Авыл тормышы
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
19 сентябрь , 13:35

Бүген берләшү мөһим

Уфада 17-19 сентябрьдә үткән Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең иҗат һәм фән интеллигенциясенең унҗиденче форумы «Бәйсез Дәүләтләр берлеге: уртак рухи кыйммәтләр һәм мәдәниятләр төрлелеге» дип аталды.

Алина Оденцова
Фото:Алина Оденцова

Мәсәлән, «Яшьлек йорты”нда үткән дискуссия мәйданчыгында волонтерлык — ирекмәнлекнең һәр илдәге уңай тәҗрибәсе анализланды, аны башкаларга җиткерү, киләчәктә уртак максатларга бару юллары билгеләнде.  Бу өлкәдә бар илләрдә дә зур эшләр бара, СССР чорындагы мәдәни кодларны онытмау, аларны тагын да баету һәм яшь буынга җиткерү, шул нигездә хезмәттәшлек һәм халыклар дуслыгын ныгыту хакында  фикер алышулар булды.

Республиканың Яшьләр сәясәте  буенча дәүләт комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Вито Сабиров Башкортстан һәм Үзбәкстан яшьләре арасында хезмәттәшлек хакында килешү төзелүен хәбәр итте. Бу хезмәттәшлеккә булган теләкләрен катнашучылар  махсус альбомга теркәп тә куйды.

«Димәк, уртак тарих языла да башланды», — диде Үзбәкстан волонтерлары җитәкчесе Ширин Абидова. Нәтиҗәдә  дискуссия мәйданчыгында Башкортстан республикасының  Халыкара дуслык клубы ачылу хакында игълан ителде. «Яшьлек йорты”ндагы башлангыч киләчәктә берлек илләре яшьләренә мәгарифтә, фәндә, сәнгатьтә, спортта, мәдәнияттә төрле проектларны бергәләп эшләү өчен  киң мөмкинлекләр ачачак.

Гомумән, форумда яңгыраган һәр чыгыш кызыксыну тудырды һәм зур игътибар белән тыңланды. Һәр ил бу мәртәбәле форумга лаеклы кешеләрен җибәргән, һәм андый зыялы затлар үз республикаларындагы милли-мәдәни үсешне күрсәтә алды. Бу беренче көндә  үк күренде, һәм ул форумның уңышлы үтүен тәэмин дә итте. Шуңа да катнашучылар эшләреннән бик канәгать калды, ә  бу оештыручыларның төп максаты да иде.

Алина Оденцова
Фото:Алина Оденцова

Автор: Рауф Идрисов

Читайте нас: