Алтынчы өлеш.
- Рәхмәт сезгә кайгымны уртаклашырга килгән өчен.
-Башкача булуы да мөмкин түгел. Без сиңа нәрсә белән ярдәм итә алабыз?
- Иртәгә җидесе инде. Ашын зур уздырырга булдык, теләсәгез булышырга килегез.
- Ә әтиең ничек соң?
- Нәрсә әйтим соң, бик начар, әнинең кырыгына хәтле яши алса ярый.
- Гафу ит, яраларыңны кабат кузгатабыз сорауларыбыз белән.
- Әй Нәфисәкәем, әнием бит бик каты сине, әйе синең бу йортка килен булып төшүеңне көтте. Мине гел ашыктырды, “ Өйлән мин үлгәнче”, диде. Ә мин анарга ,,әнием, ничек өйләним, кыз белән егет буларак очраша башлавыбызга да күп түгел, бераз кызга вакыт бирергә кирәк-" дидем. Улының өйләнүен күрми, теләге үтәлмичә дә китеп барды.
Нәфисә нишләргә белмәде, ничек инде килен, киресенчә, ул бит дуслар гына булыйк диергә кайтты. Ә хәзер әйтүдән мәгънә юк. Яралы кошның тагын да канатын каерып булмый бит инде. Аның төрелеп, күккә очарга көч җыйганын көтәргә кирәк. Ә монда кеше, әйе, ничек итеп Камилгә араларны өзәбез дип әйтә ала ул хәзер.
- Нәфисә нәрсә уйга калдың? Әйдә киттек,- димәсә Фәридә, Нәфисә уйларына бирелеп күпме торыр иде. Ул бары Камилгә карап:
- Сакла үзеңне, бирешмә, диде дә, чыгу юлына борылды.
Нәфисәнең кайтканын көтеп торган әнисе :
- Кызым нәрсә хәлләр анда? Камилгә бик авырдыр инде, сез дуслар, киткәнче янында булырга тырыш.
- Әни ничек, мин иртәгә китәм бит, бик теләсәм дә кала алмыйм. Уку башлануга параларымны калдыра алмыйм бит инде.
- Анысы турында уйлама. Кызым синнән сорыйм әле, яхшы да түгел. Саймә апаң хастаханәдән кайткач аларга кергән идем, ул :” Безнең балалар очраша, Камилнең телендә бары сезнең Нәфисә, риза булсагыз әйдә туй үткәрик. Кем белә кайчан мине Ходай үзе янына чакырганын. Улымны башлы, күзле итеп калдырасы иде. Аның бәхетле булып калуын күрәсе иде” дип сөйләнде. Син нәрсә уйлыйсың бу хакта? Әгәр Камилне яратсаң, Саймәнең соңгы теләген үтәрбез.
- Әни нинди туй хакында әйтәсең? Әйе без очраштык, тик әле бу өйләнешергә дигән сүз түгел. Ике ай очрашып кем кияүгә чыга инде. Бер сүзем юк, ул яхшы егет, син инде беләсең. Тик мин кияүгә чыгарга әзер түгел, җитмәсә...- Нәфисә туктап калды.
- Нәрсә җитмәсә, әйтеп бетер кызым.
- Әни, дуслык ярату түгел димәкче идем. Чыннан, бәлки мин башка егеткә гашыйк булырмын.
- Син нәрсә әйтергә телисең?
- Әни, мин бәлки дидем. Мин бакчага чыгам, бераз булышып калдырыйм, кунак кызы булып утыра алмыйм бит инде.
Нәфисә бакчага чыгып китте. Әнисе биргән сорауларга, ничек җавап биреп бетерергә? Нәрсә дип әйтергә? Йөрәгемә икенче егет кереп урнашты, бөтен уем анарда дипме?Бакчаларны бераз җыеп, казларга эчәргә су салды да, Нәфисә үзенең яраткан урынына, бакча башына чыгып утырды. Берән-сәрән генә үскән ромашка чәчәкләренә күз салып:” Нәрсә дускайларым, таҗларыгызны коясызмы? Үзегезнең матурлыгыгызны югалтасыз, кыш чыгып янә чәчәк атарга көч җыясыз. Сезгә әйбәт, ә менә кешеләр, алай эшли алмый шул. Дөньяга туа, укый, кияүгә чыга, төрле мәшәкатьләргә кереп чума. Балаларын үсеп җитеп, кияүгә бирәләр, өйләндерәләр, оныклар рәхәтен күрәләр, ә кайберәүләр, бу рәхәтне күрмичә үлеп китә. И нәрсә? Сезнең бәхетегез бар, ел да кояш яктылыгын, аның җылысын тоя аласыз. Ә менә Саймә апа бүтән бер нәрсә дә тоя алмый. Караңгы тешә башлаган иде инде, Нәфисә өйгә таба атлады. Аның каршысына әнисе килеп чыкты.
- Кызым, әйдә, ашарга әзер, мин бит сиңа бакчага чыгып йөрмә дидем. Җитмәсә мунчадан соң.
- Әни мин чыйканып чыгам, бүген иртәрәк яккансыз бит мунчаны.
- Әтиеңә җыелышка барырга иде, тракторын ремонтлап соляркага чумган. Кеше янында ничек утырсын соң?
- Әни синең ялларың бетә, аннары кабат нәни бозауларың янына китәсең, бәлки минем белән барырсың иртәгә, минем ничек урнашканны карарсың.
- Үзем дә шулай уйлаган идем. Әтиең белән сөйләшергә булыр. Кичкә калсам сыерны савасым бар, Зәйнәп апаң белән сөйләшергә булыр.
Шулай эшләделәр дә, көндезге аштан соң, җыелып Казанга киттеләр. Кызлар торган квартирага кергәч, Мөслимә апа:
- Молодец кызым, авылдан китеп тә тырышасыз әниләр юк дип азмыйсыз, бүлмәгезне чиста тотасыз. Ярый, сумкаларны бушатырга булышыгыз. Алып килгән әйберләрне урнаштыргач, Фәридә:
-Мөслимә апа, шәһәр карап каһтасыгыз килмиме?
- Барсаң ярый шул, детский мирга барып килик әле, бәби чәенә чакырганнар иде. Шәһәрдән күтәреп кайткан күчтәнәчкә шат булырлар. Авыл кибетендә әллә ни юк, ә районга чыгып китәсе килми.
Подьезд ишегеннән генә чыктылар, каршыларына Илсур басып:
- Сәләм кызлар ,- дип, кисәктән генә Нәфисәне кочагына алмады. Артларыннан чыккан Мөслимә апаны күреп:
- Исәнмесез, нәрсә хәлләр, бүген генә килдегезме әллә авылдан?
Фәридә эшнең нәрсәдә икәнен аңлап:
- Рәхмәт күрше, хәлләр әйбәт, менә авылдан килдек тә, Нәфисәнең әнисенә шәһәр күрсәтергә чыктык.
Илсур да аңлап:
- Ярый, хәерле юллар, Бауман урамын да әйләнеп узыгыз,- дип теләр-теләмәс кенә кереп китте.
Нәфисә авыр сулап куйды. Кибетләрдә йөреп, кирәк әйберләрне алып, трамвайга утырып өйгә кайтырга чыктылар. Меслимә апа кызына карап карап алды. Нәфисә сизенеп:
- Әни, әйтер сүзең бар ахры?
- Ничек әйтим, сине уйлап барам, Бүген Камилнең әнисенең җидесе, алар безгә туган түгел, тик булышырга барырга кирәк иде кызым.
- Әни син аны ничек күз алдына китерәсең? Үзең әйтеп торасың бит, алар безгә туганнар түгел, ничек итеп мин анда барып керергә тиеш?
- Аңлыйм кызым, сез бит дуслар, дуслык хакына диеп әйтүем генә.
-Әни-әни, үзең беләсең әбиләрең аннары ничек дуслыкны арттырып сөйли. Әйе егет белән кыз арасындагы дуслыкны аңлап була, тик менә ничек аны әбиләргә аңлатасың.
- Камил алдында гына яхшы түгел дип әйтүем.
- Әни, мин иртән күрдем аны, сөйләштек, Камил үзе дә минем белән килеште.
- Бик авыр аңа кызым хәзер, бик авыр. Ә сорарга онытып торам, теге егет кем иде ул? Мине күргәч югалып калды кебек.
- Әни күрше егете, без бер катта торабыз, күршеләр белән сөйләшеп йөрибез.
- Бер яктан әйбәт инде, сез торган катта сакчыларыгыз бар. Бик акыллы егеткә ошаган.
- Анысын белмим әни, без бит бары исәнләшеп кенә йөрибез, хәл-әхвәлләр сорашып,- дип алдады Нәфисә. Ә үзе:” Бүген кич килмәсә ярар иде”,- дип уйлады.
Трамвай үз юлы белән бара бирде. Трамвай тәрәзәсеннән карап йоклап киткәнен сизми дә калды ул. Төне буе бер Камилне, бер Илсурны уйлап.
- Кызым, син бүген кайтырга уйламыйсың ахыры?,- дип әйткән, әнисенең тавышына гына кыз күзләрен ачты.
- Әйдә Фәридә инде ишек төбендә тора.
Нәфисә урындыктан торып әнисе артыннан трамвай ишеге янына килде. Соцгород тукталышында төшеп, алар өйгә таба атлады. Шулчак арттан:
- Нәфисә, Фәридә, сез нәрсә бүген петачокка төшмисезме әллә,- дигән тавыш ишетелде. Бу күрше йортта торучы Динара иде. Ул кызлар янына килеп:
- Илсур белән Газиз күптән сезне көтәләр, ой, исәнмесез апа. Сез Нәфисәнең әнисе буласызмы? Бик охшагансыз. Так что, әйдәгез, соңга калмагыз, - дип ничек килеп чыкса, шулай югалды да.
Мөслимә апа гына кызларга карап:
- Нинди егетләр көтә инде сезне? Нинди петачок инде ул тагын?