Нәфисә нәрсә диеп тә әйтергә белмәде. Каян килеп чыкты инде Динарасы да, кирәкмәгән вакытта. Әле бәхеткә җан дусты Фәридәсе бар янында , ул һәрвакыттагыча җавап тапты:
- Мөслимә апа, ул безнең белән укучы егетләр. Кич белән паркка төшәбез, шунда очрашып сөйләшәбез, ә ул егетләр гел бездән өй эшләрен күчерәләр. Шуңадыр мөгаен көтәләр. Менә кызык була, без бүген аларга булыша алмыйбыз, ә иртәгә алардан сорасалар, башлары бетә, - дип көлеп җибәрде.
Ул аның шундый оста килеп чыкты, теләсәң, теләмәсәң дә ошанырлык иде.
- Соң шулай булышып торгач әйбәт бит инде. Кызлар, бәлки мине озатып куйгач барып килерсез? Минем аркада икеле алып ятмасыннар инде, дусларыгыздан аерылмагыз.— диде беркатлы Мөслимә апа.
- Тагын инде, гел күчереп йөрмәсеннәр, укып бетереп эшкә урнашкач нишләрләр аннары, без кабат барып булышып йөрергә тиешме, Мөслимә апа. Үзегез уйлап карагыз инде, без гел булышсак, алар надан кала бит. Бераз уйларга өйрәнсеннәр,- дип Фәридә Нәфисәгә карап күз кысты.
Нәфисәгә авыр булса да, аңа әнисен алдарга туры килде.
Иртән иртүк әнисен озатып, кызлар укырга барды. Нәфисәнең йөрәгендәге сагыну хисләре ташыйм, ташыйм дип тора иде. Нәрсә? Нәрсә эшләргә? Илсур белән дә дуслар гына бит, тик аның өчен йөрәге утка сикерергә әзер. Ә Камил, Камилгә карата ул мондый хисләр кичермәде.
Ничек, ничек итеп Камилгә бу хакта әйтергә? Яңа гына яраланган йөрәгенә, ничек тоз сипсен. Юк, әлегә Нәфисә моны эшли алмый. Вакыт, бары вакыт кирәк Нәфисәгә уйларга, ә Камилгә яраларын төзәтергә. Ә вакыт дигәне үзенчә атлады да атлады. Көннәр дә салкынайтты, яңгыры белән бергә җилләре үзәкне өзде.
Бүген кызлар кич белән иптәшләре белән кинога барырга булдылар. Илсурга килгәндә, дежурга булса килми, ә килсә алар кинога киткәнче монда булачак. Чыннан да, бу шулай булды да, кызлар кинога җыенып кына бетерделәр, ишекне кемдер шакыды. Ишек ачылуга Илсур:
- Мин тиз генә, бүген очраша алмыйбыз, ә син, син кая җыендың болай?
- Без кинога барырга булдык, ДК Ленинага.
- Ярый, мин сине шуннан каршы алырга өлгерергә тырышам, яки ишегалдында көтәрмен. Ә хәзер китәм, үпкәләмә.
Ләкин Илсур элгермәде. Кызлар аны бәлки өй янында көтәдер дип, әкрен генә өйгә таба атладылар. Фәридә дустына карап:
- Нияз миңа тәкъдим ясар дип уйлыйм. Беләсеңме, мин шундый көтәм бу сүзләрне.
- Димәк озакламый туйда биибез икән. Тукта тукта, ә ник шулай уйлыйсың?
- Белмим, йөрәгем шулай тоя. Ә син, син нишләргә уйлыйсың?ике егет арасында кысылып калма! Бер сүз дә юк, икесе дә әйбәтләр, Камилне сайлар идем мин.
- Ник? Минем анарга карата бернинди хисләрем дә юк, ә менә Илсурны күрүгә йөрәгем шашып-шашып тибә.
- Күрше тавыгы, күркә булып күренә диләр, син дә егет күрмәгән, җитмәсә пагонлы. Менә шул пагоннарга кызыгасыңмы?
- Юк инде, без бит аны беренче күргәндә пагонсыз күрдек, шулвакыт күңелемә кереп калды, аның ул көнне, кулымны тоткач, кулымда калган җылысы әледә кулымда тора.
- Ярый, Илсурны сайлыйсың ди, ә Камилгә кайчан әйтәсең ?
- Фәридә, син аны ничек күз алдына китерәсең? Әнисе үлде, әтисе авыр хәлдә, и мин монда,,,- Камил безнең арада бетте"- дип әйтимме?
- Әйе, эш җиңелләрдән түгел, мин сиңа бер...
Фәридә сүзләрен әйтеп бетерә алмады.
- Эй, крошка, идите к нам, вместе отдохнем,- дигән тавыш ишетелде.
Кызлар гел утырган балалар уйный торган комлык янында берничә егет хахылдап басып торалар иде.
- Фәридә, тиз әйдә өйгә ,- дип Нәфисә дустының кулыннан тотып алды.
Егетләрнең дә бирешәсе килмәде, бер мизгел эчендә алар кызлар янына килеп җиттеләр.
- Ух ты, красотки, дип берсе Нәфисәнең биленә кулын куеп, аны үбергә үрелде, тик подьездан формалы Илсур чыкканны күргәч:
- Ой, обознались,- дип тизрәк китү юлын карадылар..
Нәфисә үзе дә сизмичә, Илсурның кочагына атылды.
- Син, син нигә иртәрәк чыкмадың? Ул бит кисәктән генә мине әшәке авызлары белән үпмәде.
- Нишлим инде, мин эштә идем, гел сине саклап йөри алмыйм бит. Кинодан каршы алырга элгермәгәч, машинадан монда төшеп калдым. Ишектәге звонокка бастым, ачучы булмагач, менә кире төштем.
- Сез сөйләшегез, ә мин ардым,- дип Фәридә кереп китте.
- Тынычлан, берни булмады бит, егетләр бераз шаярып кына алгандыр.
- Сиңа әйтергә җиңел, ә минем ничек курыкканны беләсеңме? Әле дә йөрәгем сикерә.
- Мин тынычландыра торган бер ысул беләм, каршы килмәсәң.
- Әйтеп кара.
- Юк, бу күрсәтә торган.
- Күрсәтеп кара, мин карыйм.
Илсур әкрен генә кызны кочаклап, иреннәре белән кызның кайнар иреннәренә тидерде. Нәфисә башта бөтен тәне белән калтырап калса да, аннары Илсур белән хисләр ташкынында бергә йөзделәр. Подъезд ишеге ачылып киткәч, Илсур Нәфисәне ычкындырып җибәрде, икенче катта торучы ир тәмәке тартырга чыккан иде. Илсур кызның кулыннан тотып:
- Бәлки син ышанмассың, тик мин сине беренче күрүгә үк ошаттым. Ә хәзер инде синсез үземне ялгыз хис итәм. Өйләнәм дип әйтер идем, син каршы килерсең дип куркам. Айлыйм сине дә, әле кайчан гына сиңа тиле эт кебек, дөресрәге... телем дә әйләнми. Әйе, син мине әлегә әз беләсең, шуңа да минем тәкъдимем бар, икенче атнага ял көнне сеңлемнең туган көне. Мин аның белән сөйләшәм, ул сине дус кызы дип әйтәчәк. Ә син минем туганнарым белән танышып, үзенчә бераз тикшерү үтә аласың. Иртәгә кич киләм, сине Илсияр белән таныштырам. Сөйләштекме?
- Белмим Илсур, ничек итеп синең әти-әниең күзенә карыйм инде.
- Туры кара, туры. Әти бит мине кебек пагонлы, районыбызның төп тикшерүчесе. Ул ялганны тиз белә. Шуңа күрә Илсиярне синең белән таныштырам бит инде.
- Куркам мин, әйдә башка вакытта.
- Әйт әле дөресен, мин сиңа ошыйммы?
Нәфисә күзләрен кая куярга белмәде. Ничек итеп ул туры егеткә әйтсен. Ә ник юк, теге юлы Камилгә әйтте бит. Ә Илсурга әйтергә теле әйләнми, әйе, әйе син миңа ошыйсың, ул гына да түгел, мин сине яратам дип ничек әйтсен.?
- Көтәм Нәфисә, син минем кызым, бәлки озакламый хатыным булырга ризамы? Син кунакка кайтасыңмы?
Нәфисә күзләрен Илсурга карап төбәп торды да:
- Әйе, кайтам.
Илсур көлеп җибәрде:
- Сез кызлар кызык та инде, беркайчан да җавапка туры әйтә алмыйсыз. Шунысы шатландыра, кайтырга ризалык бирдең, димәк өмет бар, мин сиңа ошыйм дигән сүз, шулаймы?
Нәфисә күзләрен яшерде.
- Ярый, бар кер, тыныч төннәр, иң мөһимен әйтмәдем бит. Мин сине яратам Нәфисә, яратам,- дип кабат кочагына алып битеннән үпте дә:
- Тыныч йокылар,- дип подъезд ишеген ачты.
- Сау бул Илсур,- дип Нәфисә елмайды да, ишектән кереп югалды.
Ял көне җиткәнне Нәфисә бик борчылып көтте. Ничек итеп әти әнисе белән очрашырга, үзен ничек тотарга? Иң мөһиме дөрес эшләдеме икән кайтырга ризаклык биреп. Нәрсә генә булмасын ул көн килеп җитте. Илсияргә бүләген, бераз күчтәнәчләр алып, Нәфисә белән Илсур электричкага утырып Арча ягына юл алды. Нәфисәнең нинди хәләттә булуын күреп Илсур:
- Син имтихан бирергә керә торган кыз кебек. Тынычлана башласаң да ярый бит, мин яныңда. Аннары син туган көнгә кайтасың бит, смотринага түгел.
- Сиңа җиңел әйтергә, ә мин куркам.
Вакыт тиз үткән кебек булды, менә ул иң куркыныч вакыт, ишек ачып өйгә керү. Кем каршы чыга, аны ничек каршы алалар? Ишекне ачуга Илсур бар көченә кычкырып:
- Безне каршы алучы юкмы әллә бу йортта? Илсияр иптәш кызыңны миңа алып кайтырга куштың да, үзең каршы да чыкмыйсың.
Алгы яктан мөләем генә 50 яшь тирәсендәрәк бер хатын чыгып:
- Улым кайткан, әтисе чык Илсур кунак кызын да алып кайткан. Кер сеңлем, түргә уз, ә Илсияр кибеткә киткән иде, хәзер кайтып җитә.
Бүлмәдән зур ыгна гаүдәле, чәчләренә чал керә башлаган абыең чыкты. Ул Нәфисәгә серле генә карап:
- Исән сау кайтып җиттегезме? Улым кунагыңны түргә чакыр. Бик оялчанга ошаган,- дип Илсурга карады.
- Үт сеңлем, түргә уз, бездә кеше ашамыйлар,- дип өстәде.
Сигезенче өлеш
Нәфисә бераз каушаса да , әнисенең әйткән сүзләре искә төште. “ Әгәр үзеңне яхшы яктан күрсәтәсең икән, сиңа да яхшы мөнәсәбәттә булырлар. Ничек кенә булмасын,үзеңне төпсез коега төшкәнеңне белгертмә, , башыңны югары тот”. Нәфисә дә үзен кулга алырга торышты. Бәхетенә Илсияр тиз кайтты. Кызлыр очрашып сөйләштеләр, аңлаштылар. Кунак өстәле әзерләргә булышып, Нәфисә бер ара үзенең кунак кызы икәнен онытып та җибәрде. Кызның үз үзен тотышын, әзерләргә булышуын карап торган Талия апа Илсурга:
- Илсур улым, син бу кызны күптән беләсеңме?
- Ә нигә әни? Белүен беләм инде, Илсияр таныштырган иде.
- Карап торам да, кыз авылныкы икәне әллә каян күренә, бик уңган, син аның йөрмешен, өстәл янында ничек бетерелүен генә кара инде. Менә ичмасам бу кыз. Мондый киленнән мин баш тартмас идем. Улым, бәлки сүзләремә колак салырсың.
Илсурның йөрәгенә май булып ятты бу сүзләр. Эх, ишетсә иде моны Нәфисәсе. Тик Илсурның сер бирәсе килмәде.
- Әни син телисең дип мин нишләргә тиеш инде.
- Бераз күз сал, Нәфисә кебекләр күп түгел. Бар егет булсаң егет бул, янында булышып йөр, бераз сөйләндер, бәлки егете юктыр.
- Мин хәзер шулай дип сорыйм,- дип Илсур көлеп җибәрде.
- Тиле малай, хотя ул бит Илсиярнең дусты, ул беләдер, сорашырга кирәк.
- Әни, йортта ике следователь бардыр дип уйламаган идем.
Талия апа улының аркасына әкрен генә сугып:
- Бар дидем бит инде, бераз кызның күңелен күр,- дип Илсурны тертеп диярлек җибәрде. Илсурга шул гына кирәк иде, Нәфисәсе янына ничек барып сөйләшергә дип йөри иде аптырап . Нәфисә исә Илсур килгәч:
- Нишлисең? Әниең күрсә нишлибез? Үзең бит сеңлеңнең дусты дидең.
- Әйе шулай ләкин монда үзгәрешләр килеп чыкты әле.
- Нинди үзгәреш, нәрсә булды? ,- Нәфисә куркуын яшермичә.
- Син әнигә бик ошагансың бит, ул үзе мине синең янга көчләп диярлек җибәрде сөйләшергә кушты. Мондый кызны кулдан ычкындырырга ярамый диде.
- Дөресме? Менә хәзер мин тагын да куркам инде.
- Куркырлык сәбәп юк, ничек бар шулай калсын. Ә кунаклар килгәч, әниләр үзләре дә китә, кунакка.
Нәфисә бераз тынычлана төште. Әкрен генә кунаклар килә башлады. Әти-әнисе киткәч, алар Илсур бүлмәсенә кереп утырдылар. Илсур үзенең фотосурәтләрен күрсәтте. Мәктәп елларының кызык маҗараларын сөйләде, аннары:
- Син минем бүлмәдә йокларсың инде, ә мин дус малай белән сөйләштем, аның янына барам, әгәр үпкәләмәсәң инде үзеңне генә калдырам дип.
- Юк, үпкәләмим, чыннан соң инде, кунаклар да тарала башлагандыр.
Илсияр аның янына кереп:
- Бәлки чәйләп алырбыз йокларга ятканчы? —Рәхмәт,ардырды, мөмкин булса мин ятыр идем.
- Мөмкин буламы дип сорамасаң да була, мин сиңа эчке кием алып килдем, тыныч йокылар сиңа Нәфисә. - дип алып кергән киемнәрне бирде. Аннары абыйсы белән бергә чыгып киттеләр.
Яңа урында йоклап китергә авыр бит әле. Нәфисә дә бер яктан икенче якка боргаланды. Аннары әнисе турында уйлый башлады. Фәридә аша әнисенә хат җибәргән иде, иптәш кызына кунакка китүе турында. Әнисе нәрсә уйлады икән? Ә нигә Фәридә бармады икән дип сораса? Фәридә нәрсә дип җавап бирде икән? Камил дә күргәндер, ул ни уйлар? Әйе, ничек булса да ачыктан ачык сөйләшергә кирәк. Ничек икәнлеген әле белми, ничек итеп әйтергә Камилгә йөрәген яраламыйча? Бу бик җиңелләрдән булмый. Нәфисә үзе гаепле, Камилнең аның яратуын белә торып, каршы килмәде, өметләндерде. Хаталандымы Нәфисә, яки бу язмыш сынавымы? Ничек кенә уйласаң да, Нәфисә әлегә бу мәсьәләдән чыгу юлын тапмады. Кунак бик әбәт узды. Киткән вакытта, Талия апа Илсияргә:
- Кызым икенче юлы да Нәфисәне алып кайт, юлда да күңеллерәк булыр. - диде.
Нәфисәнең генә тизрәк кайтып Фәридәдән сорауларына җаваплар аласы килде. Ниһаять ул кайтып җитте. Илсур әнисе җибәргән күчтәнәчләрне кертешеп, ике көннән очрашу билгеләде дә китте. Фәридә килеп җиткән генә түгел, дусты кайткан тешкә ашарга да пешереп куйган иде. Нәфисәнең дә әнисе хат биреп җибәргән, анда кызын сагынулары, тизрәк кайтуын кетүләре турында язылган иде. Нәфисә исә Фәридәгә туры сорау бирде:
- Камилне күрдеңме? Аның хәлләре ничек?
- Күрдем, бик әйбәт димәс идем. Әтисе әле дә хастахәнәдә, өмет бик аз дигәннәр. Сине: “Күрәсем килә, сагындым, кулыннан тотып булса да торасы иде. Нәфисәм генә минем дәвам”,- диде. Бигрәк җәл инде үзен. Синең башка белән очрашканны белсә нишләр ул...
- Фәридә, дустым ,нишли алам, әгәр әйтми калсам тагын өметләнәчәк бит. Әйе , әйе әгәр сузам икән, аның өмете арта бара, сузмасам җәл.
—Ничек,ничек икәнен белсәм иде? Каян килеп чыкты Илсуры? Үпкәләмә генә, ләкин күңелем син Камил белән каласың дип тоя.
- Миңа Илсур тәкъдим ясады диярлек, әнисе дә мине бик ошатты.
Кызлар чәй эчеп үз эшләре белән шөгелләнә башлады.
Уку мәшәкатьләре белән вакыт дигәне тиз үтә. Бүген укулардан соң кызлар туры өйгә кайттылар. Ничә көн инде Фәридәнең кәефе юк гел башы авыртудан зарлана. Нәфисә аның бу халәтеннән курка башлады ул бераз ял итеп, китапларын караштыргалагач:
— Сиңа нәрсә булды соң, үзең миннән гел допрос аласың, үзең нәрсәдер яшерәсең кебек.
Фәридә күзләрен йомды да:
- Башым әйләнә, бу арада , нигәдер күңелем тыныч түгел, нидер була кебек.
- Тфу,тфу диген. Син тагын ни уйлап таптың инде.
- Беләсеңме, өйдән чыккан вакытта әнине соңгы тапкыр күрәм төсле булды. Җитмәсә үзе дә” Җылы аяк киемеңне ал”,- диде. Ә нигә миңа һәзер ул, әле бит кышка ерак. Аңламыйм.
- Ничек ерак? Кыш борын очында бит. Әнә тәрәзәдән кара,, берән сәрән кар бөртекләре күренгәли .Әйдә кирәкмәгән әйбер уйлама әле, иртәгә укырга. Сумкаларыңны әзерләп куй, аннары тагын элгерә алмыйсың, йокыдан да торырга иренеп ятасың. Мәктәптә укыганда да, кайвакыт нәрсәң бар, шуның белән килә идең.
- Тагын нәрсә искә алырсың икән?
- Әйтимме?
- Әйт.
- Алтынчы сыйныфны искә ал әле, физкультура дәресендә киенә торган бүлмәгә кергәч, абыеңның трикасын сумкаңнан алып кия башладың, без көлгәнне дә сизмәдең. Мин сиңа төрткәч кенә уянып киттең. Син иртә белән көч хәл белән уянып, тиз тиз генә әйберләреңне җыйгансың. Үзеңнең формаң урынына, абыеңның трикасын тыгып куйгансың. Ну кызык булды. Син шунда эчем авырта дип кайтып киттең.
Дуслар рәхәтләнеп көлеп алдылар. Фәридә Нәфисәгә карап:
- Әйе, мин ул көнне мәңге онытмыйм. Әгәр сез дә игътибар бирмичә бүлмәдән чыккан булсам , абый ыштаны киеп, уф, белмим, нәрсә булып бетәр иде.
Хатирәләр, хатирәләр. Ә кемдә юк алар. Яшьлек бер генә килә шул. Ул мизгелләрне искә төшереп алуы үзе бер рәхәтлек бирә. Кызлар да мәктәптәге кичерешләрен искә алып утырды.
Иртән иртүк укырга барган вакытта да Фәридә үзенең борчулары белән бүлеште. Үзенең башы авыртуын, күңеле тыныч түгел икәнен әйтте.
- Фәридә, әгәр шулай дәвам итсә, иртәгә сиңа хастахәнәгә барырга кирәк, бүген сорап кайтырбыз ярыймы?
- Әйе шулай итмичә булмас. Никтер хәлем китеп тора, һава җитми сыман.
Дәресләр беткәч тә Фәридәнең күңеле күтәрелмәде. Өйгә кайтып бераз ял иткәч, Нәфисә Фәридәгә:
- Бәлки ашыгыч ярдәм чакыртыргадыр?
- Юк, әйдә бераз һава сулап керәбез.
Кызлар киенеп урамга чыкты. Инде шактый караңгылаткан иде. Урамда әкрен генә кар бөртекләре очкалый. Нәфисә дустына карап:
- Синең йөзеңне күреп хәтта фәрештәләр дә елый башлады, үзләренең ак мамыктай күз яшьләре белән синең күңелеңне күрергә телиләр. Озакламый бөтен җирне ак юрган каплый, кыш җитә диләр кебек.
- Иң мөһиме үзебезгә еларга туры килмәсен,- дип әйтеп кенә бетерде, яннарында:
- Ух ты, опять красотки, братаны, хватайте их. Почему они должны достаться не нам, а каким то козлам. Живо закройте им рты, чтоб не орали, - дип берсе кычкырып җибәрде.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.