Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
23 март 2021, 17:00

КАН ДОШМАНЫМ

Дүртенче өлеш

Дамир һаман тынычлана алмады. Ул кире Рәзилә янына килеп басты.
— Ә Рәсилә, Рәсилә беләме?--
--Белә генәме соң, ул шул вакытта өйгә кайтты. Мин авыз ачып бер сүз әйтергә дә өлгермәдем , күз алдым томаланган кебек , ничек тиз керсә шулай тиз чыгып китте . Икебезгә бер йөрәк иде икегә аерылды.
--Ул болай да синнән көнләшә иде, Кая ул хәзер?
--Белмим, шул көннән бирле өйгә кайтканы юк. Телефонны алмый, мин нишләргә дә белмим. Рәзилә тагын еларга тотынды. Дамир Рәзиләне кочагына алып
--Кадерлем минем, мин югында сиңа күпме сынаулар үтергә туры килгән. Мин гаепле барсына да, әгәр дә китмәгән булсам мондый хәл килеп тә чыкмаган булыр иде .
Рәзилә Дамир кочагыннан чыгып:
--Кирәкми, ишетәсеңме кирәкми. Беләм хәзер инде бернәрсә дә эшләп булмый . Без аерылышырга тиешбез, мин сиңа тиң түгел, кызлар күп табарсың. Миннән чистаракны, табарсың.
--Җүләрем минем, әйе миңа бик авыр булды бу хәбәрне ишетү. Йөрәгемә пычак кадаган кебек булды. Ләкин синең гаебең юк, син үзең дә бу мәшхәрнең әсире. Бу кичерешләрне оныту җиңел булмас, тик без бит икәү, ишетәсеңме икәү җиңеп чыгабыз. Аңла минем сине югалтасым килми, ишетәсенме?Югалтасым килми . Артурның гаебе аркасында араларыбыз суынганны теләмим. Ул җазасыз калмас ышан миңа.
--Ничек тынычланыйм соң? Ничек әйтергә җиңел, өзгәләнгән йөрәгемне нишләтим? Һәрбер әйткән сүзе, булган вакыйга башымнан чыкмый, үләсем килә.Нигә миңа мондый сынау?Бертуганыма кан дошманына әйләндем, әйтергә телем дә әйләнми, нишлим?
--Минем турында уйламадыңмы? Мин синсез ничек яшим?
— Үтенәм кит, мин сиңа тиң түгел.
— Мин ничек синең яныңнан китим? Нинди кеше булам инде мин сине авыр чакта ташлап китсәм. Аңла мәхәббәт шундый чакта сынала инде ул кадерлем . Яратасын икән кешене бөтен кимчелекләре, бөтен хаталары, бөтен кайгы хасрәтләре белән, бөтен булган мәшәкатьләре белән кабул итәргә кирәк. Һәм син дә миңа бар булганың белән кирәк, яратам мин сине . Әйдә, җыен мин синең кулыңны сорарга кайтам.
--Юк мин куркам, нинди йөз белән аларга күтәрелеп карарга? Ә Рәсилә кайтмаса нәрсә дияргә?
--Тынычлан, мин белергә өлгергән Рәсилә булса ул кайтачак. Кеше өчен иң мөһим ул әти -әни , ә Рәсилә аларны үлеп ярата. Бары җаен табып аңлашырга гына кирәк. Без икәү аңлатырбыз.
--Мин хәзер нәрсә көтәргә дә белмим.
--Тынычлан, нәрсә булса да уйларбыз.
Әйе әйтергә җиңел. Дамирның үзенең дә йөрәге теткәләнде. Иң якын дусты шулай сатсын инде дуслыкны. Ә иң кадерлесе Рәзилә ул хәзер ут эчендә яна, Нинди сүзләр табарга соң аны тынычландырырга? Аңлый Дамир бик, бик авыр Рәзиләгә.
--Мин әле әниләрне дә күрмәдем, кайтып киләм. Сезгә кайтам дип әйтәм борчылмасыннар .Хәзер соң инде иртүк сигезләрдә килеп җитәм әзер бул.
--Син чыннан да миңа өйләнәсеңме, курыкмыйсыңма? мин ми....
--Без балачага түгел. Алдан әйтеп куям булачак хатыным белеп тор, мин бер генә әйтәм, әйләнеп йөрмим. Әзер булып тор кадерлем, бәхет диңгезендә йөзәргә әзер булып тор.
Дамир Рәзилә янына килеп битеннән үпте дә
- Хәерле төннәр кадерлем
Дамир китте, ләкин Рәзиләнең барыбер йөрәге тыныч түгел иде.
Дамир эшенә кереп чыкты да машинасын алыштырырга гаражга керде, тимер томыр арасында йөргән Артурны күреп
--Артур, нишләдең инде син ?Нигә Рәзиләнең йөрәгенә ут салдың? Нигә дуслыгыбыз арасына упкын казыдың? Нигә әйт? Нәрсә җитми иде сиңа, ?Мин сине туганымнан да өстен күрдем, ә син минем битемә төкердең
--Сине яратса минем белән аунамас иде.
--Кабәхәт икәнсең.
--Сине яратамы? Җүләр, кызларга акча кирәк, менә икәү сине бүләләр, син түгел синең акчаң кирәк аларга.
--Син бераз оныткансың көнчелегең аркасында аек акыл белән уйлый алмыйсың. Башың эшләми ,алар мине түгел сине бай малае дип белә. Без шулай сөйләшкән идек оныттыңмы?
--Миңа барыбер, Рәзилә минеке һәм сиңа бирергә җыенмыйм.
--Без иртәгә авылга кайтабыз, туй көнен билгеләргә
Артур Дамир янына килеп
— Өлгерсәң.
--Без сөйләштек инде, ә син миндә бүтән эшләмисең. Иртәгә расчёт алда кит. Күземә күренмә, утырасың килмәсә.
Дамир борылды. да ишеккә таба китте .Кисәктән күз аллары караңгыланып аягы мамыкка әйләнде һәм ул билгесезлеккә чумды.
Бүгенге көн Рәсилә өчен бик авыр бирелде . Авылга кайтырга да кирәк, ничек очраша ул игезәк сыңары белән. Юк хәзер ул минем өчен беркем түгел, йә ходаем барыбер күңел тарта, ничектер Рәзиләдән башка бик авыр. Анын һәрбер әйткән сүзен тыңлый идем.Бәлки ул дөрес әйтәдер, юк, юк мин сизгән булыр идем. Әниләр янында ничек булсада түзәргә, сүзгә килмәскә. Миңа алдан барып сейләшергә кирәк, Рәсилә подьезд ишегеннән чыкты да автобус тукталышына китте, аның уенда Рәзилә белән вакытлыча дуслашу, әти, әнисенә арада булган буталчыкны белгертмәү иде. Ерак та китмәде каршысына Артур чыкты
--Кая киттең инде?
--Рәзиләгә барам, кайбер мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк.Син кая очасың болай, артыңнан этләр куды мәллә?
--Синең яныңа киләм, син нәрсә сөйләнеп йөрисең? Әгәр дә Рәзиләне яратмасам әллә кайчан бәреп үтерә идем. Син бит җүләр, мин сине яратмыйм, синең белән вакыт үткәрер өчен генә.
--Үтер, бала белән икебезне бергә үтер, оятсыз син, чыннан да Рәзилә дөрес булган , ә мин аны дошманга әйләндердем . Син мәхәббәткә лаек түгел.
--Син мине алдый алмыйсың, бала көтәм дигән булып мине үзеңә бәйләргә җыенасыңмы?
Артур Рәсилә янына килеп бугазына ябышты
--Җитәр ,тимә миңа, күрәсем дә килми, синең әти булырга хакың юк, мондый әти булганчы булмавы яхшырак, мин аны үзем генә үстерәм.--Рәсилә көч хәл белән Артур кулыннан ычкынып--Син чыннан да кабәхәт, бар кит, бүтән яныма киләсе булма.
Артур сиптән ычкынган эт кебек Рәсиләгә суккалый башлады
--Үтерәм, этең белән бергә үтерәм.
Артур күпме суккандыр белмим , тик. Рәсилә бәхетенә тукталыштагы кешеләр күреп аны бу ерткыч кулыннан
йолкып алалар . Артур кеше күп җыелгач тизрәк качу ягын карый . Рәсилә ашыгыч ярдәм чакыртудан баш тарта, аның тизрәк туганын күреп гафу үтенәсе килә.
Ишек янына килеп җиткәч Рәсилә үз ачкычы белән ишек ачырга курыкты, шакыргада кул бармый, нишләргә? Туганының күзенә ничек карарга, ?Вакыт уздырудан мәгънә юк .Бөтен көчен җыеп ул ишек шакыды.
Рәзилә дә аптырап калды, Дамир иртә белән киләм диде, Рәсилә килми, Артур юк, юк ачмыйм.
Ишеккә яңадан шакыйлар, аннары
--Рәзилә ач бу мин Рәсилә.
Рәзилә күз ачып йомганчы ишекне барып ачты, каршысында торган Рәсиләне кочаклап алды да
--Белдем, белдем күңелем сизде, кер, кер тизрәк. Ул Рәсиләне бүлмәгә алып керде, Якасы яныннан пальтосы ертылганны күреп
--Кара инде мин булмагач үзеңне дә карап йөрмисең, нишләдең инде туганым?
Рәсилә үксеп елап җибәрде, Рәзилә аны юатырга тырышып
--Нәрсә булды инде, елама, иң мөһим адымыңны ясадың, , хәзер инде без янә бер бөтен.
--Син дерес булгансың, Артур мине яратмаган-— Рәсилә нәрсә булганын бәйнә, бәйнә сөйләп бирде.--Ул беркемне дә яратмый, сине дә яратмый. Ул бары сине үзенеке итә алмаганга ачуы кайнаган, мин бит чыннан аны яраттым, үлеп яраттым.Ә ул минем белән бер рәттән башкалар белән йөргән . Яратам дип мине алдап йөргән, минем хисләремнән көлгән . Акчасы булганда башкалар белән чуалган, акчасы беткәч минем янга килгән. Минем яратуымнан файдаланган, минем аңа каршы килмәгәнемне белә бит.
--Каян белдең ? Юктыр, сез гел бергә бит.
--Дөресе шул, ул гел киләм, яратам дия иде. Тик үзе шул вакытта башкалар белән булган, минем яратуымны белә бит, кайчан килсә дә кире бормыйм. Мин дә әйдә очрашыйк дигәч- йә мин исерек, йә вакыт юк Дамир белән йөрим, яки башка сәбәп таба иде .Белдем алдавын да белдем тик нишли алам мин чыннан да аны яраттым. Ә ул миннән , минем хисләремнән көлеп кенә йөргән. Минем яратуымны аңларга теләмәгән.
--Ярар хәзер аның кем икәнен беләсең, тынычлан. Авылга кайтасы бар, йөзләрең шешенгән,әнигә нәрсә диярсең?Авырый дисәң тагы борчылыр. Әйдә чәй куям, элекке кебек бергә чәй эчик. Аннары....
Тагын ишек шакыдылар.
--Кем ул?
Рәзилә куркудан нишләргә белмәде
--Белмим, Дамир иртә белән киләм диде, ул әйтеп тә бетермәде ишек дөмбердәп ачылып китте . Ишектән исерек Артур керде
--Нәрсә гарем җыелган, ирегез кайтты каршы алмыйсыз ? Ул туры Рәсилә янына килеп
--Син нәрсә монда килеп тикшереп йөрисең себерке? Бая әз эләкте мәллә?
Ул янә Рәсиләнең бугазына ябышты.
Рәсилә ачыргаланып кычкыра башлады.
--Җибәр дим, җибәр.
Рәзилә килеп Артурны Рәсиләдән сөйрәп алды да яңагына сугып җибәрде.
--Кабәхәт җан син ничек итеп аңа кул күтәрдең? Бетереп акылыңны җуйдыңмы? Кем сиңа монда килеп ишек каерып йөрергә рөхсәт бирде? Кит моннан яки мин полиция чакырам.
Артур тагы да җенләнеп Рәзиләгә сугып җибәрде, Рәзилә диван кырыена ауды, Артур аяклары белән аны типкәли башлады.
--Яратам дигәч тә, җүләр, кем дип белдең үзеңне, сез бит бары безгә бары үз теләгебезне үтәр өчен генә кирәк, тилеләр, нинди ярату булсын, ир ат беркайчан да яратмый, хатын-кыздан үз кирәгенчә файдалана гына. Сез...
Ул сүзен дә әйтеп бетермәде Рәсилә аның башына эстәлдә торган ваза белән сукты. Артур гөрселдәп идәнгә ауды.
--Рәзилә, Рәзилә тор, Үтенәм синең бөтен җирең кан, утыр әйдә.
Рәсилә Рәзиләгә диванга утырырга булышты.
--Син аны үтердеңме?
Рәзилә Рәсиләгә карап
--Юк, аңын гына җуйды, аны аннары карыйм, синең каннарыңны сөртергә кирәк.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова

Читайте нас: