Әлфия, ирен эшкә озаткач, кыек астындагы печәнне көненә берничә тапкыр менеп карады. Җилләсен дип, ишекләрен ачык тотты. Тик кибеп бетмәгән печән, тапталып өелгәч, билгеле инде, кызып чыкты. Инде Әлфиягә аны кыек астыннан кире чыгарып, таратып җилләтергә туры киләчәк. Күп көч таләп ителгән хезмәт үзенең генә кулыннан килмәсен аңлагач, каенатасына дәште. Шулай итеп, печәнне чыгарып, ике көн кат-кат әйләндереп җилләткәч, яңадан тутырдылар.
Авыл тормышы үз җае белән яшәвен белде. Ә вакыт агышы үз юлыннан акрын гына акты. Кешеләр үз тормышларының шул дәрьяларга кушылып бергә акканын сизмәде.
Уку елы башланыр алдыннан мәктәп директоры Әлфияне үз янына чакыртып, эшкә чыгарга тәкъдим ясады.
— Бер укытучыбыз хаклы ялга чыга. Сине без декрет ялындагы кеше урынына эшкә алган идек. Быел эшкә чыксаң, даими урынга күчү мөмкинлеге туа, — диде.
— Ярый, мин риза. Улымны балалар бакчасына йөртермен. Ирем эштә чакта каенанам белән каенатам да ярдәмләшә, шулай булгач, күнегеп китәрмен, дип уйлыйм, — диде Әлфия.
Бар дөнья алтын төскә манчылып, уңыш исенә коенганда, укучы балалар белән бергәләп, яшь хатын мәктәпкә эшкә йөри башлады.
Тырыш, уңган хатын эшендә дә сынатмады, дөньясын да гөрләтеп көтте. Ирен сагынып көтеп алды, кадерле кунакны сыйлаган кебек, тәмле ашлардан өзмәде, вак-төяк эш кушып мәшәкатьләмәде.
Кыш айлары үтеп, язга чыккан мәлдә авылда хәбәр таралды: «Әлфиянең ире вахтадан кайтмаган. Нәрсә булганын беркем дә белми икән. Бахыркаем, ирен эзләп, эш урынына да шалтыраткан. Өенә кайтып китте, дип әйткәннәр. Үз-үзенә урын табалмый икән. Бигрәк ярата шул Шамилен», — дигән хәбәр өйдән-өйгә йөрде. Һәркем үзенчә фараз чыгарды. Тик сәбәбен генә аңлата алмады. Шамилнең әти-әнисе нәрсә уйларга да белмәде. Киленнәрен юатырга тырышсалар да, үзләре дә ут эчендә иде.
Бер атна чамасы вакыт узгач, Шамилдән телеграмма алдылар. «Мин исән-имин. Бар да яхшы. Бу вахтада кайта алмыйм. Икенчесендә кайтырмын», — дип язылган иде анда. Әлфия, иренең исәнлеген белгәч, шатлыгыннан шашып елады. Бераз тынычлангач, аның кайда һәм нәрсә эшләп йөрүен аңлый алмыйча баш ватты. Кулыннан эше китте, ашаган ашы тамагыннан узмады. Инде тәмам чирләп, урын өстенә калгач, бианасы аңа ярдәмгә килде. Үзенә дә җиңел түгеллеген аңлатырга тырышты. Ә әни кешенең төп бурычы — баланы аякка бастыру икәнлеген тагын бер кат төшендерде. Бу сөйләшүдән соң Әлфия бар булмышын улына багышлады. Шулай итсә, ире турындагы аңлаешсыз сораулар беразга гына булса да онытылып тора иде кебек.
Ике ай дигәндә Шамил туган авылына кайтты. Тик ул хатыны белән улы янына түгел, ә ата-анасы йортына ишек шакыды. Юлдан кайтышлый ук үзләренә кергәнгә аптырасалар да, аны күргәч, ата-ана сөенеч яшьләрен тыя алмады. Табын коргач, киленнәрен чакыртырга кече улларын җибәрергә теләгәннәрен ишеткәч, Шамил аларны туктатты.
— Мин Әлфиядән аерылам. Себердә икенче гаиләм бар, — диде.
— Ничек инде аерыласың? — дигән сүзләр әти- әнисенең авызыннан берьюлы чыкты.
— Менә шулай. Яши алмыйм мин аның белән. Аның мине артык яратуы, тугрылыгы туйдырды! Ул миңа үзенең кыланышы белән хуҗасына хезмәт иткән тугры этне хәтерләтә. Мин аның миңа бервакытта да хыянәт итмәячәген белгәнгә күрә өйләнгән идем. Яши- яши яратырмын, дип уйладым. Ә аның башы дөнья мәшәкатеннән чыкмый. Бертөрлелектән ялыктым! Аңлыйсызмы? Ялыктым! — дип, сүзен тәмамлады.
Боларны ишетүгә, өлкәннәр тынсыз калды. Нинди мәрхәмәтсез бала үстергәннәрен алар әле генә аңлады булса кирәк. Юк, ничек тә бу юньсез малайны акылга утыртырга кирәк! Артык тугры булганга ир хатыннан аерыла димени? Аннан бит әле аларның оныклары да бар. Ә Шамил бала турында уйлады микән?
Тынлыкны әтисе бозды:
— Улым, синнән мондый ук адымны һич көтмәгән идем. Ә улың турында уйладыңмы? Ничек шулкадәр каты бәгырьле итеп үстердем икән мин сине? — дип, өстәлгә йодрыгы белән сугып куйганын үзе дә сизми калды.
Бу вакытта әни кешенең мыш-мыш килеп елаганы ишетелә иде.
— Хәзер үк килен янына барасың да, барысын да үзең аңлатып бирәсең. Әгәр дә аның белән бер-бер хәл була калса, бәхиллегем юк, — дип, әтисе Шамилне өеннән куып диярлек чыгарды.
Шамил туган йортыннан чыгып, үз урамына юл алды. Аңа бу берничә йорт ара бик озын күренде.
Аяклары һич атламас булды, әйтерсең лә аларны тышаулап куйганнар. Бер-ике адым ясады да, туктап торды. Башындагы уйларны бер җайга тезеп уйлый алмады. Аерылырга дигән карарга килгәндә ул Себердә иде. Яңа хатыны — Миләүшәсе — Шамилнең гаиләсе барлыгын белә иде. «Ярар, кайгырма, син безнең икебезгә дә җитәсең. Әлегә кадәр хатының берни сизми яшәде бит. Үзең әйтмәсәң, алдагы көндә дә ул белми, сизмәячәк», — диде. Тик, бу балыкны кармакка салучы җим генә булып чыкты. Миләүшә Шамилсез яши алмаганлыгын бертуктаусыз кабатлап торды. Хатын-кыз – колагы белән, ирләр күзләре белән ярата, диюләре хак булып чыкты. Чибәрлеге, шашып торган дәрте белән Шамилне бик тиз үз ягына аударды ул. Ир, үз хатыны янына кайткач, вахтада үткәргән төннәрен сагынып яшәде. Күңеле ике арада өзгәләнде. Туган җирендә аны тугры хәләл җефете, хәләл хатыны, газиз улы, әти-әнисе көтсә, Себердә — язгы ташкын кебек дәрте ургылып торган чибәр Миләүшәсе көтә иде. Менә шул ташкынның аны бөтереп алып киткәнен ул сизми дә калды. Һәм аннан чыгар юлны бары тик Әлфиядән аерылып, Себергә яшәргә күчүдә күрде. Әмма күңеле белән карар кылса да, моны сүзләр белән әйтергә дә кирәк иде әле.
Ихатасына кергәч, төзелеп бетмәгән йортка озак кына карап торды. Ул шушы нигездә хатыны белән балалар үстерергә ниятләгән иде. Тыныч һәм бай тормыш белән яшисе килә иде аның. Тик ул башка юлны сайлады.
Ни булса да булыр, дип, ишеккә шакыды. Иренең тавышын ишетүгә Әлфия калтыранып куйды. Улын кочагына алды да ишекне ачты. Әтисен күрүгә, бәләкәч кулларын сузып, улы аның муенына сарылды. Әлфия ирен тыйнак кына кочаклап алды. Шамил өске киемнәрен салганчы, табын әзерләп тә өлгерде. Тик ире табын артына утырырга ашыкмады. Улы белән уйнаган булып, вакыты сузды.
— Аш суына бит, юлдан ачыгып кайткансыңдыр, әйдә, утыр инде, — дип, хатын борчулы карашын иренә төбәде.
— Юк, ашыйсым килми. Мин монда әтиләр яныннан килдем, — диде Шамил.
— Нишләп башта ук үзебезгә кайтмадың? Әллә берәр хәл булдымы? — дип сорамый булдыра алмады хатын.
Шамил бер генә мизгелгә тын торды да, катгый бер карарга килгәнен белдереп, кырт кына аның ягына борылды.
— Әйе, булды! Мин синең белән аерылышам, — диде.
Әлфиягә бу сүзләр һавада эленеп калган кебек булып тоелды. Гүя һәр хәреф аның зиһененә акрын гына, берәм-берәм килеп җитте. Аптыраудан зурайган күзләрен иренә төбәде дә көч-хәл белән: «Ничек инде, аерылышасың?!» — дип сорады.
— Менә шулай! ЗАГСка барабыз да, гариза язып, аерылышабыз.
— Мин бернәрсә дә аңламыйм. Нәрсә булды соң? Әллә минем турыда сүз ишеттеңме?
— Бар хикмәт миндә. Себердә икенче хатыным бар. Ул авырлы. Озакламый бәбиләр вакыты җитә. Менә шуңа күрә дә мин синнән аерылам.
— Бәй, синең улың бар бит инде. Аңа да әти кирәк бит!
— Син — көчле хатын. Баланы үзең дә карап үстерә алачаксың, — диде ир кеше.
Бу вакытта Әлфия сыгылып төшеп үкси иде. Хатынының елаганын ишетү ирне чыгырыннан чыгарды.
Ул тунын киде дә, бу йорттан чыгып китү ягын карады. Ябык ишек артында әнисенең елаганыннан куркып, улының да аңа кушылып елаган тавышы ишетелде. Тик әти кеше бу вакытта куйган максатына ирешкән иде — ул бу йортка аерылуы турында хәбәр итәргә килде. Башкасы аны борчымый. Еларлар да, туктарлар әле, дип, юлын дәвам итте.
Төн буена керфек тә какмаган Әлфия таң ату белән улын уятып киендерде дә биатасы йортына йөгерде. Шамиле төнгә каршы юлга чыкмагандыр. Аны үгетләргә, кирәк икән — ялынырга, аңлатырга ашыга иде ул. Улы ятим үсмәсен өчен ул барысына да риза. Шамиле ике хатын белән яшәсә дә риза. Ә нигә риза булмаска? Әлегә кадәр икебез белән дә яши алган бит. Моннан соң да яшәрбез! Андагы хатыны, минем янга кайтканда, берүзе яшәгән бит. Мин дә бит бер ай ирсез дөнья көтәм. Өйрәндем. Күпме көч, вакыт, акча сарыф ителгән, төзи башлаган йорт та бар. Ирсез ул аңа нигә кирәк? Ялгыз башы белән аны ул ничек төзеп бетерә алсын? Шамил бит шул йортны төзергә дип Себергә чыгып киткән иде. Булмас, ташламас ул безне, дигән уйлары башында буталды. Әлфия төн буена уйлаган шул уйларын әле йокыдан да тормаган ире янында кат-кат сөйләде.
— Борынгы ата-бабаларыбыз җиде хатын алып яшәгән. Мин каршы түгел. Икенчегә өйлән, тик миннән генә аерылма! — диде дә тынып калды.
Елар да туктар, дип уйлаган ир бу тәкъдимне ишетермен дип һич уйламаган иде.
— Син нәрсә сөйлисең? Безнең илдә ике хатынга өйләнергә ярамый! — дип җикерде дә хатынын читкә этеп җибәрде. — Мин хәзер үк кире Себергә китәм, — дип, киенә башлады.
Хатын ире каршына килеп тезләнде:
— Китмә! Ташлама! Без синсез нәрсә эшләрбез? — дип, үксеп ялынды Әлфия.
Бу күренешкә әти-әнисенең дә үгетләве, янаулары кушылды. Йорт эче елау, шау-шауга күмелде. Тик Шамил берсен дә ишетмәде. Ул туган йортыннан йөгерә-атлый чыгып китте.
...Шамил шул чыгып китүеннән авылга бөтенләй кайтмас булды. Моңа әти-әнисе дә каршы килмәде. Яңа киленне, читтә туган оныкларын алар кабул итә алмады.
Әлфия ире алдында тезләнеп ялынса да, ялгыз хатын алдында килеп туган авырлыклар, каршылыклар алдында тезләнмәде, егылмады. Язмышына күнеп, дөнья көтте, яхшы әни булып, улын башкалардан ким-хур итмичә үстереп, аякка бастырды, бар тырышлыгын салып, йортын төзеп бетерде. Тик авыл читендә урнашкан яңа йорт ничек кенә матур булса да, аның тәрәзләреннән моңсулык сирпелә иде...
Дилбәр Сөләйманова