Ничек инде ул өйдә әти-әнисен саклап утырсын, ди, бар да бәйрәм ясап йөргәндә. Әнисе авырганда да, кызның авыру анасын карарга вакыты булмады. Ул исерек дуслары белән походка чыгып китте.
Шунда инде чын мәгънәсендә тормыш башланды. Алар ял иткән аланнан ерак түгел урнашкан авылдан тавыклар урлап пешереп ашадылар, эчәргә алырга акча беткәч, кырый йортларда торучы әбиләр йортын басып акча юнәттеләр. Бу алар өчен бер кызык кына иде, шул кызыктан алар тормышы үзгәрде, күбрәк акча кирәк була башлады.
Хәзер инде аларга хәмер эчәргә генә түгел, кием-салым алырга, сәгать, телефон, алтын - бар да кирәк, тик аның өчен алар кеше талый башлады. Мәктәптә дә Раиләдән читләшә башладылар, тик аңа барыбер, ул үзенең түбән тәгәрәвен белми шул. Яңа ел кичендә исерек дуслары белән бәйрәмдә Раилә үзенең иң мөһим әйберен - сафлыгын югалтты. Әйе, исереклек Раиләне упкынга төртеп төшерде. Ул берни дә аңламый, ата-ана үгетләүләре генә бушка. Көч-хәл белән мәктәпне бетереп, районга укырга китте. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми, дип, юкка гына халык әйтми шул.
Раиләгә дә акыл керми, дөресен әйткәндә, аның теләге дә булмый. Кыз өчен бу уен, вакыт уздыру була. Ничек инде ул дусларыннан калышсын, ди? Аңа аннары нәрсә әйтәләр? Нәрсә уйлыйлар аның турында?
Иң мөһиме әлегә шул иде Раилә өчен. Көн артыннан төн туа, атналар шулай уза. Раилә төркемдә өстенлек ала, яңа килеп кушылган, адашкан яшьләр өчен авторитет була.
Ул үзенең явызлыгы белән башкалардан аерылып тора. Ул әйткәнчә эшләмәсәләр, җәза бирә, җәзаны да сайлап, үзенчәлекле итеп башкара. Раиләгә үзара кушамат та табыла - ”Гестаповец”. Әйе, ул сугыш чорындагы гестаповецлардан аерылмый. Шулай бер көнне яңа килеп кушылган Тася, йорт басканда кайтып килгән хуҗаларны күрсә дә, хәбәр бирергә өлгерми һәм Гестаповец кулына эләгә. Тегесе инде шатлана: шәрә килеш баганага бәйли дә урамда калдыра, ә Тася йоклап китмәсен өчен, кырмыска оясын казып кайтып, аяк астына сала, оясы тузган кырмыскалар нишләгәнне күз алдынада китереп булмый шул.
- Раилә, ә, Раилә!
Ришат куркуыннан тиз-тиз атлап карават янына килде.
Ә Раилә күзләрен зур итеп ачкан да, тәрәзәгә карап, өнсез калган кебек ята. Ришат акрын гына Раиләнең кулыннан тотып:
- Раилә, нәрсә булды?
Раилә сискәнеп китте, янында Ришат торганны күргәч:
- Юк, берни түгел, үткәннәргә кайтып килдем, - дип елмайды.
- Сиңа кунаклар килде.
- Кем? Гөлзидә әле кереп чыкты гына, без бик озак сөйләштек, рәхмәт инде аңа, мине ташламады.
- Юк, бу минем улым белән киленем һәм оныгым Чулпан.
- Алар минем янга килдеме?
- Әйе, ә ник, ярамыймы?
- Мин бит борчу-мәшәкать кенә китерәм, шуңа алар мине күралмыйлар дип уйладым.
- Юк, бар да яхшы, әнә кереп тә баралар, елмай инде.
- Исәнмесез, Раилә апа! - Ришатның улы Рашат беренче килеп эндәште.
- Это чё? Минем әбика что ли? - Кечкенә Чулпан, бабасына карап, җавап көтте.
- Әйе, кызым, бу синең әбиең.
- Где ты была? Не приходила, что, ты нас не любишь?
- Кызым, әбиең авырый, шуңа күрә безгә килә алмады, - Рәмзия кызын күтәреп алды. Дүрт яшендәге Чулпан сораулы карашларын янә әбисенә төбәп:
- А ты скоро домой придешь?
- Скоро, балам, скоро, я, кил әле яныма.
Раилә гомер булмаган әни назын Чулпанга биргән кебек булды. Ул елый-елый Чулпанның әле кулыннан, әле битеннән үпте.
- Булды, кызым, әбиеңә әле иртәрәк сине күтәрергә, менә кайтыр да әбиең белән рәхәтләнеп уйнарсыз.
- Әби, мин сине жду, быстрее приходи.
Бераз сөйләшеп алгач, балалар кайтып китте, Раиләнең күзеннән яшь акты да акты.
- Я, нәрсә булды инде? - Ришат акрын гына карават кырыена утырды.
- Мин шундый бәхетле!
- Соң, бәхетле булгач, ник елыйсың? Шатланырга кирәк!
- Беләсеңме, мин хәзер аңлыйм Гөлзидәне, ул бит минем улымны өзелеп ярата. Менә ничек икән ул ана мәхәббәте! Ә моны аңлар өчен минем ярты гомерем үтте. Чулпан яныма килгәч, йөрәгемнән кайнар кан тамды дип торам. Аның нәни куллары, нәзек тавышы белән әйткән “әбика” дигәне сыерчык сайраган кебек, шундый матур булды. “Әбика” сүзе ни тора! Әни булырга өлгермәдем, әби булдым, минем йөрәгем чыгып төшә төсле, шундый матур хис, белмим, ничек әйтергә, белмим. Җилкәмә канатлар үсеп чыкты сыман. Я Ходаем, күп кенә күрмә, мин шундый бәхетле.
- Ярый, ярый, Чулпанны янә күрәсең, йөрәгең әлегә урынында торсын. Мин Рәсим белән Гөлзидә янына барып киләм, киткәндә кереп чыгармын, үпкәләмә.
- Марат кына терелсен инде!
- Бар да алга таба, алла теләсә, икегез дә тиздән чыгарсыз дип өметләник.
Ришат акрын гына атлап бүлмәдән чыгып китте. Маратның палатасы янында Рәсим тәрәзәгә карап басып тора иде.
- Нихәл, дустым? Алга китеш бармы? Табиблар нәрсә ди?
- Әлегә ярый, Ришат абый, рәхмәт. Сездә нинди үзгәрешләр?
- Аллага шөкер, бүген елмая, кайтасым килә, ди.
- Алай булгач, чыннан да әйбәт.
- Гөлзидә ханым кая соң? Күренми.
- Кая булсын, улы янында, хәленнән килсә, бер дә китмәс иде, кызыбыз янына көчләп алып кайттым.
- Чыннан да, Гөлзидәгә Ходай йөрәкнен олысын биргән, ятимне әниле, ирне хатынлы итте, бик мәрхәмәтле хатын, бәхет кенә ташламасын үзегезне.
- Рәхмәт, Ришат абый, чыннан да, мин бик бәхетле.
- Теге кабәхәт турында нинди хәбәр бар соң?
- Әлегә юк, эзлиләр, фотосурәтен бөтен постларга биргәннәр, хәтта баганаларда да эленеп тора, йөзенә карап, бер генә сорау бирер идем - ни өчен? Ул утырып чыкканга, Гөлзидәнең гаебе юк, үзе гаепле, беткәнме азгын хатыннар, үзенең бертуган сеңелесенә ябышкан. Ник аның тормышын бозган? Ул бит абый кеше, яклыйсы, саклыйсы урынга, сеңелесенен гомерен юкка чыгармакчы.
- Тынычлан, үткәннәр үткәндә калсын. Гөлзидәнең исенә төшермә, аңа болай да авыр. Менә тагы нәрсә: бүгенге көннән мин сиңа отпуск бирәм, алайса эштән өйгә, өйдән хастаханәгә чабасың, ябыгып беттең, чыраең калмаган, бераз ял итәрсең, син хәзер гаиләңә кирәк.
- Ә сез ничек соң?
- Мин түрә кеше, менә, алла теләсә, Раилә өйгә кайткач, аның белән Чулпанны алабыз да китәрбез ял итәргә.
- Яхшы уйда икән, рәхмәт сезгә, гел яныбызда булдыгыз, бик зур рәхмәт.
- Дуслар шундый була, энем, аның өчен рәхмәт әйтмиләр. Ярый, Раилә янына кереп чыгам да кайтам, сез нәрсә?
- Без дә кайтабыз, бүген Гөлзидәнең дә эше күп, иртәгә эшендә бәйрәм, ул бит балаларны үлеп ярата, үзебезнекеләр генә җитми. - Рәсим ирексездән көлеп җибәрде дә өстәп куйды. - Без бит күп балалы гаилә.
Ришат елмаеп куйды, акрын гына Раилә яткан палатага таба китеп барды.
Вакыт узды, Раилә белән Маратның хәле яхшыруга китте, табиб: “Берничә көннән анализларын тикшерәбез дә чыгарабыз, аннары өйгә кайтырлар”, - диде.
Гөлзидә Марат бүлмәсенә керде. Марат кулында китап, тик ул аны укымый, үз уйларына кереп чумган иде.
- Улым, берәр җирең сызламыйдыр бит, бик борчулы күренәсең?
- Юк, әни, бүген Раилә апа кереп чыкты. Бик матур сөйләште, тизрәк аякка басуыңны телим, диде, терелергә кушты.
- Шулай булгач, нәрсә уйга баттың?
- Үпкәләмә, бер әйбер сорыйм: мине кечкенә чагында урлаган хатынга ошаган ул.
- Син бит бик кечкенә идең, каян хәтерли аласың инде.
- Мин аны мәңге онытмыйм, кечкенә булсам да, мин бик курыктым, шуңа күрә аның йөзе мәңгелеккә минем хәтеремдә калды, ул иде. Аның сүзләре башымны ярып, миемдә язылып калган кебек.
- Улым, борчылма, без бу хакта хастаханәдән чыккач сөйләшербез.
- Әйт, әни, нигә ул минем әнием син түгел, ә ул диде? Ничек инде ул минем әни була ала? Ничек? Нигә ул бу сүзләрне әйтте?
- Улым, тынычлан, син балалык белән сүзләрне бутагансыңдыр, синең әниең бит мин булам, сине әниеңнән урладым, дигән, үзең кечкенә чакта шулай дидең бит. Хәзер хатирәләрең бераз гына буталган.
- Шулай гына булсын. Әнием, минем әнием бер генә һәм ул син, миңа бүтән әни кирәкми.
- Менә бит, өйләнергә вакыт җиткән, ә ул елап утыра, сөрт күз яшеңне, кеше күрсә, нишлисең?
- Әнием, мин сине бик яратам, шуңа елыйм.
- Яраткач елыйлармы?
- Мин елыйм. Әнием, минем өчпочмак ашыйсым килә, инде бит күп вакыт үтте, хәзер андый ризыклар ашарга ярыйдыр.
- Хәзер кайтам, кич сеңелең белән киләбез, абыйны сагындым, ди, шунда алып килермен. Мин киттем, ә син юк-бар уйлап ятма, аңладыңмы? Бүтән уйлар уйла, әнә анда Сиринә килгән, чакырыйммы үзен?
- Әни инде! - Маратның бите оялудан алланып китте.
- Ярый, ярый. Кызлар кебек кызарма, дәшәм үзен.
Гөлзидә көлә-көлә чыгып китте.
Маратның уйларын дусты Сиринә дә башыннан чыгармады. Ул ничек булса да Раилә белән сөйләшергә тиеш, әнисе белгәнче, хастаханәдән чыгарганчы ничек булса да бу сорауларына җавап табарга тиеш иде. Бүген, әнисе киткәч, ул сөйләшергә, барын да белергә, ачыкларга, дип уйлады. Әтисе белән әнисе киткәч, ул, тәвәккәлләп, Раилә яткан палатаның ишеген шакыды.
- Раилә апа, керергә ярыймы?
- Марат!
Раилә урыныннан сикереп торып утырды, аның йөрәге сикерде, җаны белән тоеп, ул нишләргә белмәде. Ни булды икән? Марат нәрсәгә керде? Мең төрле уй бер секунд эчендә башында бөтерелде.
- Әйе, кер, берәр җирең авыртмыйдыр бит?
- Юк, рәхмәт, мин сезгә үзем рәхмәт әйтергә кердем, сез бит мине үлемнән алып калдыгыз.
- Кирәкми, мин бары тик хәлдән килгәнчә булыштым.
- Шундый зур адымга бардыгыз, тик мин бит сезгә беркем түгел, шулай бит, яки башка сәбәп бармы?
- Без бит синең әти-әниең белән бик дус, шуңа булышырга булдым.
- Сез бит безне бик аз беләсез, мин әти белән әнинең бөтен дусларын беләм, шуңа күрә дөресен әйтегез, ниндидер сәбәбе бар бит!? Мин барыбер беләчәкмен, әни белән әтине аптыратмаячакмын. Сез яңа гына Ришат абыйга кияүгә чыктыгыз, үпкә бирерлек үк дуслашып җитмәдегез.
- Марат, син алай начар уйлама, үтенәм. - Раиләнең йөрәге күкрәгеннән чыгып төшә кебек булды, маңгаеннан кайнар тир бәреп чыкты.
- Раилә апа, әйдә тыныч кына сөйләшик, мин әнигә дә, әтигә дә әйтмим, сүз бирәм. Минем аларны борчыйсы килми. Сезне күрүгә, йөзегез бик таныш кебек булды. Мин күп уйлап яттым. Ышаныгыз, монда вакыт бар иде, мин инде кечкенә бала түгел. Искә төшердем: сез мине күп еллар элек урлаган хатын, бик яхшы истә калдыгыз, мин сезнең йөзегезне меңнәр арасыннан табар идем. Әйтегез, бу дөрес бит? Курыкмагыз, әйтегез, бу сүзләр безнең арада гына калачак.
Раиләнең тамак төбенә төер утырды, ул берни әйтә алмады, аның күзеннән яшьләре шыбырдап агарга тотынды.
- Әйтегез инде дөресен, сүз бирәм, без сөйләшкән сүзләр бу бүлмәдә калачак, һәм сезне гаепләмәячәкмен.
- Әйе, мин идем, гафу ит мине, Марат, гафу ит.
- Бер генә сорау, нигә?
- Белмим. - Раилә буыла-буыла елый башлады.
- Сезгә табиб чакырыйммы? Үзегезне ничек хис итәсез?
- Кирәкми, бер кешене дә чакырма, шулай булыр дип күптән көттем, бу сөйләшү кайчан булса да булырга тиеш иде инде.
- Бәлки эчегезне бушатырсыз, минем дә сорауларыма җавап табылыр, үзегез дә йөрәгегездән ташны алып бәрерсез?
- Әйе. Сине Гөлзидә үстерүе әллә каян күренеп тора: акыллы, йомшак итеп сөйләшәсең, шундый яшь бала мондый сүзләрне каян белә, дияр идең. Чыннан да, әниең фәрештә синең, фәрештә.
- Раилә апа, үтенәм, сөйләгез миңа, мин барын да белергә тиеш.
- Нәрсә сөйлим, үземнең ничек упкынга төшүем турындамы? Яки нинди кабәхәт кеше булуымнымы? Ничек әти белән әниеңне җәберләвемне, үч алуымнымы? Кайсысын, я, әйт?
- Ни өчен үч аласыз, аңламыйм, әти белән әни сезгә нәрсә эшләде? Ник алардан үч алырга телисез? - Маратның йөзе үзгәрде, ул бит әти-әнисен яхшы яктан гына белә, ничек инде алар начарлык эшләсеннәр? Юк, ышанмыйм, – диде Раилә Маратның уйларын укыган кебек.
- Юк, ышанма шул, алар бер начарлык та эшләмәде, киресенчә, мин аларга эшләдем, мин барысына да үзем генә гаепле.
- Нәрсә булды соң? Сөйләгез әле.
- Син белергә телисеңме? Ахырдан үкенмисеңме соң? Бар да без дигәнчә бармый шул тормыш. Хәзерге акылым булса!!! Кая анда, мин артка борылып карарга куркам, бик куркам. Куркыныч төш күргән кебек ышанырга да кыен, үзем дә ничек инде шундый булганмын, дип уйлап куям, ә син миңа барын да сөйлә, дисең. Ничек сөйлим соң үземнең дә искә аласы килмәгән хәлләрне, ул хатирәләр минем йөрәгемне талый.
- Раилә апа, сезгә эчегезне бушатырга кеше кирәк бит, менә мин тыңларга әзер, минем белергә хакым бар. Сез бит миңа әнине, ул синең әниең түгел, дидегез, минем бар да истә, балалык белән игътибар итмәгән булсам, хәзер инде минем бу йомгакны сүтәсем килә.
- Сөйләсәң, сүзе күп аның, белмим шул.
- Безнең вакыт бар, әле ике-өч көнсез чыгармыйлар бит, үтенәм, сөйләгез инде.
- Мин дә синең кебек акыллы бала идем, тормыш үзгәрә икән ул. Шундый бер матур көнне минем белән нидер булды, кисәктән генә үзгәрдем, әти-әнине тыңламадым, хәтта аларның күз яше дә булышмады. Миңа азатлык кирәк иде. Нигәдер үземне читлектәге кош кебек хис иттем, ә аннары, читлектән чыккан, ач юлбарыска әйләндем, ахрысы. Шулай акрын гына түбән тәгәрәдем, алдашу, талау, кеше кыйнау көндәлек гадәткә әйләнде. Мин аеруча да усал идем, хәтта кушаматым да Гестаповец иде.
- Ник? Сез немец телендә сөйләштегезме?
- Алай гына булса иде. Мин кеше талаганда кыйнау белән генә калмадым, үзебезнең төркемдә йөрүчеләрне дә җәзалый идем. Һәрбер кимчелеккә яңа җәза иде.
- Төркемегез зур идеме?
- Төрлечә: сигез, тугыз, вакыты белән кайчагында кими, утырталар.
- Сез дә утырдыгызмы?
- Әйе, утырдым, бер генә дә түгел. Безнең язмышлар гел кушылып, аерылып торды.
- Аңламыйм? Ничек? Безнең арада нинди элемтә бар? Сез бик начар юлда йөргән, сезнеңчә, минем әти белән әни дә сезнең кебек була. Нәрсә сөйләгәнегезне аңлыйсызмы? Яки операциядән соң башыгыз эшләми башладымы? Алар турында бер генә дә начар сүз ишетәсем килми, җүләр дә инде мин, кемне тыңлыйм бит...
- Ашыкма, мин бит сиңа әйттем, дөресен ишетергә бик авыр була, дип. Үзең сөйләргә куштың. Шулай булгач, ник мине гаеплисең?
- Сез бит...
- Юк, мин аңлыйм һәм әти-әниеңне начар дип әйтергә уемда да булмады, мин, язмышлар гел кушылып торды, дидем.
- Ничек? Ничек? Әйтегез, сезне нинди җепләр бәйли? Сез һаман икеле-микеле сөйлисез, безнең гаиләнең моңа ни катышы бар?
- Бик зур. Мин уйнап әйтмим, тыңлый алмасаң, сөйләмим, үзең сораганга гына тотынган идем. Нәрсә булса да сөйлә, дип, ничә тапкыр әйткәч кенә башладым.
- Сез юлдан язган хатын булгансыз, ничек Ришат абый сезне ярата алды икән?
- Син мине гаепләргә ашыкма, тыңлап бетерәм, гаепләмим дигән идең. Үзең гел бүлдерәсең, нигә кирәге бар иде миңа сөйләргә, син бит...
- Булды, җитәр, минем бер әйбер дә ишетәсем килми. - Марат урыныннан сикереп торды да:
- Бүтән без очрашмасак, яхшырак булыр. Сез бик начар кеше икәнсез, нигә сезнең үпкәгезне миңа куйдылар? Хәлемнән килсә, алып атар идем.
- Юк, юк. Гафу ит, син яшәргә тиеш. - Раилә үксеп елап җибәрде. Син әти-әниеңә, сеңелеңә бик кирәк, үтенәм, алай әйтмә.
- Нигә сез әйттегез? Нигә? Кирәк бит, бөтен җир шарында сезнең үпкәдән башка үпкә юкмыни, таба алмаганнар? Ник, ник?
- Чөнки мин синең әниең. – Раилә, үзе дә сизмәстән әйтелгән сүзләрдән үзе дә куркып, елаудан ук туктады. Аның күзләре шар кебек ачылды, керфекләре дә селкенмичә катып калды.
- Нәрсә? Нәрсә дисез?
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова