Авыл тормышы
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
28 март 2021, 14:00

ПАРЛЫ ЯЛГЫЗЛАР

Өченче өлеш.

Башны мендәргә дә куерга элгермисең, авылда инде таң ата. Нәфисә күзен ачырга иренеп ятты. Менә хәзер үзең эшләгәч, беләсең икән, әти-әнисе күпме эш эшли, күпме йокыларны калдыра икән. Ул әниләренә булышса да, диңгездә су тамчысы кебек кенә булган. Җитмәсә әле бит алар эшлиләр дә. Ничек түзәләр икән? Нинди көч биргән икән бит Алла бабай аларга. Әйе, Нәфисә үзенчә уйлады, ничек булсада әти, әнисенә күбрәк булышырга кирәк. Үз уйларына бирелеп Нәфисә торып утырды. Янында мышнап йоклап яткан Фәридәгә карап:,, Сиңа повезло, синең ике абыең бар, ә мин, мин бер үзем, әгәр мин шәһәргә китсәм, әти белән әни нишләр?”, Ләкин Фәридә дәшмәде, йоклый бирде. Нәфисә урыныннан кузгалды, чәйнеккә су өстәп, чәй куйды. Берәм-берәм бөтенесен карагач сыер янына килеп:
- Ну нәрсә мөгерисең? Чиратыңны көт. Әйдә сине савам, аннары көтүгә куармын.
Чиләк белән сөтен кулына тотып чыкканда, капка төбендә:
- Нәфисә кызым, көтү китә бит, сыерыңны чыгарасыңмы? Чиләгеңне куй, әйдә сыерыңны чыгар, үземнеке белән куып китәрмен,- диде күрше Зәйнәп апа.
- Рәхмәт күрше апа, мин хәзер.
Нәфисә сыерны куып чыгарды. Зәйнәп апаның керүе әйбәт булды әле, өйдә эш күп, әниләре кайтканчы мунча ягып җибәрергә, кер юып алырга кирәк.
Төшке аш вакытына әниләре кайтып та җиттеләр. Ике көн эчендә, Нәфисә әниләрен бик сагынган булып чыкты. Ә укырга киткәч ничек сагынмый түзсен икән ул?.
Тагын кич җитте. Бүген яшьләр кабат учак ягырга булдылар. Бу юлы инде, ферма артындагы кечкенә генә каенлыкка җыелдылар. Нияз Нәфисәне күрүгә:
- Син Камил килми дип борчылма, мин аны күреп, кая буласыбызны әйттем. Ул бераз эшләре бар диде.
- Рәхмәт сиңа, үзе беләдер.
- Менә сиңа мә, әллә көнлисең, әллә үпкәлисең син. И не поймеш сез кызларны.
- Вот еще, син арттырасың Нияз! Ул бит эш кешесе, үзе беләдер генә дидем. Чебеннән фил ясама, ярыймы?
Яшьләр бүген үзләрен аеруча иркен тотты. Егетләр үзләре белән күрше авыл егете- гармунчыны да алып килгәннәр. Егетнең эздереп гармун уйнавы, таң калдырды. Каенлыкта яшьләр артканнан арта барды. Бу кич бик үзенчәлекле булды, кызлар егетләр бергә биеде, сигезле уйнады, җырлады. Күрше авыл егете Азатны, тагын килергә сорадылар. Шактый биеп аргач, Нәфисә Фәридәгә:
- Мин ардым, Камил дә күренми, мине урам башына хәтле генә озатыгыз әле Нияз белән. Үземә генә куркынычрак. Фәридә тиз генә Ниязны чакырды, өч дус авылга таба юл алды. Нәфисәләр урамына кергәндә, тимер атына утырган Камил күренде. Каршысына килүчеләрне күреп туктады да:
- Ник кайтасыздамы инде? Мин соңа калдыммы күңел ачырга?
Нәфисә нәрсә әйтергә дә белмәде, Фәридә генә һәрвакыттагыча:
- Ромео атыннан төшеп, Джульеттасы янына килеп, аның кулын кулына алды да, Кахарманнар җиңелде, сугыш бетте, мин җиңү яулап кайттым. Җиңүчегә бүләк итеп миңа кияүгә чыгарга риза бул дип, аякларына төзләнде. Тик Джульетта гына озын күлмәген куллары белән тотып, Ромеога карап та тормыйча китеп югалды.
- Синең фантазия бик бай Фәридә, сиңа китап чыгарырга кирәк. Ә бер яктан син хаклы, мин чыннан да җиңү яуладым. Ә өйләнү турында әле уйламадым. Кем белә бит, бәлки чыннан кайчан да булса Нәфисәнең кулын сорармын, ул каршы килмәсә әлбәттә.
Камил Нәфисә янына килеп басты да:
- Нәрсә Джульетта, сине озатырга ярыймы? Бәлки үзеңнең тән сакчыларыңны җибәрерсең?
- Әйе, без китәбез. Ромео кызны обижать итмә,- дип Нияз Камилнең кулыннан тотты.
Фәридә белән Нияз китеп барды. Камил үзенең гаепле икәнен аңлап:
- Тимер атым җимерелде, өйгә дә кайтып җитә алмадым. Аннары печән кертешергә булыштым дәү абыйларга. Сиңа ничек тә хәбәр итә алмадым.
- Камил мин сиңа ничә тапкыр акланмаска куштым. Һәр кешенең дә үз тормышы, үз сәбәпләре бар. Ходай язганнан бер кая да китә алмыйсың. Без берни дә үзгәртә алмыйбыз.
- Син тагын үпкәләдең, аңлыйм, безнең ничектер очрашулар җайлана алмый әле.
- Ничек бар шулай калсын. Син берни аңлатырга тиеш түгел.
- Мин нишләргә белмим Нәфисә, син миңа бик ошыйсың. Йокларга ятсам да, күземне ачсам да, гел син күз алдымда. Үтенәм, мине кире борма, аңлыйм, тик бераз түз. Мин дә тырышырмын. Ышанасыңмы, минем башка кызлар кулын тотып та караганым булмады.
- Әниеңең хәле ничек соң?
- Аллага шекер, болай булгач тиздән өйгә алып кайтам.
Шул арада каяндыр болыт килеп чыкты, көчле җил исеп Нәфисәнең чәчләрен очырып битен томалады. Яңгыр ява башлады.
Яшьләр якындагы капка кыегына килеп бастылар. Камил белән Нәфисәнең күзләре очрашты. Берничә минут тын алмыйча бер берсенә карап торгач.
- Нәфисә мин сине яратам, - дип кызны кочагына алды.
- Син бары бераз гына түз. Мин үземнең яхшы кеше икәнемне исбатлыйм.
- Кирәкми Камил, мин бит сине беләм. Әйттем бит инде, бар да Ходай кулында.
- Ә мин, мин сиңа ошыйммы?
- Ул сорауга мин сиңа җавап бирдем инде. Әгәр ошамасаң синең яныңда булмас идем.
- Рәхмәт, әнә яңгыр да бераз туктаган кебек, өстең дә юешләнгән, озатыйм үзеңне, авырып китүең бар.
Шул көннән Камил белән Нәфисә ешрак очраша башлады. Егет үзенчә тырышты, аның Нәфисәне үпкәләтәсе килмәде. Нәфисәнең Казанга барып укыр вакыты җитте. Камилгә бик авыр булды:
- Кызык, кызлар егетләрен армиядән озаталар, менә мин сине Казанга озатам, армиягә озаткан кебек.
- Мин бит еллап кайтмый тормыйм. Сиңа җиңелерәк була, ә син мине көтәсеңме?,- дип өстәп көлеп куйды Нәфисә.
- Белмим инде, башка кызлар башымны әйләндермәсә, көтәрмен.
- Менә егет сүзе ичмаса, ә кызлар “ Көтәме, юкмы, барыбер көтәм дип ышандыра”
-Шулай шул, төп сүзләр көтәме? Ә мин дөресен әйтәм.
- Димәк син, башка кыз очраса, ике дә уйламыйча башка белән очрашасың. Ярар, миндә армиядә берәрсе күз кысса, җавап кайтарырмын.
- Ярый,кызма инде. Без уеннан уймак чыгарып, әрләшәбез ахыры..
- Әрләшмибез, шаярабыз гына бит.
- Һәрбер шаяруда бераз дөреслек бар, Алла сакласын. Көтәм сине сөеклем.
Нәфисә белән Фәридә Казан Каласына юл алды. Алдан сөйләшеп куйган квартирага урнаштылар. Күпмедер вакыт үткәч Фәридә телгә килеп:
- Әйдә бераз урамга чыгыйк, ерак түгел соцгород паркы бар, йөреп кайтыйк.
- Белмим инде, ардырды да.
- Соң әле иртәгә укырга түгел бит, алдан юллар карап, белешеп йөрергә килдек. Әйдә инде.
- Әйдә инде, әйдә. Тик бүген бик озак йөрмибез, ярыймы?
Кызлар киенеп, урамга чыкты. Берничә катлы йортлар, зур кибетләр, кеше күплеге кызларда төрле фикерләр уятты.
Парк янына җиткәндә генә гармун уйнаган, сызгырган тавышлар ишетелде. Кызлар аптырап тавыш ишетелгән якка киттеләр.
Паркның уртасында бер төркем яшьләр җыелган. Уртада калган егет гармунда өздерә. Аның тирәсендә барысы да бииләр иде. Шәһәр уртасында шулай татар көенә өздереп биерләр дип уйламаганнар иде алар. Кызлар кеше арасыннан узып алгарак чыкканчы, бер чая егет Нәфисәне биергә дә чакырды. Кыз ялындырып тормады, уртага чыгып бии башлады.
- Сез бик матур биисез, сезне монда беренче күрәм, - диде таныш булмаган егет.
- Ә сез бөтенесен беләсезме?
- Юк, тик һәркөн килгәч, бераз чамалап була. Сез күптән килдегезме калага?
Нәфисә җавап бирмәде, бер ике әйләнде дә, Фәридә янына килеп басты.
- Бик чая егет күренә, нәрсә танышырга телиме?
- Юк сүз сөйләмә инде. Без бары сөйләштек, безне күргәне булмаганын әйтте,- диюгә егет аны кабат биергә алды.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова

Фото: /mota.ru/upload/resize

Читайте нас: