Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
29 март 2021, 15:30

ПАРЛЫ ЯЛГЫЗЛАР

Дүртенче өлеш

Нәфисә кабат кара – каршы чая егет белән биеде.
- Сезнең пятачокка килгәнегез юк, килгән булсагыз мин сезне хәтерләр идем.
- Әгәр сөйләшәсегез килсә, янымда басып торыгыз, ә биергә чыктыгыз икән, биегез, үзегезгә пар эзләгез,- дип Нәфисә Фәридә янына килеп, аны биергә чакырды.
Кызлар рәхәтләнеп биеде, үзләрен авылдагы кебек хис иттеләр. Биеп аргач кайтырга чыктылар. Кеше төркеме аша чыкканда Нәфисә ялгыш бер егеткә килеп бәрелде. Ә тегенең кулыннан свитеры төшеп китте. Егет җен ачуы белән:
- Карап йөри белмисеңме әллә, коза !,- дип әйтеп атуын сизми дә калды.
Нәфисә үз күзенә ышанмады. Каршысында теге чая егет басып тора иде. Аңа бу егетнең дорфалыгы бер дә ышамады. Ничек итеп ул кыз кешегә шундый сүзләр әйтә ала? Үзе чабып килеп бәрелә дә, гаебен кешегә тага. Нәфисә усал гына карап:
- Авылдагы кәҗәләр шәһәргә килгән дип уйламаган идем. Таныш булуыма шатмын, синең исемең коза икән, мин көтүче булам, - дип, Фәридәне катырак кулыннан тотып алга атлады. Чая егет кыз әйткән сүзләрне башында әйләндергәнче, кызлар юкка чыкты. Фәридә Нәфисәдән юл буе көлеп кайтты.
- Ә нәрсә дәшми калырга идеме? Авылдан килгәч, димәк безгә кәҗә дисәң дә буламы?
Дөресен генә әйткәндә, кызлар үзләре дә шулай буласын белде. Алардан бер-ике ел алдан укып чыккан шәһәрдә укучы кызлар кайтып сөйләгәннәре бар. “ Шәһәрдә халык тыныч, яхшы күңелле, ләкин араларында үзләрен әллә кемгә куючылар бар. Үзеңне җебек итеп күрсәтсәң, муеныңа менеп утыралар. Бар да үзегездән тора кызлар, кемне, нәрсәне сайлавыгыз.”
Әйе кызларга бик җиңел булмас баштагы вакытта. Шунысы шатландыра, алар икәү, бер-берсенә терәк, таяныч та, дус та, туган да. Икенче көнне кызлар кибеткә чыгып китте, ручка, дәфтәрләр, укуына кирәк яраклар әзерләргә кирәк иде. Кызлар трамвайга утырып йөрде, шәһәр белән танышты. Укудан кайтып йөрер өчен якын юллар сайлады. Төрле мәшәкатьләр белән көн үткәне сизелмәде. Кич җиткәч Фәридә:
- Соцгород паркына барыйк, анда авылдагы кебек, үтенәм инде,- диде ул.
Нәфисәнең кабат теге егет белән очрашасы килмәде.
- Урамга чыгабыз, ләкин паркка кермибез.
- Ничек инде, мин бит шул авылча биегәнне карарга төшик дим, авылча, аңлыйсыңмы?
- Аңлыйм, ә теге егет очраса? Бер генә дә күрәсем килми аны.
- Ә син чыбыркыңны ал дустым. Беренче очрашуда ук куркып калгач, ул ни уйлар. Син бит үзең дә чая кыз. Анда кеше күп була, алар арасында тияр, яки бәйләнә дип уйламыйм. Аннары синең бит ияртеп йөри торган этең бар, иптәш көтүче,- диде Фәридә көлеп.
Кызлар янә паркка төшеп китте. Ләкин бу юлы биючеләрне башта ерактан гына күзәтергә булдылар, ерак түгел генә урнашкан лавкага утырдылар.
- Монда биючеләрнең күбесе безнең кебек авылдан килүчеләр.
- Шулайдыр. Әнә кара теге парга, бу егет белән кызга 25 артыктыр. Инде укып бетереп монда калганнардыр. Дөнья бит ул түгәрәк, Казанда кайсы район кешесе генә юк.
- Точно, хәтта негр безнең белән биючеләр арасында бар.
- Әйдә якынрак, минем дә биисем килә, әйдә инде,- дип Фәридә Нәфисәнең кулыннан сөйри башлады.
- Кызлар, нәрсә төрткәләнешәсез, бу общественный парк, монда үзеңне тәртипле тотарга кирәк,- диде якыная барган полиция хезмәткәренең берсе.
- Без бәйләнешмибез, бары биергә җыендык,- дип аклана башлады Фәридә.
Нәфисә аларның берсе теге чая егет булып чыкканын аңлады, Фәридә колагына:
- Дөрестәндә дә кәҗә икән,- дип көлеп җибәрде.
Ә чая егет исә:
- Менә бит кабат очраштык авыл көтүчеләре белән.
Кызлар бер сүз дәшми китергә ашыкты. Ләкин чая егет аларның каршысына басып:
- Кызлар, гафу итегез, әгәр кичә үпкәләткән булсам. Үзем дә сизми калдым нәрсә әйткәнемне. Мин чыннан да үкенәм. Сез рәхәтләнеп бии аласыз. Матур кичләр сезгә,- дип кызларга юл бирде. Фәридә тагын көлә төшеп:
- Сина циркта эшләргә кирәк, кәҗә хәтле кәҗәне дресировать иткәч.
Авыл кызлары бирешмичә, мәш китереп биеделәр. Берничә кыз белән танышып алдылар. Ә берсе, Динара исемлесе, алар янында ук яши булып чыкты. Авия техникумына укрыга кергән. Биеп аргач, кызлар инде бергә өйгә таба атладылар.
- Әле ярый бүген очрадыгыз, үземә генә йөрергә бергә-бер куркыныч.
- Соң бүгенгә хәтле үзең генә йөргәнсең бит, курыкмадыңмы?
- Юк, үзем генә түгел, егетем эшеннән яллар алган иде, авылга кайтып китте. Мин дә кайтасы килгән иде, тик иртәгә укуларым башлана. Ә сез күптән шәһәрдәме?
- Юк, быел беренче елыбыз.
- Шулай башлана инде, минем укуым бетә, соңгы ел.
- Динара кара әле, ә бу биюләрне кем оештыра?
- Белмим, былтыр ук шулай биеделәр. Яшьләр җыела да, бииләр. Ә гармунчы булмаганда магнитофон кабызалар. Миңа ошый, авылдагы кебек хис итәм үземне.
- Безгә дә ошады, шулай бит Нәфисә?
Үз уйларына бирелеп барган Нәфисә:
- Нәрсә ошады?
- Уян кызый, килгәнеңә ике көн, син инде Ромео турында уйлыйсың.
- Юк, иртәгә беренче уку көне бит, шуның турында уйлыйм. Үзебез зур булсак та, йөрәгем әллә нәрсә эшли.
- Тапкан нәрсә өчен борчылырга.
Тын гына тыңлап барган Динара сүзләрен бүлдереп:
- Мин кайтып җиттем, әнә дүртенче этажның чаттан өченче тәрәзәсе минеке. Кунакка керерсез кызлар. Бәлки яңгыр яумаса, паркта очрашырбыз. пака.,- дип үз юлы белән китеп барды. Кызлар кайтып чәй эчтеләр дә, йокларга яттылар.
Институт ишеген ачып кергәндә, Нәфисә үзен беренче сыйныф баласы кебек хис итте. Бәлки бухалтер булырга теләүче кызлар күп булгангамы, группада күбесе кызлар иде. Татарча укыган кызларга, математика буенча бераз авырлыклар килеп чыкты. Иң беренче булып мәктәптә үткән темаларны кабатласалар да, математик терминнарны рус телендә аңлау бераз кыенрак иде. Кызлар кагыйдәләрне белсәләр дә, аңлатып бирә алмадылар. Өйгә кайтканда кибеттән кереп рус телендәге математкиа фәне буенча өйрәнчек китапларын алдылар. Юк, алар монда хәтле килеп, югалып калырга тиеш түгел. Өйгә кайтып дәресләрен карагач, урамга чыгып һава алырга булдылар. Йортлар арасындагы, балалар уйный торган ком чүлмәсе өстендәге тактага килеп утырдылар.
- Нәрсә хәлләр, көтүчеләр? Ардырды мәллә? Комда уйнарга чыктыгызмы? ,- дигән тавыш ишетелде. Яннарында кабат полиция киеме кигән чая егет басып тора иде.
Нәфисә:
- Син безне тикшереп йөрисеңме? Нәрсә белергә телисең инде иптәш, көтү кайтты, көтүчеләр ял итә.
- Ярар инде кызлар, җитәр. Көлмәгез миннән. Мин дежур машинасы белән узып бара идем, сезне күргәч туктадык. Хәлегезне генә белмәкче идем.
- Белдең, и нәрсә? Безгә сездән башка бәйләнүчеләр юк, сезгә нәрсә кирәк?
- Бүген биергә төшмәдегез ахыры, ардырдымы шәһәр?
- Без авылдан дигәч тә, без укырга килдек, күңел ачып йөрергә түгел, нинди бәйләнчек егет булдың син,- Фәридә булган нәфрәтен яшермичә,- үтенәм, кит, безгә бүтән бәйләнеп йөрмә, синең башка эшең юкмы әллә?
- Эш бар, сезнең ачуыгызны да аңлыйм. Дөресен генә әйткәндә, сезнең белән танышасым килә. Мин Илсур булам, ә сезнең исемегез ничек, көтүче апа?,- дип Нәфисәнең кулын, кулына алды. Егетнең кайнар кулындагы җылылык Нәфисәнең бөтен тәнен җылыткан кебек булды. Ул үзе дә сизмичә:
- Мин Нәфисә булам,- диде.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Читайте нас: