әллә иртәнге манзараны күз алдына китерүе ярамады - буасы ерылып китте-иңгелдәп еларга тотынды. Кадрия аны тынычландырырга тырышып, кочаклап алды.
-Үз оясын кормаган күкегә үлеме дә кеше төсле түгел! –дип куйды Кадрия.

Әсәр тәмам.

Гөлнур Айзат

Читайте нас: