Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
12 март 2021, 16:00

ҮКЕНЕРГӘ СОҢ БУЛМАСЫН

Унөченче өлеш.

Әсәр кыскартып бирелә.
Райлә урыныннан торып Илшат белән очрашуга китте.
- Чё, красавица, син матураеп киткән, не зря сине сайлаганнар, нәрсә анда хәлләр?, Шеф белергә тиеш.
- Туй булды. Довериегә кердем кебек, хәзер байлыгын минем исемгә күчерергә генә калды, надеюсь, озакка сузылмас.
- Тырыш, күпкә түзгәнне, азга түзәрсең, ашыктырма, алайса тиз сизенер, ул җүләр түгел, вакытлы-вакытсыз акчалар турында сөйләнмә. Ярый, җүләр түгел, үзең дә беләсең, җайлана башлагач, шалтыратырсың. Эшең турында нәрсә әйттең? Ник эшкә бармыйсың, дисә? Бизнесыңны күрсәт, дип әйтсә, нәрсә әйтәсең?
- Мин аңа банкрот булдым, дидем, бер тиен акчасыз калдым, дип еладым, шулай яхшырак булды, күбрәк җәлләде.
- Давай, пока, шалтыратырсың, красотка.
Раилә нишләргә дә белмәде, Ришат күрде микән кешесен, нишләргә, күпме сузып йөреп була?!
Раилә өйгә кергәндә, Ришат әле кайтмаган иде. Ул тәрәзәдән ишеккә, ишектән тәрәзәгә йөрде. Әнә ире кайта, бәлки белешкәндер, машинадан тагын кемдер төште, кем икән?
- Матурым, без кайттык.
- Исәнмесез.
- Исәнмесез, Раилә ханым, исәнмесез.
- Раилә, таныш бул, бу минем дустым - Илфат Искәндәрович, ул следователь, мин әлегә аңа бераз аңлаттым, ул үзе дә сине белә, синең эшләреңне алып барган, мин сөйләгәч, ул кызыксынды. Калганын без монда сөйләшик.
- Әйе, үтегез, сорагыз - мин барын да әйтәм.
- Миңа үткәннәрегез кирәкми, барын да беләм, ә менә хәзерге дусларыгыз турында барысын да сөйләгез, бәлки, бу юлы сезне төрмәдән коткарып булыр, бар да сездән тора.
Раилә барысын да сөйләп бирде. Бүгенге очрашуны да калдырмады, бөтен вак-төяк сүзләрен дә сөйләде.
- Сез бөтен этләрне үзегезгә тартасыз, магнит кебек.
- Тик минем бүтән начар буласым килми, сез миңа ышанмыйсыз, беләм, но мин дөресен әйтәм. Минем дә бәхетле булырга хакым бардыр бит? Үтенәм сездән, булышыгыз, әйе, үткәннәрне кичерү авыр, мин моны аңлыйм, тик мин үзгәрдем, дөресрәге, мәхәббәт үзгәртте мине. Минем Ришатка авырлык китерәсем килми, кирәк икән, мине утыртыгыз. Ришат кына бу афәттән котылсын иде, үтенәм, булышыгыз!
- Уйларга кирәк, нәрсә эшләп була, сез тагын кайчан очрашасыз?
- Ике атнадан.
- Ярый, мин китим, уйларга кирәк, ни кылырга, әлегә сез алар белән элемтәгә кермәгез.
- Сез әйткәнчә булыр, тик мин Ришат өчен куркам, алар бик усал, акчалар өчен барын да эшли алалар. Ничәдә кайта, кая бара, күпме акча күчерә - бар да билгеле.
- Ришатның эшендә аларга җиткереп торучы бар дип әйтергә телисезме?
- Әйе, бар, мин кем икәнен белмим, миңа әйтмиләр, болай предположение бар, бер көнне сөйләшеп утырганда: “её предупреди срочно” дип телефоннан шалтыратты, шуңа күрә хатын-кыз, диеп уйлыйм.
- Менә монысы яхшы, Ришат, син нәрсә уйлыйсың, озын куллы кем йөри икән синдә?
- Башыма сыймый, белмим.
- Уйла, әлегә мин китәм, сөйләшербез.
Илфат Искәндәрович чыгып китте. Бүлмәдә тынлык урнашты: икесе ике якта уйлана. Тынлыкны Ришат бүлде.
- Миңа да китәргә кирәк, син нәрсә эшлисең бүген? Бәлки кибетләргә барасың киләдер?
- Юк, рәхмәт, миңа берни дә кирәкми, мин азга да риза, тик син генә янымда бул. Минем Рәсимнәрне күрәсем килә, бер-бер хәл булса, гафу да үтенә алмыйм, үзем генә гаепле, тиле хатын. Гөлзидә бит минем улымны үз итте, үз улы кебек яратып үстерә, ә мин, ә мин нәрсә эшләдем, кансыз, ник мин шундый булдым икән, бәхетемне табар өчен, шундый зур сынау үтәргә туры килде. Ник, ник? Мин бит әле бала гына идем, Ходай мине нигә шундый кансыз ясаган соң?
- Тынычлан, үткән үткәндә калсын, иң мөһиме: син үз ялгышларыңны таный алгансың, мин Рәсим белән сөйләшермен, ул баш тартмас, дип уйлыйм.
Бүген кич сөйләшербез. Ярый, мин китәм, Әлфиягә кичкә 4 кешелек ашарга әзерләргә куш.
Ришат Раиләнең маңгаеннан үпте дә чыгып китте.
Көн бик озак үткән кебек булды Раиләгә. Сәгать җиде тулганда ишек тавышы ишетелде, Ришат кемнәр беләндер сөйләшеп керә иде.
Әйе, ул Рәсим белән Гөлзидәне, чыннан да, алып кайтты. Раилә таш кебек катып калды, ул адым да ясый алмады. Бу халәтеннән Ришат чыгарды.
- Раилә, без кайттык, кунакларны каршы ал.
- Исәнмесез.
Раилә кая карарга да белмәде, аның һәр сүзе калтырап чыкты. Тез буыннары да калтырый башлады, ул, егылам, дип куркып басып торды. Ришат килеп биленнән тоткач кына, Раилә тынычлана төште.
- Башта сөйләшеп алыйктыр, аннары ашарбыз, менә тормыш җиле тагын сезне очраштырды. Башта мин сөйлим, аннары Раилә, соңыннан сорауларыгызны бирерсез.
Ришат Раилә белән танышуын башыннан ахырына хәтле сөйләде, Раиләнең, чыннан да, үзгәрүенә ышануын да әйтте. Аннары Раилә бик авырлык белән генә нәрсәләр кичергәнен һәм бик үкенүен аңлатты.
- Гафу итегез, мин инде хәзер беләм сезгә авыр булуын, төрмәдә дә сезне ничек үтерергә икәнен уйлап яттым, тик Ришатны очраткач, аның эчкерсез яратуы миңа булышты. Мин аңлыйм, ләкин артка борылып карарга куркам, бик куркам, бернәрсәне дә үзгәртеп булмаганнан куркам.
- Хәзер нәрсә эшләргә уйлыйсың?
Гөлзидә бу сүзләрне Раиләнең күзенә карап әйтте.
- Мөмкин булса, мин улымны күрер идем, юк, мин аны алмыйм, җыенмыйм да, син аның әнисе, бары тик син генә, мең-мең рәхмәт яусын сиңа улымны кадерләп үстергән өчен. Аңа бер күзем белән генә карап алыр идем.
- Онытмаган булсаң, бер атнадан туган көне, бераз кунаклар дәшкән идек, сезне дә көтәбез.
Рәсим Гөлзидәгә, дөрес эшләдемме дигән кебек, карап алды, Гөлзидә акрын гына башын селкеде.
- Рәхмәт сезгә, ант итәм, мин берни дә эшләмим, бары карап кына алам, Ходай сезгә бары шатлык кына китерсен, мин күрсәткән кайгы-хәсрәт икеләтә бәхет бирсен сезгә.
- Ришат Әхмәтович, бәлки хәзер безне бераз ашатырсыз? Эчемдә бүреләр улый, ахыры.
Көлешә-көлешә бар да табынга утырды...
Көтеп алган көн тиз килеп җитте, ишектән адым ясап керергә курыккан Раиләне күргәч, Гөлзидә:
- Әйдә, тартынма, бар да ялгыша, иң мөһиме - дөрес карарга килеп, яңадан яши белү, хатаңны таныгач, хәзер җиңелрәк була, ышан миңа.
- Рәхмәт сиңа, син бер дә үзгәрмәгән, әле дә шундый назлы, итагатьле, сөйкемлесең, мин бераз куркам шул.
- Уз әйдә, уз, әнә улың басып тора.
- Юк, ул синең улың, кеше ишетмәсен, аңламаслар, кирәк тә түгел, ул беркайчан да мин аның әнисе икәнен белергә тиеш түгел, ант ит миңа.
- Ярый, белмәс.
Раилә, улын күргәч, куркып куйды, анда үзенең чалымнарын күрде. Маратны кысып-кысып кочаклыйсы килде, йөрәге урыныннан чыгам, дип сикерә. Менә ничек икән ул балаңны ярату, шундый рәхәт хис икән! Минем улым бар!
- Туган көнең белән, Марат!
Раилә улын кысып-кысып кочаклады. Маратның хәтта тыны кысыла башлады, Гөлзидә, моны күреп, акрын гына килде дә Раиләнең иңбашына кулын куйды. Раилә аңлады: артыгы китте. Аның башы әйләнде, ул, чайкалып китеп, аз гына егылмый калды.
- Нәрсә булды сиңа, әйдә аш бүлмәсенә, су бирәм.
- Беләсеңме, син, чыннан, бик бәхетле! Ходаем ул бәхетне синнән алмасын. Ник мин шундый хайван булдым икән? Үз улыңны кочаклау, аның яныңда икәнен белү дә җанымны эретте, ник, ник мин аны башта аңламадым икән?
Раиләнең күзеннән чишмәдәй яшьләре акты, ул үксеп-үксеп елады. Бүлмәгә Ришат керде.
- Нәрсә булды, Раилә, нишләдең?
- Яшь, җүләр чагым аркасында, ана назын күрмәдем, ә хәзер соң, бар да хәзер соң. Гафу ит, Гөлзидә, әгәр мөмкин булса, без киттек, миңа бик авыр, син инде ничек булса да аңлатырсың балага, Ришат, үтенәм, китик.
- Ярый соң, әйдә, минем исемемнән дә Рәсимнән гафу үтен. Чыннан, Раиләгә бик авыр шул, үзең аңлыйсыңдыр. Рәхмәт сезгә, Раиләгә мөмкинлек биргәнегез өчен.
Раилә юл буе елап кайтты. Ришат бер сүз дә дәшмәде, ул аңлый иде, чөнки аңа нинди зур юл үтәргә кирәк булган үзен аңлар өчен. Раилә, кайткач та, бүлмәгә кереп ятакка ауды. Аның күз алдында элеккеге тормышы әйләнеп йөрде, ничек кияүгә чыгуы, баласыннан баш тартуы, эчеп йөрүләре, Гөлзидәне ничек үтерергә теләве - бар да күз алдында. Раилә тагын үксеп елап җибәрде. Таң алдыннан гына бераз тынычланып йоклап китте.
Ришат Раиләне уятып тормады, ул аның төне буе елап чыкканын ишетте. Күрше бүлмәдә ятса да, ул да йоклый алмады, уйлансын, йөрәгән бушатсын дип, күрше бүлмәгә кереп ятты.
Раилә йокыдан торганда, көн уртасы иде. Аны телефон шалтыравы уятты.
- Красотка, син мине оныттың, ахры, ярты сәгать көтеп утырам.
- Гафу ит, йоклаганмын, хәзер килеп җитәм.
Раилә тиз генә җыенды да Ришатка шалтыратты.
- Мин очрашуга барам, нәрсә әйтим?
- Сөйләшкәнчә булсын, артыгын сөйләмә, аңламасыннар.
Тик Раилә нәрсә көтәсен белми иде шул...
Ришатта эшләүче секретарь кыз Илфат белән сөйләшкәнне тыңлап торган һәм дусларына сөйләгән иде...
- Нәрсә, бар да яхшымы, красотка?
- Әйе, тагы бер-ике атна, ул безнеке.
- Сине шеф күрергә тели, киттек.
- Мин бүген бара алмыйм, Ришат белән аның беренче хатыны күмелгән авылга кайтабыз.
- Соңрак кайтырсың, шалтыратса, хәзер кайтам диярсең.
- Мин...
- Булды, киттек, утыр машинага, әллә тыныч тормышта яшәп, безне оныттыңмы?
- Алай димәдем бит.
Раилә барып машинага утырды. Монда нәрсәдер үзгәргән, сөйләшүдән үк аңлап була иде. Нәрсә, әллә барын да беләләр микән, бәлки теге хатын сөйләгәндер, кем ул? Ришат бит әле кем сатып ятканны ачыклый алмады. Кем?
- Нәрсә уйга баттың?
- Шалтыратса, нәрсә әйтим, дип уйлыйм.
Тиз барып җиттеләр, шеф һаман шул беседкасында утыра.
- Ну сөйлә! Нәрсәләр булды? Нинди очрашулар көтә?
- Ярый, бар да әйбәт, ул мине үлеп ярата, бөтенесен дә сөйли, бары тик васыятьнамә әле уллары исемендә, бер-ике атна эчендә, минемчә, ул аны минем исемгә күчерер, дип уйлыйм, мин аңа бала көтәм, дидем.
- Да, шәп алдыйсың, ты чё, стерва, безне монда йоклап яталар дип уйлыйсыңмы? Мин барын да беләм, сыщиклар белүен дә, синең нәрсә эшләргә җыенуыңны да. Нәрсә, безне вокруг пальца хотела обвести?
Шеф басты да бар көченә Раиләнең битенә сугып җибәрде.
- Оныттыңмы нинди юлда йөргәнеңне? Без сине каян алып чыкканны? Исеңә төшеримме? Әгәр дә без сиңа тыныч кына утырып бетерсен, димәсәк, син әллә кайчан бу дөнья белән хушлаштың иде инде.
- Мин бит берни дә эшләмәдем, сез әйткәннәрне генә үтәдем, тагы нәрсә кирәк сезгә?
- Эшләдем, дисеңме?
Шеф тагы катырак сугып җибәрде. Раилә җиргә барып төште, авызыннан, борыныннан кан китте.
- Ни өчен, ни өчен, мин бары сез кушканнарны гына эшләдем бит, ни өчен?
- Синең сөйгәнең легавыйларга барып әйткән, каян белә ул аларны, ә? Син әйтмичә, боларны белмәс иде! Стерва, син үзеңә хөкем чыгардың, аңлыйсыңмы шуны?? Әле нормально гына яшәп ята идең, ә хәзер пеняй на себя. Рамил, ябабыз моны гаражга, аннары нишләргә икәнен күз күрер, әлегә иренә шалтыратырга кирәк, выкуп сорап. Бәлки бу стерва өчен түләр.
- Юк, кирәкми, тимәгез аңа, тимәгез.
- Яп авызыңны!
Шеф тагы каты итеп сукты, Раилә аягында басып тора алмады, егылды, җирдә яткан ташка башын бәреп, аңын җуйды.
- Алё, исәнмесез, Ришат Әхмәтович!
- Әйе, тыңлыйм, кем әле бу?
- Анысы сиңа кирәкми. Сиңа кирәге минем гаражымда ята.
- Аңламыйм сезне, аңлатыгыз әле.
- Синең сөекле хатының миндә, әгәр инде кирәк дип тапсаң, мин куярга кушкан җиргә бер миллион әзерлә дә куй, куймасаң, хатыныңны асфальт белән тигезлибез, бер көн вакыт сиңа! Көн узган саен бәя арта, синең акчаң күп, так что, безнең белән бүлешергә кирәк.
- Соң шулай тиз генә акча каян табыйм, ди, аңа вакыт кирәк!
- Җый, тап, белмим, короче, бер көн өчен 50% арта, аңладыңмы? Өч көндә үтәмәсәң, сөйгәнең бетә, понял?
Ришат ни эшләргә белмәде, тизрәк дусты янына китте.
- Миңа ни эшләргә, түләмәсәм, аны үтерәбез, диделәр.
- Ул бит үзе шул юлга баскан, моның шулай бетәсе билгеле иде инде.
- Юк, ул әйтмәсә, мин чыннан да аның исеменә күчерә идем бит бөтен милкемне, гомерем буе эшләгән эшем юкка чыга иде.
- Уйла, кем әйтергә мөмкин, без сөйләшкәнне кем белә?
- Беркем дә ишетмәде, бүлмәдә үзем генә идем, хотя, секретарь хатын Алсу, ул гына ишетә ала.
- Әйдә, хәзер аны монда чакырыйк.
Бер сәгать дигәндә, Алсуны эчке эшләр бүлегенә алып килделәр.
- Я, Алсу ханым, без барын да беләбез, ни өчен шундый юлга чыктыгыз, алдап маташмасагыз да була.
- Мин ничә ел Ришатны яратып йөрдем, хатыны үлгәч, мине күрер, бергә булырбыз, дип уйладым, ә ул, ул шул себеркене алып кайтты өенә, миңа нишләргә кала? Ачуым чыкты, шул вакытта аның турында сөйләп барырга, тикшереп торырга куштылар, зур акча тәкъдим иттеләр. Менә шунда ачу алырга җае килде.
- Кемнәр алар? Әйтегез, алар белән бергә паровозиком китәсегез килмәсә! Әгәр булышсагыз, условный белән калдырам, юк икән, өч елдан биш елга кадәр утырасыз.
- Мин әйтәм, тик мин исемнәрен белмим, иртәгә кафеда очрашабыз, мин аларга яңа проектның күчермәсен бирергә тиеш.
Ришат урыныннан ук сикереп торды.
- Хәшәрәт, шулай ук булырсың дип уйламадым.
- Мин бит сине яратам, ә син миңа төкердең, менә шуңа күрә үч алырга булдым.
- Мин сине хөрмәт иттем, ә син...
Ришат урыныннан ук торып китте.
- Я, сөйләгез, кая очрашасыз? Тагы нинди этлекләр эшләргә куштылар, мин сездән келәшчә белән сөйрәп чыгарырга тиеш мәллә бөтен сүзне?
- Яңа проект, ул кунакханәләрнең төп кәгазе, анда күпме акча китәсе дә, күпме төзелеш кирәк-ярагы кирәклеге дә язылган.
- Эх син, мин бит сине кунакханә директоры итмәкче идем, үз башыңа йөрисең бит, нәрсә җитмәде сиңа? Акчаны яхшы алдың, сәркатип кенә түгел, уң кулым урынына күрә идем, нишләдең син, нишләдең?
- Гафу ит, зинһар, теге хатынны алып кайткач, ачуым чыкты, яраттым мин сине, яраттым. Хатының исән чагында ук яраттым, тик әйтмәдем, эчтән янып-көеп йөрдем.
- Ярый, любовь-морковь аннарыга калсын. Ришат, син акча җыйдыңмы? Безгә ул этләрне ябарга кирәк, тизрәк уйларга, ә сез вакытлыча кулга алынасыз. Нәрсә эшләргә сезнең белән? Әле бит, ябып куйсаң, тегеләр күзәтәләр.
- Мин качмыйм, ант итәм, мин сезгә аларны төрмәгә утыртырга булышам.
Раилә көч-хәл белән күзен ачты. Аның бите кан белән укмашып каткан, авызы-борыны шешкән, бик авырта иде. Ул яткан бүлмәдә бер чатта кара шкаф, кечкенә генә өстәл, ике урындык тора, бүлмә диварлары зәңгәрсу төскә буялган, киштәләрдә төрле машинага ремонт ясарга кирәк җиһазлар тезелгән. Әйе, Раилә машина гаражында, цемент белән катырылган идәндә ята.
Иске матрас булса да куймаганнар, туңдым, бик туңдым, этләр, тагы ни эшләрләр икән, мине нәрсә көтә? Әни дөрес әйткән шул: таудан төшәргә җиңел, ә менә менүе бик авыр, шулай кешене дә түбән тәгәрәтүе җиңел, ләкин үзеңнең гаепле түгел икәнеңә, начар уйда булмаганыңа ышандыруы бик авыр, дия иде. Әйе, барына да үзем гаепле. Нигә кирәк иде, үземне үзем таудан тибеп төшердем.
Йә Ходаем, нигә мине сыныйсың? Әйе, күп кабәхәтлек эшләдем, белми түгел, белеп эшләдем, яшьрәк чакта иптәшләрем алдында үземне бик текә күрсәтәм, имеш, шуннан, майлы табада шуган кебек, бик тиз чүплеккә барып төштем. Үз тормышымны җимерүем җитмәгән, кеше тормышын бозарга теләдем, Рәсим белән Гөлзидәне күпме аптыраттым. Газиз баламнан баш тарттым, нинди хатын мин? Тәслимәнең дә балаларын сатарга маташтым, рәхмәт яугыры, мин тиледән китеп котылды, кая икән ул хәзер?
Я Ходаем, минем аркада авырлык күргәннәргә исәнлек-саулык, бәхет бир, берүк мине гафу итсеннәр иде. Мин үзем генә гаепле, бары тик үзем генә. Нишләргә хәзер? Ничек Ришатка булышырга? Монда ятып ни эшли алам соң? Бөтен җирем авырта. Нишләргә? Нәрсә уйлап табыйм икән?
Ришатка гына зыян салмасыннар. Үз гомеремдә мәхәббәт тәмен татый башладым. Нинди татлы хис! Хәзер аңлыйм мин Рәсим белән Гөлзидәне, әйе, аңлыйм, ярату ул сөекле кешең өчен үз гомереңне җәлләмичә бирү, бигрәк җүләр булганмын бит, аракы бөтен акылымны алып бетерә башлаган. Ничек яшәгәнмен бит, үзем дә куркам. Артка борылып, искә төшерә башласам, шаклар катам. Ничек мин упкынга төшеп җиткәнмен икән? Ничек?
Яшәүнең тәмен генә белә башладым, үткәндәгеләр кире кайтып, киләчәгемне җимерә башлады. Юк, юк, юл куймаска, ни булса да уйлап табарга кирәк!
Раилә тагын уйларына бирелеп йокыга талды.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова

Читайте нас: