-Мариночка, син, кызым, Нурия апаеңа да Әни дип эндәшә аласың, күкрәк сөтен имезеп, сине дә исән алып калган бердәнбер кешебез ул безнең! Кем белә, бәлки ул көннәрдә тормышыбызда Нурия апаң очрамаган булса....Әнисенең күзләре тагын дымлана...Маринаның тамак төбенә төер утыра. Ул бер әнисенә, бер каршыда аңа яратып та, сокланып та карап утырган Нурия апасына карый, аны кочаклап аласы, рәхмәт әйтеп, битләреннән үбәсе килә, тик ояла гына...Әле генә танышкан апаның муенына сарыл инде!
-Доктор! - Коридордан тавыш ишетелә. Әллә?....Гөлсирин апа начарланып киткәнме? Кыз атылып диярлек процедура бүлмәсеннән чыкты. 7нче палатадан килә икән тавыш. Анда ялгыз гына бер әби ята. Янына кереп, ни кирәген белешә. Әбинең йөрәге бик чәнчеп киткән икән:
-Кызым, берәр дару бирмәссеңме, бик авырта бит, бик кыса, - ди. Шул арада, әби үзенең инде атна буе ятып та, янына ни улының, ни кызының килмәвен, хәлләрен белмәвеннән зарланып ала. Эчә икән балалары, карчыкның пенсиясен алып та эчеп бетергәннәрдер инде, оныклар атна буе каты-коты белән яшиләрдер, дип борчылып, йөрәк өянәге башланган икән. Марина карчыкка валерьянка белән бергә кушып настойка пустырника тамызып бирә. Тукта, Гөлсирин апайның кызы киттеме икән, нишли икән дип 8нче палатага күз ташлый. Авыру апа һаман йоклый икән әле. Кызы да уятмаган. Искәрмәстән генә