Авыл тормышы
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
13 апрель 2020, 20:00

Соң түгел

Зал тулы кызлар арасыннан нәкъ менә үзен вальска чакыруын Рифат абыйсының муенчак кидертмәгән яшь колынны кулга ияләштерергә тырышуы кебек кабул итте кыз. Дәрестәге кебек киреләнеп, үз туксаның туксанлап торып булмый монда, урыны ул түгел. Рифат абыйсы җиңел, җайлы гына йөртә, вальста сыйныф егетләре сыман аякка басып аптыратмый.

4 бүлек
.... Алчәчәк бакчадагы ромашкаларның таҗларында җемелдәгән иртәнге чык тамчыларына озак карап торды. Гади генә күренсәләр дә, бигрәк күңелне кузгата, уйландыра торган чәчәкләр инде бу ромашкалар! “Менә болары нәкъ Илфат балакай бүләк иткән төсле - бер оя - бер төп булып утыралар икән! Үзләре зурлар, таҗ яфраклары шактый киң, уртадагы түгәрәкләре кояшны хәтерләтә. Кояшлы булсын иде, балам, синең юлың да!” Кайчандыр ап-ак ромашкалар бәйләме күтәреп класска кергән, иншасына шундый җылы сүзләр язып калдырган укучысын хәтерләве Алчәчәкнең керфекләренә дә тамчылар кундырды. Башындагы яулык чите белән күзләрен сөртеп алгач та, чәчкәләренә су сипте. “Бакчамны яктыртып, нурлап торсыннар әле, берничәсен өйдәге вазага да кертеп куярга кирәк булыр”, - дип бакчадан чыккач та, кабат хәтирәләр чоңгылына чумды...

Илфат хат-инша калдырган көнне өченче дәрестән үк юкка чыккан. Укытучыга бу хәбәрне кабинетка еш кереп, Алчәчәк белән серләрен бүлешә торган Назия ирештерде.
-Алчәчәк Хәбировна, я ни әйтәсең инде бу Илфатка?!
-Ни булды, балакаем, ни булган Илфатка?
-Ни булсын, иртәдән үк сәерләнеп йөрде дә, китеп барган.
-Дәрестәнме?
-Соң, дәресләр бетмәде бит әле, тагын 3дәрес бар! Мин аны паркта йөрергә чакырган идем. Ризалашкан да кебек иде...
-Ә ул сиңа аңлатып тормадымы ник китүен?
-Алчәчәк Хәбировна, бүген әллә ни булган аңа. Физикада утырганда нидер язды, сызды, тагын күчереп язды. Мин карамакчы булган идем. “Сиңа түгел!” - диде миңа төксе генә. Кемгә хат язды икән ул шулкадәр тырышып-тырышып?
Алчәчәк Илфат белән икенче ел бер партада утыручы Назияне бик якын итә. Бар эшләрдә дә уң кулы кебек булышырга әзер торган бу кызның һәр борчуына эче поша. Укудагы уңышларына үз баласы кебек сөенә. Илфатның сере якында гына – укытучы апасының блокнотында икәнен белсә икән бу бала?!
-Алчәчәк Хәбировна, сез беләсез бит инде, ошый ул миңа! Ошый и бетте китте! Безнең сыйныфка беренче килгән көненнән үк якын иттем мин аны, башкаларга охшамаганга күрә... Артымнан әнә ничә егет чаба. Аларның сукыр бер тиенгә дә кирәге юк миңа, ә Илфат кирәк! Назия укытучы апасын искәрмәстән генә кочаклап алды да:
-Алчәчәк Хәбировна, минем урында сез булсагыз, нишләр идегез?-дип сорап куйды.
-Минме?
-Сез инде сез, әгәр дә сез Илфатка гашыйк булсагыз дим?
-И Назиям, миңа бу турыда уйлау соң бит инде, пенсиямә дә ерак калмаган, балам! - дип котылмакчы булган укытучы апасының күзләренә туры карап торган Назия:
-Яратырга беркайчан да соң түгел, Алчәчәк Хәбировна, соң түгел! Кичә генә үзегез бит әйтеп тордыгыз: “Яраткан кешең өчен көрәшергә кирәк!” -дидегез. - Ә нәрсә, мин көрәшәчәкмен дә аның өчен! Назия алчәчәкне тагын катырак итеп кочты та:
-И яратам да инде мин сезне, гел сезнең яныгызга керәсем, эч серләремне сөйлисем генә килеп тора. Рәхәт миңа сезнең янда! - дип укытучы апасының битеннән үбеп алды. Аннары аңа карап:
-Сез бит сер саклый беләсез. Шулай бит?! ӘИлфат белән сөйләшә алыр идегезме?
-Ни хакында, балакаем?
-Минем турыда, минем аны якын итүем турында?
-Бу урынлы булырмы соң, син ничек уйлыйсың?
-Алчәчәк Хәбировна, мин үземне бернишләтә алмыйм. Гел сагынып торам мин аны. Әле ярый партада бергә утырабыз! Класста аңа күз атучы тагын ике көндәшем бара минем, но мин аларга бирмим барыбер Илфатны, бирмим!
Алчәчәк, укучысының бу кадәр ачылып йөрәк серен бүлешүенә аптырамады. Назия инде ничә еллардан бирле аңа бөтен серен сөйли, үзен борчыган һәр хәбәр белән бүлешә, укытучы апасын үзенең иң якын дусты итеп саный. Алчәчәк тә Назиягә гел ярдәм итәргә тырыша, үзе оештырган төрле бәйгеләргә ныклап әзерли, аның җиңүләренә чын күңелдән сөенә.
-Алчәчәк Хәбировна, дәресләр беткәч, мин кирәк буламмы сезгә. Керимме яныгызга?
-Менә бишләрдә язма эш эшләдек. Вакыт тапсаң, бергәләп карап чыгарбыз, кагыйдәләрне искә төшерергә үзеңә дә ярдәме тияр, имтиханыңда кирәге чыгар, дип, Алчәчәк Назияне аркасыннан яратып-кагып озатты.
Назия кабинет ишеген япканда да:
-Алчәчәк Хәбировна, ә яратырга беркайчан да соң түгел! - дип елмайды.
Назиянең: “Соң түгел, соң түгел!” дигән сүзләре, ул чыгып киткәч тә, колак төбендә озак яңгырап торды.

5 бүлек.
Гомер дигәнең бигрәк тә тиз уза икән шул! Гомер атлары кай арада тормыш мәйданыннан чабып, финишка җитеп киләләр. Үзләрен нинди генә җилләр камчыламый да, ниинди генә зилзилә, бураннар кауламый! Гомер атларының чабуы чабу! Туктамый, туктамый, туктамый! Тик кайберәүләрнең финишы гына я озын, я кыска юллардан соң була .Әнә бит Алчәчәкләрнең сыйныфташлары да акрын-акрын шул ярыш мәйданында күбесе коелып калган. Хатынның күз алдыннан бер-бер артлы сыйныфташлары узды. Инде күптән бакыйлыкта яткан сыйныфташлары...
Алчәчәк белән мәктәптә узган күп чараларда парма-пар спектакльләрдә уйнап йөргән Вилнең бу матур тормыштан китүенә дә бик күптән икән инде. Ә Әхмәт, Хамис,Таһир, Данис, Дамир, Зөфәр, Мансур? Кайсы трактор белән капланып үлгән, кайсы тормыш камчылавына түзә алмыйча, асылынып үз-үзенә кул салган, ә кайсын базар монстрлары чәнечкән, кайсының гомеренә яшел елан уралып, яши генә башлаган чагында теге дөньяга алып киткән. Урысча өч җөмлә тезеп әйтә алмаган Зөбәйдәләре Мәскәү урысына кияүгә чыгып, гомеренең соңгы елларын гел психушкада уздыра. Гомер атлары чабып барган көенчә, төшеп калып, рисвай булганнары да күп икән шул. Мәктәптә бер төрле киенеп, бер төрле шартларда яшәргә өйрәнгән егет-кызлар, аннан чыгып киткәч, язмыш бабайның сынауларына түзә алмыйча, тузан бөртегенә әйләнгәннәр. Сыйныфта мәктәпнең иң чибәр егете зәп-зәңгәр күзле Ришат танырлык түгел: ничә мәртәбә инсульт кичергән. Хәер, Алчәчәкнең үзенә дә бер пот тоз ашарга туры килде. Үзәге черек булса, әллә кайчан бакыйлыкта яткан кеше иде югыйсә.

Хатын бакчадагы чәчәкләренә тагын бер сокланып карады да өйгә керде. Көннәр буе кухнясында җырлап торучы радио чираттагы сәламен тапшыра. Сиринә Зәйнетдинованың моңлы тавышы Алчәчәкнең йөрәгенә май булып ята:
Кемнәр әйтә: “Сагыну- газап” диеп,
Юк, ышанмыйм, газап түгел, бәхет!
Таң атуга, сине сагыну хисем
Сагындырып тора мине дәшеп...
Җыр тәмамлангач та, хатын әле бик озак уйланып, эшкә керешә алмый торды. Үзенең сыйныфташларын, күңеленә якын укучыларын сагыну хисе аны хәтирәләр күленә чумдырды...
Алчәчәкләр унынчыда укыганда, алар мәктәбенә яңа военрук килде. Куе кара керфекләрен сирпеп, сөйләргә тотынса, сыйныфташ кызлары аңардан күз алмый. Тыгыз бәдәнле, беләк мускуллары тутырып куйган кебек! Кызларга, егетләр белән беррәттән тормыш иминлеге нигезләрен, винтовка җыю, ату серләрен өйрәткән Рифат абыйлары әле дә күз алдында. Шул Рифат абыйларының бер матур елмаеп, сыңар мактау сүзен ишетү бәрабәренә кызлар таш кисәргә дә әзер булып, йөзәр метр тауга каршы шуышалар, куллары калтырый-калтырый автомат-винтовка сүтәләр, җыялар, күзләре күрмәс булганчы “ш” хәрефе өстендәге ноктаны табып аталар. Дәрестә еракка барырга туры килсә, юл буе хәрби җырлар җырлап баралар. Башта бик горур баш бирмәс йөргән Алчәчәккә дә беркөнне кызлар шаукымы кагылды. Көтмәгәндә. Бер дә уйламаганда гына, мәктәптәге кичәдә Рифат абыйсы аны вальска алды. Зал тулы кызлар арасыннан нәкъ менә үзен вальска чакыруын Рифат абыйсының муенчак кидертмәгән яшь колынны кулга ияләштерергә тырышуы кебек кабул итте кыз. Дәрестәге кебек киреләнеп, үз туксаның туксанлап торып булмый монда, урыны ул түгел. Рифат абыйсы җиңел, җайлы гына йөртә, вальста сыйныф егетләре сыман аякка басып аптыратмый.
-Алчәчәк, нишләп син минем дәресләрдә үзеңне гел усал тотасың? Мин ачуыңны китерәмме?
-Китерәсез, Рифат абый! Сез бит бөтен кызларга да елмаеп карыйсыз,матур сүзләр әйтәсез. Бөтен кешегә әйткәч, матур сүз дә ямьсезгә әйләнә, шуңа ачуым килә минем.
-И колынчыгым!

6 бүлек
Рифат Алчәчәкне ике түгәрәк әйләндергәч:
-Алчәчәк, ә бит бүген минем туган көнем, чын туган көнем, паспортка язылмаганы.
-Рифат абый, котлыйм сезне, әмма бүләгем юк инде, - дип куйды. Укытучы абыйсы, кызның кулын хәрбиләрчә каты кысып:
-Нишләп булмасын?! Синең бүләгең һәрчак синең белән йөри! - дип Алчәчәкне аптырашта калдырды.
-Үзем белән? Бүләкме?
-Ие, колынчыгым! Син миңа җыр бүләк итә аласың!
Алчәчәкнең бит алмалары алсулыгы утларга да күчтеме - бар дөнья, мәктәп залы алсулыкка чумган төсле тоелды. Музыка инде туктаган, вальс әйләнгән парларның күбесе чираттагы номерны көтә.
-Ә нинди җыр, Рифат абый? Сез яраткан берәр җыр бармы?
-Син җырлаган барлык җырлар да ошый миңа.
-Сезгәме? Соңгы арада сирәгрәк җырлыйм бит мин, үземне журналистикада табасым килә.
-Я, котлыйсыңмы?
-Рамил уйнармы соң? Алчәчәк күзләрен тутырып Рифат абыйсына карый. Кызның укытучы абыйсын бик сөендерәсе килү теләге бөтен тәнен, юк, тәнен генә түгел, бөтен күңелен биләп ала.
-Мин әйткәч, уйнар! Алчәчәк, “Син - гомер агышлары”н беләсеңме? Әнә шул җыр җанны өзә минем, вәт бүләк, чын бүләк булыр иде бу!
-Минем дә иң яраткан җырым ич ул, Рифат абый, - дип кыз укытучысыннан аерылып, мәктәпнең музыкант егетләре янына таба атлый. Рифат абыйсы да Алчәчәктән артта барса да, күрәсең, Рамилгә ым кагып өлгергән, егетләр кыз килеп җиткәнче үк, көйне уйный башладылар.
Алчәчәк карашлары белән залны бер әйләнеп чыкты да дулкынлануын эченә йотып, сүз башлады:
-Хөрмәтле укытучыларыбыз, дусларым, сыйныфташларым! Бүген без укучыларның бик якын дусты булган укытучыбыз Рифат абый Галиевнең туган көне! Аны котлап җыр бүләк итәсем килә. Кызның соңгы сүзләре баян моңнары дулкынында тирбәлә-тирбәлә залга таралды:
Акты безнен кар өстендә калган эзләр,
Акты елап икәү бергә салган эзләр..
Син - гомер агышларым,
Син - минем сагышларым,
Син - минем шатлык илем
Югалту-табышларым,
Син-минем сагышларым...
Алчәчәк җыры белән бергә үзе дә матур хыяллары артыннан әллә нинди ерак җирләргә очты. Җыр аның иң хөрмәт иткән укытучысына аталуы кызга тагын да көч өстәде, канатлар куйды. Күзләре беркемне дә аерым күрмәс, колаклары һичкемне ишетмәс булды. Нинди көчле син, җырым! Нинди бәхетле син, җырым! Нинди хыялый син, җырым! Рифат абыйсы кызның кулларын нык итеп кыскач кына, Алчәчәк җырлы офыктан мәктәп залына төште.
-Рәхмәт, Алчәчәк! Укытучы абыйсының йөзе елмаюлы күренсә дә, күзләре бик моңсу тоелды аңа. Бәлки кызга гына шулай күренгәндер, шулай тоелгандыр?!
Зал :
-Котлыйбыз, Рифат Идрисович! -дип, военрукны тагын бер мәртәбә алкышлап, сәламләде.

Гөлнур Айзат

(ахырын иртәгә укыгыз)

Читайте нас: