Авыл тормышы
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
7 Май 2020, 20:00

ТЫНЫЧЛАНУ

...Трамвай урам чатына җитеп туктады, халык төшә башлады, ул да агымга ияреп төште. Чехов базары аша үткән чакта хатынына дип бакчачылардан бер кило виктория җиләге сатып алды. Шуны үзе белән йөртә торган целлофан капка салдырды да, урам ашасындагы клиникага таба атлады. Башта ул үзен кабул итә торган врачка кермәкче булды, ләкин аның врачы бүген сәгать икедән генә кабул итә башлаячак икән. Шуннан соң ул ишек алды аша гына авырулар ята торган стационарга узды һәм түбәндә утыручы сестрадан хатынын дәшеп чыгаруны үтенде. Сестра аны таный иде, шуңа күрә, вакытсызрак килгән булса да, сүзен тыңлады.Гасыйм Сәләхович бер читтәрәк торган дерматин тышлы киң генә йомшак эскәмиягә барып утырды, эшләпәсен салып янына куйды, шактый керләнгән кулъяулыгын чыгарып маңгаен, муенын сөрткәләде. Монда, таш бина эчендә, аз гына салкынчарак иде, тын алуы да җиңелрәк иде... Озак та үтми, соры халаттан гына Рәмзия ханым да килеп чыкты. Больница киеме кешене гадәттә авыру итеп кенә түгел, килбәтсез итеп тә күрсәтә. Авыру ирләр бу хәл белән ничектер килешсәләр дә, хатын-кызлар, бигрәк тә яшьрәкләре, бер дә килешергә теләмиләр, күрәсең. Менә Рәмзия ханым да өстендәге котсыз халатын гәүдәсенә сыланганчы урап, билен фланель билбавы белән шундый кысып бәйләгән – озын аяклары да, җәелә төшкән янбашлары да, тулы күкрәкләре дә йомры-калку булып, бик ачык беленеп тора. Кыскасы, эссе дип тормаган, сакларга тырышкан фигурасын... Шулай ук бакыр төсенә кертеп буяган чәчләренең прическасы да һаман шул килеш, матур килеш тора икән әле... Озынчарак куллары да әнә нинди ак, йомшак – төче генә бер ис тә аңкый үзләреннән. Әлбәттә, хатынының шушылай пөхтә, чиста, чибәр булуына һәрбер җаны бар ир сокланмыйча, хәтта дәртләнмичә калмас иде, әмма Гасыйм Сәләхович Рәмзия ханымның бу котыртып торырлык килеш-килбәтенә гүя бөтенләй игътибар ди итмәде. Хәер, игътибар итте итүен, ләкин гаҗәеп бер салкынлык һәм битарафлык белән генә... Гүя хатынының бу байлыклары бер дә аның өчен түгел иде. Хәтта көнләшү дә кузгалмады аңарда – кузгалырга иренде ахрысы.Янәшә утырышкач, Гасыйм Сәләхович, күрешергә килгән ир буларак, башлап үзе сүлпән генә сорады:– Я, ничек соң... хәлең?Рәмзия ханым да, гадәтенчә, туры гына “яхшы” яки “начар” дип әйтмичә, башта әзрәк зарланып алды; үткән төнне начар йоклаган икән, шуңардан бүген менә башы авырткан. Ә хәзер?.. Ә хәзер үтте кебек... Әлбәттә, үткән булырга тиеш... Кайчан чыгасың, дип сорады ире, тезләренә таянган килеш кенә.– Ахрысы озак тотмаслар, – дип зарланды Рәмзия ханым. – Урын кирәк диләр. Үзләренең берәр дус-ишләренәдер инде. Бөтен җирдә блат, җаным!– Нигә, үзеңнең чыгасың килмимени?– Килсә дә бит, бер кергәч барысын да белеп чыгасы иде. Кат-кат кереп булмый монда.– Врачлар белеп чыгара торганнардыр инде.– Сиңа шул врач сүзе генә сүз, – диде Рәмзия ханым турсая биреп, – ә минем хәлемдә кайгың юк синең...Гасыйм Сәләхович дәшмәде. Сүз көрәштерергә аның һич кенә дә теләге юк иде. Врачлар турында әйтү дә кирәк булмаган. Ни пычагыма?Менә ул көн аралаш диярлек килә, китә, ә Рәмзиянең бер генә тапкыр да аның үз хәле турында сорашканы юк. Ничек яши ул ялгызы, үзен ничек хис итә, эшендә ниләр бар? – Ник бер юри генә сорап карасын! Бәлки зарланганны көтә торгандыр. Ә Гасыйм Сәләхович зарлана алмый, һәм иң гаҗәбе – нәкъ менә хатынына зарлана алмый ул. Сәбәп?.. Моны аңлатуы да читен. Кыскасы, үзеннән күп яшь һәм шактый ваемсыз хатынын борчымаска теләп, ә бәлки аның алдында дәрәҗәсен төшерүдән куркып та, ул Рәмзиягә эше-хезмәте, бигрәк тә сәламәтлеге турында зарланудан һәрвакытта тыелып килде. Һәм шушы нәрсә ничектер ирексездән аның гадәтенә дә кереп калды. Куанычын уртаклаша ала, әмма кайгысын – юк, сөйли алмый. Ләкин бит сөйләмәсә дә сизәргә, күрергә мөмкиндер инде, кешенең йөзенә карап та! Сукыр булмаса... Хәер, күрсә дә бәлки әһәмият бирми торгандыр. Кем ул ир дигән кемсә? Эш аты. Аттан да бит кәефең ничек, берәр җирең авыртмыймы дип сорамыйлар. Селкенәме – селкенә, тартамы – тарта, тагын ни кирәк?!Рәмзия ханым малае турында сорады:– Радиктан хат юкмы?– Юк.– Бу ни эш, киткәннән бирле бер хаты юк. Син шул бала өчен борчыласыңмы әзрәк?– Бала түгел, җиткән егет, – диде Гасыйм Сәләхович.– Ата диген инде... Бу хәтле дә таш йөрәк булырсың икән!– Мин аның исән-сау кайтуына ышанам, – диде Гасыйм Сәләхович, ничектер бик кистереп.Рәмзия ханым иреннәрен кысарга мәҗбүр булды, тик бераздан гына үз алдына хафалангандай:– Акчасы да җитмәс инде балакаемның, – дип куйды.– Җитмәсә, телеграммасы килер, борчылма!.. Акчадамыни эш? Менә көннәр бик кызуга китте әле... – Гасыйм Сәләхович эшләпәсен алып җилпенә башлады. Бите аның тимгел-тимгел кызарып һәм бүртенеп тә киткән төсле иде. Аннары кинәт кенә сүнгән хәлсез тавыш белән: – Мин кайтыйм инде булмаса! – диде.– Нигә, миңа бернәрәсә дә алып килмәдеңмени? – диде Рәмзия ханым, аз гына көлемсерәп.– Да... бөтенләй онытып җибәргәнмен. – Гасыйм Сәләхович артындарак торган целлофан капны алып хатынына сузды. – Виктория. Әле генә базардан алдым.– Рәхмәт инде... Ә мин кушканны китердеңме соң?– Нәрсә иде ул?– Минем челтәр бюстгалтерымны.– Нәрсә-ә?– Бюстгалтерны дим... Челтәрен...Гасыйм Сәләхович һичнәрсә аңламыйча, кашларын җыерып, хатынына карап тора башлады. Бюстгалтер!.. Бик мәгънәсез бер әйбер турында сүз бара түгелме?.. Каян белсен, хәтерләсен ул аны?!. Шундый бер чүпне!Рәмзия ханымның кинәт аңа ачуы килеп китте:– Нәрсә син, аңгыра сарык шикелле миңа карап торасың? Бюстгалтерның нәрсә икәнен белмисеңме әллә?– Белмим! – диде Гасыйм Сәләхович, хатыныннан күзләрен ала алмыйча.– Нигә, студенткалар түшендә бер дә күргәнең юкмыни? – диде Рәмзия ханым, юри шаркылдап.Гасыйм Сәләховичның йөзе, каны качкандай, кинәт агарынып китте. Әллә һава җитмәгәннән, әллә нидер әйтмәкче булып авызын ачты, нигәдер бик кызганыч итеп бер елмаеп та алды, әмма ни дә булса әйтә алудан узган бер хәлдә авыр гына торып, бөкрәеп ишеккә таба атлады. Аяк атлаулары бик сәер, бик кыюсыз иде аның – хәтта Рәмзия ханым да моңа игътибар итте. Ләкин, ирексездән борчылып куйса да, ирен шулай да туктатып тормады.Урамга чыккач, Гасыйм Сәләхович бик аз гына вакытка туктарга мәҗбүр булды. Ашыгырга ярамый иде аңа. Йөрәк менә тире астында гына тибә кебек, бер авырттырып кыса, бер җибәрә, бер кыса, бер җибәрә... Хәтәр иде бу... Тизрәк валидол кабарга теләп кесәсенә тыгылды, ләкин анысы да онытылып калган булып чыкты. “Өйгә, тизрәк өйгә!” – диде ул үз-үзенә һәм әкрен-сак кына атлап китте. Башы да бераз әйләнә кебек, шунлыктан ара-тирә чайкалып та киткәли иде.Үз хәленең бөтен җитдилеген яхшы аңласа да, ул ни өчендер шушында ук врачка күренергә кирәк дип уйлый белмәде. Күңеле аны нигәдер өенә тартты. Ә бит аның кәефе иртәдән үк начар иде, эшенә баргач, Шәйхиев мәкаләсе кәефен тагы да ныграк бозды – бозу гына түгел, бәгырен тирән яралады. Шулар өстенә тагын Рәмзия белән менә бу мәгънәсез сөйләшү! Җиткән иде аңа, бик җиткән иде, кирәкми иде аңа агудай кечкенә, әмма бик хәтәр бу соңгы тамчы!...Көн әүвәлгечә аяусыз эссе иде. Эссе генә түгел, гаять бөркү-тынчу да иде. Һава һич селкенмичә, шылт та итмичә бөтен нәрсәне басып, изеп тик тора. Моның кебек авыр, тын, хәрәкәтсез һава бары яшенле яңгыр яки көчле давыл алдыннан гына булырга мөмкин. Һәм, ныграк игътибар итсәң, көн чынлап та үзгәрмәкче иде шикелле.. Әнә еракта, Иделдән дә ары, тауларга охшап тик кенә торган ак читле кара-зәңгәр болытлар күренә. Юк, алар, чынлабрак баксаң, тик кенә тормыйлар икән, алар һаман кабара баргандай үсәләр, куералар һәм бик әкрен генә болай таба авышалар да иде... Әмма Гасыйм Сәләхович боларның берсен дә күрми иде, эсселеккә дә, сәер тынлыкка да бөтенләй игътибар итми иде, аның бөтен кайгысы – тизрәк өенә кайтып җитү иде.Үз йортларына җитеп өченче катка туктый-туктый менгәнче ул тәмам тиргә батты, калтыранган кулы белән ишекнең ике биген азаплана-азаплана ачты, эчкә узды, шулай да кире борылып, чылбыр бикне генә булса да эләктереп куярга онытмады. Аннары үз бүлмәсенә узып, эшләпәсен һәм портфелен диванга ыргытты да, сөйрәлеп кенә өстәле янындагы күн төпле креслосына барып утырды. Аңа хәзер үк берәр дару кабу кирәк иде, ул үзе дә моны бик яхшы белә иде, ләкин ни өчендер ашыкмады – чак кына хәл аласы, бер-ике генә тапкыр булса да тирән итеп һава сулыйсы килде. Нәкъ шул чакта каядыр бик еракта кинәт тау ишелгәндәй дәһшәтле гөрселдәп, көчәя барып, озак итеп күк күкрәде һәм нәкъ шул мизгелдә Гасыйм Сәләховичның йөрәгенә әйтерсең уттай кызган пычак китереп тыктылар. Кискен, көйдергеч авыртудан яман коты алынып, авызын зур ачып, ул креслосына чатыр ябышты, көзән тарткандай киерелеп артка каерылды, бугазыннан гыжлап әллә тавыш, әллә һава чыккандай булды, ләкин шул секундта ук гәүдәсе капчыктай бушап, күзләре сүнеп туктап та калды. Тик бераздан гына аның башы үзеннән-үзе күкрәгенә кире салынып төште. Тагын еракта отыры дәһшәтлерәк, катырак итеп күк күкрәде, якынлашып килгән давыллы яңгырның беренче кискен җиле урам агачларын сыгып, шаулатып узды, ләкин Гасыйм Сәләхович өчен дөнья тып-тын, дөнья юкка чыккан иде инде.Ә давыл артыннан килгән бәрәкәтле яңгыр тәүлек буена бер әкренәеп, бер шәбәеп туры гына яуды да яуды. Көчле җилдән бүлмәнең урам тәрәзәсе ачылып калган иде, өйгә яңгыр шавы белән бергә дымлы салкынча һава тулды. Гасыйм Сәләхович шул рәхәт җиләстә тынычланып ял иткәндәй, үзенең креслосында, башын игән килеш, бер ялгызы тып-тын гына утыра бирде.Әле беркем дә бернәрсә дә белми иде.Әмирхан Еники

...Трамвай урам чатына җитеп туктады, халык төшә башлады, ул да агымга ияреп төште. Чехов базары аша үткән чакта хатынына дип бакчачылардан бер кило виктория җиләге сатып алды. Шуны үзе белән йөртә торган целлофан капка салдырды да, урам ашасындагы клиникага таба атлады. Башта ул үзен кабул итә торган врачка кермәкче булды, ләкин аның врачы бүген сәгать икедән генә кабул итә башлаячак икән. Шуннан соң ул ишек алды аша гына авырулар ята торган стационарга узды һәм түбәндә утыручы сестрадан хатынын дәшеп чыгаруны үтенде. Сестра аны таный иде, шуңа күрә, вакытсызрак килгән булса да, сүзен тыңлады.

Гасыйм Сәләхович бер читтәрәк торган дерматин тышлы киң генә йомшак эскәмиягә барып утырды, эшләпәсен салып янына куйды, шактый керләнгән кулъяулыгын чыгарып маңгаен, муенын сөрткәләде. Монда, таш бина эчендә, аз гына салкынчарак иде, тын алуы да җиңелрәк иде... Озак та үтми, соры халаттан гына Рәмзия ханым да килеп чыкты. Больница киеме кешене гадәттә авыру итеп кенә түгел, килбәтсез итеп тә күрсәтә. Авыру ирләр бу хәл белән ничектер килешсәләр дә, хатын-кызлар, бигрәк тә яшьрәкләре, бер дә килешергә теләмиләр, күрәсең. Менә Рәмзия ханым да өстендәге котсыз халатын гәүдәсенә сыланганчы урап, билен фланель билбавы белән шундый кысып бәйләгән – озын аяклары да, җәелә төшкән янбашлары да, тулы күкрәкләре дә йомры-калку булып, бик ачык беленеп тора. Кыскасы, эссе дип тормаган, сакларга тырышкан фигурасын... Шулай ук бакыр төсенә кертеп буяган чәчләренең прическасы да һаман шул килеш, матур килеш тора икән әле... Озынчарак куллары да әнә нинди ак, йомшак – төче генә бер ис тә аңкый үзләреннән. Әлбәттә, хатынының шушылай пөхтә, чиста, чибәр булуына һәрбер җаны бар ир сокланмыйча, хәтта дәртләнмичә калмас иде, әмма Гасыйм Сәләхович Рәмзия ханымның бу котыртып торырлык килеш-килбәтенә гүя бөтенләй игътибар ди итмәде. Хәер, игътибар итте итүен, ләкин гаҗәеп бер салкынлык һәм битарафлык белән генә... Гүя хатынының бу байлыклары бер дә аның өчен түгел иде. Хәтта көнләшү дә кузгалмады аңарда – кузгалырга иренде ахрысы.

Янәшә утырышкач, Гасыйм Сәләхович, күрешергә килгән ир буларак, башлап үзе сүлпән генә сорады:

– Я, ничек соң... хәлең?

Рәмзия ханым да, гадәтенчә, туры гына “яхшы” яки “начар” дип әйтмичә, башта әзрәк зарланып алды; үткән төнне начар йоклаган икән, шуңардан бүген менә башы авырткан. Ә хәзер?.. Ә хәзер үтте кебек... Әлбәттә, үткән булырга тиеш... Кайчан чыгасың, дип сорады ире, тезләренә таянган килеш кенә.

– Ахрысы озак тотмаслар, – дип зарланды Рәмзия ханым. – Урын кирәк диләр. Үзләренең берәр дус-ишләренәдер инде. Бөтен җирдә блат, җаным!

– Нигә, үзеңнең чыгасың килмимени?

– Килсә дә бит, бер кергәч барысын да белеп чыгасы иде. Кат-кат кереп булмый монда.

– Врачлар белеп чыгара торганнардыр инде.

– Сиңа шул врач сүзе генә сүз, – диде Рәмзия ханым турсая биреп, – ә минем хәлемдә кайгың юк синең...

Гасыйм Сәләхович дәшмәде. Сүз көрәштерергә аның һич кенә дә теләге юк иде. Врачлар турында әйтү дә кирәк булмаган. Ни пычагыма?

Менә ул көн аралаш диярлек килә, китә, ә Рәмзиянең бер генә тапкыр да аның үз хәле турында сорашканы юк. Ничек яши ул ялгызы, үзен ничек хис итә, эшендә ниләр бар? – Ник бер юри генә сорап карасын! Бәлки зарланганны көтә торгандыр. Ә Гасыйм Сәләхович зарлана алмый, һәм иң гаҗәбе – нәкъ менә хатынына зарлана алмый ул. Сәбәп?.. Моны аңлатуы да читен. Кыскасы, үзеннән күп яшь һәм шактый ваемсыз хатынын борчымаска теләп, ә бәлки аның алдында дәрәҗәсен төшерүдән куркып та, ул Рәмзиягә эше-хезмәте, бигрәк тә сәламәтлеге турында зарланудан һәрвакытта тыелып килде. Һәм шушы нәрсә ничектер ирексездән аның гадәтенә дә кереп калды. Куанычын уртаклаша ала, әмма кайгысын – юк, сөйли алмый. Ләкин бит сөйләмәсә дә сизәргә, күрергә мөмкиндер инде, кешенең йөзенә карап та! Сукыр булмаса... Хәер, күрсә дә бәлки әһәмият бирми торгандыр. Кем ул ир дигән кемсә? Эш аты. Аттан да бит кәефең ничек, берәр җирең авыртмыймы дип сорамыйлар. Селкенәме – селкенә, тартамы – тарта, тагын ни кирәк?!

Рәмзия ханым малае турында сорады:

– Радиктан хат юкмы?

– Юк.

– Бу ни эш, киткәннән бирле бер хаты юк. Син шул бала өчен борчыласыңмы әзрәк?

– Бала түгел, җиткән егет, – диде Гасыйм Сәләхович.

– Ата диген инде... Бу хәтле дә таш йөрәк булырсың икән!

– Мин аның исән-сау кайтуына ышанам, – диде Гасыйм Сәләхович, ничектер бик кистереп.

Рәмзия ханым иреннәрен кысарга мәҗбүр булды, тик бераздан гына үз алдына хафалангандай:

– Акчасы да җитмәс инде балакаемның, – дип куйды.

– Җитмәсә, телеграммасы килер, борчылма!.. Акчадамыни эш? Менә көннәр бик кызуга китте әле... – Гасыйм Сәләхович эшләпәсен алып җилпенә башлады. Бите аның тимгел-тимгел кызарып һәм бүртенеп тә киткән төсле иде. Аннары кинәт кенә сүнгән хәлсез тавыш белән: – Мин кайтыйм инде булмаса! – диде.

– Нигә, миңа бернәрәсә дә алып килмәдеңмени? – диде Рәмзия ханым, аз гына көлемсерәп.

– Да... бөтенләй онытып җибәргәнмен. – Гасыйм Сәләхович артындарак торган целлофан капны алып хатынына сузды. – Виктория. Әле генә базардан алдым.

– Рәхмәт инде... Ә мин кушканны китердеңме соң?

– Нәрсә иде ул?

– Минем челтәр бюстгалтерымны.

– Нәрсә-ә?

– Бюстгалтерны дим... Челтәрен...

Гасыйм Сәләхович һичнәрсә аңламыйча, кашларын җыерып, хатынына карап тора башлады. Бюстгалтер!.. Бик мәгънәсез бер әйбер турында сүз бара түгелме?.. Каян белсен, хәтерләсен ул аны?!. Шундый бер чүпне!

Рәмзия ханымның кинәт аңа ачуы килеп китте:

– Нәрсә син, аңгыра сарык шикелле миңа карап торасың? Бюстгалтерның нәрсә икәнен белмисеңме әллә?

– Белмим! – диде Гасыйм Сәләхович, хатыныннан күзләрен ала алмыйча.

– Нигә, студенткалар түшендә бер дә күргәнең юкмыни? – диде Рәмзия ханым, юри шаркылдап.

Гасыйм Сәләховичның йөзе, каны качкандай, кинәт агарынып китте. Әллә һава җитмәгәннән, әллә нидер әйтмәкче булып авызын ачты, нигәдер бик кызганыч итеп бер елмаеп та алды, әмма ни дә булса әйтә алудан узган бер хәлдә авыр гына торып, бөкрәеп ишеккә таба атлады. Аяк атлаулары бик сәер, бик кыюсыз иде аның – хәтта Рәмзия ханым да моңа игътибар итте. Ләкин, ирексездән борчылып куйса да, ирен шулай да туктатып тормады.

Урамга чыккач, Гасыйм Сәләхович бик аз гына вакытка туктарга мәҗбүр булды. Ашыгырга ярамый иде аңа. Йөрәк менә тире астында гына тибә кебек, бер авырттырып кыса, бер җибәрә, бер кыса, бер җибәрә... Хәтәр иде бу... Тизрәк валидол кабарга теләп кесәсенә тыгылды, ләкин анысы да онытылып калган булып чыкты. “Өйгә, тизрәк өйгә!” – диде ул үз-үзенә һәм әкрен-сак кына атлап китте. Башы да бераз әйләнә кебек, шунлыктан ара-тирә чайкалып та киткәли иде.

Үз хәленең бөтен җитдилеген яхшы аңласа да, ул ни өчендер шушында ук врачка күренергә кирәк дип уйлый белмәде. Күңеле аны нигәдер өенә тартты. Ә бит аның кәефе иртәдән үк начар иде, эшенә баргач, Шәйхиев мәкаләсе кәефен тагы да ныграк бозды – бозу гына түгел, бәгырен тирән яралады. Шулар өстенә тагын Рәмзия белән менә бу мәгънәсез сөйләшү! Җиткән иде аңа, бик җиткән иде, кирәкми иде аңа агудай кечкенә, әмма бик хәтәр бу соңгы тамчы!

...Көн әүвәлгечә аяусыз эссе иде. Эссе генә түгел, гаять бөркү-тынчу да иде. Һава һич селкенмичә, шылт та итмичә бөтен нәрсәне басып, изеп тик тора. Моның кебек авыр, тын, хәрәкәтсез һава бары яшенле яңгыр яки көчле давыл алдыннан гына булырга мөмкин. Һәм, ныграк игътибар итсәң, көн чынлап та үзгәрмәкче иде шикелле.. Әнә еракта, Иделдән дә ары, тауларга охшап тик кенә торган ак читле кара-зәңгәр болытлар күренә. Юк, алар, чынлабрак баксаң, тик кенә тормыйлар икән, алар һаман кабара баргандай үсәләр, куералар һәм бик әкрен генә болай таба авышалар да иде... Әмма Гасыйм Сәләхович боларның берсен дә күрми иде, эсселеккә дә, сәер тынлыкка да бөтенләй игътибар итми иде, аның бөтен кайгысы – тизрәк өенә кайтып җитү иде.

Үз йортларына җитеп өченче катка туктый-туктый менгәнче ул тәмам тиргә батты, калтыранган кулы белән ишекнең ике биген азаплана-азаплана ачты, эчкә узды, шулай да кире борылып, чылбыр бикне генә булса да эләктереп куярга онытмады. Аннары үз бүлмәсенә узып, эшләпәсен һәм портфелен диванга ыргытты да, сөйрәлеп кенә өстәле янындагы күн төпле креслосына барып утырды. Аңа хәзер үк берәр дару кабу кирәк иде, ул үзе дә моны бик яхшы белә иде, ләкин ни өчендер ашыкмады – чак кына хәл аласы, бер-ике генә тапкыр булса да тирән итеп һава сулыйсы килде. Нәкъ шул чакта каядыр бик еракта кинәт тау ишелгәндәй дәһшәтле гөрселдәп, көчәя барып, озак итеп күк күкрәде һәм нәкъ шул мизгелдә Гасыйм Сәләховичның йөрәгенә әйтерсең уттай кызган пычак китереп тыктылар. Кискен, көйдергеч авыртудан яман коты алынып, авызын зур ачып, ул креслосына чатыр ябышты, көзән тарткандай киерелеп артка каерылды, бугазыннан гыжлап әллә тавыш, әллә һава чыккандай булды, ләкин шул секундта ук гәүдәсе капчыктай бушап, күзләре сүнеп туктап та калды. Тик бераздан гына аның башы үзеннән-үзе күкрәгенә кире салынып төште. Тагын еракта отыры дәһшәтлерәк, катырак итеп күк күкрәде, якынлашып килгән давыллы яңгырның беренче кискен җиле урам агачларын сыгып, шаулатып узды, ләкин Гасыйм Сәләхович өчен дөнья тып-тын, дөнья юкка чыккан иде инде.

Ә давыл артыннан килгән бәрәкәтле яңгыр тәүлек буена бер әкренәеп, бер шәбәеп туры гына яуды да яуды. Көчле җилдән бүлмәнең урам тәрәзәсе ачылып калган иде, өйгә яңгыр шавы белән бергә дымлы салкынча һава тулды. Гасыйм Сәләхович шул рәхәт җиләстә тынычланып ял иткәндәй, үзенең креслосында, башын игән килеш, бер ялгызы тып-тын гына утыра бирде.

Әле беркем дә бернәрсә дә белми иде.

Әмирхан Еники

Читайте нас: