Авыл тормышы
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
19 март 2021, 16:00

ҮКЕНЕРГӘ СОҢ БУЛМАСЫН

Барысы өчен дә бүгенге көн иң озын һәм авыр көн иде. Бөтенесе дә киләсе очрашу, сөйләшү турында уйладылар, очрашуны бүтән сузып булмый иде. Һәрберсенең соравы, сүзләре күп җыелды.Рәсим белән Гөлзидә кызларын иптәш хатынына керттеләр, чөнки аның бу сөйләшү турында белмәве яхшырак булыр, дип уйладылар. Бүлмәдә бөтенесе дә җыелды. Тик тынлыкны беркемнең дә бозасы килми иде.

Барысы өчен дә бүгенге көн иң озын һәм авыр көн иде. Бөтенесе дә киләсе очрашу, сөйләшү турында уйладылар, очрашуны бүтән сузып булмый иде. Һәрберсенең соравы, сүзләре күп җыелды.
Рәсим белән Гөлзидә кызларын иптәш хатынына керттеләр, чөнки аның бу сөйләшү турында белмәве яхшырак булыр, дип уйладылар. Бүлмәдә бөтенесе дә җыелды. Тик тынлыкны беркемнең дә бозасы килми иде.
- Әйдәгез , нигә дәшмисез, нәрсә, кем башлый? Болай утырып булмый бит инде, кем булса да сүз башларга тиеш. - Үзенең сораулы карашын Ришат барысына да юнәтте.
- Ярый алайса, мин башлыйм. Марат энем, иң авыры сиңа булачак, син егет кеше, тыңлый белергә өйрән. Әйе, гөнаһсыз кеше булмый, әгәр дә инде кеше туры юлдан барырга тели, барлык этлекләрен онытып, яңа тормыш башлый икән, без мөмкинлек бирергә тиеш. Үткәннәрне оныту бик авыр, яралар төзәлә, тик эзе кала, шуңа да карамастан, кешеләр яшәргә өйрәнә, бәхетле булырга омтыла. Кешене гаепләү җиңел, ник шулай килеп чыкканны бер алла гына белә, бәлки чын мәгънәсендә каты торып каршы чыгарлык кеше булмагандыр, бәлки шау-шулы тормыш күзен йомдыргандыр, хәзер әйтергә авыр. Раилә белән дә шундый хәл булган. Юк, мин аны акламыйм, ул бик күп зыян китергән, нәрсә мәҗбүр иткән аны бу адымга барырга? Ул урманда югалган кәҗә бәтие кебек, ак-караны аермаган, бәхетенә, хәзер ул башка кеше. Мин ышанам, минем, сезнең булышлык аркасында ул шушы хәлдә, әлегә ул бик бәхетле, аның да нинди булуына карамастан, бәхетле булырга хакы бар. Без аңа бу мөмкинлекне бирергә тиеш дип уйлыйм. Сез ни диярсез?
Берсе дә бер сүз дәшми утыра, янә тынлык урнашты. Барысы да уйлана, һәрберсенең әйтер сүзе бар, әйтә башлау авыррак иде шул.
- Минем барысын да беләсем килә, ник ул мине ташлаган? Ничек әни кеше үз баласын ташлап китә ала, аңламыйм. Күз алдына да китерергә авыр. Әгәр дә Раилә апа, әнием була торып ташлаган, мине яратмаган икән, ничек итеп чит хатын мине үзенә алып, үз баласы кебек ярата ала - башка сыймый торган хәл. Минем әнием бар, миңа бүтәне кирәкми дә. – Марат, ачуы килеп, урыныннан ук сикереп торды.
- Марат, утыр. - Ришат бик җитди генә әйтте.
- Монда бар да зур кешеләр җыелган дип уйлыйм, син дә үзеңне бала-чага кебек тотма. Монда барыбыз да синең өчен җыелдык, барлык сорауларыңа җавап бирергә. Сорый белгәч, тыңлый белергә вакыт. Аңлыйм мин сине, тик син дә безне аңла: бар да үткәндә калды, үткәннәр өчен хәзер сугышып-талашып яшәп булмый, һәрбер ситуациядән чыгу юлы бар. Үткәннәр өчен хәзерге тормышны бозарга ярамый, аңларга тырыш. Без әтиең белән бик күптән бергә эшлибез. Абый белән энекәшләр кебек, хәзер инде ул дуслыкны, туганлыкны бозып, икебез ике якка китикме? Беләм, бик четерекле мәсьәлә безнең алда, аның чишелеше булырга тиеш. Һәм ул уңай якка чишелер диеп уйлыйм. Берегез дә каршы түгелдер. Мин ышанам, барыгыз да риза булыр. Әйдә, болай итик, Марат, син беләсең килгән һәр нәрсәне сора, ә без җавап бирик.
- Мин сорадым инде. - Марат әле тынычланмаган ачулы йөзен Раиләгә төбәде. – Нигә җавап бирмисең , ник әйтмисең , нигә, нигә шулай килеп чыкты, миңа нәрсә эшләргә хәзер ?
- Нәрсә әйтим? Мин бик гаепле синең алда. Нишлим, бик тә кире кайтып, барын да үзгәртер идем, булмый шул. Мин хәзер генә аңладым. Белмим, чукрак та булмаганмын, әти-әни күпме ялындылар, ә мин, мин бит аларны күмәргә дә кайтмадым, әйтерсең алар миңа беркем дә түгел. Ничек шулай эшли алуымны уйлыйм да, башымны тотып, беркем дә күрми торган җиргә, ераграк качасым килә. Оят, бик оят миңа, газиз җаннарны да күрә белмәгәнем өчен, сукыр булганым өчен! Ә син, син миңа эчәргә, җүләрләнеп йөрергә комачауладың, йокларга ирек бирмәдең, елый идең, һаман елый идең. Беләм ник елаганыңны, сиңа ана назы кирәк иде, ә мин, мин ул назны бирергә теләмәдем. Син минем өчен авыр йөк идең. Дуслар белән чыгып китеп булмый, кая куярга аптырап йөргәч, җае чыкты, әбиең алып китәм дигәч, шатлыгым эчемә сыймады, ике дә уйламый бирдем дә җибәрдем.
- Ничек, бер генә тамчы да җәлләми идеңме? Мин бит нәни бала булган, синең йөрәгең бер дә сыкрамадымы?
- Ул вакытта минем күзем томаланган иде, бары рәхәт күрү, эчү, күңел ачулар гына иде уемда, ә йөрәк, йөрәк нигәдер таш кебек каткан булган, йөрәгем бар икәнен мин Ришат абыең белән танышкач кына белдем.
- Ә әнинең сиңа нинди зыяны тиде, ник син аны үтерергә теләдең?
- Белмим. Әтиеңне яратмасам да, аны әтиең белән күргәч, ачуым чыкты, җитмәсә син дә авыз тутырып әйтәсең, шуңа минем ачуым чыкты. Ул сиңа әни булгач, шул рәвешле файда күрергә теләдем, эшләмичә генә акча эшлим, имеш. Синең өчен акча сорадым, әйе, әйе акча сорадым. Акча ала алмагач, Гөлзидәнең үзеннән дә, баласыннан да котылырга иде исәп. Төрмәгә утыргач та, бөтен уем ничек үч алу турында иде. Утырган вакытта күргән хәсрәтләрем өчен, һәрбер көне, һәрбер төне өчен аерым-аерым үч алырга теләдем, бик теләдем, шул теләк аркасында гына мин анда исән калдым.
- Анысы безгә кагылмый, син үз этлекләрең өчен анда кереп утырдың. Синең аркада без һаман нинди дә булса мәшәкатькә эләгәбез. Син, бары син генә гаепле. Нигә кирәк иде Маратка сөйләргә? - Гөлзидә түзеп тора алмады, эчендәгесен бушатырга тотынды.
- Минем бит синең алда бер гаебем дә юк иде, син Рәсимне ташлап киткән идең. Марат балалар бакчасына йөри, мин аны әле әти-әнисе кем икәннен белгәнче үк яраттым, бала килә иде дә чатта бер сүз дәшми утыра иде, чөнки башкалар әни кичә алай эшләде, әти моны алып бирде, дип мактаналар. Юк, мин әйтмим Рәсим баланы карамаган дип, Маратның йөзендә сагыш, аңа ана назы җитми иде. Аннары мин аның әнисе юк икәнен белдем һәм бакчада гына булса да ана назын күрсен дип тырыштым. Маратка күбрәк игътибар иттем. Сабыйлыгы белән сизепме, ул да шатланып килә башлады, башка балалар белән дә уйный-көлә иде. Ничек инде үз балаңа шундый кабәхәт сүзләр әйтеп була, мин аңламыйм! Нишләдең син? Миңа ачу тотып, үч ала башладың, балаңны яратканым өченме? Бәлки иреңә кияүгә чыккангадыр? Ник? Әйт хәзер!
- Миңа бу сорауларга җавап бирергә бик авыр. Белмим. Үзең үк әйтәсең бит, этлегем аркасында үч алырга, кешегә бәйләнергә кирәк булгандыр.
- Ярар, төрмәдә утырганда үч алу теләгең булган, ә утырганчы нигә безгә бәйләндең?
- Әйттем бит, җиңел акча кирәк иде. Мин тапкан, ә син алган.
Гөлзидәнең ачуы кабара барды, аның Раилә янына барып, яңагына сугып җибәрәсе килде, ләкин өлгермәде, дәшми утырган Рәсим сүзгә кушылды.
- Аңлар идем мин, әгәр миңа ачу сакласаң, ә Гөлзидәгә ачу саклавың өчен аптырыйм. Дөресен генә әйткәндә, миңа да ник үпкәләвеңне аңламыйм. Мин сине эшләтмәдем, син өйдә генә утырдың, әле мин кайткан вакытта төшкә ашарга да пешерми идең. Өйдән чыгып китеп, икешәр, өчәр көн эчеп, каядыр йөрдең. Үзең гел, мин үзгәрәм, диеп сүз бирә килдең. Балага узгач та сүз бирдең. Әйе, син анда бераз түздең, мин бик шатландым, дөрес, бик шатландым. Минем дә тормышым яхшырып бара, яратмаган хатын белән торсам да, бәхетле булырмын дип бик ышандым. Ә син минем хыялларымны чәлпәрәмә китердең. Нигә, бик кыен булса, корсагыңны төшерергә дә миннән аерылып китәргә иде!
- Әйтергә җиңел шул, мин анда уйлый белми идем, бары тик эчәргә табу, кая яхшырак күңел ачып була, кая байлар яши, кемне талап була - шулар турында уйладым.
- Каян килде соң сиңа шуның хәтле ачу? Кешене күрә алмау? Яшь чакта начар тормадың, начар гаиләдә торсаң, аңлар идек, тик әти-әниең сине яраткан, иркәләгән. Каян килгән ул этлекләр?
Рәсимнең сорауларына Ришат җавап бирде:
- Рәсим, ул кеше нинди тормышта яшәгәненнән генә тормый. Вакыты белән моның сәбәбе - дуслар, әйе, дуслар, Раилә үз юлында начар дусларга очраган. Упкынга тиз тәгәрәп төшкән. Таудан төшүе тиз, тик менүе бик авыр шул, менә Раилә дә шул тормыш тавыннан тәгәрәп төшкән, аңламаган. Һәр кешенең “ихтыяр көче” дигән нәрсәсе бар, кемдәдер ул бик көчле, кемдәдер юк. Безнең очракта ул - Раилә. Әнә, Харис абыеңны гына исеңә төшер әле, юк кына тәмәкене ташлый алмый, ташлап карады, ике-өч көннән яңадан тарта башлый. Нишлисең бит! Минем бер үтенечем бар сезгә. Үпкәләмәгез, ләкин минем уйлавымча, әйдәгез, туктатыйк без бу бәхәсне, чөнки бик озакка сузыла. Беренчедән, ә икенчедән, кирәкме икән бу пычракны искә алып өскә чыгару? Минемчә, юк. Ходай бирергә язсын, диләр. Без дә Раиләдә өмет чаткысы кабызыйк. Юк, үткәнне кире кайтармыйк, киләчәк белән яшик. Кул сынды дип, ашамый тормыйбыз бит. Шулай булгач, үткән үткәндә калсын. Бер генә дә начар әйберләрне искә төшерәсе килми. Аңлыйм, бу миңа кагылмый. Сез, дусларым, Рәсим, Гөлзидә, Марат, үтенәм: без бит бер гаилә кебек яшәдек, араларны суытмагыз. Сезгә авыр, бик авыр, тик тыныч тормыш өчен вакыты белән тырышырга кирәк. Бердәм булсак, без бу афәтне җиңәбез дип ышанам, я, нәрсә әйтерсез?
Тынлык урнашты, һәрберсе үз уена чумды. Барысының да әйтер сүзе күп иде, тик әйтергәме, яки түзәргәме, нишләргә? Мең төрле уй йөрде башларда. Барысына да бик авыр иде.
- Минем бер соравым калды. - Көтмәгәндә Марат Раилә каршына килеп басты.
- Сез ни эшләргә җыенасыз? Минем ишеткәнем бар, әниләр балаларын хастаханәдә калдыралар да, ахырдан, бала үскән гаиләләрнең бәхетен җимереп, кире тартып алалар. Алар бит үзләрен кайгырта, ә балага нишләргә, ул бит башка анага әни дип үскән, аның турында беркем уйламый. Минем әнием дә, әтием дә бар, миңа башка әни кирәк түгел.
- Юк, ул турыда хәтта уйлама да, минем уемда да юк сине аерырга, ә хастаханәдә мин ялгыш ычкындырдым. Мин синең әниеңне хөрмәт итәм, мин беркайчан да сине аннан тартып алмыйм. Ант итәм, беркайчан да. Үземнең этлекләрем өчен соң булса да гафу итегез, үтенәм, миңа мөмкинлек бирегез.
— Мин ышанырга тырышам, бер яктан рәхмәт сиңа Райлә апа, әгәр сез мине ташламасагыз , белмим мин нинди юлдан барыр идем, белмим. Ә мине ташлап сез миңа иң зур бүләк ясадыгыз, җир йөзендәге иң,,иң яхшы әни миңа насыйп булды . Рәхмәт миңа иң яхшы әни бүләк иткәнен өчен.
Марат белән Райлә янына Гөлзидә килеп
- Мин ышанам сиңа, Раилә, бу юлы, чыннан да, ышанам, тик бер шарт белән.
- Тыңлыйм.
- Син Ришат абыйны бәхетле итәргә сүз бир. Үтәмәсәң, мин сиңа күп түздем, үз кулларым белән бәреп үтерәм, ишетәсеңме, бу минем соңгы сүзем. Бар кешегә дә мөмкинлек бирелми, без сиңа ышанабыз һәм безнең ышанычны акларсың дип уйлыйм. Маратка килгәндә, ул да мине аңлар. Кешене гафу итә белергә кирәк, улым, аңла мине.
- Әни, син, чыннан да, бик акыллы кеше, мин синең белән горурланам. Минем әнием син булган өчен бик шат, рәхмәт сиңа, әнием, мине бәхетле итеп, җил-давылдан саклап үстергәнең өчен.
Марат әнисен килеп кочты.
- Менә бусын шәп әйттең, хәтта күзгә яшь тулды. Шулай шул, өйдә дә тәрбияче булгач, балалар да бик акыллы сөйләшә, афәрин, Марат, гел шундый бул! Минем аңлавымча, без бу сугышта җиңеп чыктык, шулаймы? Әйдәгез, бу хөрмәткә шампан шәрабе ачыйк! — дип Ришат шкафтан шампан шәрабе чыгарды.
Бөтенесе бокаллар тотты, шәраб салынды, Ришат кабат сүз алды.
- Дусларым, рәхмәт сезгә, барысы өчен дә, бер гаилә булып калуыбызга мин бик шат, үткәннәрне үткәндә калдырыйк. Бәхетле тормыш бирсен Ходай барчабызга да, ә хәзер яңалык. Мин сездән олырак, үземчә, сезнең барыгызны да беләм кебек иде, әйе, шулай булды да, мин белдем бу очрашуның ничек бетәсен һәм барыгызга да бүләк ясыйсым килде.
Рәсим алгарак чыкты:
- Нинди бүләк, Ришат абый? Берни дә кирәкми.
- Син тыңлап бетер, олылыр сөйләгәндә. Менә мин ничек уйладым. Барыбызга да бу арада ут йотып яшәргә туры килде, шуңа күрә утка ни кирәк? Я, әйтегез? - Ришат бөтенесен күзләп чыкты.
- Эх сез! Утка су кирәк. Һәм мин барыбызга да диңгез буена путевка алдым, Рәсим, сез дүртәү, ә без өчәү: Раилә, мин һәм Чулпан. Я, ничек?
- Кирәк түгел иде. – Рәсим, нишләргә дә белмичә, Гөлзидәгә карады.
- Кирәк, бик кирәк. Шулай итеп, без бер атнадан диңгез буена сәяхәткә китәбез.
Кич бик авыр булса да, ахыры яхшы бетте. Бөтенесе дә бүлмәләргә йокларга таралыштылар.
- Дөрес эшләдекме икән? Мин әле барыбер тынычлана алмыйм. - Гөлзидә Рәсимгә сораулы карашларын төбәп, - хәерлегә генә булсын.
- Дөрес, бик дөрес, син тагы бер мәртәбә үзеңнең иң акыллы, мәрхәмәтле икәнеңне расладың. Синең кебек йомшак күңелле кешеләр дөньяда күбрәк булсын иде, мин сине бик яратам.
- Мин дә сине яратам.

Бер атнадан алар инде диңгез суында чабышалар иде. Ходай рәхмәте беләнме, әйтергә бик авыр, алар, әйтерсең, бер тату гаилә һәм араларында бернинди дә аңлашылмаучылык килеп чыкмаган кебек, дустанә мөнәсәбәттә иде. Кырыйдан карасаң, алар гомер буе шундый тату, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр кебек.
Шулай бер көнне Раилә, Чулпан белән чабышып уйнаганда, ялгыш кына бер хатынга килеп бәрелде.
- Раилә!
- Тася!
- Син... Син... Син нәрсә, инде монда килеп җиттеңме? - Тәслимә куркып калды. Аның куркуы йөзенә бәреп чыккан иде.
- Тукта, юк, гафу ит, белмим ни әйтергә дә, мин монда ирем, оныгым белән.
- Син, ирең белән? Ничек? Ышанмыйм!
- Әнә кара, Чулпанкам килеп бара. Матур инде, шулай бит?
Раиләнең мондый сөйләшүен ишетмәгән Тәслимә, берни аңламыйча, катып басып тора.
- Тәслимә, сине күрүемә бик шатмын, гафу ит мине, үтенәм, мин җүләр булганмын, ә хәзер минем ирем бар, оныгым, мин бик бәхетлемен. Син дә бәхетледер, ышанам. Хәлләрең ничек?
- Менә ирем, балалар белән ял итәргә килдек. - Тәслимә әле һаман үз күзләренә үзе ышанмый тора иде.
- Аңлыйм, синең исең китәдер, зур үзгәреш күрәсең, ә барысына да минем ирем, аңа булган хисләрем сәбәпче. Нинди җүләр булганмын, белсәң иде, мин бик үкенәм, хәзер кире генә кайтарып булмый барысын да үзгәртергә.
- Әбика, айда, уж тебя все ждут.
- Бу - минем оныгым.
- Улың бар иде, ул кая соң, башка гаиләдәме?
- Әйе, башка гаиләдә, тик башка гаиләдә булса да, без бик тату яшибез. Әнә, кара, тегендә Рәсим, Гөлзидә уллары, кызлары белән утыралар.
- Ничек? Син бит аларны...?!
- Үтенәм, искә алма, ул чакның бер минутын да искә төшерәсем килми. Ә сиңа килгәндә, рәхмәт сиңа теге юлы качып киткәнең өчен, тагын бер гөнаһ кылудан коткарганың өчен.
- Чыннан да, син бик үзгәргән, әйтергә дә куркыныч, ышанып булмый, башка кеше янында басып торам сыман.
- Ышан, бу мин. Үзең ничек, балалар исән-саумы?
- Без дә бик бәхетле, өч бала үстерәбез, авылда яшибез.
- Син ничек, башыңда нинди уйлар йөртеп, миннән качарга уйладың?
- Миңа әби әйтте. Машина килер, бәхетле буласың килсә, шул машинадан төшмә, кая барса, шунда бар, диде.
- Күрәзәче әбидер, шулаймы?
- Әйе, мин тыңладым һәм ышан: бик бәхетле яшим.
- Рәхмәт әйт аңа, ул синең тормышыңны үзгәрткән.
- Әйттем дә үзебезгә алып та кайттык, аның бит туганнары булмаган, ә хәзер кадерле карчык булып өйдә утыра.
- Соң, хәзер ул үзе генәме?
- Юк, күрше хатыны карап торам, диде.
- Күрәзәлек итәме соң хәзер?
- Юк, карт инде, куркабыз, үзе әйткәли, тик авыр булыр, дибез.
- Ярый, дустым, зинһар, үткәннәрне искә алмыйча, бәхетле яшә һәм мине гафу ит, сау бул, мине көтәләр.
Ялдан кайтканда, аларны яңалык көтә иде. Гамилнең үле гәүдәсен тапканнар, аны үзенең сәрхүш дуслары кыйнап үтергәннәр булып чыга.
Вакыт үтә, Ришат белән Раилә асрамага бала алалар, Марат укырга Мәскәүгә китә. Зур йомгак сүтелеп бетә. Һәрберсен бәхетле тормыш көтә, дип ышанасы гына кала.
Бетте.
Хөрмәтле дусларым бу әсәремдә төрле катлаулы тормыш юллары , алар бик сикәлтәле булуын күрсәтергә теләдем, .Бер беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә өйрәник. Бер беребезнең хаталарын кичереп, үпкә сакламыйк. Вакыты белән дошманыңа баш иясен, вакыты белән дус, туганың баш тартса да, дошманың ярдәм кулы суза яки киресенчә, иң якын кеше аркаңа пычак кадый. Төрле очракка төрле җавап табып була. Бер беребезне аңлап яшәргә өйрәник, хөкем чыгару җиңел, ә менә җазасын алгач, дөреслек килеп чыккач, хөкем иткән кешенең күзенә ничек карарбыз? Шуның турында ынытмыйк.Кеше турында начар әйткәнче башта уйлыйк , үзебезне аның урынына куеп карыйк, рәнҗетергә ашыкмыйк. Ә мин сезгә тормыш, йөргән юлларыгызда бары уңышлар телим. Сикәлтәле юлларны баш күтәреп, җиңел үтәргә язсын Ходаем. Исән сау яшәгез, Бәхетле булыгыз.

Тәмам.

Гөлчирә Галимова.

Читайте нас: