Фәридә аптырап дустына карады, аларның карашлары тоташты, Нәфисә телгә килеп:
- Бу минем иң якын, яраткан дустым Фәридә.
- Менә таныштык та, кызлар миңа китергә кирәк, әгәр иртәгә мин сезне килеп алам, бергә һава суларбыз дисәм, ни диярсез икән?
- Килеп кара, тик бу кәҗә киемен салып кил,- диде Фәридә көлә төшеп.
- Ну кызлар, телне сезгә Ходай җәлләмәгән. Сау булыгыз. Иртәгә очрашырбыз дип өметләнеп калам.
Чая егет китүгә Фәридә аптырап
- Син нишлисең Нәфисә, нигә кирәк иде исемнәрне әйтергә?
- Белмим, үзеннән үзе килеп чыкты. Нәфисәнең йөзе ут кебек янды, телләре бәйләнде.
- Так, так, так, сиңа срочно булышырга кирәк. Синең өч тиенең бармы? Мин сиңа су алып киләм. Синең эчеңдә ут яна, тизрәк сибәргә су кирәк. Юк бер стакан гына җитмәс ахыры, әйдә өйгә керәбез.
Өйгә кереп нишләсәдә, Илсурның җылылыгы аның куланнан китмәде. Аптырагач, кран астында бозлы суда тотты, ләкин булышмады. Нәрсә бу? Хәтта Камил кулыннан тоткач та болай булганы булмады. Юк, юк, юк, әллә нәрсәләр уйларга кирәк түгел. Ләкин без дигәнчә түгел шул, йөрәк дигәне үзенчә хәл итә. Икенче көнне дә Нәфисә Илсурны башыннан алып бәрә алмады. Башы белән ярамаганны белде, тик йөрәге шашып тибеп, күрешүне көтте. Кызлар подъезд төбенә чыгуга, алар каршына май кояшы кебек балкып Илсур килеп басты. Бер кочак ак ромашкаларны Нәфисәгә тоттырып:
- Үзем кыр чәчәкләре яраткач, сиңа ошар дип уйладым.
- Дөрес уйлаган, ромашкалар минем иң яраткан чәчәкләрем.
- Гафу ит, сиңа да чәчәк бар дип,- Илсур читкә борылды. Милиция машинасыннан тагын бер егет төшеп, Фәридәгә дә ромашкалар биреп:
- Илсур, безне отделга чакырттылар, кызлар сезгә бездән башка гына күңел ачырга туры килә, кызганычка каршы.
Кызлар бер сүз әйтергә дә элгермәделәр, Илсур аларга:
--Служба кызлар, гафу итегез, безгә китергә кирәк,- дип, чабып диярлек машинага утырып китеп тә барды.
Кызлар бер-берсенә карап көлергә тотындылар.
- Син нәрсә булса да аңладыңмы? Канатлы фәрештә килеп чәчәк бирдеме, әллә инде кәҗә ашап бетерә алмаганын безгә калдырдымы?
Нәфисә дустына карап:
- Җитәр инде, гел мыскылларга гына торасың. Җитәр.
- Бетте, бетте, әйдә чәчәкләрне өйгә кертәбез, кара әле бер фикерем бар. Әйдә трамвайда кичке Казанны карыйбызмы?
- Әйдә меңләгән ут яна, искиткеч матурлык. Әйдә чәчәкләрне суга куябыз да, киттек.
Караңгы кич булуга карамастан, шәһәр үз көенә яши. Кеше саны урамнарда кимеми, киресенчә, арта бара кебек. Трамвайга кергәч утырырга урын да юк. 5,7,9 этаҗлы йортларда утлар бер яна, бер сүнә. Кемдер кайтып кабыза, ә кемдер киресенчә чыгып киткәндә сүндерә. Юл буенча төзелгән ут баганаларының утлары, бер сызык белән сызылган гирлянда сыман балкыйлар. Берән сәрән күренгән агач яфраклары озакламый салкын җиткәнне көткән сыман, моңаеп башларын игәннәр. Ә авылда бу вакытта агач яфраклары түгел, агачын да күрә алмаслык караңгы тора.
- Шәһәр халкына рәхәт, кич тә көндезге кебек якты, ә бездә кайвакыт төртсәң күзең тишәрлек караңгы. Без дә яшибез инде,- дип керсенеп куйды Фәридә.
- Бер яктан син хаклы, ләкин бездәге саф һава,тынычлык, шәһәрдә юк.
Фәридә көлеп Нәфисәгә карады да:
- Тынычлык дисеңме, ә чикерткәләр, бакаларны әйткән дә юк, ә әтәч, уф тәмләп йоклап кына китәсең, ә ул үзенең кикрикугы белән җанны җазалый.
- Сиңа димәк шәһәр егетенә кияүгә чыгарга кирәк.
Көннәр әкертен генә уза барды. Нәфисә Илсур белән очрашты, ике атна сизелми дә узды. Иртәгә авылга кайтырга, ничек итеп ул Камилнең йөзенә карый, аның йөрәге әрни иде. Бер яктан алар бары дусларча гына очраша, Камил дә Нәфисәнең йөрәгендә әле мәхәббәт юк икәнен белә, һәм аңлый. Икенче яктан Нәфисә бит анарга өметләнергә сәбәп бирә, үз телләре белән егете юклыкны әйтте. Нишләргә? Нишләргә? Йөрәгендәге уй-фикерләр чуала, болай ярамый икәнен белә, ләкин йөрәге Илсурны көтә.
Ак чәчәкләр бүген бүләк иттең ,
Кайнар хисләр тулган йөрәккә.
Ничек итеп каршы барыйм икән,
Сине күрим дигән теләккә.
Әллә нинди уй- фикерләр,
Кереп тулды минем башыма.
Мин көтәмен. сәгать , минут саен,
Килеп чыгарсың. диеп каршыма.
Мәхәбәткә бар да әзер диләр,
Нигә соң мин аңлый алмадым.
Сөю гөлем каршы килгән чакта, Каршысына чыга алмадым.
Икеләнде минем йөрәгем,
Таба алмый сорау-җавабын.
Зур сынаулар көткән җаным
Күтәрерме сөю газабын.
Ә авылда һаман шулай ук. Әти- әниләре бик сагынганнар кызларын. Нәфисә ничек урнашуы, ничек укулары барганын сораштылар. Әнисе һәрбер хәбәрне әйтергә тырышты, ахырдан гына:
- Кызым иң начар хәбәрне ахырга калдырдым. Камилнең әнисе үлде бит. Иртәгә җидесен үткәрәләр.
Бу көтелмәгән хәбәр Нәфисәгә аяз көнне яшен суккан кебек булды.
- Ничек инде, ул бит җайлана башлаган дигәннәр иде, үзе генә урамга да чыга башлаган иде. Ә Камил нихәл? Ул бит әнисе өчен өзелеп торды. Әтисенең йөрәге ничек күтәрде икән?
- Әй кызым, бәлә үзе генә килми шул, әтисе хастахәнәдә ята, йөрәге күтәрә алмады шул. Анысы да хәзер үлем белән көрәшә.
- Әни,ә мин Камилнең хәлен белергә барсам, кеше ни сөйләр икән? Бик,бик җәллим үзен.
- Кеше авызына сугып булмый кызым, син бар, хәлен бел, Сүздән куркасың икән, Фәридә белән барып килегез. Җитмәсә сезне Камил белән өйләнешәсез дип күптән чәйнәделәр.
- Әни ничек, без әле дусларча гына очраштык. Әйе, Камил бик акыллы егет, ул миңа бик ошый, ләкин без әле өйләнешү турында уйламадык та.
- Ярый, ансын үзегез хәл итерсез. Ә хәзер мунча әзер, бар мунчага, соңрак Фәридә белән барып килерсез Камил янына.
- Әни,ничек бармыйсың инде. Бик авыр-кайгыгылы вакытта да ярдәм кулы сузмагач, без кем булабыз соң? Әбием әйтмешли:” Андый авыр кайгыны дошманыма да теләмәс идем”.
Нәфисә әнисенең битеннән үпте, әйберләрен җыеп мунчага китте. Менә бит аны нинди хәбәр көткән. Ничә көннән бирле йөрәге сикерде, башында әллә нинди уйлар иде. Бүген ул Камилгә Илсур турында әйтергә теләде. Ничек кенә булмасын артык тирәнгә кереп киткәнче, Камил үзенең өйләнергә теләвен әйткәнче, Нәфисә йөрәгендә башка булуын әйтергә тиеш иде. Ә хәзер нәрсә дип әйтсен, болай да яралы йөрәгенә ничек итеп тоз сипсен ди. Ә бер карасаң ялган өмет белән яшәвен дә теләми. Нишләргә соң, Нәфисәнең йөрәге тагын шашып тибәргә тотынды.
- Әй партизан, дустыңны мунчага чакырсаң ярамый идеме?
Мунча ишеген ачып Фәридә үпкәләп:
- Ну нәрсә әйтерсең инде, миңа керсәм буламы яныңа?
- Башың кергәч, күтең керә инде, әйдә чишен дә кер. Убырлы карчык кебек аркаңны себеркенең сабы белән чабырмын.
Фәридә көлеп җибәрде.
- Так, так, так көләсең, димәк синдә әле өмет бар.
- Сине күргәч укереп еласам да, көлер идем.
Фәридә тиз-тиз чишенеп мунчага керде дә:
- Мин сине елап утырасың дип торам, хәлеңне белим әле дип килдем. Әни әйткән хәбәрләр куандырырлык түгел шул. Шуңа да очып килеп җиттем.
- Нәрсә әйтим Фәридә, үзем дә синең яныңа барырга теләгән идем. Әйдә Камилнең хәлен белергә бергә барыйк әле. Үзем генә уңайсыз, кеше ни сөйләр?
- Нәрсә сөйләсеннәр инде? Кешенең кайгысын уртаклашырга килгән диярләр.
- Анысы шулай, ләкин ул олы кешеләргә генә кагыла. Үзең беләсең яшьләрне ничек чәйнәргә яраталар.
- Әти әйтмешли, яшь бозау ите йомшаграк та, тәмлерәк тә. Ә тана ите үгезнекеннән тагын да йомшаграк, тәмлерәк .Нәрсә әйтсәңдә кызларны күбрәк сәйниләр.
Кызлар мунчадан чыгып, чәйләп алдылар да, Камилләргә юл алдылар.
Нәфисә белән Фәридә капканы ачып кергәндә Камил ишегалдында йөри иде. Кызларны күрүгә каршыларына килде. Нәфисә аның күзенә дә карарга куркып:
- Нихәл Камил, кайгыңны уртаклашабыз. Бик кызганыч, әле яшәрлеге бар иде бит,- дип Камилне кулыннан тотты.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова