Авыл тормышы
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
16 март 2021, 17:05

ҮКЕНЕРГӘ СОҢ БУЛМАСЫН

Унҗиденче өлеш.

Әсәр кыскартып бирелә.

Ришат торып басты да диван янындагы кечкенә өстәлдә хат күреп алды, тиз-тиз ачып укый башлады.
-,, Ришат акыллым, зинһар үпкәләмә, беләм, мин бу дөньяда бик күп хата ясадым һәм аларны мин, бары тик мин генә төзәтә алам. Сине күргәнче һаман уемда кабәхәтлек иде, тик син мине яхшы якка үзгәрттең, яратырга һәм яраткан кешең өчен җанымны бирергә әзер икәнемне мин хәзер аңладым. Мин сине үлеп яратам, элек бу сүзләрне син дә әйтерсең дисәләр, мин ул кешене үзем үк атар идем. Ә син миннән чын мәгънәсендә кеше ясадың, мин бу дөньяда яшәргә тиешле кеше түгел идем. Үләргә икән, ул минем улыма түгел, ә миңа, гафу ит бу адымым өчен, мин аны үтерергә теләмим, ул әле яшь, аңа яшәргә дә яшәргә, ә мин үкенмим, чөнки мин яратуның нәрсә икәнен белеп үләм. Сиңа бик кыен булыр, аңла мине, үтенәм! Минем, бу дөньядан киткәндә, үз гомеремдә бер яхшылык эшлисем килә. Күп язып тормыйм, вакыт бик санаулы, сау бул, үпкәләп калма. Раиләң."
Ришат, нишләргә белмичә, сикереп торды да кабалана-кабалана киенде дә хастахәнәгә ашыкты.
- Нихәлләр, дустым, нинди хәбәрләр бар?
- Әлегә тынлык.
- Раилә анализларын биргәнме, туры киләме икән? Ул миңа хат язып калдырган, башкача эшли алмыйм, Марат яшәсен, дигән.
- Әйе, без беләбез, аны күрдек, ул табиб белән безнең алда сөйләште.
- Гөлзидә кая?
- Ул Марат янында. Үтенәм, янында булса да утырыйм, дигәч, ризалаштылар.
- Кара, Илдус Фәритович үзе килә.
- Йә нәрсә соң?
- Ашыкмагыз, донор туры килә, тик бу бик катлаулы операция. Безгә пациентның ире яки туганнары ризалыгы кирәк, әгәр дә берәр фаҗига килеп чыкса, ул, баш тартмыйм, үтенеп сорыйм, үлсәм дә баланы коткарыгыз, дип гариза язды, тик без барыбер туганнары, ире белән сөйләшергә тиеш.
- Мин аның ире, тик мин, мин риза түгел.
Рәсим Ришатка кинәт карап куйды.
- Юк, дөрес аңлагыз, дөресен генә әйткәндә, чыннан да, риза түгел.
- Аңлатыбрак әйтегез, сез ни әйтергә телисез? Риза булмасагыз, без пациентканы кире чыгарабыз, бу уен эш түгел, аның белән бар да булырга мөмкин, тагы бер кат әйтәм, бик катлаулы операция.
- Мин риза түгел, тик мин ризалашмасам, Раилә мине мәңге дә гафу итә алмаячак, шуңа күрә минем чарам юк, дип әйтергә телим. Бирегез кәгазьне, кая кул куярга кирәк?
Ришат кул куйды, ә үзенең күзе тулы яшь иде.
- Мин, шулай кыен булыр дип, уйламаган идем, йә Раббым бер Ходаем , икесе дә исән-имин чыксыннар иде.
- Ришат абый, утыр, мә, су эчеп җибәр, безгә көтәргә генә кала.
Бераздан Гөлзидә килде.
- Нәрсә сөйлиләр, табиб кердеме?
- Әйе, операция иртәгә иртүк сигездә була, диде. Ничек кенә тагын төн үткәрергә, ничек?
- Елама, үтенәм, хәзер инде бар да алла кулында.
- Сеңелем, син бар, безгә кайтып ял ит, ә без Рәсим белән монда калабыз, иртәгә бик авыр көн, сиңа бераз булса да ял кирәк.
- Юк, мин беркая да бармыйм, Раилә турында нәрсә булса да әйттеләрме?
- Әйе, палатада ятачак, аны операциягә әзерлиләр.
- Сезгә бик авырдыр инде?
- Нишлисең бит, Ходай ни язса, шул булыр, аннан узып булмый шул. Ярый, мин сөйләшим әле, бәлки берәр бүлмә бирерләр, буш булса, безнең барыбызга да ял итәргә кирәк.
Операция нәкъ сигездә башланды. Сәгать караучы булмады. Кырыйдан карап торганда, коридор буйлап өч ят кеше йөри кебек иде, алар авызыннан ялгышып кына да бер сүз чыкмады. Коридорны аркылыга-буйга йөрделәр дә йөрделәр. Күпме вакыт үткәндер, ниһаять, табиб чыкты. Өчесе дә аның каршысына ташланды.
- Я, ничек? - диделәр беравыздан.
- Әлегә берни дә әйтә алмыйм. Операция уңышлы үтте, дисәң дә була, ә хәзер бары тик аларның үзеннән генә тора, ничек организм кабул итә.
- Рәхмәт сезгә!
- Рәхмәт әйтергә иртә әле.
- Тырышып караганыгыз өчен рәхмәт, өмет биргәнегез өчен чиксез рәхмәт сезгә.
Бик авыр булды аларга, ике көн табиблар Марат белән Раиләнең тормышы өчен көрәште, ике көн әле берсенең, әле икенчесенен хәле начарайды. Өченче көнне генә Илдус Фәритович:
- Аллага шөкер, бар да артта калды, болай булгач, чыннан да, өмет бик зур, хәзер инде рәхмәтегезне көтәм, - дип көлеп җибәрде.
- Хәзер инде без рәхмәт белән генә калмыйбыз Рәсим, киттек кибеткә, тәмлеләр алып кереп чәй эчерик, аларның бит ике көннән бирле яхшылап ашаганнары да юк.
- Кирәкми, анысы артык, без аны ашар өчен түгел, ә кеше тормышын саклар өчен эшләдек.
Ришат белән Рәсим барыбер тынлап тормадылар, чыгып киттеләр.
Ике көннән генә Марат белән Раилә янына керергә рөхсәт булды.
- Улым, нихәл, мин сине бик сагындым.
- Әни, нәрсә булды соң? Эчем бик тә авырта.
- Хәзер инде бар да артта калды.
- Миңа нәрсә булды, аңламый калдым.
- Сиңа пычак белән кададылар, үпкәңә зыян тигән, хәзер инде син Раилә апаң үпкәсе белән яшисең, аның каны синең тамырларда.
- Ничек инде, кеше үпкәсе белән яшәп буламы? Ә ул исәнме соң?
- Әйе, исән, кешедә ике өлеш үпкә, ә сезнең ул хәзер бер генә, икегезгә бер, яшәп була дип өметләндерделәр инде.
- Раилә апа шундый яхшы инде, ул бит безгә беркем түгел, ә үпкәсен җәлләмәгән.
- Ул - безнең дустыбыз.
- Әни, ул хәзер минем икенче әни кебек буламы инде?
Гөлзидә Рәсимгә карап алды да:
- Шулайрак, улым, аның каны да, үпкәсе дә синдә, сез хәзер икегез бер кеше булып яшисез, икегез бер кеше булып. Ярый, улым, бераз әтиең белән сөйләшеп ал, ә мин Раилә апаң янына кереп чыгам, минем улымны коткарганы өчен әле рәхмәт тә әйтмәдем.
- Әнием, озак торма, сез янымда булганда, минем бөтен авыруларым онытыла.
- Мин бик тиз.
Гөлзидә Раилә яткан бүлмәгә юл алды. Бүлмәдә Ришат Раиләнең кулын тоткан да кызып-кызып нидер сөйли иде.
- Керергә ярыймы?
- Әйе, кер, сеңелем, яхшы булды әле, үзен генә калдырасым килми, ә минем эшем бар иде, мин килгәнче, Раилә янында утырып тор әле.
- Яхшы, барыгыз, мин күпме кирәк, шул хәтле утырам.
- Рәхмәт, мин бик тиз.
Ришат ашыгып чыгып китте.
- Гөлзидә, беләм, синең дә сүзең бардыр, тик беренче мине тыңла. Мин бик гаепле сезнең алда, ә син мине кичер, үтенәм, хәзерге акылым булса... Ходай ник миңа элек шундый булырга язмагандыр. Сиңа рәхмәтем бик зур, минем улымны карап үстергәнең өчен, ана назы биргәнең өчен Ходай рәхмәтеннән ташламасын, аннары мин синнән Маратны алырга җыенмыйм, үтенәм, аңа да әйтмә, үткәннәрне искә дә аласы килми.
- Мин дә шуны әйтергә теләдем: үткән үткәндә калсын, син хәзер яңа тормыш турында уйла, үткәнгә борылып та карама, ирең яхшы, бәхетеңне кулдан ычкындырма, кешене хөрмәт итәргә өйрән, үзең хөрмәт итсәң, сине дә хөрмәт итәрләр. Ришатның балаларын яратырга тырыш, тора-бара алар да сине яратыр, хәзер бар да үзеңнән генә тора, аңла: бәхетле булыр өчен, син үзең дә кешене бәхетле итәргә тиеш. Бәхетле булырга омтылыгыз. Ришат абыйны кара, рәнҗетмә, ул синең өчен ут йотып йөри. Онытма, бар да үзеңнән тора. Сиңа да рәхмәт, үз гомереңне җәлләмичә, Маратка булышканың өчен.
- Юк, мин шулай эшләргә тиеш идем. Кечкенә чагында ук ана назы бирә алмагач, үзем үлсәм дә, баланы синнән аерасым килмәде, мин тапсам да, чын әнисе син һәм син генә барлык бәхеткә ия булырга тиешле бердәнбер кеше. Син фәрештә кебек. Мин ул синең алда баш ияргә тиеш, мин ул сиңа мең-мең рәхмәт әйтергә тиеш. Үз әнисе булмасаң да, син Марат өчен шундый нык борчылдың, сине беренче көнне күргәч, мин аздан гына һушымны җуймадым, синең кайгыруың ана кайгыруыннан да меңләтә артык иде, син...
- Булды, булды, шуның хәтле мине мактамасаң да була, ярый, йоклап ал, сиңа әлегә борчылырга ярамый, безнең сөйләшәсе көннәр алда күп әле, син бит безнең дустыбызның хатыны, шулай булгач, без әле очрашабыз. Ярый, мин Марат янына керәм, ә син йокла.
- Гөлзидә, рәхмәт һәм гафу ит.
- Мин сине инде гафу иттем.
Гөлзидә акрын гына бүлмәдән чыгып китте.
Гөлзидәгә барыбер авыр иде. Ничек кенә Раиләне гафу итәргә теләсә дә, йөрәге сыкравы басылмады, нигә? Ник соң аңа болай авыр? Ул бит кичерде, әйе, кичерде. Тик нигә соң һаман йөрәге сыкрый? Раилә аркасында күргән борчу-мәшәкатьләр һаман тынычланырга ирек бирми. Тагын хатирәләр басып алды. Ришат Әхмәтовичлардагы очрашу Гөлзидәне бик тетрәндерде. Ничә еллар дуслар булып, кунакка йөрешкән кеше мең хатын арасыннан Раиләне сайлаган? Ничек? Ул бит аяз көнне яшен суккан кебек пәйда булды. Ишектән кергәч, Ришат Әхмәтович хатыны белән таныштыра башлауга, Гөлзидәнен аяк астыннан җир убылды, ул чак кына егылмады, ире Рәсим кулыннан тотып калмаса, мөгаен, егылып та киткән булыр иде.
Шундый хатынны яратып буламы икән? Ничек инде акыллы ир Раиләнең үткәннәре белән кызыксынмаган? Гөлзидә күз алдына да китерә алмады. Ярату, ярату, ярату, каян ярата белсен ди инде Раилә? Ул ярату түгел, хөрмәт итү, кешене җәлләү дигән әйбернең дә нәрсә икәнен белми.
Ничек итеп Ришат Әхмәтовичның башын әйләндерә алды икән? Сүз дә юк, матурланып киткән, тик Ришат Әхмәтович үзе гел кешенең эчке матурлыгы, күңел тынычлыгы кирәк, тышкы матурлык түгел, дия иде, үз сүзенә үзе каршы килгән түгелме соң? Шундый акыллы ир ничек итеп үзен алдата алды икән? Барлык сорауларга да җавапны ул икенче очрашуда белде. Чыннан да, танышканда ул бернәрсә дә белмәгән. Раилә аны алдап йөргән, тик, өйләнешик дигәч, Раилә барын да сөйләгән. Чыннан да, үзгәрдеме икән, бәлки аның башка уй-фикерләре булгандыр, дип уйлады Гөлзидә. Теге юлы ирләр мунчага киткәч, Гөлзидә:
- Раилә, әйт, син, чыннан да, Ришатны яратасыңмы?
- Син ышанмыйсың инде, беләм, синең моңа хакың да бар, тик мин чыннан да үлеп яратам Ришатны, үлеп яратам, үтенәм, ышан миңа.
- Мин бик ышаныр идем дә бит, тик үзең беләсең, булган хәлләрдән соң ышануы бик авыр.
- Гөлзидә...
- Мин әйтеп бетермәдем, син үзеңне белгәннән бирле начар юлда йөрисең, әйт, ничек ышаныйк сиңа? Бәлки син әйткәнсеңдер Ришатка үз тормышыңнан бер-ике өлешен, ә күбрәк белсә, нишлисең? Син үз гомереңдә бер кешегә дә файда китермәдең, хәзер мин ничек ышаныйм Ришатка начарлык эшләмәссең дип, ничек?
- Мин барын да сөйләдем. Үз-үземне хәтерли башлаганнан көннән алып соңгы көнгә хәтле, бу бик авыр сөйләшү иде. Тик мин үзем дә аңламый калдым үземнең ничек үзгәрүемне, белмим, нәрсә булгандыр, ышанасыңмы, хәтта сүгенү сүзләрем каядыр юкка чыкты, ә мин, исеңдәдер, беркайчан да ул сүзләрсез сөйләгәнем юк иде. Беләсеңме, мин үзем дә куркам үзгәрүемнән, әкияттәге Көлкәй кебек.
- Тик Көлкәй акыллы кыз булган.
- Беләм, зинһар аңла инде, мин нишләргә белмим, чыннан, яратам мин Ришатны.
- Яратам дисең инде, яратуны нәрсә икәнен беләсеңме соң син? Ярату - ул кеше өчен бөтен җаның-тәнең белән аңа омтылу, яраткан кешең өчен гомереңне дә җәлләмәү. Кәефе китсә, нәрсә булды икән, дип аптырыйсың, күңелен күрергә тырышасың.
- Зинһар тукта, Гөлзидә, беләм мин хәзер, беләм. Нишлим соң? Мәхәббәт миңа бик соң килде. Нигә мин Ришатны элек үк очратмадым икән?
- Синең Рәсим бар иде. Әгәр чыннан да бәхетле булырга теләсәң, балага узгач булса да, син бәхетле булырга тырышыр идең, ә син үз балаңны, эт малаена санап, өеңнән куып чыгардың. Ник шунда тырышмадың? Улыңны да, иреңне дә ут йотарга мәҗбүр иттең.
- Ходай язгандыр аларга утлар аша үтеп, бәхетле тормышта яшәргә. Рәсим белән Маратның бәхете зурдан һәм ул бәхетне аларга син бирдең. Үтенәм: соңгы тапкыр ышан миңа, ант итәм, мин Ришатны бәхетле итәчәкмен.
- Телим, бик телим сиңа ышанырга. Ярый, карарбыз, Ходай сиңа мөмкинлек биргән икән үзгәрергә, мин кем соң? Тырыш, бик каты тырыш, синең үзгәрүең беренче үзең өчен кирәк.
- Рәхмәт сиңа, Гөлзидә, барысы өчен дә зур рәхмәт.

- Гөлзидә, берәр нәрсә булмагандыр бит, уйга калгансың, дәшкәч тә игътибар итмисең.
Рәсим, Гөлзидәнең иңенә кулын куеп, үзенә каратты.
- Юк, берни дә булмады, Раилә янына кереп чыктым да кайбер хатирәләр искә төште.
- Марат нәрсә анда?
- Үзгәреш юк, табиб вакыт кирәк, диде бит.
- Сиңа нәрсәдер булган, әйт, нәрсәләр уйлыйсың?
- Болай гына, мин..
- Гөлзидә, акыллым, бер-беребезне инде сүзсез дә аңларга өйрәндек. Нәрсә булды? Әйт, эчеңдә җыеп ятма.
- Мин белмим, Рәсим, белмим. Ни уйларга, ни сөйләргә, йөрәгем яна, беләсеңме, йөрәгем.
Гөлзидә, башын Рәсимнең иңенә куеп, елап җибәрде.
- Булды, булды, тынычлан. Һәр мәшәкатьне икәү җиңәбез, дип сөйләштек бит инде, нәрсә борчый сине? Аңлат зинһар, мондый халәттә сине күрү бик авыр.
- Нәрсә әйтим, я? Нәрсә? Инде тормышыбыз җайланды гына, матур яши башладык, дип уйлаганда гына, Раилә янә безнең тормышыбызга килеп керде, гомерем буе искә алырлык авырлык күрсәткән абый (абый дип әйтергә телем дә әйләнми) улымның эченә пычак чәнчеде. Я, нәрсә әйтим? Нәрсә кирәк тагы? Я Ходаем, никләр генә мине җәфалыйсың икән? Нинди гөнаһларым өчен миңа бу сынауларны бирәсең? Нишлим? Нишлим икән? Сабый чагымнан бирле сыныйсың! Инде тормышым җайлана башлагач, тагын да катырак сынаулар бирәсең, ни өчен? Ни өчен?
Гөлзидә Рәсимнең күкрәгенә суга-суга үксеп елады. Рәсимгә Гөлзидәне бу кыяфәттә күрү бик авыр иде, ул бары тик:
- Үтенәм, тынычлан, - дип кенә әйтә алды, аның үзенең дә күзенә яшьләре тулган иде.
- Что за сырость разводим? - Кисәктән әйтелгән сүзләргә Гөлзидә белән Рәсим борылып карадылар, Марат яткан палата ягыннан табиб килеп бара иде.
- Беренчедән, еларлык берни дә күрмим, икенчедән, сез шешенеп беткән йөзләрегез белән Маратны куркытасыз, өченчедән, бар да җайлана, сүз бирәм, сез монда әлегә кирәк түгел, кайтып китә аласыз, шәфкать туташы бик әйбәт, борчылмагыз, сезгә дә бераз ял кирәк.
- Юк, мин улым янында калам.
Гөлзидә борылып китә башлады, тик табиб каты торды.
- Кайтыгыз, дидем бит, Маратка укол ясарга куштым, ул йоклаячак, шуңа күрә сез кайтып, ял итеп килә аласыз.
- Ә донор хатын, аңа нәрсә булса да кирәкме?
- Юк, берни дә кирәкми, сау булыгыз.
Табиб эре-эре атлап китеп барды.
- Әйдә, чыннан, синең үзеңә дә табиб кирәк булачак, кызыбыз да көтәдер.
- Ярый, әйдә, иртәгә иртәрәк килербез.
Раилә бик озак йоклый алмыйча ятты. Ничек бу болай килеп чыкты соң? Кая җибәрде ул хатаны? Әти-әнисе кызларын үлеп яратты, сүкмәделәр,
Раилә үзе дә “4”, “5” ле билгеләренә генә укыды. Нәрсә булды. соң? Кай арада аның тормышы үзгәрде? Ник ул упкынга төшә башлавын сизмәде? Бәлки, сизәргә теләмәде? Кая югалып калды минем эчкерсез, назлы Раилә? Кечкенәдән иркәләнеп үсте. Әнисе кибеткә ипигә барырга сораса да йөгереп бара иде, чөнки ипидән калган акчага тәмле-томлыалды, бәлки шул ярамагандыр? 7 сыйныфта укыганда, авылга яңа гаилә кайтты. Нишләсәң дә, Казан каласыннан бит. Гөлшат белән Раилә уртак телне бик тиз таптылар, чөнки Гөлшат та бердәнбер кыз һәм алар бер партада утыралар. Кичләрен Раилә Гөлшат белән урамга чыга башлады. Тик шәһәр кызына тыныч тормыш ошамый, еш кына кибеттән сыра алдырып, малайлар белән бер төркемдә эчә. Раилә дә шул төркемгә эләкте, башта әти-әнисеннән куркып, әз-әзләп эчкәләп кайта, бәйрәмнәрдә күбрәк китә, әнисе сизенә башлагач: “Почему мне нельзя? Бөтен яшьләр шундый бит хәзер, я чё, хуже что ли?”-дип кенә әйтә иде.
Әти-әнисе кызны урамга чыгармый башладылар, Раилә генә әмәлен таба, тәрәзәдән сикерә. Нигәдер Раиләгә бу тормыш ошый, эчәсең дә рәхәтләнеп биисең, башта уй-хәсрәт юк, эчәсең икән - сине төркемдә хөрмәт итәләр, эчмәсәң, сине бозауга охшаталар, имеш, син беркем түгел. Раиләнең төркемнән төшеп каласы килмәде, эчеп, башы авыртып, дәресләр дә калдыра башлады, сүгенү сүзләре артты. Әти-әнисенең елап ялварулары да Раиләгә акыл кертмәде.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Читайте нас: