Авыл тормышы
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
15 март 2021, 16:10

ҮКЕНЕРГӘ СОҢ БУЛМАСЫН

Уналтынчы өлеш

Әсәр кыскартып бирелде.

Кич җиткәне сизелмәде дә. Рәсимнәр кайтканда инде төннең икенче яртысы була иде, ярый әле иртәгә эшкә түгел.
Гөлзидә күзләрен ачканда, якты иде инде. Ул иренеп кенә торды да аш бүлмәсенә китте. Андагы сәер тавышлар бераз Гөлзидәне аптырарга мәҗбүр итте. Бүлмәнең ишеген ачкач, аптырап калды.
Рәсим, Марат, Назлыгөл, акрын гына сөйләшеп, өстәл әзерлиләр . Өстәлдә нинди генә ризык юк!
- Мин әкияткә эләктем, ахрысы?
- Юк, әкият түгел, әнием, хәерле иртә!
- Нәрсә булды сезгә?
- Сөеклем, без сиңа сюрприз ясарга булдык, алайса һаман эш, эштән кайткач, идән юасың, кер юасың, ашарга пешерәсең, калганын санап тормыйм. Менә бүген без сине ашатырга булдык.
Рәсим елмаеп хатынына карады.
- Каян алдыгыз инде шул хәтле ризык?
- Без әти белән иртүк кибетләргә чыгып кердек, утыр, әнием, кунак бул. - Марат, әнисенең кулыннан тотып, өстәл янына алып килде.
- Рәхмәт сезгә, мин чыннан да бик шат, сюрпризыгыз бик тә ошады.
Дүрт кешелек гаилә көлешә-көлешә чәй эчте. Тормыш әкрен генә үз җаена таба атлый башлады.
Менә көтеп алган көн килеп җитте. Рәсимнәр гаилә белән Казанга кием-салым алырга юл тотты. Иң беренче кечкенә кызны карадылар, янәсе, ул кечкенә, соңрак алсак үпкәләр, чират Маратка җитте.
- Улым, менә кара, үзең сайлап ал, аннары бүген безнең эш машинасы монда, туган көнеңә скутер алырбыз.
- Әти, чынмы? Рәхмәт, мин күптән хыяллана идем.
- Соң ник әйтмәдең инде?
- Кыйбат ич.
- Улым, әтиең сиңа ала иде бит, ник әйтмәдең инде? Әйдә, болай сөйләшик. Бүтән яшерен хыяллар, теләкләр булмасын, без бер гаилә, димәк, барлык әйберне бергә уйлыйбыз һәм тормышка ашырырга тырышабыз, ризамы?
- Әйе, сүз бирәм.
- Ярый, сайла таягыңны, әле чалбар да аласы бар.
Барлык әйберне алып бетергәч, карбызлар алырга ашамлыклар сата торган якка керделәр.
- Нәрсә, стерва, килдеңме, күптән көттем, бери, чё заслужила! - дип бер адәм кесәсеннән пычак чыгарды, Гөлзидәгә таба кулын суза башлады, моны күреп, ишетеп торган Марат, әнисен төртеп җибәрәм дип, әнисе янынарак килде, тик бары“ах” дип кычкырды да җиргә ауды. Гөлзидәгә эләгәсе пычак Маратка тиде. Теге адәм күз ачып йомганчы юкка чыкты.
- Нигә, нигә алдыма кердең? - Гөлзидә улы янына тезләнде:“тор, тор!”
Рәсим ни булганын башта аңламады, аннары тизрәк ашыгыч ярдәм машинасы белән полиция хезмәткәрләрен чакырды.
Ашыгыч ярдәм машинасы тиз арада килеп җитеп, баланы хастаханәгә китерде. Милициядән кешеләр килгәндә, Рәсимнәр инде хастаханәдә иде.
- Исәнмесез, зыян күрүчеләр сез буласызмы?
- Әйе, минем улымны пычак белән чәнчеделәр.
- Кем икәнен беләсезме?
- Мин беләм, - диде Гөлзидә елый-елый, көч-хәл белән генә.
- Ул минем абый Гамил иде, мине көчләгән өчен күп еллар төрмәдә утырды, хәзер чыккан. Мин аны бер күргән идем, бәлки күземә күренгән генә, дип уйладым.. Ә бүген ул мине үтермәкче иде, тик улым мине төртәм, дип, аның пычагына килеп эләкте.
- Улыгызга ни булган, хәле ничек?
- Әлегә белмибез, операция бүлмәсенә алып кереп киттеләр.
Рәсим хатынын кырыйгарак алып килде дә:
- Мин Рузалиягә шалтыратам, килеп Назлыгөлне алып китсен. Аннары Ришат Әхмәтовичка хәбәр итәм, Илфат Искәндәрович белән сөйләшсен, ул безгә караганда кәгазь эшләрен күбрәк белә, бәлки кире какмас, ярдәм итәр.
Ришат тиз генә өенә кайтты.
- Раилә, җыен, Казанга барабыз.
- Иртәгә генә дигән идең бит?
- Рәсимнең малае бәлагә юлыккан, тиз, әле Илфатны да кереп аласы бар.
- Нәрсә булган соң?
- Пычак кадаганнар.
- Ничек инде, ул яшь бит әле, дошманнары да юктыр, нәрсә булды икән?
Райләнең йөрәген нидер чәнечкән кебек булды, ул тиз генә өстен алыштырды да— нәрсә булды икән? - дип кабатлады.
- Белмим, баргач бар да ачыкланыр, җыен.
Ришатлар Казанга килгәндә инде кич җитә башлаган иде, алар туры Марат яткан хастаханәгә килделәр, Рәсим коридорда арлы-бирле йөри.
- Нихәл, дустым, бик куркыттың, кая Гөлзидә?
- Ул Марат янында, реанимациядә.
- Хәзер Илфат та керә, ул урамда сезнең эшне алып баручы тикшерүчене күрде, аның белән сөйләшеп калды. Нәрсә булды соң?
- Гөлзидәнең абыйсы улыма пычак кадады, дөресрәге, Гөлзидәне үтермәкче иде. Марат, пычакны күреп, әнисен төртеп җибәрергә теләгән, тик үзе пычакка килеп кергән.
- Йә, Ходаем, нәрсә соң бу, ә, ник кенә тормыш шундый сынаулар бирә?Шунда Райләнең коридор буйлап китүен күреп— Раилә, син кая барасың?
- Гөлзидә янына барып киләм.
Рәсимнең сүзләреннән Раилә бик курыкты, аның аяклары калтырый, йөрәге дөп-дөп тибә. Ничек инде аның улы үлем белән көрәшеп ята? Реанимация тәрәзәсеннән күргән күренеш Раиләне бөтенләй аяктан екты, ул, үзе дә сизмәстән, идәнгә утырды. Караватта төрле аппаратлар, чыбыклар белән чолганып беткән Марат ята, карават янында идәндә Гөлзидә тезләнеп утырган, күзләре бер ноктага төбәлгән, ике кулы белән күкрәгенә ябышкан да таш кебек катып калган, әйтерсең лә аны катырып куйганнар. Раиләнең күзеннән үзеннән-үзе яшьләре тәгәри башлады. Ничек, ничек, Ходаем, син гел аны сыныйсың? Нигә? Ул бит болай да кайгыны күп күрде, нигә? Нигә?
Раилә ачыргаланып кычкырып та җибәрде. Нигә? Теге дөньяга кеше кирәк икән, мине ал, нигә син яшь балага шундый хәлгә җитәргә ирек бирдең? Аның бит бер гөнаһы юк! Нигә, әйт? Нигә? Китәргә кирәк икән, мине ал, үтенәм, минем гөнаһым бик күп, коткар баланы! - Раиләнең кычкырган тавышына Рәсим белән Ришат килеп җитте.
- Нәрсә булды, ник кычкырасың?
- Кара әнә, Гөлзидәнең үзенә табиб кирәк, Рәсим, бар, кер, алып чык аны аннан.
Рәсимнең дә, Гөлзидәне күргәч, бик курыкканы йөзенә чыкты, ул тизрәк бүлмәгә керде.
- Сөеклем, әйдә бераз чыгып тор, Марат аңына килгәч, сине бу хәлдә күрсә, куркыр, үтенәм, тынычлан, әйдә чыгыйк.
- Юк, мин улымны калдырмыйм, мин, мин үләргә тиеш идем, мин монда ятарга тиеш идем! Улым, улым, нишләдең, син үлсәң, мин нишләрмен, калдырма мине, мин синсез яши алмыйм, балакаем минем, үтенеп сорыйм, калдырма мине, ник, ник, син минем алдыма чыктың?
- Гөлзидә, булды, тынычлан әйдә, хәзер табиб килә, монда күрсәләр, сүгәрләр.
- Мин беркая да бармыйм, мин улыма кирәк, ул күзен ачканда, без монда булырга тиеш, белсен, без аны беркайчан да ташламаячакбыз, ишетәсеңме?
- Беләм, әйдә, әлегә чыгыйк, табибка да кереп сөйләшергә кирәк.
Рәсим акрын гына Гөлзидәне күтәрде дә коридорга чыкты.
Бер почмакта Ришат белән Раилә басып тора, Раилә кычкырып-кычкырып елый иде.
- Мин, барына да мин гаепле, гомер буе шулай: мин юлларына очрасам, аларның тормыш бозыла, минем аркада күпме кайгы-хәсрәт күрделәр, менә тагын мин, бары тик мин гаепле, тагын очраштык. Очрашуга, тагы яңа сынау, күпме була инде кешене сынарга?
- Тукта, син еласаң, мин еласам, Рәсим белән Гөлзидәне кем тынычландырыр? Әйдә, әнә табиб килә, нәрсә әйтер икән, әйдә, тиз барыйк яннарына.
- Сез әти-әнисеме? - Олы яшьтәге табиб Гөлзидә белән Рәсим янына барып басты.
- Әйе, без, иптәш табиб, нәрсә булган, безне өметләндерә аласызмы?
- Дөресен әйтәм, баланың хәле бик авыр. Пычак үпкәсен бик каты җәрәхәтләгән, үпкәсен алыштырырга донор кирәк, ике-өч көн эчендә донор булмаса, хәл тагы да катлауланачак.
- Хастаханәләрдә бит донор запасы булырга тиеш!
- Әйе, тиеш, тик туры китерүе бик авыр, җитмәсә ул бик күп кан югалткан, тиз арада кан табарга кирәк.
- Мин әтисе, миннән алыгыз.
- Группагыз туры килсә, мөмкин була, ничәнче группа сезнең?
- Ике, икенче группа минем.
- Юк, булмый, малаегызның бик сирәк очрый торган 2 группа отрицательный, бик сирәк була торган.
- Туктагыз! - Раилә кисәктән генә кычкырып җибәрде.
- Минем, минем 2 группа отрицательный, кирәк икән, чиләге белән бирәм.
- Әйдәгез, алайса тизрәк каныгызны тикшерик, бәлки кан салгач, үпкәгә донор табылганчы, баланың бераз булса да яшәргә мөмкинлеге булыр.
Табиб белән Раилә, тиз-тиз атлап, кан тикшерә торган бүлмәгә кереп киттеләр.
- Исәнмесез, дуслар, нәрсә хәлләрегез? - Ишектән Илфат Искәндәрович килеп керде.
- Әгәр донор таба алмасалар, бик мөшкел.
Гөлзидә тагы елап җибәрде.
- Тынычланыгыз, алла теләсә, бар да яхшы булыр.
- Кайчан, кайчан, нигә? Нинди гөнаһларым өчен Ходай мине җәзалый, әйтегез, нинди гөнаһларым өчен, нәрсә эшләдем мин, нәрсә, күпме түзеп була, күпме?
- Тынычлан, сөеклем, әйдә, утырып тор.
- Минем улымны күрәсем килә, минем аның янында гына торасым килә, зинһар, аңла мине.
- Аңлыйм, тик әлегә аның янына керергә ярамый.
Алар янына шәфкать туташы килде:
- Әйдәгез, мин сезгә тынычландыра торган укол ясыйм, апа, сезгә үзегезне кулга алырга кирәк, аңлыйм, бик авыр, тик сез улыгызга исән килеш кирәк, болай бик борчылмагыз, йөрәк өянәге тотарга күп сорамас. Улыгыз күзен ачса, ә сез башка бүлмәдә ятсагыз, без ни әйтербез? Үтенәм, тынычланыгыз.
- Ул дөрес әйтә, әйдә, бераз тынычлан.
- Ярый, тукта, табиб килә.
- Я, нәрсә, Раиләнең каны ярадымы?
- Әйе, инде улыгызга кан салалар.
- Ә донор, доктор...донор нәрсә соң?
- Эзлибез, Мәскәүгә хәбәр иттек, алла теләсә, өмет бераз бар.
Табиб китеп барды, Гөлзидәгә тынычландыра торган укол ясадылар, ул үзе дә сизмәстән йокыга талды.
- Йә, хәзер иркенләбрәк сөйләшеп була. Нинди хәбәрең бар, Илфат, тикшерүче ни ди?
- Кызганычка каршы, яхшы хәбәрем юк, пычак кадаучы юкка чыкты. Гөлзидә аны шунда йөкче булып эшләргә тиештер, диде, чыннан да, ул анда ике ай эшләгән, тик әлегә эшкә чыкмаган, аның кая торганын да, каян табып булуын да беркем белми, шунысы яхшы - кем икәнен беләбез.
- Хәзер нәрсә була инде?
- Тикшерәләр, элеккеге эшен күтәреп, фотосурәтен бөтен хезмәткәрләргә тапшыралар, автобус, трамвай кондукторларына да таратабыз, якын-тирәдәге кибетләргә дә сурәтен эләбез, бәлки кем булса да хәбәр итәр. Базарда эшләгәч, ул бик ерак тормагандыр, шуңа күрә өмет бик зур, алла теләсә, тиз арада табарлар.
- Рәхмәт сезгә, Илфат Искәндәрович, монда хәтле килгәнегез өчен.
- Ришат - минем дустым, ә син аныкы, җитмәсә мин сезне үзем дә бик яхшы беләм, рәхмәтне ахырдан, бар да җайлангач әйтерсең, алла теләсә, ярый, мин киттем. Полиция бүлегенә барам, белгәннәрне әйтермен, бәлки, булышыр.
Илфат тиз-тиз атлап чыгып китте.
- Раилә дә озак торды.
- Соң бит канны тиз алып булмый, коедан алган кебек, бәхетебезгә, ул булды әле, нишләгән булыр идек.
- Соң бит әнисе, менә ничек бит ул тормыш, дошман да кирәк була.
- Юк, Ришат Әхмәтович, ул дошман түгел, тормыш шулай иткән аны, ул агымсудагы кош кебек, суга төшкән дә кыйналган, каурыйлары юешләнгәч, я бер, я икенче якка бәргәләнгән - чыга алмаган, суга егылган зур агач төбен күргәч, көч-хәл белән менеп утырган, канатлары кибә башлагач кына, яр кырыена чыга алган.
- Син бигрәк, китап язучылар кебек әйттең, карап-карап торам да, син, малай, мин белгәнгә караганда да акыллырак, ахрысы, бу якларыңны белми идем әле, кеше башы белән кайгыга чумгач кына акылы өскә чыга, ахры.
- Белмим, Ришат абый, белмим.
- Менә монысы миңа ошый, по-братски, алайса һаман Әхмәтович, миңа бүтән алай әйтмә.
- Ярый, Ришат абый, безгә нишләргә инде?
- Әйдә, болай сөйләшик : минем барыбер Раиләне көтәсем бар, ә син бераз йоклап ал, аннары мин йоклармын.
- Яхшы түгел, сез...
- Абыеңны тыңла, олылар белә.
- Ярый, тик бер-бер хәл булса, мине шунда ук уятыгыз.
- Сөйләштек, бар, йоклап ал. Гөлзидә уянгач, аңа синең терәк булуын кирәк, ә ял итмәсәң, нинди терәк инде син? Бар, вакытны сузма.
Рәсим чыгып китте, Ришат коридорда урнашкан диванга барып утырды. Шактый вакыт үткәндер, Ришат табибны күрде, ул тиз генә Рәсим югында дөресен белим, дип сораша башлады.
- Өмет бармы соң? Дөресен әйтегез, мин аларның зур абыйлары.
- Нәрсә дип әйтим, әгәр дә донор тиз арада табылса, нәрсә булса да эшләп була, юк икән... Белмим, миңа бик кызганыч, тик өмет бик аз.
- Мәскәүдән хәбәр бармы соң?
- Әлегә андый юк, диделәр, эзлибез. Хәбәр бирербез, дип әйттеләр.
- Нишләргә соң, без нәрсә белән булыша алабыз?
- Белмим, әлегә бары тик көтәргә кала.
- Рәхмәт.
- Берни дә эшләп булмый, рәхмәтне соңыннан әйтерсез, ә без үзебезнең хәлдән килгәннең барын да эшләрбез. - Табиб китеп барды, Ришат янәдән диванга барып утырырга теләде һәм кырыйдарак тораташ булып басып торган Раиләне күреп:
- Син нәрсә, әйт, нәрсә булды, утыр тиз, йөзең качкан, утыр, утыр, хәзер мин сиңа бераз капкаларга алып киләм.
- Кирәкми, минем белән бар да яхшы, баш кына бераз авырта.
- Соң син кан бирдең, шуңа ул. —Мин барысын да ишетеп тордым, минем улым үләргә дә мөмкин. Шулаймы? Әгәр донор булмаса? Ходаем, Гөлзидә белсә, әйтергә дә куркам, ул нишләр? Кая әле Гөлзидә?
- Аңа укол ясадылар, әлегә палатада ята, йоклап китте, Рәсимне дә ял итеп ал, дип җибәрдем.
- Дөрес эшләгәнсең, аларга әлегә әйтмәскә кирәк, бәлки Мәскәүдән, донор таптык, дип хәбәр килер.
- Ярый, әйтмәбез, син утырып тор, ә мин сиңа ашарга алып килим, без булса да аякта булыйк, Рәсим белән Гөлзидәгә бик авыр хәзер.
- Ярый, бар, мин монда көтәм.
Ришат китте, Раилә үз уйларына чумып утыра бирде.
Үз гомеремдә беренче тапкыр кеше булып яшәрмен дигән идем, йә Ходаем, нигә шулай эшлисең? Мине җәзала, нигә Маратның гомерен өзәргә телисең?
Нигә Гөлзидәгә кайгы китерәсең, ул нәрсә белән ачуыңны китерде, аны ник борчыйсың? Ул бит кеше баласы өчен гомерен бирергә әзер, ул фәрештә, ә син аңа нигә тагы сынаулар бирәсең? Төрле уйларны башында йөртеп арыганлык үзенекен алды, Раилә елый-елый йоклап китте.
Ришат килгәндә, Раилә йоклый иде, ул аны уятып тормады. Акрын гына Гөлзидә яткан бүлмәнең ишеген ачып карады. Гөлзидә йоклый. Ришат үзе дә сизмәстән: әйе, чыннан да фәрештә кебек бит, елап шешенеп бетсә дә чибәр, мөлаем, сөйкемле хатын, бәхетле генә булсыннар, йә Раббам, донор гына табылса иде, дип теләде.
Рәсим килгәндә, Ришат Раилә янында утырган килеш йоклый иде. Ул акрын гына хатыны яткан бүлмәгә китте, тик Гөлзидә аннан чыгып киткән булып чыкты . Рәсим реанимация ягына юл алды. Тәрәзә янында, башын пыялага терәп, Гөлзидә басып торганны күреп.
- Нихәл, сөеклем, бераз җайландыңмы?
- Әйе, нәрсә, табибны күрдеңме? Нәрсә дип әйтте?
- Донорны бөтен җирдән эзлибез, әлегә юк, тик өметегезне өзмәгез, бар да яхшы булыр, диде.
- Алдама, аның кебек группалы кеше аз, өмет бар, тик бик аз, диде, мин барын да ишеттем.
- Мин сине бераз гына булса да тынычлансын, дигән идем.
- Миңа бик авыр, Марат үлсә, мин нишләрмен?
- Безнең әле Назлыгөл бар!
- Әйе, бар, аңа ни дип әйтербез? Ул бит абыйсын үлеп ярата.
- Син ашыкма әле, ике-өч көн бар, диде бит, бәлки табарлар, аннары бездән дә бәхетле гаилә булмас, ышан миңа, улыбыз гына терелсен.
- Мин куркам, бик куркам, ишетәсеңме? Улымны югалтырга куркам.
- Тынычлан, безгә хәзер үзебезне кулда тотарга кирәк. Марат аңына килсә, елаганны да күрсә, ул үзе дә куркыр, үтенәм, елама.
- Ничек тынычланыйм соң? Ул бит минем җанымның бер өлеше, ничек, әйт миңа? - Гөлзидә яңадан үксеп елап җибәрде. Ришат белән Раилә аларны ерактан гына тыңлап карап тордылар. Рәсим, аларны күреп:
- Ришат абый, сез кайтып ял итеп килегез, хәбәрләшеп торырбыз, без монда калабыз.
- Ярый, тик берәр яңалык булса, хәбәр бир.
- Бирермен.
Ришат кайтып китте. Раилә ашап та тормады, йокы бүлмәсенә кереп ятты. Ришат хатынының халәтен аңлый иде, шуңа күрә аны сораулар белән борчып тормады. Залга кереп, телевизор карады.
Раилә йоклап китә алмады, мең төрле уй йөрде, нишләргә? Ничек Маратка булышырга? Нәрсә эшләргә? Юк, мин беләм, мин үз гомеремдә дә мондый акыллы уйлар уйларга теләмәдем. Менә бит, әйе, мин шулай эшлим дә. Раилә ручка белән кәгазь бите алды да Ришатка хат язды, акрын гына торып киенде, зал ишегеннән Ришатка карады, ул йоклый иде.
- Яхшы әле, йоклый, төне буе йокламады бит, бер сүз дә әйтмим, ахырдан белер.
Ул хатны Ришатның каршысына куйды да акрын гына чыгып китте. Хастаханәгә килгәндә, Гөлзидә белән Рәсим реанимация каршындагы диванда утыралар иде, Раилә, аларга күренмичә генә, табиб бүлмәссенә керде.
- Керергә ярыймы?
- Әйе, керегез, сезгә ни кирәк?
- Минем бик мөһим сүзем бар иде, сез...
Раилә сүзен дә әйтеп бетермәде, ишек шакыдылар, шәфкать туташы:
- Илдус Фәритович, сез кирәк, баланың хәле авырайды, - диде.
- Хәзер керәм.
- Минем дә сүзем бик мөһим бит. - Раилә теләгән сүзен әйтеп бетермәде.
- Ишетәсезме, балага минем ярдәм кирәк, ә сез аннары да әйтә аласыз, авыру беренче урында.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Читайте нас: