Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
12 апрель 2020, 17:00

Соң түгел

“Кара син моның ничек матур, төзек хәрефләр белән язуын гына!” дип ак кәгазьгә тигез рәт булып тезелеп киткән юлларга карап гаҗәпләнде хатын. Мондый матур хат-иншаны Алчәчәкнең ничә ел укытып та алганы булмагандыр?! Илфат калдырган хатны блокнот эченә тыгып куйды да, Алчәчәк расписаниене карап килергә булды. Унберләр соңгы дәрес нинди кабинетта укый икән, консультацияләре юкмы?

Алчәчәк бу иртәдә әллә нигә борчылып, хафаланып уянды. Ник? Нигә булыр бу гасабилану? Күңеленә тынычлык алыр өчен, авызына сыңар тамчы су да алмыйча, бакчага чыкты. Бакча ишеге каршында ук бер оя ак ромашкалар шау чәчәк булып ачылганнар да иртәнге кояшка елмаеп, сәлам биреп, талгын җилдә тирбәлеп утыралар. Аларның ап-ак таҗларына әле бер, әле икенче кояш нуры сикереп төшә дә кабат күкә күпер ясап, ап-ак болытларга атыла. Алчәчәк исә иртәнге манзарадан күңеле тулып, шул ак чәчкәләрнең таҗларына сак кына кагылып, хәтирәләре белән инде еракта калган шау-шулы илгә-мәктәп тормышына китеп бара...
... .... .....
-Алчәчәк Хәбировна!
-Әйе,балам!
-Алчәчәк Хәбировна, хәерле иртә! Балам димәгез әле миңа!
-Хәерле булсын, Илфат! Нигә “балам”дию ошамыймыни? Бик матур сүз бит югыйсә...
Алчәчәк кабинеттагы гөлләргә су сибеп йөргәндә, кинәт кенә килеп кергән укучысының күңелен нидер борчыганын шунда ук күреп ала. Егет, ишек төбеннән кузгала алмыйча, кесәләренең әле берсенә, әле икенчесенә тыгылып ала да, маңгаена чыккан тир тамчыларын сыпырып куя.
-Ни бар, акыллым? Берәр нәрсә булдымы әллә?
Илфат, әйтергәме-юкмы дигәндәй, укытучы апасына сынап карый.
-Сүзең булса, уз әйдә! Иншаңны яза алмадыңмы? Бик уйландыра торган тема шул - “Әгәр гашыйк булсаң?” Туфан абыебыз юкка гына күтәреп чыкмагандыр бу теманы. “Үзебез сайлаган язмыш” - ди бит әнә.
Илфат өстәл тирәсендә көндәлек дәфтәрләрен барлаучы Алчәчәк апасы янына килә. Укытучы апасы егеткә алдагы партадан урын күрсәтеп:
-Проблемаларыңны баскан килеш әйтергә уңайсыз булса, утыр менә алга. Тынычлан, я бер тирән итеп сулыш ал! Я, ни булды, Илфат?
- Мин...мин...ни...яздым....Алчәчәк Хәбировна! Егет каушый, теле көрмәкләнә, укытучысына әйтер сүзен таба алмый изалана.
- Бик әйбәт, акыллым! Ә мин синең язачагыңа ышандым да! Син бит кичә әңгәмәдә бик актив катнаштың. Фикерләрең әле дә колак төбендә яңгырап тора. Мин аларны үзем өчен дәфтәремә теркәп тә куйдым әле. Киләсе елларда үрнәк итеп калган укучыларыма да әйтермен. - Я, ни борчый соң сине язгач? Дөрес яза алмадым дип уйлыйсыңмы?
-Алчәчәк Хәбировна, мин иншаны дәфтәргә түгел, аерым биткә яздым.
-Уйларыңны кайда төшерсәң дә әйбәт, әмма иншалар дәфтәре директор, завуч, тикшерүчеләр өчен кирәк бит, акыллым! Кая, күрсәт, балам! Күләме зур булмаса, син аны дәфтәргә күчереп тапшыр яме!
-Тагын “балам” дидегез, мин бала түгел!
Алчәчәк өстәл яныннан торып, укучысының иңбашына сак кына кагылып ала да:
-Я, ярар, Илфат,башка “балам” дип әйтмәм. Акыллым диярмен, акыллы укучым бит син! – дип куя.
Дәрескә чакырып, мәктәпнең шау-шуына нокта куеп, кыңгырау зеңли.
-Я, бар, акыллым, дәресеңә! Язган иншаңны калдыр! Әйбәт кенә узсын көнең, борчуларыңны оныт!
-Алчәчәк Хәбировна, мин..мин аны язып бетерәм әле ..ахырын бу дәрестә...
-Бер дәрес биремен икенче дәрестә эшләргә ярамый, Илфат!
-Ярый. Хәзер бездә физика. Мин физика яратмыйм. Ошамый миңа ул фән...и гомумән укытучысын да яратмыйм.
-Алай димә! Без -барлык укытучылар да сезнең өчен тырышабыз бит!
Кабинетка шау-гөр килеп укучылар кереп тулгач кына, Илфат укытучысына тагын бер сынаулы караш ташлый да кабинеттан чыгып китә.

2 бүлек
Алчәчәк дәресне башлап җибәрсә дә, күз алдыннан Илфатның борчулы йөзе китмичә аптыратты. Моны укытучыларының һәр хәрәкәтен, һәр сүзен игътибар белән күзәткән балалар да сизеп алды. Туктаусыз сорауга күмеп аттылар:
-Алчәчәк Хәбировна, авырып киттегезме әллә?
-Алчәчәк Хәбировна, проблемалар?
-Алчәчәк Хәбировна, әйдәгез бераз бәхәсләшеп алыйк. Сезнең дә кәеф күтәрелеп китәр!
-Алчәчәк Хәбировна, телисезме гөлләрегезгә су сибеп чыгам...
-Ә мин тактаны сөртәм, су алып керәм, тузаннарны сөртеп алам...
-Юк, юк, балакайларым, минем белән бар да тәртиптә! Бүген бик сабыр, тыныч, уйлап эшлисе эшебез бар. Язма эш эшлисебез бар! Сезнең белән изложение язачакбыз.
Сыйныфның старостасы сыйныфташларына язма эш дәфтәрләрен өләшеп чыккач, Алчәчәк текст белән таныштыра. Тәрәзә янына килеп басып уйга калган укытучы апаларына нидер булган бүген, нидер булган! Балалар тып-тын калып, аны күзәтәләр. “Укытучының да башка кешеләр кебек үк борчылырга да, сөенергә дә, елмаерга да, хәтта вакытлыча онытылырга да хакы барлыгын аңласалар икән бу бәгырь кисәкләрем!” - дип, Алчәчәк һәр балага күз йөртеп чыга да:
-Я, матурларым, ничек сезгә бу текст?

Башлап һәрчак сүз әйтергә яратучы Рафис, чыраена белдекле төсмер чыгарып:
-Шәп! Супер текст бу! Моны язсаң да ярый, - дип куя.
Балалар бер мәл гөжләп алалар. Кем ничек язачак, ни хакында күбрәк тукталырга кирәк, ә нәрсәне төшереп калдырсаң да ярый - һәркем үз фикерен әйтә.
Ярата Алчәчәк бу сыйныфның укучыларын, үлеп ярата! Шундый әрсез, белемле, тырыш, үз фикерле булганнары өчен ярата! Балалар гәпләшеп туйгач, эшкә керешә.
Иртә таңнан ни булды икән Илфат балакайга? Әнисе белән генә яшәүче бу укучысы әле аңарда икенче елын гына укый. Читтән күченеп кайтканнарын, әнисенең хастаханәдә эшләвен, әтиләренең икенче гаиләсе барлыгын белсә дә, Алчәчәк малайның уй-хыялларын аңлап бетерә алмый икән ләбаса! Әнә бит “Язып бетерәм” дип, иншасын кире алып чыгып китте. “Гаиләсендә берәр хәл булгандыр, шулкадәр борчылмас иде. Беренче тапкыр шундый халәтен күрәм” - дип уйларын тәрәз төбендәге гөлләргә күчерде.
-Алчәчәк Хәбировна, бетердек без, җыеп алыйммы? - Каршысына килеп баскан Рафис хатынны чабуыннан тартып, уйларыннан аралап, кабинетка -дәресенә төшерде.
-Әйе, балам, җый-җый, дәрестән соң актив белән бергәләп хаталарын төзәткәләп чыгарбыз, яме!
Ничек ду килеп кергән булсалар, укучылары шулай шау-гөр итеп, утырган урындык-өстәлләрен тәртикә китерделәр дә саубуллашып, кабинеттан чыгып та киттеләр.
Алчәчәк, җыелган дәфтәрләрне сыйныфлап аерды да карап чыгарга булды. Буш дәрестә әле күбесен тикшереп алып булачагына ышанып, эшкә кереште. Эшләргә җиңел булсын өчен, һәрчак музыка куя торган гадәте булганга, магнитола кабызды.
-Керсәм буламы?
Илфат икән.

3 бүлек
-Ә, Илфат, син икәнсең, акыллым! Я, язып бетерә алдыңмы иншаңны?
Дәшмичә үзенә төбәлеп карап торган укучысына Алчәчәк ни дияргә дә белмәде.
-Кая, китер! Укытучысының боерыгы Илфатны айнытып җибәрдеме, әллә инде үзе тапшырырга хәл иткән идеме, егет костюмының эчке кесәсенә тыгылды.
-Менә...Илфат дүрткә бөкләнгән ак кәгазь битен Алчәчәккә сузды.
-Дәфтәргә күчермәдеңмени, наным?
-Юк, дәфтәргә язмыйлар андый иншаны...Ул...ул башкалар укыр өчен түгел!
-Бик серле инша булды әле бу синең, кеше укырга ярамый, ә мин кеше түгелмени?
-Сезгә ярый! Ул сезгә атап язылган, Алчәчәк апа!
Алчәчәк, аптырап, укучысына карады. Илфатның башкалар кебек отчество белән түгел, нәкъ менә “апа”сүзенә басым ясап әйтүе укытучыны тагын бер кат аптырашка калдырды.
-И сез аны мин кабинеттан чыгып киткәч кенә укыгыз! Теләсәгез...билге дә куя аласыз. Мин...чыгам, Алчәчәк апа!
Хатын укучысының бу сәер иншасын тизрәк ачып укыйсы килсә дә, Илфатның үтенечен аяк астына салып таптарга җөрьәт итмәде. Егет кабинет ишеген ябып чыккач кына, дүрткә бөкләнгән иншаны ачты.
Ак кәгазьгә бик тырышып, бик матур тигез хәрефләр белән бер биткә якын язылган язманы әле көлеп, әле тетрәнеп, әле сөенеп тә укыды Алчәчәк.

“Алчәчәк апа!
Хәерле иртә! Сезнең иртәләрегез гел хәерле генә, матур гына булсын иде. Мин көннәр буена шулай теләп йөрим. Бу мәктәпкә килгәнче бик бәхетсез егет булганмын икән. Бик бәхетсез !Сез кичә дә дәрестә сорадыгыз: “Бәхет өчен көрәшергә кирәкме? Ә мәхәббәт өчен көрәшә алыр идегезме?”-дидегез. Менә минем җавабым - үзем яраткан кеше өчен көрәшер идем мин. Әгәр ул кешегә мин тиң булмасам да. Мин бу мәктәптә укыганга сөенеп бетә алмыйм, Алчәчәк апа! Чөнки монда Сез бар! Бу тормышта минем өчен ике генә кадерле кеше бар: берсе-әни, икенчесе-Сез! Әйе, Сез! Бу малай җүләрләнгән дип уйламагыз. Мин Сезне әнине яраткан шикеле үк яратам. Бәлки әле...кайчак әнидән дә күбрәктер... Мәктәпкә мин Сезне сагынып киләм. Дәресләрегездә мин үземне иң бәхетле кешегә санап утырам. Колакларым сезне рәхәтләнеп тыңлый. Күзләрем сезнең җылы карашларыгызны күреп сөенә. Сез бөтен укучыларыгызга яратып карыйсыз. Алар да сезне бик ярата. Сизәм, күрәм бит мин аны. Мин барысыннан да артыграк хөрмәт итәм Сезне. Сез мәктәптә булмаган көнне минем дә өйгә кайтып китәсем килә. Без мәктәптән китәргә өч ай вакыт калды. Сагынырмын мин сезне, Алчәчәк апам! Сезгә гел бәхет кенә теләүче укучыгыз Илфат. 5март.”
Алчәчәкнең маңгаена зур-зур тир тамчылары бәреп чыкты. Илфат калдырган ак кәгазь бите аның бармакларын пешерде, күз аллары караңгыланды. “Әйтәм аны соңгы вакытларда гел уйчан бу бала, менә аның йөрәген ни тырнап йөргән икән! И сабыем! Үзен дәрестән соң аерым гына чакырып, аңа бу матур язмасы өчен рәхмәт әйтергәме, әллә орышып ташларгамы? “Балам” дип әйтмәгез дигән сүзләре юкка түгел икән! Бәлки, әти тәрбиясе, ялгыз әнисе җылысы җитмәгәндер бу малайга? Ярату хисенең чын асылы хакында укытучы апалары дөрес үк аңлатып бетермәгәнме әллә? Менә ни өчен дәфтәргә күчерергә теләмәгән Илфат! И, сабыем! Әлбәттә, сөйләшергә, хәленә кереп, бөтен борчулы уйларын оныттырып сөйләшергә Илфат белән.
“Кара син моның ничек матур, төзек хәрефләр белән язуын гына!” дип ак кәгазьгә тигез рәт булып тезелеп киткән юлларга карап гаҗәпләнде хатын. Мондый матур хат-иншаны Алчәчәкнең ничә ел укытып та алганы булмагандыр?! Илфат калдырган хатны блокнот эченә тыгып куйды да, Алчәчәк расписаниене карап килергә булды. Унберләр соңгы дәрес нинди кабинетта укый икән, консультацияләре юкмы?

Гөлнур Айзат

(дәвамын иртәгә укыгыз)

Читайте нас: