Әсәр кыскартып бирелә.
Раилә бер сүз дә дәшмәде. Ул кисәктән чыккан сүзләреннән үзе үк аптырады. Нигә? Нигә әйтте ул бу сүзләрне? Гөлзидәгә дә: беркайчан да әйтмә, Марат белергә тиеш түгел, дигән иде бит.
- Нәрсә өнсез калдыгыз? Әйтегез, ник бу сүзләрне әйттегез?
- Мин, мин... - Раилә берни дә әйтә алмады, үксеп еларга тотынды.
- Сез болай гына калмыйсыз. Әйтегез дим, нигә бу сүзләрне әйттегез? Бу дөресме?
- Әйе, Марат, мин...
- Юк, бу мөмкин түгел. - Марат ишекне шап итеп ябып чыгып китте.
Коридордан тиз-тиз атлап барганда, ул әнисе белән бәрелеште.
- Әни, сез бит киткән идегез.
- Шулай, әтиең папкасын бүлмәңнең тәрәзә төбендә калдырган, шуны алырга кире борылдык.
Гөлзидә Маратның йөзе агарып киткәнен күрде, улына нидер булган.
- Улым, берәр җирең авыртамы әллә? Йөзең качкан. Нәрсә булды?
- Берни дә булмады, калдырыгыз мине, минем үземнең генә каласым килә.
Шушы яшькә җитеп, Маратның Гөлзидәгә ялгыш кына да тупас итеп бер сүз әйткәне юк иде. Нәрсә булган аңа? Бәлки табиб нидер әйткәндер? Моны белергә кирәк. Гөлзидә табиблар утырган бүлмәгә керде.
- Гафу итегез, бер соравым бар иде, мөмкин булса.
- Үтегез.
- Улым Маратның кәефе киткән, берәр анализы начар түгелдер бит? Әйтегез, зинһар!
- Бар да тәртиптә, дидем бит мин сезгә. Бая ул донорының бүлмәсенә хәл белергә керәм дигән иде, бәлки шул хатынны җәлләгәндер? Ни әйтсәң дә, үпкәсен бирде бит.
- Рәхмәт, борчыганым өчен гафу итегез.
Гөлзидәнең башына таш белән суккан кебек булды. Раилә, Раилә, тагын ниләр кылынды икән? Ул, тиз-тиз атлап, Раилә яткан бүлмәгә керде:
- Раилә!
Раилә берни дәшмәде. Аның бите елаудан кызарып беткән, үзе кайгыдан тилергән мескен хатынны хәтерләтә иде.
- Раилә, нәрсә булды сезнең арада? Марат синең янга нигә кергән? Нәрсәләр әйттең?
- Мин... Мин...
- Нәрсә? Нәрсә, әйт дим.
- Ул үзе миңа керде, сине таныдым, син шул хатынмы, ди. Теге юлы мине урладың, әниең дә әни түгел дип әйттең, сөйлә барын да, диде.
- Сиңа шул гына кирәк инде, рәхәтләнеп киткәнсеңдер. Ник гел безнең юлда очрыйсың? Син, кая булсаң да, һаман бәхетсезлек, мәшәкатьләр китереп чыгарасың. Нишләдең инде? Нәрсә була инде хәзер? Маратка ничек итеп аңлатыйм? Йә Раббым бер Ходаем, зинһар балама акыл, түземлек бир, үтенәм, миңа берни дә кирәкми. Маратым гына авыр сүзне җиңел кабул итсен.
Гөлзидәнең күзеннән яшьләр тәгәри башлады, ул кая барып бәрелергә белмичә басып торды да:
- Әгәр Маратка бер-бер хәл булса, мин сине үз кулларым белән буып үтерәм, ишеттеңме, үз кулларым белән, безгә җитәрлек кайгы-хәсрәт алып килдең, тик улыма җил дә тидермәм, аңладыңмы?
Маратның бүлмә ишеге ябык иде. Гөлзидә әкрен генә ачып керде дә улы янына килеп басты. Марат кына, берни сизмәгән булып, тәрәзәдән карап тора иде.
- Улым, зинһар тынычлан, ул... - Гөлзидә сүзен дә әйтеп бетермәде.
- Әни, кирәкми! - Марат кисәк кенә борылды да:”Мин инде үскән малай. Нәрсә генә булмасын, син, бары тик син генә минем әнием, ишетәсеңме, син генә, миңа бүтән әни кирәкми! Барыбер минем беләсем килә, чит кешедән түгел, синнән, син бит безне уттан да, судан да саклап калучы. Безгә бу серне дә бәлки чишәргә вакыттыр, ул бит барыбер бер килеп чыгар иде. Үтенәм, әнием, син...”
- Ярар инде, әле күптән түгел генә саубуллашкан идегез, Гөлзидә, кайтыйк әле, кызыбыз да бар бит. Онытмаган булсаң, - диде Рәсим, ишектән керә-керә. Бүлмәдәгеләрнең икесенен дә йөзләренә күз салгач:
- Буран чыккан, ахры, мин генә күрми калдыммы? Ниләр булды инде, бәлки кем булса да миңа әйтер?
- Буранның исеме Раилә, мин шулай булуын көткән идем, тик болай тиз дип кенә күз алдына китермәдем.. - Гөлзидә борылып, иренә карады:”Безгә сөйләшергә кирәк Марат белән, мин үз җаем белән кайтам”.
- Мин белергә тиеш түгелме? Сүз ни турында бара?
- Әлегә юк, үтенәм, кайт! Кайткач сөйләрмен, калдыр мине.
- Ярый, шулай яхшырак икән, үзең беләсеңдер.
Рәсим чыгып китүгә, Гөлзидә Маратның кулыннан тотып алды да:”Әйдә, утыр сөйлим,” - диде. Марат белән Гөлзидә караватка килеп утырдылар.
Гөлзидә сөйли башлады, бары кайбер өлешен төшереп калдырды. - Без әтиең белән бер-беребезне үлеп яраттык, тик юк кына аңлашылмаучылык безне аерды. Без ярның икебез ике ярында идек, ул үзенчә янды, мин үземчә янып яшәдем. Әтиең берничә тапкыр өметләнеп килде, ә мин, тиле, кире бордым. Шуңа ачу итеп, әтиең Раилә апаңа өйләнде.
- Ни сөйлисең син, әни? Ул әтинең хатыны идеме?
- Әйе, улым, ул беренче хатыны. Миңа бик авыр булды, үз-үземә сүз бирдем, беркайчан да кияүгә чыкмыйм, дип. Төннәр буе елап ята идем, бәхетемә, балалар бакчасында эшләдем.
- Ә әти белән ничек кавыштыгыз? Әнием, аңлат инде? Ничек Раилә апа минем әни?
- Сөйләсәм, сүзе күп, әлегә беразын әйтәм. Калганын өйдә тынычланып аңлашырбыз.
- Сөйлә инде?
- Әтиең белән Раилә апаң бик начар тордылар, ул һаман эчте, беркая эшләмәде. Әтиеңнән көлеп яшәде. Балага узганын белгәч, бераз җайга керде, тик ул озакка бармады. Әтиең эштә чакта исерек дусларын дәшеп эчеп утырган, син тугач, синнән баш тартам, дип хат язган да әбиең белән сине куып чыгарган. Әтиең эштән кайткач, аны да кыйнап чыгарганнар, шуннан башлана инде бөтен этлекләре. Башта, без кавышканны белгәч, ачулана, аннары сине урлый, мине сеңелең белән үтерергә омтыла, төрмәдән чыккач, Ришат абыеңны юкка чыгарырга тели, үзе дә сизмәстән гашыйк була, үзгәрә, сиңа пычак кадагач, үз теләге белән үпкәсен бирә, кыскача шул.
- Ә теге ир, нигә ул сине үтерергә теләде, мин бит, пычакны күргәч, сине төртеп җибәрәм, дип ялгыш пычакка кердем, ник? Нигә, ул Раилә апа котыртуы аркасындамы? Күрә алмыйм мин аны...нигә кирәк миңа аның үпкәсе?
- Ашыкма, улым. Ул абыеңның Раиләгә катнашы юк. Мин сиңа барын да сөйлим, әлегә белгәнең җитә.
- Әни, мин сине бик яратам, бер сорау бирсәм ярыймы?
- Сора, улым.
- Ул үзгәргән, дидең, ә ул мине кире ала аламы? Минем аның белән буласым килми.
- Юк, улым, кайгырма. Син безнеке һәм безнеке булып каласың да. Ышан миңа. Кешене үткәне белән тикшермиләр улым, һәзерге эшләре, кичерешләрен аңларга кирәк. Кырыйдан карап кешене осуждать итү җиңел, аңлап карау, нигә шулай булганын, тыңлап аны, хәленә керә белү мөһимерәк улым. Кеше булып кала белергә, аңлый белергә улым, аңлый белергә.
Гөлзидә кысып-кысып Маратны кочаклады.
- Мин дә сине үлеп яратам. Ә хәзер юк-бар уеңны кырыйга җибәр дә йокларга тырыш.
- Син мине чыннан да аңа бирмисеңме?
- Җүләрем! Әле мин сине үскән диеп йөри идем, әнә кызлар килә яныңа, ә син бәбиләр кебек, я, кара күземә, ышан, мин сине беркемгә дә бирмим, син минем улым, аңладыңмы?
- Әнием! - Марат әнисен кочаклап алды.
- Сүз бирәм, мин акыллы малай, яхшы улың булырмын. Син минем өчен беркайчан да битеңне кызартмассың. Мин сине бик яратам. Әнием, бердәнбер әнием!
Гөлзидә елмаеп:
- Ярый, улым, соң инде, кайтам. Миңа сүз бирдең, юләрлекләр эшләмәссең, дип уйлыйм.
- Сүз бирәм.
- Киттем, тыныч төннәр сиңа, улым, иртәгә кадәр.
Гөлзидә соң кайтты. Әле Рәсим йокламаган иде.
- Хәзер сөйли аласыңмы инде? Нәрсә булды анда сезнең?
Гөлзидә керергә дә өлгермәде, Рәсим сорауларын берсе артыннан берсен тезеп китте.
- Ардым мин, Рәсим, бүген көн бик авыр булды, бәлки иртәгә сөйләшербез?
- Ничек иртәгә, икегезнең дә күзләрегез яшьле иде, җитмәсә Раилә гаепле, дидең, мин ничек итеп тыныч йоклый алам, я, әйтеп кара? Ничек?
- Раилә Маратка: мин синең әниең, дигән.
Рәсимнең күзе акайды.
- Ничек? Ничек ул шулай эшли алган? Ул бит сүз бирде, әйтмәгез, Марат минем аның әнисе икәнен белергә тиеш түгел, диде. Ничек ул әйткән, ант дип әйтәм, бәреп үтерерсең, кабәхәт үлгәнче кабәхәт була инде.
- Хәзер берни эшли алмыйбыз, Ходай шулай язгандыр. Кайчан булса да белә иде, бәлки хәзер белүе яхшырактыр. Нишли алабыз соң?
- Марат үзе ни ди?
- Нәрсә дисен, әнием, сине яратам, бүтән әни кирәкми, ди. Аңа авыр, тынычланган кебек булса да, баланың йөрәгендә ут янадыр. Куркам мин аның өчен, бик куркам.
- Тынычлан, ул инде үсте, әлегә аңа үзенә генә калып уйланырга вакыт кирәк, Ходай кушса, бар да җайланыр.
- Ышанасы иде дә бит. Без ничә тапкыр инде шулай уйладык. Җайлана гына башлыйбыз, янәдән башыбызга бәла килә.
- Ни өчен, нинди гөнаһларыбыз өчен Ходай шулай җәзалый икән?!
- Иң авыр сынауларны яраткан балаларыма бирермен, дигән Ходай, - дип әйтә иде әни, кем белгән, киресенчә, безне яратып сынау бирәдер.
- Миңа бирсен, ә ник балага бирә, аның нинди гөнаһы бар?
- Гөнаһ түгел дим бит, димәк, ул безнең балаларны да ярата. Җитте, хәзер тагын елый башлыйсың, әйдә, йоклыйк, иртәгә тагын таң атар, алла теләсә, бар да яхшы булыр.
- Амин, шулай булсын иде.
Гөлзидә тормаган да иде, Рәсим җыенды да туры хастаханәгә - Раилә янына китте. Раилә бүлмәсенә кергәндә, Ришат Әхмәтович инде анда утыра иде.
- Кер, кер, Рәсим, синең ник иртән килгәнеңне беләм, Гөлзидәсез килдең, ахры? Тагы да әйбәт, сөйләшеп алырбыз.
- Син беләсеңме соң ни булганны, Ришат абый?
- Әйе, миңа Раилә сөйләде.
- Нишлибез инде?
- Авыр сорау, бик авыр. Шулай килеп чыккан икән, безгә бергә утырып сөйләшергә һәм сөйләшүне тыныч үткәрү өчен тырышырга кирәк. Без хәзер дуслар, бер гаилә кебек кунакка йөрешәбез һәм бу ялгышны төзәтергә, бер-беребезне аңларга тырышып карарга кирәк.
- Ничек итеп? Без сөйләшербез, ә Марат, аны нишләтәбез, иң авыры аңарга эләгә бит.
- Аңлыйм, энем, менә шуның өчен синең килүең яхшы да. Иртәгә аларны хастаханәдән чыгаралар, качып йөреп тә булмый, очрашырга туры килә, шуңа күрә туры безгә кайтыйк. Йорт зур, иркен, тавыш чыкса да күршеләргә ишетелми, сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Үткәннәр аркасында тәмсезләнеп йөрергә ярамас, энем, араларны бозмыйк, син ничек уйлыйсың? Нишлик? Син ризамы?
- Мин риза, әмма Гөлзидә белән Марат ни дияр? Аларга ничек әйтергә белмим.
- Аларга үзем әйтәм, Гөлзидә дә, Марат та мине хөрмәт итә иде, бәлки бу юлы да тыңларлар, мин моңа бик өметләнәм, - диде Ришат.
- Шуны гына аңламыйм, Раилә, син ничек итеп яңадан безнең тынычлыкны боздың, сиңа нәрсә җитми? Нинди булуыңа карамастан, бар гөнаһларыңны кичереп, Ришат абый синең белән кавышты. Сиңа, бернигә дә карамыйча, бәхетле тормыш алып барырга өмет бирде, ә син башкаларның тормышын бозасың? Ничек синең һаман шулай килеп чыга?
- Рәсим, булды. – Ришат, Рәсимгә карап, ике кулын да күтәреп, - булды, үтенәм.
- Юк, Ришат абый, мин әйтергә тиеш, син беләсеңме, хәзер Марат нинди хәлдә?! Юк, белмисең! Ишектән керүгә, мин шәфкать туташыннан сорадым, янына керсәм ярыймы, хәле ничек? Бүген чыгаралармы, диеп. Беләсеңме, нәрсә диделәр? - Ул бүген төне буе елаган, кан басымы күтәрелгән, аңа тынычландыра торган укол кадаганнар, хәзер ул йоклый, бераздан керергә куштылар, ишетәсеңме, бераздан гына! Ә без аны чыгаралар, дибез. Ничек, әйт, ничек? Хәле начарланса, безгә нишләргә? Гөлзидә дә төне буе боргаланды, ул йокламагач, минем дә йокым качты, тынычлык бетте, безгә нишләргә инде хәзер? Ник, ник син безнең тормышка яңадан килеп кердең? Син бары тик бәхетсезлек кенә китерә торган хатын, ничек ышаныйк ди сиңа? Ришат абыйга Ходай сабырлык бирсен. - Рәсимнең күзенә яшь тулды.
- Ирләр еламый диләр, алай түгел икән ул. - Шулай диде дә бүлмәдән чыгып китте.
Ришат та бер сүз әйтә алмады, чөнки Рәсим дөрес әйтте, бик дөрес, ирләр дә елый икән. Бүлмәдә тынлык урнашты. Ришат үзенә тәрәзәдән карап уйга батты, Раилә үзенә сүзсез генә күз яшьләрен сөртеп, түшәмгә карап ята бирде. Тынлыкны табиб бозды.
- Я, нишлибез инде? Чыгарга әзерме, Раилә ханым?
- Әзер, бик әзер, рәхмәт сезгә барысы өчен дә, Маратны исән калдырганыгыз өчен, кеше гомере өчен көрәшүегезгә таң калырлык бит, рәхмәт чын күңелдән.
- Булды, булды, болай бик мактасагыз, чыгармабыз да, көн дә тыңлап торыр өчен калдырырбыз, я, ризамы чыгарга?
- Әйе, әзер.
- Болай сөйләшик: бер ай буе атна саен килеп анализлар бирерсез, калганын ахырдан күрербез. Кәгазьләрне тутырам, посттагы шәфкать туташы сезгә бирер һәм калганын аңлатыр.
- Ярар, кабат бик зур рәхмәт сезгә, сезнең кулыгыз алтын, саклагыз кулыгызны. Ходай исәнлек бирсен үзегезгә.
- Җитәр, сау булыгыз.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова