Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
13 март 2021, 15:00

ҮКЕНЕРГӘ СОҢ БУЛМАСЫН

Ундүртенче өлеш.

Әсәр кыскартып бирелә.
Райлә үз уйларына бирелеп тагын йокыга китте.
- Тор! Нәрсә дуңгыз кебек йоклап ятасың? Тор, диләр сиңа.
- Кирәк бит, тыныч кына ятарга да ирек бирмиләр. - Раилә үзен капкынга эләккән тычкан кебек хис итә, әйе, тычкан, ул берни дә эшли алмый, хәле дә юк, ничек каты кыйнаганнар, селкенәсе дә килми. Бөтен җире авырта, ул үзенең беренче мәртәбә дөньяга ник туганына үкенә башлавын аңлады.
- Тагы нәрсә кирәк сезгә, этләр?
- Әле телләнергә хәлең калдымы?
Сакал-мыек үстергән ир-ат Раиләгә каты итеп сугып җибәрде.
- Тор әйдә, хәшәрәт, шеф дәшә.
- Нәрсә, юк кына хатыннан башка, үзегезнең кыңгыр эшләрегезне башкара алмыйсызмы әллә? Кишка тонка, да?
- Сиңа нәрсә, тукмак җитмиме, тагы өстәргәме?
Сакаллы адәм, янәдән Раиләгә сугып җибәрергә теләп, кул күтәргән иде, икенчесе туктатты.
- Тукта, ул шефка исән килеш кирәк, ә син, карачкы, тор да телләнмичә генә атла, башкача үзем тукмаклап атам.
- Нәрсә, курчак, уяндыңмы? Хәлең ничек?
Шеф, Раиләгә усал гына карап, урындыкка ишарә ясады. Раилә килеп утырды.
- Мөмкин булса, су бирегез, чәй булса яхшырак, бик туңдым, нәрсә өчен кыйнадыгыз? Мин бит сез әйткәннәрне эшләдем, ә сез мине кыйнадыгыз. Җитмәсә таш идәнгә бәргәнсез, иске әйберләр ыргытсагыз да була иде,- диде бераз булса да вакыт уздырырга һәм ничек булса да кем сатканны белергә өметләнеп. Сөйләштерергә исәбе иде, барып кына чыксын, аннары ничек булса да Ришатка хәбәр итәсе иде, тик Раилә әле аларга бары да билгеле икәнен белмәде шул.
- Син нәрсә, әллә безне җүләрләр дип уйлыйсыңмы? Безнең күпме планнар бар иде, ә син, хайван, барын да боздың, аңлыйсыңмы шуны? Син үзеңнең нинди дәрәҗәдә калуыңны беләсеңме? Нишләргә синең белән? Синең аркада мин күпме акча югалттым, үз гомереңдә дә аны түләп бетерә алмыйсың, сине үтерсәм - син җиңел котыласың, үтермәсәм, утырталар сине, мин тагы бернисез калам, в придачу әле синең аркада мине дә утыртырга мөмкиннәр.
- Шеф, давай үзем прикончу, сез кулыгызны буямагыз! - Сакаллы, очынып, Раиләгә таба бара башлады.
- Фильтруй базар, әлегә барын да мин решаю, или син үзеңне миннән өстен тотасыңмы? Раилә артыннан үзең китүең бар.
Шеф, акрын гына торып, сакал янына килде.
- Кара аны, телең тыймасаң, син дә бу дөньядан китә аласың. Бу арада артык кәперәеп киттең, көтүдә үгез бер генә була, һәм ул мин, берничек тә син була алмыйсың, аңладыңмы?
- Гафу итегез, шеф, мин сезне үпкәләтергә теләмәдем, красотка артыгын әйтте, шуңа гына ачуым чыкты, хатам бүтән кабатланмас.
- Ярый, бар, чәй белән нәрсә булса да капкаларга алып кил, ашагач юынсын, чиста киемнәр кидерегез, бераз рожасын карасын, аннары мине дәшәрсез.
Раиләнең ашаганда да, юынганда да уйлары бер булды: тагы ниләр уйладылар? Нишлиләр? Нигә миңа чиста киемнәр кияргә? Ришатка гына бәйләнмәсеннәр иде! Нәрсә эшләргә өлгерде икән? Ничек белергә икән хәбәр биреп торучы хатын-кызны?
Шеф килгәндә, Раилә киенгән, чәчләрен тараган, бераз кеше рәтенә кергән иде.
- Нәрсә эшләргә җыенасыз?
- Телең ачылдымы? Курыкма, әлегә кыйнамыйбыз.
Артта басып торган иргә өстәп:
- Бас, фотосурәткә төшерегез, сөйгәненә җибәрергә кирәк. Әгәр дә өч көн эчендә акча булмаса, хатыныңны телемләп җибәрәбез, дип языгыз. Бүген Алсуга бирегез, акрын гына хуҗасының өстәленә куйсын. Тагын онытмагыз: без үзебез элемтәгә кермичә, очрашу эзләмәсен, бу бик куркыныч, аның артыннан да күзәтүләре бар. Әлегә ул безгә кирәк, сак булсын, бераз акча бирегез, телен тыеп торырга кушыгыз, әлегә бернәрсә дә эшләмәсен. Көндәлек эшеңне генә эшлә, сак бул, дип аңлатыгыз, короче, сез беләсез.
- Ә красотканы кая куярга?
- Пока эчтәге бүлмәгә кертеп бикләгез, катып үлмәсен, кыйнамагыз, ул әле кирәк, болай да карарлыгы калмаган, үлеп китсә, акчага да алыштыра алмабыз.
- Сез акчаны түләр дисезме, ул бит Раиләнең кем икәнен хәзер белә, андый чибәрләр күп, белә торып, төрмәдән кайткан хатын белән торыр дип уйламыйм.
- Сиңа уйларга кирәкми, уйларга мин бар, синең эшең - мин кушканны җиренә җиткереп эшләү.
Бес башын иеп китеп барды. Раиләне төртеп янә бер бүлмәгә кертте дә:
- Тавышыңны чыгармыйча гына ят, кич ашарга кертәм, хаҗәтеңне эшләргә кирәк булса, ишеккә шакы.
- Монда одеал да юк бит. Зинһар, бирегез, мин гаражда туңдым, әгәр авырсам, шефыңа ошамас.
- Ярый, хәзер китерәм.
Раилә бүлмәдәге бердәнбер караватка килеп утырды.
Нишләргә? Ничек кенә Ришатка булышырга, бәлки бу Бес дигән белән сөйләшеп караргадыр? Хәзер инде ул Алсуның сатлыкҗан икәнен белә, ничек сүз башларга? Күренеп тора: Бес белән шефның аралары бик начар, алар бер-берсен бер дә өнәп бетермиләр. Ничек сүз башларга?
- Менә сиңа одеал, мендәр, монысы су, кич ашарга китерәм. Тының да чыкмасын.
- Рәхмәт сиңа, бу эт оясында яхшы кеше бар диеп уйламаган идем. Шефың да сине яратмый икән, күренеп тора, һаман сине сүгәргә генә тора.
- Үзеңне бел, мин бу юлга ялгышлык белән бастым, ә син туганда шундый булган.
- Юк, мин дә ялгыштым, яшьлек хатам, әйе, сазлыкка батканымны сизми калдым, тик сазлыктан чыгара булышырга теләүчеләрне үзем борып җибәрдем, белмим, ничек әйтергә, җүләрлекме, хайванлыкмы? Тик мин соң булса да аңладым шул, ә син әле яшь, барып чыкса, ике дә уйлама, бу сазлыктан чыга алсаң, чык, кешегә ачу иткән булсаң, ачу саклама, мин дә ачудан башладым. Олылар юкка гына әйтмиләрдер: исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, диеп. Әйе, кеше үлгәч, кире кайтарып булмый, исән чакта гафу итә белергә кирәк, аңлый белергә. Мин хәзер аңладым күпме хата кылганымны, соң булса да аңладым, артка борылып карадым да бик курыктым, кире кайтара алмаслык күпме зыян ясаганымны. Мине каргап, әти-әнием үлеп китте, күпме күз яше түктеләр, ә мин, ә мин нишләдем, төкердем аларның күз яшьләренә, әйе, хәзер миңа бик авыр, тик әти белән әнине кире кайтара алмыйм шул.
Раиләнең күзеннән елга кебек яшьләре акты.
- Тыңла сүземне, син әле яшь, минем хаталарны кабатлама, кирәк булса, мин сиңа булышам, минем ирем бик яхшы кеше, ул аңлар, булышыр, ул мине дә аңлады, нинди икәнемне белә торып, миңа шанс бирде, син бит үзең әйттең ялгыштым дип, ялгышны төзәтеп була, тик соң булмасын.
- Миңа нотация укыма, белермен! - Егет ачу белән ишекне ябып чыгып китте.
- Әйе, бу малайның башын әйләндереп була, күренеп тора, ул әле уйланачак, кире килеп сөйләшәчәк, тик озак кына уйламасын.
Егет озак көттермәде.
- Менә сезгә ашарга китердем, туалетка чыгасыгыз килсә, барып килегез.
- Әйе, мөмкин булса, башта барып килик.
- Сез әйткәннәрне баштан чыгарып булмады. Әгәр мин сезгә булышсам, чыннан да, миңа булышасызмы? Минем төрмәгә утырасым да, үләсем дә килми, әти былтыр үлде, ә әни белсә, белмим нәрсә була. Мине дә шул борчый: сез әти-әниегез турында әйткәч, мин дә уйландым.
- Акрын, безне тыңларга могут, обратный юлда сөйләшербез, әлегә берни дә әйтмә.
Алар акрын гына урамдагы туалетка килеп җиттеләр. Кире юлда яңадан егет сүз башлады.
- Нишләргә соң миңа? Белмим, бу шайкадан бик чыгып булмас шул! Үзең беләсең, аларны сатучыларга ни була, сине нәрсә эшләттеләр?!
- Сине, без нәрсә инде син дип сөйләшәбезме? Значит, син миңа ышанасың, бу бик мөһим.
- Өмет бар, тик...
- Мин алдамыйм, үз гомеремдә мин күп хата ясадым, хәзер үләр алдыннан бераз булса да яхшылык эшләп калдырасым килә.
- Сезнең өч көнегез бар...
- Тагы сезме?
- Синең өч көнең бар, иреңә хат җибәрәләр, әгәр өч көндә акча булмаса, башта бер, аннары ике бармагыңны кисеп җибәрәләр, аннары...
- Беләм, инде үтерәләр, тик минем яшисем килә. Бөтен авырлыклардан соң үз бәхетемне таптым һәм аны югалтасым килми. Зинһар, булыш миңа качарга, үзең дә минем белән кач, иремнең дусты тикшерүче, ул миңа да соңгы тапкыр ышанам, булышырмын диде, ул сиңа да булышачак.
- Тик нишләргә соң?
- Әле бераз вакыт бар, бик тә уйлап эш итәргә кирәк. Бик тә уйлап. Белсәләр, икебезнең дә баш бетә.
- Ярый, әлегә мин сезне биклим, икебезнең дә уйларга вакыт бар.
- Сезнең? Кабат?
Егет көлеп җибәрде дә ишекне ябып, юк булды.
Дөрестән дә, югалмас микән? Булышырмы? Раилә уйга калды.
— Син бүген бик иртә тордың, берәр нәрсә булдымы?
- Әйе, Ришат Әхмәтовичка хат җибәргәннәр, әгәр Раилә өчен акча түләмәсәң, башта бармагын, аннары икенчесен дальше тураклап җибәрәбез, дигәннәр.
- Йә Ходаем, Алла сакласын, безгә күпме җәфа китерсә дә, алай үлүен теләмәс идем.
- Чыннан да, мин дә җәлләп куйдым. Ришат Әхмәтовичның әлегә алар сораган кадәр акчасы юк, ул бөтен акчасын әйләнешкә кертте.
- Хәзер нәрсә эшли инде?
- Белмим, аның дусты бит тикшерүче, берәр җаен табар, дип ышанасы гына кала.
- Рәсим, минем дә бит синең белән сөйләшәсем бар.
- Беләм, мин кичә үк синең йөзең үзгәргәнен күрдем, нәрсә борчый икән дип уйладым, тик сорамадым гына. Вакыты җиткәч, үзе әйтер әле, дидем.
- Әйе, хәтерлисеңме, без эштән ике көнгә Казанга бардык, Рузалия Наилевна белән кибетләрдә йөрдек тә базарга керергә булдык. Шунда бер рәттә йөк ташучылар арасында мин абыйны күрдем.
- Гамил абыеңнымы?
- Әйе, мин карап торганны ул да күрде. Мин тиз генә борылдым да тизрәк чыгып киттек, тик ул мине таныды, бугай, нигәдер, мин автобуска утырып киткәнче, безне кемдер күзәтә кебек хис иттем.
- Курыккангадыр ул, сөйгәнем, тынычлан, чәй кайнады, әйдә чәй эчик, бәлки бераз тынычланырсың, куркуларың качар.
- Курку гына булса ярый да бит...
- Ярый, кил яныма, мин синең янда, безнең ике сандугачтай балаларыбыз бар, яраткан эшебез, дусларыбыз, синең мин бар, ә минем син һәм мин үземнең фәрештәмә тиючеләрнең башларын өзәм.
Рәсим кисәк кенә Гөлзидәне кочаклап алды.
- Йә, нишләвең бу?
- Мин сөйгәнемнең йөрәк ярасы ачылуын теләмим, күңелен күтәрергә телим.
- Ничек инде ул?
Гөлзидә елмаеп куйды.
- Хәзер күрсәтәм.
Рәсим акрын гына Гөлзидәнең чәчләреннән сыйпап, билдән аска төшеп китте, иреннәре белән әле ирененнән, әле битеннән, әле муеныннан үпте. Гөлзидә җан кергән кош кебек талпынып куйды, аңа иренең иреннәре тигән һәрбер җире рәхәтлек бирә иде. Тик ул кисәк кенә:
- Рәсим, балалар...
- Тсс, балалар йоклый, әле бик иртә.
Ул янәдән хатынын иркәләргә тотынды. Аның кулы иңбашыннан акрын гына шуып, бармакларга хәтле барды да яңадан өскә менде, иреннәре һаман да Гөлзидәне иркәлиләр иде. Битеннән акрын гына муенына төште, муеннан ике күкрәк арасына үрмәләде, бармаклары халат төймәсен ычкындыра башлады, Гөлзидә тынсыз калды. Ул Гөлзидәне күтәреп алды да йокы бүлмәсенә алып кереп, караватка яткырды.
- Мин сине әле һаман да беренче гашыйк булган көндәге кебек яратам, үлеп яратам, беләсеңме?- диде.
Гөлзидә, акрын гына:
- Мин сине күбрәк яратам.
Гөлзидә йокыдан торганда, Рәсим өйдә юк иде. Марат белән Назлыгөле нидер пышылдашып сөйләшәләр.
- Нинди серләрегез бар инде, пышылдашасыз?
- Әнием, без сине уятырга теләмәдек. Әти дә әниегезнең башы авырта, шауламагыз, төнлә начар йоклады, диде.
- Башың каты авыртамы?
Гөлзидә елмайды, кара, нәрсә әйткән бит балаларга.
- Юк, кызым, бар да тәртип, ә нигә сорыйсың?
- Әнием, абый белән зоопаркка барасы килә, күптән барган юк бит, барыйк инде, бүген син дә өйдә, әти дә озак тормыйм, әниегез уянганчы кайтам, диеп әйтте.
Назлыгөл сүзләрен әйтеп бетерүгә, ишек тавышы ишетелде.
- Доктор Айболит кайтты, хәзер сөйләшербез.
Гөлзидә көлеп иренә карады:
- Аңламадым, нигә әле мин доктор Айболит?
- Мине төнлә дәвалагансың бит, хәзер башым авыртмый.
Рәсим көлеп үк җибәрде дә Гөлзидәнең колагына гына:
- Нәрсә әйтергә иде соң, әниегезне мин йоклатмадым, шуңа йокысы туймады, уятмагыз, йокласын, дипме, - диде дә битеннән үбеп алды. Гөлзидә иренә карап елмайды.
- Ә сез нәрсә пышылдыйсыз, әйт, әти, әни бит бездән сорады.
- Кызым нәрсә әйтсә, шул булыр, дип әйттем.
- Урааа, абый, киенәбез, киттек!
- Тукта, тукта, ашыкма, әтиең кайтты гына, ашап алыйк, тиз генә кайтып булмас, ашыйсыгыз килер. Гулять так гулять, паркка да барырбыз.
- Әни дөрес әйтә, күптән бергә ял иткән юк.
Марат килеп әнисенең битеннән үпте.
- Рәхмәт, әнием, ты самая лучшая, классная, мин сине яратам.
- Юк, супер классная, диген, әти дә супер.
Назлыгөл сүзен дә әйтеп бетермәде, Рәсим кызын кочып алды да:
- Артык мактамасагыз да без сезне бик яратабыз, шулай бит, әнисе, бик яратабыз.
- Үз баласын яратмаган әти-әни бармы ул? Ярый, әйдәгез, чәй булды, чәй эчик тә юлга.
Көлешә-көлешә чәй эчеп, бар да җыенып, ял итәргә киттеләр.
- Әни, ә кая филләр? Минем фил күрәсем килә.
- Кызым, фил бик зур, аларны безнең районнарга алып йөрергә бик кыен, махсус машина кирәк, шуңа алып килмәгәннәр. Әйдә, болай сөйләшик, әлегә әтиеңнең эше күп, эшләрен җайлагач, Казандагы зур зоопаркка барырбыз, циркка керербез, ризамы?
- Да, да, да, ура, без Казанга барабыз, абый, ишеттеңме? Әти ял алгач, Казанга барабыз! - Назлыгөл абыйсын кочаклап алды.
- Ишеттем, яхшы булыр иде, әти, базарга керербез әле, Айратлар яхшы кәшәкә алганнар, анда арзанрак та һәм сайлап алып була, ди.
- Ярый, улым, керербез. Тагы нәрсә кирәк, шайбасыдамы?
- Мин әйтергә теләмәгән идем, яхшы булыр иде инде, шайбасын да алсак.
- Алырбыз, улым, барын да алырбыз, берәр атна түзегез, ярыймы?
Көне буе йөреп, арып-талып кайтып керделәр, Назлыгөл бигрәк тә арган булган, машинада ук йоклап китте, Марат та, әти-әнисенә рәхмәт әйтеп, йокы бүлмәсенә керде.
- Чыннан да, мин дә ардым, күптән болай күңел ачканыбыз юк иде.
Гөлзидә, Рәсимнең иңбашына кулып куеп:
- Эш бит, эш. Нишлисең бит, менә әле Казанга барырбыз, диеп сүз бирдем.
- Ярый, бераз балаларга киемнәр, мәктәп кирәк-яраклары алырбыз.
- Шулай эшләрбез.
- Чәй эчәсеңме?
- Юк, борчылма, мин дә ардым, иртәгә иртә торырга. Ришат Әхмәтовичның хәлләре ничек икән, белергә кирәк.
- Әйе, ул безгә бик булышты, яхшы булмас, аңа кирәк чакта янында дуслары булмаса, бик авыр булыр.
- Рәхмәт, сөеклем, мине аңлаганың өчен, юкка гына сиңа өйләнмәгәнмен икән, син моны тагы бер тапкыр расладың!
Рәсим, көлеп, хатынын кочаклап алды да:
- Әйдә, без дә йоклыйк.
Рәсим эшкә барганда, Ришат Әхмәтович инде анда иде.
- Исәнмесез, Ришат Әхмәтович, нинди яңалыклар бар? Мин сезгә ничек булыша алам? Яки берәр эшегез бармы?
- Яңалык юк, без Алсуны гына әлегә кулга алдык.
- Аңламадым? Алсуны кулга алдык, дисезме?
- Әйе, ул, минем бөтен проектларымның копиясен ясап, үзенең кабәхәт дусларына биреп яткан, телефоннан сөйләшкәнне дә җиткергән, хәзер аның аркасында Раиләне бикләп тоталар, белмим нәрсә эшлиләрдер.
- Илфат Искәндәровичтан хәбәр бармы соң? Ул нәрсә эшләргә җыена?
- Белмим, бүген сөйләшмәдек, ул иртән шалтыратам, дигән иде.
Ришат әйтеп тә бетерде, бүлмәдә телефон шалтырады.
- Әйе, тыңлыйм, Илфат, синме?
- Бес бу.
- Нинди Бес тагын?
- Мин сезгә Раилә кушуы буенча шалтыратам. Әгәр мине төрмәгә утыртмасалар, сезгә булышырга әзермен, уйлагыз. Бер сәгатьтән кире шалтыратырмын.- Я, кем инде ул, нәрсә сүзсез калдыгыз?
- Миңа тиз арада Илфатка шалтыратырга кирәк.
- Юк, барып сөйләшегез, монда бик куркыныч, тыңлап торучылар күп.
- Әйе, дөрес әйтәсең, әйдә, минем белән бар, барын да шунда сөйләшербез.
Кисәктән генә ишек шакылдатуга Илфат сискәнеп китте.
- Керегез.
- Нихәл, Илфат, бу мин әле, сиңа мөһим сүзем бар.
- Нихәл, Ришат, алай ук официально кермәсәң дә була иде, дустым, я, ярый, яңалыклар бар, ахры.
- Әйе, миңа ниндидер Бес шалтыратты, хәбәр җиткерде.
Ришат, ноктасын да калдырмыйча, Бес белән сөйләшүне бәян итте.
- Бес, Бес, кем икән ул, минем андый кушаматлы кеше ишеткәнем юк, бер бар иде мин яшь чакта, тик ул инде күптән вафат, монысы кем икән?
- Бәлки аның улыдыр? Киноларда бит әтисенең кушаматын алалар, - дип өстәде Рәсим.
- Син дөрес сөйлисең, картотекадан тикшереп карарга булыр.
- Нәрсә эшлибез соң? - Сораулы карашын Ришат Илфатка төбәде.
- Ул бит сиңа шалтыратам дигән, көтик, күпме вакыт үтте?
- Бер сәгатьтән дигән иде, инде ике сәгать үтте.
- Нигә шалтыратмый икән? Бандитларның күз буяр өчен бер юлы гынамы икән бу, кем белсен аларны? - Илфат, телефон янына килеп, архивтан элеккеге Бесның эшен алып килергә кушты. Озак көттермичә, кәгазьләр инде өстәл өстендә ята иде.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова

Читайте нас: