

Сокландыргыч чибәр иде ул. Хәзерге кебек, күпләр үз-үзенә җиңел генә иңдерә алган ясалма чибәрлек, иннек-кершәннән ясалган матур тере курчак түгел, табигый һәм самими чибәрлек иде аңарда. Шуңа өстәп, ифрат тыйнак та иде ул. Әле дә, дөньяны шактый аңлагач та, бер-берсенә һич кенә дә тәңгәл килеп бетми торган бу ике сыйфатны Гөлсәрия үзенә ничек сыйдырды икән, дип баш ваткан чакларым еш була.
Гүзәл иде ул. Буй-сыны, йөз-кыяфәте белән генә түгел, күңеле, җаны, гамәлләре белән дә гүзәл зат иде. Һәрчак сабыр караучы акыллы күзләре, ипле сүзләре, сабыр үгетләре белән килешле итеп киселгән кара чәчләрен җыеп төшләремә ничә кергәндер, әйтә алмыйм. Аны сагынып үксүләрем генә еллар узу белән кимеде, бетте. Сары сагышка манылган хәтер калды, кителгән күңел, үз-үземә карата үпкә-рәнҗүләрем генә калды...
Иптәш егетләр белән без ул тулай торакка атнасына бер-ике барып чыккалый идек. Бүлмәләрендә сөйләшеп утырабыз, төрле уеннар уйнап алабыз, чәй эчәбез. Минем өчен дә, группадаш дустым Илһам өчен дә анда баруның бер-беребезгә белгертмәгән, ачмаган, ләкин икебез дә сизенгән яшерен бер сәбәбе бар. Тагын бер кат Гөлсәрияне күреп китү, аның белән сөйләшү, читтәнрәк булса да аңа сокланып кайту. Ә болай, кем әйтмешли, рәсми сәбәп — авылдаш кыз Зөлфия янына хәл белергә, кич утырырга йөрү иде.
Илһам — гади, юмарт һәм үтә дә хисчән малай. Икенче баруыбызда ук кызга муеннан гашыйк булды да куйды. Үзе сиздермәгән була тагын. Миңа ләм-мим. Үзебезгә кайтканда, сүзне гел икенчегә борган була. Ә бүлмәләрендә утырганда, күзе гел Гөлсәриядә. Башкаларны күрми, ишетми. Кыз якты чырай катты исә, сөенеченнән бөтенләй эреп-югалып китә, тотлыга ук башлый. Шунлыктан, сиздертмәскә тырышса да, сукыр кеше генә сизмәс аның кысыр мәхәббәтен. Кысыр, дим, чөнки Илһамның, хәзергечә әйтсәк, шанслары юк чутында. Һәрхәлдә, мин шулай фаразлыйм. Матур кызларның бик һушлары китми минем дуска. Алаша тешләредәй сирәк эре тешләр, калын иреннәр, җәлпе борын, кыска буй-сын. Үзе балаларча беркатлылык белән, шуларны аңламыйча, күрмичә, очраган һәр чибәргә мыштым гына гашыйк булып, өметләнеп йөрсә дә, мин тәгаен беләм — Гөлсәрияне карату ул сиңа, дустым, бөтен курсны калтыраткан усал доцент Белавинга электроника технологиясен шапылдатып «биш»легә тапшыру түгел. Ул яктан булдырасың, сүз дә юк. Тик кыз дигәнебез алтынчы сыйныф пионеры түгел шул яхшы укыган өчен генә синең белән дуслашырга, йөреп китәргә... Сиңа карап сирәк-мирәк елмая икән, «күңеле булсын бу мүкләкнең, караңгы чырай күрсәтмим инде» диюе генәдер.
«Сельхоз»дан, ягъни авыл хуҗалыгы институтыннан бүлмәдәге өченче кыз — Сөмбел янына килеп йөрүче Мөдәррис әнә үз урынын яхшы белә. Өметен әллә кайларга сузмый. Гомумән әйткәндә, үзенең Сөмбеленнән кала башка кызларга тутырып караганы да юк бугай. Ә Сөмбел үзе болай шактый чая кыз. Артык чибәр булмаса да, сөйкемле. Борынына, бит очына үзенә шактый килешеп торучы көрән сипкелләр чәчелгән. Мөдәррискә артык исе китмәсә дә, «хәзергә ярап торыр» дигән сыман, кинога чакырса да бара, туган көн бүләгеннән дә баш тартмый. Үзе һичкайчан куркып-өркеп тормас, сүзен кистереп әйтер. Гел минем авылдаш кыз Зөлфия инде. Анысы, шул авылдашлыктан файдаланып, минем белән һәрчак иркен сөйләшә. Шаярып төрткәләп, суккалап җибәрүдән дә тартынмый. Җайлы-җайсыз килеп керсәң: «Йөрерсез инде вакытлы-вакытсыз мәшәкать арттырып, сезсез дә эш күп әле бүген, иртәгә килерсез!» — дип куып кайтарудан да кыенсынмый.
Күрше бүлмәдән группадашлары — кечерәк буйлы, билләренә җиткән озын сары толымлы чибәр кыз Нәзирә дә кергәли. Юкка да эче катып көләргә яратучы, шактый күп сөйләшүче бу кыз кайчакларда борын чөйгәләп алса да, ул да, башкалар кебек, гади һәм эчкерсез авыл кызы.
Казан арты ягы чибәре Гөлсәрия генә аларга бер дә охшамаган. Сүзен әйтер алдыннан аз гына уйланып тора. Бөтенләй кыбырсымый, чәчрәми, масаймый. Еш кына күзләрен яшергән төсле, оялыбрак аска карый. Һәм болай итү аңа бик килешеп тора. Дәшәр алдыннан, елмаеп, тутырыбрак караса — беттең. Сихри күзләренең нурыннан йөрәк леп-леп килеп тибә башлый. Бүлмә эче шунда ук яктырып китә, күңелне шатлык, сөенеч биләп ала. Мин моңа кадәр башка кызларда беркайчан да күрмәгән аерым бер сихри затлылык һәм самими ихласлык сирпелә аңардан. Аның белән дуслашу, йөреп китү турында сирәк кенә хыяллансам да, өметемне алай бик әллә кайларга суза алмыйм. Шул ифрат та ипле, үзенчәлекле чибәрлеге аркасында минем өчен ул мәңге буй җитмәс йолдыз булып кала. Әмма йөрәккә боерып буламыни. Өметсез шайтан гына, диләр бит.
Казансу камышыдай зифа буй-сыны, очлары бөдрәләнебрәк торучы чәчләренә бик тә туры килүче зур кара күзләре, озын кара керфекләре, айдай түгәрәк йөзе, ирен читендәге кечкенә кара миңе, кылануны белми торган холкы, күркәм тыйнаклыгы белән минем күңелнең иң түренә кереп барганын ул чакта ук шактый сиземләп йөри идем инде.
Ләкин шулай да сер бирмәгән булам. Сиздертәсем килми. Шаярткалыйм, кайчак һаваланып кына сөйләшәм. Янәсе, алар университет кызлары булсалар, без дә алай төшеп калганнардан түгел, Илһам белән икебез — дәрәҗәле техник вузда белем эстәүче егетләр. Ул гына да түгел, имеш, мин, Илһам кебек, чибәр кызлар карашыннан тотлыга башламыйм, эреп китеп, авыз суларымны да корытмыйм. Имеш, аңардан чибәррәкләрне дә күргәнем бар.
Шуңа борынны югары тоткан булып кыланам. Ә үземнең Гөлсәрияне карата алуыма ышанычым юк дәрәҗәсендә. Чөнки ул минем кебекләр өчен кирәгеннән артык сылу һәм бик ипле, акыллы. Андый чибәрлек каршында үземнең көчсезлегемне аңлап, мин, юләр, күркәдәй кабарам. Кызларның андый егетләргә, «кыланчык», «ярпач», «мактанчык» дигән келәймә сугып, кайчагында бөтенләй кул селтәүләрен, шуңа күрә алай кыланмаска кирәген ул чакта әле белеп бетерми идем шул. Яшьлек, шуңа ияргән җиллелек, юләр горурлык, хәтта дуамаллык та булган, күрәсең, ул чакларда.
Чибәр Гөлсәриянең, монда булмаса, авылларында үзе кебек акыллы, матур егете бардыр, дигән уй да баштан чыкмый иде. Юкка гына атна аралаш авылына кайтып йөрмәс иде ул. Ә кыюсыз һәм беркатлы романтик Илһамның, тагын бер ел гашыйк булып йөрсә дә, батыраеп, Гөлсәриягә хисләрен ачарга беркайчан да кыюлыгы җитмәячәк, сизеп торам. Ачса да, тәгаен, хәл үзгәрмәс. Шуңа күрә миндә көнләшү юк, дуслык элеккечә. Шуңа күрә мин ашыкмыйм. Хикмәтле сүзләр, мәзәкләр сибәм. Кикрикне кабарткалап, борынны өскә ташлап бүлмәләренә керәм. Янәсе, бик булган, телгә оста, үткер, шома егет мин. Чынлыкта да шулай булсын иде дә бит. Алай ук түгел шул. Үз-үземне яхшы беләм мин. Ясалмалыкны кызлар да сизәдер сыман. Ә Илһам мине бөтенләй үк үтә күрми микән? Күрә, әлбәттә. Зөлфия дә кыланмышларымны чамалый, ул да хупламый булыр. Берсендә шулай, кәртле уйнаганда, ике тапкыр рәттән юләр калгач, сөенеп, әйтеп салды:
Менә шулай итәләр бездә синең кебек калай әтәчләрне! Өченче тапкыр да калсаң, өстәл астына кереп, «кикерикү-үк» дип, әтәч булып кычкырачаксың!
Гөлсәрия дә шул сүзләрдән соң ничектер бер рәхәтләнеп, иркен итеп, башкаларга ияреп озаклап көлеп алды. Мин, кызарып, тирләп чыксам да, һаман әле борчак сибәм:
— Юк, бүтән калдыра алмаячаксыз, үлсәгез дә! Өченче тапкыр юләр калам икән, өстәл астына түгел, тулай торак түбәсенә менеп кычкырам, озак итеп, сузып, канат кагып! Валлаһи!
Белмим, тагын калсам, хурлыктан нишләгән булыр идем икән? Бу юлы Алла саклады. Чираттагы уенда Илһам юләр калды.
Икенче килүдә, чәйләр эчкәч, без инде кайтып китәбез дигәндә, Сөмбел белән Зөлфия, кемнәндер бикле «кызыл почмак»ның ачкычын табып, андагы искереп беткән баянны тагын минем кулга китереп тоттырдылар. Зөлфия, авызын ерып:
— Мин сиңа туган авылың бавырсаклары белән тәккә генә чәйләр эчермәдем. Безне бер җырлатмыйча да чыгып китәр идеңме әллә? Мә, «отработай»!
Осталыгым әллә ни булмаса да, мин алар яраткан көйләрне уйный башлыйм. Кызлар шунда ук кушылалар:
Яулыкларың әллә синең, әллә синең чигелгән, Юлларыңа әллә сирин, әллә сирин сибелгән...
Ни өчендер, ул чакларда татар кызлары моңлы җырларны бик яраталар иде. Аларның кайберләрен җырлаганда, Гөлсәрия белән Сөмбелнең күзләре хәтта дымланып та куйгалый. Чибәр кызларның шундый моңлы итеп җырлавыннан мин дә бик тәэсирләнәм. Шул мизгелләрдә тагын да яхшырак итеп уйныйсы, кызларны, бигрәк тә Гөлсәрияне кысып-кысып кочаклыйсы, «сездәй гүзәл татар кызлары гына шулай күңелне җилкетерлек итеп, сокландырып җырлый, юана, башкаларны юата» диясем килде. Тик ни өчендер әйтә алмадым.
Кайтып киткәндә, Гөлсәриянең күзләре мине җиңелчә генә елмаю белән озатып калдылар. Һәм гадәттәгедән аз гына озаграк карадылар. Тутырып карадылар. Инде рәттән икенче тапкыр. Юл буе шул караш күз алдыннан китмәде. Мине сынар өчен генә шулай каравымы? «Гашыйк итим әле үземә, ни кыланыр, ни эшләр икән бу егет кисәге?» — диде микән? Башымда сөенечле уйлар белән янәшә мең төрле сорау иде. Тик, ни генә булмасын, бәхет өчен күп кирәкми икән. Аның шул карашыннан соң көннәрем яктырып, дөньяларым киңәеп, мин эчке бер сөенү-куану белән кызлар янына барасы көннәремне тагын да ныграк көтеп йөри башладым. Татлы көтүләр, ифрат та татлы өметләнүләр иде ул.
Тик вакыйгаларның һич көтмәгәндә тиз араларда куерып китәсен, хисләр өермәсе мине бөтереп аласын мин бөтенләй белми идем шул әле...
Ул кичне мин кызлар янына берүзем киттем. «Фәлән сәгатькә килеп җитәм, бергә барырбыз» дигән Илһам юк та юк. Алар яшәгән бишенче катка да йөгереп менеп төштем — бүлмәләре бикле. Кызлар торагына барып керсәм, Зөлфия үзе генә китап-дәфтәрләр, дәреслекләр «өстендә» утыра. Гөлсәрия юк. Сөмбел дә күренми. Зөлфия, әлбәттә, кемне истә тотып йөргәнемне чамалый. Минем дә сер бирәсем килми. Элекке гадәт буенча, һич тә гаҗәпләнмәгәнгә салышып, борынны төшермичә: «Син дә ялгыз, мин дә ялгыз, ай да ялгыз — өчебез», — дип, мәгълүм җыр сүзләрен исемә төшергән булам.
— Әллә кем булып масаеп йөрсәң, ялгыз калу тиз ул! Әнә, Илһам Гөлсәрияне тагын кинога алып китте. Сөмбел туганнарында. Бавырсаклар бетте. Чәй куярга вакытым юк. Утырасың килсә, шым гына утыр, зачетка әзерләнәм!
Гөлсәрия булмагач, болай да киткән кәефне Зөлфиянең сүзләре бөтенләй бетерде дә куйды. Үзем дә сизми әйтеп салдым:
— Ничек — кинога?
— Ничек, нинди кино икәнен кайткач үзләре сөйләрләр. Икенче барулары инде. — Монысын авылдаш кыз кинаяле елмаю белән, мине үчеклисе килеп, төрттеребрәк әйтте. — Укыйм әле, башны катырма!
Зөлфиянең шаяру катыш әйткән сүзләренең угы нәкъ йөрәгемә кадалып, мин ныклап ук дулкынлана башлыйм. Миндәй кирәгеннән артык хисле, тойгылы кешегә күп кирәкмени соң? Гаҗәпләнү, дулкынлану, алгысау белән бергә, башымда өзек-өзек уйлар, җавапсыз сораулар берсен-берсе алыштырып торудан гаҗизләнәм. «Менә сиңа «мүкләк»! Ышан син дуска! Астыртынлыгын кара! Өметләнеп йөрим бит әле, беркатлы калай әтәч. Әгәр дә чынлап торып йөреп китсәләр? Авызымны ачып калсам? Буе җитәме-җитмиме — үрелгән бит, алаша ирен, йолдыз кебек биектәге Гөлсәриягә уралган...»
— Ярар, Зөлфия. Мин үтешли генә сугылган идем. Бүген мин халык дружинасында, дежурда. Киттем, ачуланып торма!
Көнләшү, аптырау, дулкынлану катыш тәмам югалып калып, алдымдагы бернәрсәне, беркемне күрми-ишетми, мин үзебезнең тулай торакка таба борылдым.
Бөтенләй пошаманга төшеп бүлмәгә кайтып керсәм, егетләр юк. Исемә төште — мин түгел, бүген алар ич халык дружинасында. Өстемне дә чишенмәстән караватка килеп утырдым да, килеп туган хәлдән берәр чишелеш эзләп, чуалган уйларыма чумдым. Көнләшү, көнләшүдән тагын да ныграк дөрләгән мәхәббәт ялкыны мине, көйдереп, гаҗизләтеп, нидер эшләргә, хәлиткеч адымнар ясарга этәрә иде. «Ничек үзен генә күрергә, очратырга соң ул кызны? Ничек хисләремне аңлатырга? Тыңлап торырмы ул мине? Аңлата белерменме? Көлмәсме? Юк, ул көлмәс. Ипләп аңлата гына алмам». Тынычлыгым бөтенләй качкан иде. Үземне хәтта танымадым. Аларның бергә кинога китүләре, беренче карашка гади генә булган гөнаһсыз гамәлләре мине ничек бөтереп алды да нинди хәлгә төшерде. Кара инде син!
Тик тынычланырга тырышу файдасыз иде, торып басып, үзем дә сизмәстән, бүлмә буйлап аллы-түрле йөри башладым. «Менә сиңа хисле, беркатлы Илһам! Хисле юләр ул мин икәнмен бит! Илһам әнә ничек салкын акыл белән эш иткән — астыртын гына Гөлсәриягә якынаю юлын табып та куйган. Инде хәзер нишләргә?» Мин-минлегем белән үрелгән гыйшкым кичекмәс чаралар күрергә, бүген, иртәгә үк бу хәлдән бер чишелеш табарга әйди, ашкындыра иде.
«Тукта, бәлки, хат язаргадыр?» Башымнан кисәк кенә шундый уй чагылып үтте. «Кызлар барысы да хат укырга ярата, диләр. Азагына чаклы барыбер укып чыгачак ул. Аннан соң инде ни булса, шул була».
Мин кәгазь белән каләм алдым да, гомергә булмаганны, тәвәккәлләп, хат язарга утырдым. Сүзләр эзлисе түгел иде. Сүзләр үзләреннән-үзләре, берсен берсе этә-этә, ашыгып кәгазьгә ята тордылар:
«Гөлсәрия, гүзәлем!
Минем бу хатка син, бәлки, гаҗәпләнерсең, аптырарсың да. Үзеңне очратып, сүзләр белән әйтә, аңлата башласам, йә буталып бетәрмен, йә син мине ахыргача тыңламассың дип, гаҗизлектән юллыйм бу хатымны. Элек син белгән җор һәм һәрчак шат Фидаилдән нәрсә булса да калдымы икән бүген, белмим. Сиңа булган ашкынудан, әлегә чаклы өметсез тоелса да, мине барыбер өметләндерүче сөюдән башка бернәрсә дә калмагандыр, ахры. Үз-үзеңә кайтып, бар булган хис-тойгыларны яраткан кешеңә җиткерү газаплы да, ләззәтле дә икән. Мин моны хәзер генә, шушы юлларны язганда гына аңладым.
Мин сине күптән ошатып, күзем төшеп, бар күңелемнән яратып йөрсәм дә, Илһам кебек, хисләремне моңарчы тышка чыгара алмадым. Киресенчә, аларны мөмкин кадәр эчкәрәк яшереп, белгертүдән кыенсынып, «мактанчык» битлеге киеп, чынлыкта үзем синнән һәрчак оялыбрак йөрдем. Тик сизенгәнсеңдер, бүлмәгездә үземне күпме генә битараф тотарга тырышсам да, күп вакыт барып чыкмый иде — карашым һәрчак синдә булды. Күзләребез очрашканда, шатлыгым, йөрәгемә сыймыйча, язгы ташулардай һәрчак ургылып ташый иде. Сиңа сокланыр, туйганчы бер карап кайтыр өчен, күзеңә чалыныр өчен генә тулай торагыгызга йөрдем. Сине күрмәгәндә һәрвакыт ашкынып сиңа омтылдым.
Бүген күңелемне ачып салмый чарам юк. Мин соңга калудан, синсез калудан куркам. Чөнки мин сине яратам, өзелеп, хәтта шашып яратам, Гөлсәрия! Чибәрлегең, тыйнаклыгың, акыллылыгың өчен, бу дөньяда булганың, дөньяны ямьләп яшәгәнең өчен яратам.
Илһамга үпкәм юк. Ул — яхшы егет. Ул да сиңа күптәннән гашыйк. Үзең дә сизәсең, беләсеңдер. Дуслыгыгыз, бәлки, мәхәббәтегез дә ни дәрәҗәгә җиткәндер, анысын мин белмим. Илһамның үзеннән сорый алмыйм. Бәлки, син аның белән киноларга яхшы танышлар булганга, дусларча гына йөрисеңдер? Мин шуңа бик өметләнәм.
Гөлсәрия! Мин бу хатны дөньяда сине өзелеп яратучы Илһам гына түгел, мин дә — Фидаил дә барын искәртәсем, синең белән бик тә аңлашасым килеп язам.
Мин сине бүген көтәчәкмен. Дулкынланып, өметләнеп, ышанып көтәчәкмен. Әгәр дә инде сез Илһам белән аңлашкан, сөйләшкән булсагыз да, аңа булган хисләреңнең чынлыгына ышансаң да, минем ул хәлләрне бары синең үзеңнән ишетәсем, беләсем килә. Син берүк чык кына. Мин сине кичке алтыда тулай торагыгыз ишеге төбендә көтәчәкмен.
Ике егет чын күңелдән сине сөя.
Ике йөрәк син дип яна, син дип көя.
Ике егет алларыңда башын ия,
Сайла берсен, ярың итеп, Гөлсәрия!
Фидаил».
Минем, беренче тапкыр хат язып, ачык итеп сөюемне аңлатуым, беренче тапкыр сөйгәнемне хат аша очрашуга чакыруым иде. Мәхәббәт акылдан яздыра, диләр, дөрес икән. Әмма ул бәхетле, теләп алган, ашкынган акылсызлык икән. Язганнарымны конвертка салып, алар тулай торагының хатлар тартмасына куеп киткәннән бирле тынычлыгым бөтенләй бетеп, үземә урын таба алмыйча йөрдем. Ул көнне укуым да уку төсле булмады. Лекцияләр колакның берсеннән керсә, икенчесеннән чыкты. Шөбһәле уйлар көне буе тынгы бирмәде. «Әгәр дә ул, кайтышлый, почта тартмасын карамый китсә? Яки Зөлфия, Сөмбел белән бергә ачып укысалар? Бәлки, хат язмый гына аңлашырга кирәк булгандыр?» Хат язып мәхәббәт аңлату егет кеше өчен булмаганлык, хәтта хурлык булып тоела башлады миңа.
(Дәвамы бар.)
librarykukmor.ru/tpost/r7c3...