Авыл тормышы
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
26 март 2021, 15:00

ПАРЛЫ ЯЛГЫЗЛАР

Беренче өлеш.

Җәйнең иң матур көннәре. Нәфисә бакча башындагы яшеллектә ,саф һава сулап ял итәргә ярата. Бүгендә шул ук хәл, менә ул кулындагы китабын кырыйга куйды да, күзләрен йомды. Якында гына чикерткәләр сайравы ишетелә иде. Әйе, әйе, алар үзләренчә көй чыгарган кебек, берсеннән берсе уздырып сайрыйлар, бәлки ярышалардыр, кемнең тавышы көчлерәк, моңлырак дип. Нәфисә кисәктән торып утырып, янында үскән ромашка чәчәген өзеп:” Укырга керәм, кермим, керәм, кермим,....”, дип, чәчәк таҗларын өзә башлады. Әлбәттә инде кыз күңелен тынычландырып,, керәм" чыкты. Гади генә булсалар да, ромашкалар Нәфисәгә бик ошый. Алар бит үзенә бар нәрсәнең аклыгын, сафлыгын җыйган.
Ромашкалар, ап-ак ромашкалар,
Тотамын кулларымда.
Аклык белән саф мәхәббәт
Очрасын юлларымда.
Әйе, һәр кыз үзенә чиста, саф мәхәббәт тели. Бүген ул, үзеннән өч яшкә олырак Камил белән очрашырга сөйләште.үзенә күрә әллә ни матурлыгы булмаса да, Нәфисәгә ул ошый. Авыру әнисен, олы яшьтәге әтисен ташлап калдырмады ул. Үзен чын ирләрчә тотып, күрше районга эшкә урнашты. Нәфисәгә берничә тапкыр районга барганда, аның мотоциклына утырып барырга туры килде. Кичә ниһаять кыз аның тимер атыннан төшкәч, үзендә көч табып очрашуга чакырды.
Нәфисә бүген нык каушады, нәрсә кияргә, ничек чыгарга, нәрсә, ничек сораулары башында әйләнде.
Йортлары авыл читендә булгач, ул һәрвакыттагыча бакча башындагы печәнгә чыгып ятты. Кечкенәдән шунда чыгып китап укырга ярата иде. Күңеле сүрелгән вакытларда да, шунда чыккач күңеле тынычлана кебек иде. Бүген дә үз уйларын рәткә бастырыр өчен, бакча башына килде. Бер кочак ромашкалар җыеп, башына тәкыя үреп киде. Еракта тау битендә уйнаган балаларны күзәтте. Сәгать телләре әкрен генә бара бирде, Нәфисә өйгә кереп җыена башлады. Аның керүен көткән кебек, әнисе:
- Кызым, без бүген кунакка китәбез, үзеңә иптәшкә берәр дус кызыңны чакыр, үзең генә кунма.
- Кая әни, аңламадым?
- Соң инде, атна башында ук сөйләшкән идек бит.
- Әйе әни, истән дә чыккан, мин Фәридә белән сөйләшкән идем, сез киткәнчә барып киләм аларга. Ул да әнисеннән рөхсәт алсын,- дип Нәфисә ашыгып чыгып китте. Ул кайканда әти-әнисе юлга чыгып китәргә әзер иде инде. Кая нәрсә эшләргә, сыер савырга, тавыкларга бирергә. Эш Золушкага кушып калдырганнан да күбрәк булып тоелды, ул хәтта көлеп:
- Әни, эшләрне эшләп бетермәсәм, замокка бару юк димәк?
- Ник? Барма димәдем, эш бит ике көнлек, үзең чамалап эшлә кызым. Мин бит сиңа ышанам. Ярый, без киттек, хәерле сәгаттә кызым. Матур үтсен көнегез, дип әниләре юлга кузгалды.
Фәридә дә озак көттермәде, килеп җитүгә, :
- Әйдә аулак өй җыябызмы?
- Юк Фәридә, мин әни сүзен тыңлыйм, сүзе ни тора, үзең беләсең авылда ничек арттырып сөйлиләр.
- Ярар, ярар, ә клубка чыгабызмы соң?
- Дөресен әйткәндә сиңа әйтергә дә онытылган, кичә мине Камил очрашуга дәште. Бүген күрешәбез.
- Менә сиңа пәрәмәч, ә мине нигә чакырдың? Сездә үзем генә утырып каламмы инде?
- Юк, син бит Нияз кайта дидең.
- Әйе, тик мин сезгә барам дигән идем.
- Әйдә болай эшлибез, бшта клубка барыйк, аннары егетләр белән сөйләшкәч, капка төбендә күрешәбез.
- Килештек. Әйдә җыен.
Кызлар клубка барып бераз биеделәр дә, Фәридә Нияз белән, Нәфисә Камил белән авылны әйләнергә киттеләр.
- Нәфисә, бәлки кая да булса сөйләшеп утырырбыз? Беренче күрешүдә алай әйтүе дә яхшы түгел, тик мин бүген ардым, синең булән күрешергә булганга гына чыктым. Үземне соңгы җүләр итеп хис итәм, ләкин сүземне бозуга караганда, дөресен әйтүе мөһимерәк.
Нәфисә елмая төшеп:
- Син Камил ачуланма, мин үзем дә арган идем, әниләр өйдә юк, бөтен эш миңа калды. Мин үпкәләмим, киресенчә, синең турыдан әйтүең бик дөрес дип саныйм. Әгәр сәбәп табып килми калсаң, начар була иде. Рәхмәт арабыздагы дуслыкны, дөреслек белән башлаган өчен. Әгәр кыен булмаса, безнең капка төбендә утыра алабыз, Фәридә бүген бездә кич куна, мин аны капка төбендә көтәм дидем.
Яшьләр бер-берсенә карап, алга таба атлады. Тынлык урнашты. Төнге ай нурлары, аларга юлны яктыртты, акрын гына искән җил битләреннән сыйпады. Хәтта әкрен генә очып килеп, беләкләренә кунган черки тавышы ишетелә иде. Капка төбендәге урындыкка утыргач, Камил өстендәге костюмын Нәфисәгә биреп:
- Кара инде, бигрәк җүләр мин, сине черкиләр талый, салкынча да кебек, ә мин уйламыйм да. Сиңа костюм кирәгерәктер, минем бит күлмәгем дә озын җиңле. Мин кызлар артыннан карый белмим шул, ачуланма миңа, ярыймы?
- Син гел акланырга тырасың, җитәр инде. Аннары мин бит үзем гаепле, кич черки талаганны белә торып, кыска җиңле күлмәк кигәнемә.
- Ә әниләрең кайчан кайта?
- Белмим, теге юлы да өч көнгә дип китеп, ике көннән кайттылар. —Синең әниең ни хәлдә соң? Операциядән соң җайландымы?
- Рәхмәт, җайлана инде, тик мин ир – егет булып туган шул. Вакыты белән уңайсыз. Әти дә гел карап бетерә алмый бит.
- Әйтүемә үпкәләмә, бәлки мин сиңа булыша алырмын? Теләсәң сезгә килеп, әзрәк булышкалап йөрермен.
- Син ничек күз алдына китерәсең моны Нәфисә? Үзең беләсең бит, мин егет кеше, ә кыз кеше егет өйнә болай гына керә алмый.
- Гафу ит, уйлап бетермәдем шул. Мин бары булышырга гына теләгән идем.
- Рәхмәт Нәфисә, бу сүзләрең булышудан да яхшырак булып чыкты.
Яшьләр сүз аша сүз табып сөйләшеп утырды. Вакыт атлады, ә Фәридә һаман күренмәде. Нәфисә Камилгә карап:
- Камил үпкәләмә, синең дә эшкә барганчы ял итәсең бар, мин керим инде. Сыер савырга соңа калуым бар, йокым да килә.
- Әйе, чыннан да соң инде. Тыныч йокылар Нәфисә. Будильнигыңны куярга онытма.
Нәфисә елмая төшеп:
- Тыныч йокылар Камил.
- Нәфисә, ә син кабат минем яныма чыгасыңмы дип сорасам, син ни әйтерсең?
- Чыгам Камил, чыгам. Рәхмәт матур кич өчен.
Фәридә кайтып кергәндә, Нәфисә сыер савырга торган иде инде.
- Син нишлисең кызый, кая йөрдең?
- Сөйләшеп вакыт үткәнен сизми дә калганбыз, үпкәләмә дустым. Ә син, син кайчан озаттың егетеңне?
- Мин йоклап тордым инде. Ул без ял итәбез, ә Камилгә эшкә барырга кирәк.
- Ә бүген очрашасызмы, мин инде Нияз белән сөйләштем.
- Әйе, очрашабыз, ярый, кер ят, йокла.
Нәфисә чиләкләрен тотып сарайга чыгып китте.
Әти-әнинең өйдә күпме эш көткәнен беләсең килсә, аларны кунакка җибәрергә кирәк. Юк, Нәфисә әниләренә булышты, ләкин әти-әни эше белән чагыштырып булмый икән шул.. Кыз үз эшен җиренә җиткереп эшләргә тырышты. Төшке аш вакыты җиткәндә генә Фәридә күзләрен уа-уа Нәфисә янына чыкты. – Син кызый болай эшләсәң, үләсең, бераз йоклап алырга кирәк инде.
- Аннары минем эшне кем эшли?
- Ярар инде, җәлләп кенә әйттем. Кара әле, әйдә чәй эчик, аннары мин дә кайтып әниләргә булышып киләм. Кичкә Нияз учакта бәрәңге пешербез диде. Әйдә сезнең бакча башында гына пешерик, бер кая да барасым килми.
- Пешерербез, күптән алай ашаганыбыз юк бит. Син чәй куя тор, ә мин су тутырам да керәм.
Кызлар көлешә-көлешә чәй эчтеләр. Яшь чакта бөтен әйбер кызык булып күренә шул. Башта җил, аркада канат, һәрбер нәрсә җиңел кебек тоела.
Кич килгән вакытта Фәридә Гөлсем белән Алияне дә үзе белән алган иде. Бергә укыган кызлар рәхәтләнеп сөйләште, алдагы планнары белән уртаклаштылар. Нияз килеп дәшмәгән булса, шулай ләчтид сатып утыралар иде әле.
- Ну кызлар, күпме көтеп була инде сезне? Нәфисә үпләмә инде, без балык алып килгән идек, кәгазьләр алып чыга алмассыңмы икән?
- Ул гына кирәк булса, була.
Нәфисә утырган җиреннән торырга да өлгермәде, Нияз кабат:
- Стаканнар да аласыңмы? Коры ашарга уңайсыз, без лимонадлар алдык.
- Тагын нәрсә кирәк әйт, кире кайтмыйм.
- Кирәкми, әпиләр алдык. Тизрәк килегез, бәрәңге суый, ә, уф икән, балык кисәргә пычак кирәк бит.
Кызлар кычкырып көлеп җибәрде. Нәфисә Ниязга карап:
- Чыннан да бүтән әйбер кирәкмиме?

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова

Фото: mota.ru

Читайте нас: