Авыл тормышы
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
24 апрель 2020, 20:00

ТИҢСЕЗЛӘР ГЫЙШКЫ

Ачык ян тәрәзәләреннән атасының тагын да җикеренүләре ишетелә калды, мин, үз-үземне белештермичә, Фазыйлә апа артыннан йөгердем һәм тиреслек башына җитеп туктадым. Ерак түгел яр астында сыктап елаган Фазыйлә апаны күрүгә, янына ни рәвешле килеп басканымны сизми дә калдым.

Күрше малае Харисның Фазыйлә апасы быел унынчы сыйныфны тәмамлады, Казанга укырга китәсе билгеле булды. Әмма әтисе — Тупас Гайфулла, кызының бу ниятенә каршы төшкән икән дип ишеттек. «Мин сине шәһәргә җибәрер өчен үстердеммени, әнә колхозда сыер сау, йортка файдаң тияр», — дип орышкан, ди, имеш.
Булыр, әйтер, бер дә жәлләп тормас, балта күтәрсә — чаба, тешләсә — өзә торган, пырдымсызлыгы өчен «Тупас» кушаматы алган Гайфулла бит ул. Аңа йомыш төшкәндә генә «Гайфулла абзый» дип сөйләшәләр, ә гайбәткә кереп, телгә күтәрелсә — Тупас Гайфи, күп вакытта Тупас Гайфулла аты белән йөртәләр.
Шулай итеп, Тупас Гайфулла үз баласының хыял канатларын бер селтәнү белән өзгәләп ташлаган да, кызы, мескенем, ындыр артына качып, тиреслек башында күз яшьләрен сыккан.

Моны ишеткәч, йөрәгем кузгалып куйды, телсез калдым. Әгәр дә мин быел унынчыны бетергән егет булсам, юатыр идем генәме, яклап чыгар идем, ул Тупас Гайфулланың кирәген бирер идем. Юк, булмады, мин соңрак туганмын шул. Әле дүртенче сыйныфны гына бетердем бит.
Ә шулай да Фазыйлә апаны бик яратам мин. Аның талчыбыктай зифа буе, озын кара чәче, назлы күз карашы һәм сүзләре, тагын да әллә нәрсәләре, әллә нинди гүзәллекләре мине таң-хәйран калдырып кына түгел, хәтта һушсыз итәләр. Аһ, мин өлкәнрәк булсам! Кичләрен озата барыр идем. Иртәләрдә, чишмә ярына килгәч, куен кесәсеннән дәфтәр чыгарып, йөрәк серләрен язып барган чагында Фазыйлә апа янына килеп утырыр идем, таллар арасыннан гына качып карап тормас идем, угры кебек. Эһ, юк безнең авылда аңа лаек, тиң булырлык егет! Юк, дим, шуңа күрә шәһәргә китәдер ул? Мине көтеп тормас микәнни? Үсәр идем әле. «Кайчан үсәрсең икән син, матурым?» — дип әйтмәс иде ул вакытта. Кара әле, Гайфулла абзый аны шәһәргә җибәрмичә дөрес эшли бит. Димәк, Фазыйлә апа монда калса, сыер сауса, мин ул арада үсеп тә
җитсәм, аңа буе җитәр егет юк, һәм без, мин һәм Фазыйлә… Һе, тукта, алты ел эчендә көзен-җәен резин итекләр киеп саз ера-ера, кышларын тирес түгә-түгә тәмам таушалып, гүзәллеген югалтып бетерәчәк бит ул. Юк, шәһәргә китсен, мине шунда көтеп торсын!
Шулай дип уйладым. Күңелем нурланып китте. Хәтта сызгыргалап та куйдым. Хыялланып ук киткәнмен, шомырт ботагына җәелеп утырган җиремнән чак кына мәтәлеп төшмәдем, харап булачак идем.
— Кадалгыры! — дип кычкырган Тупас Гайфулла абзыйның тавышы колакны ярып үтте. Миңа әйттеме әллә?
Аваз килгән якка борылдым. Каян килә бу өн? Иясе күренми.
— Кадалгыры, бар, чыгып кит!.. Ычкын күз алдымнан!
Тупас Гайфулланың бакыруы икенче тапкыр бәгырьне ертып узды. Чалтырап табак-савыт ватылганы ишетелде. Фазыйлә апа йорттан атылып чыкты һәм ындыр ягына йөгерде.
Ачык ян тәрәзәләреннән атасының тагын да җикеренүләре ишетелә калды, мин, үз-үземне белештермичә, Фазыйлә апа артыннан йөгердем һәм тиреслек башына җитеп туктадым. Ерак түгел яр астында сыктап елаган Фазыйлә апаны күрүгә, янына ни рәвешле килеп басканымны сизми дә калдым.
— Елама инде, Фазыйлә апа! Син еласаң, бәгырем киселеп китә, — дип чын күңелемнән әйтүдән соң гына акылым айнып китте. Бер кулым аның иңбашыннан тоткан, икенчесе чәченнән сыйпый иде. Куркып киттем. Әмма Фазыйлә апа мине ничектер йомшак һәм җылы итеп кочты ки, мин эрeдeм, ә ул, менә бәхет
— елаудан туктады!
— И матурым минем! Нигә безнең Харис та синең кебек түгел икән? Туганым кебек яратам бит мин сине, — дип, күзләремнән үбеп алды.
«И Фазыйлә апам!»
Харис дигәне минем сыйныфташ ул. Бер дә апасына охшамаган, һаман кыйнашып-сугышып йөри, аның белән уйный башласаң, эш шуның белән тәмамлана: йә син моны тотып тукмардай буласың, яки ул туйганчы елата, изеп ташлый. Апасын да тыңламый, әнисе кушканны да эшләми, һаман да урамда
эт сугарып йөрүне генә ярата, әмма әтисе аның өчен иң олуг һәм мәртәбә иясе. Харис янында Тупас Гайфи дип ычкындырсаң, бетте дигән сүз, икегә бүлә үзеңне.
Фазыйлә апа мине җитәкләп инеш янына китерде. Минзәлә елгасы ташлар арасыннан челтерәп-челтерәп, йөгерә-йөгерә ага да, берәр тирәнрәк һәм йомшаграк үзәнгә җитеп, тыныч кына хәл җыя, аннан тагын бераз бара, аннан тагын ял итә. Ул ял итә торган култыклы урында балык шәп каба. Уч төбенә сыярлык чабак һәм түбәнкә-ташбашлар, анда-санда кызылканатлар каптырырга яратам мин, әнә теге кызыл яр култыгына кармак ташлап.
Шулар хакында Фазыйлә апага сөйләп киттем. Ул гынамы әле, Минзәләнең бер урында алайрак, икенче җирдә болайрак чупырдап агуын да анлатып бирдем.
— Шагыйрь син, шагыйрь икәнсең! – дип, күзләремә сөеп карап, исемемне ничектер ягымлы итеп әйтеп елмайды дөньяның гүзәллек иясе Фазыйлә апам.
«Апам?» Эһ, апам шул. Мин үземнең әлегә яшь, малай гына булуымны исемә төшердем һәм башымны түбән идем.
Ни булды, матурым? — диде Фазыйлә апа. — Әллә үзеңне шагыйрь дип атавыма упкәләдеңме? Үпкәләмә! Шагыйрьлек — мәртәбә ул! — дигәннән соң, сүзләреннән беразга туктап торды да, яңадан канатланып, яр карлыгачы кебек уйнаклап очынгандай каядыр күккә талпынып куйды һәм:
— Бик беләсең килсә, мин дә шигырьләр язам. Инде күптән, яшь вакыттан, синең кебек чаклардан бирле. Шәһәргә укырга китү теләгем дә шуның өчен. Университетка керсәм иде дип хыялланам.
Мин тамчысы язгы бу яңгырның,
Мин кояшы аяз таңнарның,
Саба җиле булып чәчләреңне
Һәм гөлләрне сыйпап үтәрмен…

Фазыйлә апа шигырь укыды. Минем алдымда тагын бер башка үсеп китте. Инде тәмам буем җитмәслек икән. Иртән чишмә буена утырып ни яза, дисәм, шигырьләр икән әле!
— Ошыймы? Матур бит, әйеме? — диде ул, минем уйларымны бүлеп.
— Әйе, — дидем, ни әйтергә белми аптырап. — Әйе!
Башка сүз кирәк түгел иде. Тукайны беләм, Җәлилне, Такташны, Туфанны. Укы, дисәләр, хәзер яттан шигырьләрен сөйләп бирә алам. Ну, һәммәсен дә түгел инде, берсен-икесен. Әмма шулай да мин аларның шагыйрьлегенә сокланам. Фазыйлә апа да шундыйлардан булыр инде! Һе, хатын-кызлардан да шагыйрьләр була микәнни?

Миңа бу уем бик кызыклы булып тоелды һәм дә әйтеп куйдым:
— Хатын-кызлардан шагыйрьләр булмый инде!
— И юләрем минем! Нишләп әле булмасын, ди? Бик була! Саҗидә Сөләйманова, Клара Булатова — ә болар кемнәр? Шагыйрәләр, белдеңме? — дип, борын очыма йомшак бармагын төртеп куйды. — Хатын-кыз шагыйрәләр күп… Һәм араларында Саҗидә апа Сөләйманова кебек, кайбер ир-ат шагыйрьләрдән өстенрәк һәм камилрәк булганнары да бар!
Минем тагын башым иелде. Шуны да белмим икән мин.
— Ярар инде, үпкәләмә, — диде Фазыйлә апа, — әле син яшь, үскәч — күп нәрсәне аңларсың, белерсең, һичшиксез… Ничек дигән әле Габдулла Тукай? «Син әле үс һәм укы күп: шунда аңларсың барын!..»
Фазыйлә апа сөйләүдән кинәт кенә туктап калды. Мин аңа күтәрелеп карадым. Күзләре бездән арырак басып торган күрше авыл егете Гарифҗан абыйга төбәлгән иде.
Нишләп йөрүе монда? Ә, Фазыйлә апаның сыйныфташы бит ул. Яхшы укый дип еш мактадылар аны. Ул да Казанга укырга китәсе, диләр. Фазыйлә апаны күрергә исәбе микәнни? Берәр соравы бардыр инде, бушка йөрмәс ул.
Гарифҗан абый безгә таба килә башлады. Ул якынайган саен, Фазыйлә апаның гасaбилануы артты, борчылуы йөзенә чыкты һәм ул, миңа таба иелеп:
— Бар инде, матурым, беразга арырак китеп тор. Гарифҗан белән сөйләшәсем бар иде. Әмма, берүк, кешегә әйтә күрмә! Ярыймы? — дип үтенде.
Мин эшнең җитди икәнлеген аңлап алдым һәм:
— Ярар, якында гына булам, кулын күтәрә башласа, мин аны!.. — дип, йодрык төйни башлауга, Фазыйлә апа:
— Юк, юк, – дип, авызыма җылы учларын куйды. — Гарифҗан абыең андый түгел. Аннан да олуг күңелле һәм яхшы кеше юк, – диде.
Мин үпкәләдем. Сүзләре, чыннан да, йөрәгемне канатты. Күз яшьләремне күрсәтмәс өчен читкә йөгереп киттем. Күпме чапканмындыр, кычытканлыкка барып кергәч кенә айныдым. Әмма соң иде, бөтен җирем чагылган, җаным гына түгел, тəнем дә əрни иде.
Бик тә, бик тә нык үпкәләдем Фазыйлә апага, чирәмгә ятып, тәгәрәп еладым, күңелемне бушаттым. Шул Гарифҗандыр аның егете, юкса нишләп очрашсыннар, ди?

Аларны калдырып киткән су буена таба аякларым кабат китерде. Тал төбендә бергә утыра иделәр. Гарифҗан дигәне кулын Фазыйлә апаның биленә салган да, хәтта телсез калган булса кирәк.
Ачуым кабарды. Ниндидер этлек ясыйсым килде үзләренә. Таш алдым да суга ордым.
Фазыйлә апа аһ итте, чәрелдәп сикереп торды. Гарифҗаны минем арттан куа башлады. Мин өйгә таба элдердем. Фазыйлә апа:
— Гарифҗан, берүк тимә, кимсетә күрмә, Гарифҗан! — дип кычкырып калды.
Шактый йөгергәч, кире борылып карадым. Арттан һичкем бастырып килми икән. Ә кая соң Гарифҗаны? Һәй, мине дә куып тота алмагач, егет булып йөрмә дә инде син!
Кире су буена төшмәдем. Шүрләвем дөрес булгандыр инде. Кич белән Фазыйлә апаны капка төбендә көтеп утырдым. Бәлки, егете дә түгелдер?
Һәм ялгышканмын. Төшәргә кирәк иде миңа, тотарга кирәк иде итәкләреннән!..
Икенче көнне барысы да беленде! Фазыйлә апа белән Гарифҗан Казанга китеп барганнар. Күрше авылдан килеп, Гайфулла абзыйга кызының туры хатын тоттырып киткәннәр икән. Үзен эзләп йөрмәскә һәм юлын кисмәскә бик тә, бик тә үтенгән, диләр. Шулай булса гына атасына Газраил килгәндә бәхиллек бирәчәген язган, ә әнисеннән гафу сораган икән.

Гайфулла абзый, гомергә таш бәгырьле ата, өч көн эчкән, өч төн елаган. Дүртенче көндә, кулына кечкенә чемодан тотып, шәһәр юлына таба чыгып киткәнен үзем күреп калдым. Сыксаң, таштан да су чыга шул.
Ә көтүләр китеп бер-ике сәгать үтүгә, капка төпләренә җигүле ат килеп туктады. Гарифҗанның әти-әнисе, диделәр. Төшкелеккә кадәр атлaры капчык төбеннән ризык кимeрeп, уңга-сулга тартылгалап, арып бетте. Харис бакча артыннан гына олы юлны урап йөгереп килде. Әтисе китеп барган икән инде.
Гайфулла абзый дүрт көн үтте дигәндә генә Казаннан әйләнеп кайтты. Кулында чемодан түгел, бер челтәр сетка һәм җебегән кәнфит кенә булган дип сөйләделәр. Кызына киемнәрен һәм акча калдырып кайткан диделәр. Тупас Гайфине танырлык түгел, дорфалыгы шиңгән, диделәр.
Фазыйлә апа да, Гарифҗаны да, шул елда ук экзаменнарын яхшыга гына биреп, университетка укырга керделәр. Каникулларга кайткан вакытында мин аны күрмәс өчен урамга чыкмый идем. Ул безгә керә калса, карават астына качам.
— Зариф, Зариф! — дип эзләсәләр дә, таба алмаганга:
— Тагын урамга чыгып киткән, — дип, әнкәй Фазыйлә апаның хәлләрен белешүгә күчә иде…
Гомер үтте. Мин дә үстем. Тугызда укыйм.
Югары класстагыларны студентлар белән очрашу кичәсенә чакырдылар. Бу елда Фазыйлә апа кайтып җитмәгән иде әле, соңгы курс укулары, каникуллары булмый икән. Ул юклыктан сөенеп, мин дә кичәгә барырга уйладым. Бәйрәм күңелле башланды. Төрле уеннарда катнашып, кичәнең үзәгендә булдым.
Өстәл тирәли утырышып, чәй эчү, ягъни мәҗлес өлеше башланып китте. Минем урын түрдә иде. Шаяртып сөйләндем. Студентларга сокланып утырдым. Шунда Фазыйлә апа белән Гарифҗан елмаеп килеп керделәр. Директорыбыз:
— Яңа өйләнешүчеләрне, бер-берсен табышкан ярларны котлап кул чабыйк!— диде.
Алкышларга күмделәр. Сүз Фазыйлә апа белән Гарифҗан хакында бара икән. Мин дә серемне сиздермәс өчен башкаларга ияреп кул чаптым.
Биюләр башлангач, арадан Фазыйлә апа, чыгып, мине чакырды, исемемне әйтеп сөйләште. Әмма сер бирмәдем. «Мин Зариф түгел!» — дип ялганладым. Ул ышанмады.
— Сиңа да мыек чыккан икән, егетләрнең асылы, кызларның башларын әйләндерүче булачаксың, — дип сөйләнде.
Ә мин:
— Сез мине Зариф белән бутамагыз, мин — Хафиз! — дип, һаман сүзләрен кирегә бора тордым.
— Ә мин сине күрсәтүләрен директорыгыздан сорадым, Зариф, алай алдарга ярамый бит! — диде ул бию ахырында.
Мин аптырап калдым.
Яшерүдән файда юк иде. Кичәне дә ташлап чыга алмадым. Күңелле бит. Мин инде ул бала Зариф түгел, үзе дә мин сөйгән Фазыйлә апа түгел!
Аңардан шигырь укуын үтенделәр. Ул энҗедәй итеп тезеп китте:
— Мин тамчысы язгы бу яңгырның… Мин кояшы аяз таңнарның… Саба җиле булып чәчләреңне… Һәм гөлләрне сыйпап үтәрмен… Маңгаеңнан күчеп күзләреңә… Иреннәрең сөеп үтәрмен!..

Күзләремә яшь килде. Үзебезнең сыйныф бүлмәсенә кереп ябылдым, йөземне кызлар кебек учларым белән каплап еламакчы идем, йөрәкнең, киресенчә, ташка әверелә башлаганын сиздем. Харис атылып керде.
— Зариф, әйдә, директор сине чакыра, кызык ит әле үзләрен! — дип, мине өстерәп диярлек залга чыгарды.
Миңа сүз бирделәр. Шигырь укырга!
Һәм мин дөньямны онытып укый башладым…
Кем ничек кабул иткәндер, белмим, әмма Фазыйлә апа, ут янып, нәкъ инеш буенда бергә утырган чактагы төсле карлыгачтай очынды. Укып бетерүгә, килеп мине кочты һәм:
— Яратам мин сине, Зариф!.. Гарифҗан да шундый шигырьләр язса иде, — дип, яхшы сүзгә авыр ямаулык салды.
Мин кайтарып эндәшмәдем. Башны идем дә читкә чыктым һәм өйгә кайтып киттем. Йөрәгем туң, күңелем буш калган иде.

Фәрит Яхин

Читайте нас: