Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
24 март 2021, 15:30

КАН ДОШМАНЫМ

Бишенче өлеш

-Иреңнәрен шешкән, иртәгә ничек кайтып күренергә инде? Күзләреңне йом әле сөртеп бетерим.
--Кирәкми үзем, Артурны карарга кирәк үлсә гомеребез төрмәдә үтәчәк.
--Селкенә әнә кара ,әйдә бәйлик, айнып китсә икебезне дә үтерә, полициягә дәшергә кирәк, алып китсеннәр. Нинди булса да бау табарга кирәк.
— Бау бар сумкада кара әле, әнигә кер элергә алган идем.
Рәсилә ишек янында торган сумкадан бау алырга коридорга чыгып китте . "Ах" дигән тавышка бүлмәгә ашыкты, тик берни дә күрергә өлгермәде каршысында Артур басып тора иде.
— Нәрсә мине үтерергә җыендыгызмы?
Ул Рәсиләнең кулыннан тотып бүлмәгә сөйрәп керде.
--Әнә күрәсеңме мин аны үтердем, аны жәлләмәгәнне сине жәлли дип уйлыйсыңмы? Утыр диванга тиз
--Син нишләргә җыенасың? Нигә кирәк иде сиңа Рәзиләне үтерергә?
--Тиле, бер сугып кеше үләме? Җитмәсә хатын кыз, сездә бит мәче гомере, сез яшәргә, үлемнән качарга сәләтле хайваннар.
— Нишләдең син? Сиңа нинди җеннәр килеп ияләште? Сине утырталар бит шуны аңламыйсың.
--Кем әйтте? Мин хәзер сезне бәйләп яткырам да ут төртәм, кызык бит ике туган бер көнне үлә. Мин Рәзиләгә күпме ялынып йөрдем, минеке булмый икән беркемнеке дә булмый.
--Син бит ярата белмисең, ничек итеп сине Рәзилә яратырга тиеш. Син яратырга сәләтле түгел. Яраткан кешене аңламыйсың, мин сине үлеп яраттым, ә син нишләдең? Минем сөюемне җиргә салып таптадың. Кем дип белдең үзеңне әйт? Син хыянәтче җан.
--Дәшмә дим мин сиңа..
--Нигә? Барыбер үтерәм дисең бит, ишетеп кал үзеңнең кем икәнеңне. Минем яратуымны белеп мине алдап башкаларны кочып йөргәндә нәрсә уйладың? Ничә тапкыр хыянәтеңне белеп гафу иттем. Әле мине хыянәттә гаеплисең. Әле өйләнешмәгән , ә син мине үзеңнең хатыныңа, үз колыңа әйләндерергә өлгердең.
--Тукта дим мин сиңа.
--Туктамыйм, тыңлап бетер, мин сине бөтен җаным, тәнем белән яраттым, әйткән сүзләрең йөрәгемне яраласа да түздем, көнләшә димәк ярата дип уйладым.Син дөрес әйттең гарем, синең гаремда без ничәү соң? Син һәрберебездән шулай көлгәнсеңдер инде. Әйе син яраттыра белдең, тик килер бер көн син дә безнең урында калачаксың. Синең дә йөрәгеңне яраларлар . Ә мин тиле сине яраттым, синең нинди булуыңны белә торып, әниләргә дә без өйләнешәбез дип әйтергә теләгән идем.
--Курыкма аларга яңа ел бүләге була, үлгәнче сезнең елыгызны яңа ел бәйрәме белән искә алачаклар.
--Үтер, чыннан мин курыкмыйм, синең кебек хашәрәттән бала тапканчы үлүең яхшырак. Бәхетемә туганым белән дуслашырга , аңлашырга. өлгердем. Үтер әйдә нәрсә көтәсең?
--Тиз генә үлмисең әле син. Мине кабәхәт дидеңме? Әле син минем нәрсә эшли алуымны белмисең, әнә Рәзилә дә уянды.Бик әйбәт.
Артур аңына килгән Рәзиләне күтәреп Рәсилә янына утыртып:
--Я кайсыгыз саубуллашу сүзләрен беренче әйтә? Ярар теләүче булмаса мин әйтәм. Үлгәнче белергә тиеш бит сез, Минем акча күп дип Рәсилә бәгърем юкка чаптың. Мин түгел Дамир бай малае , әйе дөрес әйттең син , акча булганда башкалар белән чуалдым, ә акча юкта синең яныңа килдем. Син тиле болай да мине яраттың, ә нигә файдаланмаска? Яратам дип әйтә идем, ,соң сиңа шул җитә иде, авызыңны ачып көтеп утырдың. Син нәрсә эшләргә дә әзер идең бит.
--Әйе мин синең өчен нәрсә эшләргә дә эзер идем, хәттә кан туганым белән дошманга әйләндек , сине яратудан җүләрләнә башладым. Хәзер синең чын йөзеңне күрдем, син мәхәббәткә лаек түгел, кем дип белдең үзеңне вәхши җан? Хатын кызның йөрәген яндыру җиңел ул, иң курыкканым шулай түбән тәгәрәвемне Рәзилә белмәсә ярар иде дип уйлый идем. Мин җүләр агым суга каршы йөзәргә теләдем. Янәсе мин сине көчле яратсам кайчан булсада син дә мине аңларсың, ярата башларсың дип өметләндем. Сөю хисе ничек йөрәккә очарга канат бирсә, шулай ук йолкып та ала икән. Я нәрсә көтәсең үтер.
Рәсилә Рәзиләгә карап:
— Гафу ит мине, мин синең йөрәгеңне теткәләдем, шул вакытта үземнең йөрәгем дә яралы иде. Син күпме тырыштың миңа аңлатырга, ә мин мәхәббәт колы идем. Ишетмәдем шул сүзләреңне. ишетмәдем. Күземне томалады, колагым ишетмәс булды Артурга булган сөю хисем көчлерәк иде.
--Җитте сезгә, мә бау Рәзиләнең аяк кулларын бәйлә.
--Сиңа кирәк булса бәйлә, мин туганымны үз кулларым белән богауламыйм. Без бер бөтен икебезне бергә бәйлә.
Артур ачуы чыгып Рәзиләне Рәсиләгә якынырак сөйри башлады. Шул вакыт Рәсилә кулына тотып утырган мендәрен Артурга бәрде. Теге кисәктән бәрелгән мендәрдән сискәнеп әздән генә егылмады. Кызлар шуннан файдаланып Артурны төртеп ектылар.Икесе ике яктан суккалый башлады. Ләкин ул кызлар кулыннан җиңел ычкынды. Күзе нигәдер тәрәзә төбенә кергән пычакка төште. Бер мизгелдә барып алды да Рәзиләгә кадар өчен кулын күтәрде. Рәсилә пычак Рәзиләгә таба караганын күреп алар арасына керде. Кисәктән аткан тавыш ишетелде. Артур кылтырап куйды да идәнгә ауды, анын өстенә Рәсилә дә егылды . Рәзиләгә дигән пычакны Рәсиләгә кадарга өлгергән булып чыкты.
Рәзилә куркуыннан кычкырып җибәрде. Ишектән ике полицейский белән Дамир керде. Кергәндә Артур пычак күтәреп торганны күреп берсе атып җибәрә. Ләкин соңга кала пычак Рәсиләнең үпкәсенә керә.
Кичекмәстән ашыгыч ярдәм машинасын чакырталар. Машинаны көткән арада Рәзилә кыскача нәрсә булганны сөйләп бирә
Дамирның килүенә гаҗәпләнеп
--Син ничек белдең?
--Мин кайтканда күрдем Артурны, яхшы гына әйткәләшеп алдык. Ул мин борылган арада башыма сугып китте, төнге каравылчы мине күреп аңыма китерде. Мин нигәдер синең өчен борчылдым һәм полиция чакырдым , монда килдек соңга гына калдык. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп Рәсиләне, беррәттән Артурны да хастахәнәгә алып китте. Табиблар Рәсиләгә кичекмәстән операция ясарга кирәк үпкәсенә каты зыян килгән дигәч, Рәзилә үзен тәкдим итте . Рәсиләгә операция ясаганда туарга өлгермәгән баласын да алырга туры килә.
Язмыш, күрәчәк кешене нинди генә сынаулар үтәргә дучар итми .Тормыш сукмаклары бик сикәлтәле шул, ярату белән беррәттән нәфрәт йөри. Нигә сон кешеләр яраткан кешеләрен аңларга теләми? Нигә үз бәхетләренә аяк чала? Бәхетләре яннарында гына йөргәнне күрергә теләми? Гомер бик кыска, әгәр сине яратучы бар икән нигә соң шул сөю диңгезенә чуммаска? Бер-береңнән гаеп эзләп араларны бозарга? Хыялдагы ярны эзләп чынбарлыктагыны күрми, калганны нигә аңламыйлар соң?
Рәсилә күзен ачты, янында Рәзилә ятканны күргәч:
--Без кая? Без нишлибез монда?
Рәзилә туганына елмаеп
— Безнең хәзер икебезгә бер йөрәк кенә түгел бер үпкә дә туганым.
--Артур кая?
--Ул да монда, аңа да операция булды.
Рәсиләнең күзенә яшь тулды
— Нишләде ул җүләр? Нигә? Нигә мәхәббәтебезне аңламады?
— Җитәр Рәсилә, аңлыйм сиңа авыр, яраткан кешене оныту җиңел түгел, аңла ул безне үтерергә теләде. Бәхеткә полиция килеп җитте.
--Ул сүзендә торды, әниләргә яңа елны үлгәнче онытылмаслык ясады. Быелгы туган көнен әни оныта алмаячак.
Вакыт үтте, кызлар исән сау терелеп хастахәнәдән чыкты. Дамир озакка сузмыйча Рәзилә белән язмышын бергә кушты. Туйда Рәсилә шаһит егете белән дуслашып, егет белән кыз булып очраша башлады, Рәсиләгә әле һаман авыр иде, ул егетләргә ышанычын югалтты. Артурны наркотик әйберләр куллануын раслап, Дамирны да, кызларны да үтерергә маташуы өчен 15 елга төрмәгә утырттылар.
Тәмам.
Гөлчирә Галимова
Читайте нас: