Бугенге кен бернэрсэ белэн дэ аерылмасада Рэзилэ белэн Рэсилэ аны бик кеттелэр, Иптэш кызлары Айсылунын буген туган кене, унсигезен тутыра.
Кызларнын да бер атнадан туган кеннэре, игезэклэр булсаларда алар бер берсенэ ошамаган. Икесе дэ озын шомырт кара чэчле, озын буйлы, матур кызлар, тик Рэсилэ этисенэ ошаган, э Рэзилэ энисеннэн булган чибэрлеген дэ алган, Рэсилэ игезэк сынары чибэр булганга упкэлэми, ул этисенэ ошаган кыз бэхетле була дип шатланып яши, Игезэклэр бер берсе эчен жан атып яшэделэр,, берсе бармагын сындырса икенчеседэ бармагын бэйли, янэсе бергэ авыртсын дип. Берсе еласа икенчесе елый, бер берсен карап ,бетен эйберне уртак булеп яшэделэр, эйтерсен икесе бер бетен. Язмыш аларны кечле сынаулары белэн берсеннэн берсен аерыр дип алар куз алдына да китермэделэр.
Буген алар эле туган кенгэ бара .Янгыр явып уткэнгэ авыл эчендэ бокырдык, юлларда куллэвеклэр жыелган.
,— Рэзилэ кырыйгарак кит тагы машина килэ.
Авыл машиналары кешелэр яныннан уткэндэ акрын утсэлэр, бу машина юлдагы куллэвектэн очып чыкты, эшэке су кызлар эстенэ сибелде. Рэсилэ игезэк сынары артында калды, э менэ Рэзилэгэ карарга куркыныч иде. Житмэсэ утеп киткэч кызлардан келгэн кебек машина туктады да, машина ишеге ачылды
— Кызлар гафу итегез, ялгыш чыкты, — Артур Рэсилэгэ карап
--Чибэркэй кая барасыз?
Ачуы чыккан Рэсилэ
--Сезнен аркада беркая бармыйбыз, курмисезме киемнэребез бокырдык, йери белмэсэгез машинага утырмагыз, барыгыз юлыгызда булыгыз.
Кызлар юлларыннан кире борылды,тизрэк кайтып юынып янадан чыгып китергэ кирэк иде,
Артур машинага утырдыда
—Кызы чибэр иде, э тегесе хэтерлисенме Золушка экиятен шул искэ теште,— ул пырхылдап келеп жибэрде.
— Онытмасан Золушка ахырдан чибэр кызга эйлэнэ.-Дамир дустына терттереп,--ярар туган кенгэ сона калабыз.
Кызлар туган кенгэ килеп житкэндэ туган кен башланган иде инде.Эстэл янына утырганда аларнын кузлэре Артурга теште, Рэсилэ Айсылуга аларны имлэп курсэтеп
— Алар нишли монда,?Кем ул сина?
— Туганым э нигэ? Кузен тештеме?
-Теште?Син упкэлэп ятасын без сона калганга, без анын аркасында сона калдык--Рэсилэ нэрсэ булганын сейлэп бирэ.
— Мин анын белэн сейлэшермен, рульдэ анын дусты Дамир иде ,анын янында утыра курэсенме.
— Курэсем дэ ,ишетэсем дэ килми, ярар дустым бэйрэмнен ямен бозасым килми.
Артур да кызларны таныды, ул Дамирга тертеп
— Син дерес эйткэнсен Золушкабыз чыннан да искиткеч чибэр, ул минеке була
— Жулэрлэнмэ,монда кайтыпта кызлар йерэгендэ уйнама.
Биергэ чыккач Артур туры Рэзилэ янына килде
- Чибэркэй биеп алыйкма? Танышырбыз да шунда.
- Мина кендез танышканда житэрлек калды.
— Узенне эллэ кемгэ куйма инде, ялгыш булды дидем бит. -Ул Рэзилэнен кулыннан тотып - Нэрсэ авылда ялынганны яраталар мэллэ.
--Син эле ятсыз гына тугел, уз узенне дэ кызлар янында тота белмисен ,шэхэрдэ бэлки сез телэгэнчэдер, тик бездэ эле кызлар узлэрен тэртипле тота,узенэ кирэкне шэхэрдэн эзлэ.
--Бу сузлэрен эчен син кыйбат тулисен эле,--Артур читтэ иптэш кызлары янында басып торган Рэсилэне дэште. Алар нэрсэлэрдер сейлэшэ сейлэшэ биеделэр.Рэзилэ генэ игезэк сынары эчен бик борчылды.
— Сез биемисезме, кэефегез кырылган кебек.- Дамир Рэзилэ янына килеп басты.
— Сезнен дустыгыз бозып китте, анын сузлэре дэ, уз узен тотышы да бик сэер,
- Ул шулай крутой булып кылана гына, э дерестэн ул алай начар егет тугел, бэлки биербез?
--Гафу ит, мин биемим ,
- Сез чыннан да каты упкэлэгэн , дересен эйткэндэ мин элгермэдем нэрсэ булсада эшлэргэ, авыл юлларында йергэн юк иде, хэзер эйрэнергэ туры килэ.
— Анламадым нигэ?
— Минем хужа сезнен ферманы сатып алган, хэзер авыл халкына эш булачак, терлек асрарга жыена, кечкенэ генэ май заводы, тавык фермасы ача.
— Бу чыннан да бик яхшы хэбэр, куп ирлэр эшсезлектэн эчэ башлады, кубесе районга барып эшли, барыбер ерак бит, Авыл халкы шатланыр инде, бэлки юллар да салырлар иде.
— Планда бар икэнен белэм,
Туган кен беткэч Айсылу сузен тонлап кызлар Дамирлар белэн кайтырга ризалашты.
Бер атнадан алар янэ очрашты. Артур Рэсилэ белэн сейлэшеп барса да Рэзилэдэн кузен дэ алмады .Рэзилэ моны сизде, ана бик унайсыз иде ,Бу кичерешлэрне Дамир кузэтеп торды, ахырдан,
— Кара эле Артур син барыбер ,,,Рэсилэдэн ,,,,куздэ алмыйча сейлэшеп барасын, бэлки анын янына утырырсын,--ул машинаны туктатты да- Рэзилэ кучегез минем янга яшьлэргэ комачауламыйк .
.Шул кеннэн алар очрашуы ешайды. Артур гына Рэсилэ белэн очрашсада гел Рэзилэ турында уйлады.Эле Дамир эйткэн сузлэрдэн сон ул бетереп тузына башлады.анын колагында гел Дамир эйткэн сузлэр иде— Мин яратам Рэзилэне, жэйгэ туйга чакырам узенне дустым.
Рэсилэ дэ сизенде, Артур еш кына Рэзилэ турында эйтэ, хэрбер сузенэ кыстыра, гел аны игезэк сынары белэн чагыштыра .Рэсилэ
- житэр бэлки анын янына барырсын ул кубрэк ошагач- дигэн сузенэ
- Бэлки барырмында, риза булса баш тартмыйм -диде.
Беренче тапкыр Рэсилэ игезэк сынарына ачу хисе белэн жанды.Эгэр туганнар булмаса белмим нэрсэ белэн бетэр иде.Ул беренче булып дереслекне ачыкларга булды
.— Рэзилэ син нэрсэ уйлыйсын Артур мине ярата микэн? Эйт туры эйт., син бит хаман дересен эйтэсен.
--Белмим, нигэдер мин шиклэнэм, ул егет сина туры килми, юк мин сине начар димим туганым, киресенчэ ул ярата белми,анын уе каядыр чабып йери.
— Упкэлэмэ мин башкача уйлыйм,синен мина ачуын чыга, чая бай малае минем белэн очраша ,э сина бары анын машина йертучесе элэкте. Ул мине яратам диде, мин зур йортта ,шэхэрдэ яшиячэкмен, э син , син кенлэшэсен , куралмыйм сине .
--Нишлисен син, мин Дамирны яратам. Без жэй кене эйлэнешэбез, эйе ул бары тик машина йертуче, мина бэхетле булырга шул житэ, э мин сине анларсын дип уйлаган идем,
Хэм мина Артур кирэкми
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова