Авыл тормышы
+19 °С
Облачно
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
21 Августа , 10:09

Умырзая (үкенечле мәхәббәт тарихы)

Наил ШӘРИФУЛЛИН 2 өлеш.

Кич җитүгә, ни булса шул булыр дип, тәвәккәлләп, мин университет тулай торагы янына килеп бастым. Әле дә ярый, кыш көне, караңгы тиз төшә. Үзенә ышанмаган, кыюсыз ашкын гашыйкка караңгылык аз булса да булыша, яклый, яшерә икән.
Чыгармы ул? Әгәр чыга калса, мин сораганча төгәл кичке алтыда чыкса, әле тагын ун минут вакыт бар бит. Сәгать гүя туктаган. Башка чакларда чабулап, ярсып чапкан вакыт узмый гына. Дулкынлануым көчәя. Бәлки, ул гел чыкмас? Бәлки, хәзер көлеп тәрәзәдән генә күзәтәдер мине — пошаманга төшкән элекке калай әтәчне? Әгәр дә хатны бүлмәдәге кызларга кычкырып укыган булса, хәзер өчәүләп, көлә-көлә, тәрәзәдән карыйлардыр. Шуларны уйлап, хафаланып, мин урамнан тротуар тирәсенәрәк юнәләм. Биредән ничек кенә карасалар да күрмәячәкләр. Көлмәсеннәр әле!... «Юк, Гөлсәрия үзенә аталган хатны башкаларга укытмас! Мине гел ошатмаса, яратмаса да. Ул андый түгел». Шулай дип үземне тынычландырырга тырышам. Тик тынычлана алмыйм.
Тулай торак тулай торак инде. Ишеге ябылып тормый. Керәләр дә чыгалар, керәләр дә чыгалар. Таныш шәүлә, таныш зәңгәр пальто күренми. Кайбер кызлар очрашуга юри соңга калырга, азрак ялындырырга ярата бит. Бәлки, ул да ялындырырга уйлагандыр? Соңласа соңласын, тик чыксын гына. Мин түземсезлектән, дулкынланудан һәм шул гүзәл затка булган, әлегә шактый өметсез тоелган мәхәббәттән җиңелчә генә калтырый ук башлыйм. Үткән-сүткәннәр барысы да минем ни сәбәп белән монда җылы кышкы кичтә болай күшегеп, калтыранып торганымны беләләрдер төсле тоела. Эчтән генә көләләрдер кебек. Караңгылыгы да аның шәһәрдә ташка үлчим шул. Ә вакыт үтми. Мин тагын сәгатькә карап алам. Барысы биш минут үткән. Инде ярты көн торган кебек тоелса да...
Чү, чыкты бит! Ул! Таныш буй-сын. Таныш зәңгәр пальто, төлке тиресеннән тегелгән баш киеме. Як-ягына каранып алды да нигәдер туктап калды. Мине күрмәде бугай.
Күкрәгемнән атылып чыгардай булып каккан йөрәгемне тыя-тыя, бөтен кыюлыгымны, ихтыяр көчемне учыма кысып, мин мәхәббәтем каршына атылдым. Шул мизгелдә ул да мине күреп алды. Мин аның каршысына килеп басканчы, өч-дүрт адым атларга да өлгерде кебек...
Исәнме, Гөлсәрия!
Исәнме, Фидаил!
Шул сәламләшүдән соң икебез дә бер мизгел телсез, сүзсез, ни әйтергә белмичә, бер-беребезгә карашып торгач, беренче булып Гөлсәрия күзләрен аска төшерде дә, тынлыкны бозып, гади генә итеп сорап куйды:
— Соңгы араларда сәгатем нигәдер тукталыштыргалый, озак көттермәдемме, Фидаил? — Мондый гадилеккә куанып, хисләремнән аз гына айный башлап, мин үземдә җавап бирерлек көч таптым:
— Тәгаен чыгасыңны белсәмме? Гомерем буе көтәргә дә риза, Гөлсәрия...
— Сүзләрең ихластанмы соң? Әллә шаяртасың гынамы? — Ул, көлемсерәп, сынаган кебек, миңа карап алды.
— Их, белсәң иде, сине күрү белән күңелдә нинди давыллар уйнаганын, йөрәкнең ничек типкәнен! Шаянлыклар син элек белгән Фидаил белән үткәндә калды. — Мин, кыюланып, кулым белән аның бияләй кимәгән кечкенә җылы кулыннан тотып алдым. Гөлсәрия карышмады, кулын тартып алмады. Без, шулай кулга-кул тотышып, кичке фонарьлар яктырткан карлы шәһәр урамнары буйлап акрын гына парк ягына юнәлдек.
— Хатың өчен рәхмәт сиңа. Хисләрең чын йөрәктән, саф һәм эчкерсездер дип беләм. Алай яза алмас идең, күңелең чынлап торып миндә булмаса. Шигырең өчен аерым рәхмәт. Мин дә сиңа дөресен әйтәм: андый хатны беренче алуым. Мин дә сиңа битараф түгелмен. Беләсеңме, мин ул хатны синнән көттем дә, көтмәдем дә. Ни өчен көткәнемне башка вакытта сөйләрмен. Ә менә ни өчен көтмәгәнемне хәзер үк әйтә алам.
— Ни өчен?
— Дөресен генә әйткәндә, мин синең хакта икенчерәк фикердә идем. Сине үзсүзле, шактый шома, хәтта бераз мактанчыграк та итеп күрдем. Әмма ялгышканмын. Моның өчен, күземне ачкан өчен, икебез дә Зөлфиягә рәхмәт әйтә алабыз. Бер шулай сез кайтып киткәч, Сөмбелнең, синең хакта сүз кузгатып: «Аңламыйм, кайчагында егет солтаныдай, кайчагында кыланмышлары кырга сыймаслык», — дигәненә ул: «Фидаилне бөтен ыруы-нәселе белән үземне белгәннән дә яхшырак беләм мин», — дип, озаклап сине сөйләп алды. Бер урамда диярлек яшәп, бергә үскәнсез икән. Зөлфия әйтә: «Сизеп торам, шыпырт кына, Гөлсәрия, йә сиңа, йә күрше бүлмәдәге Нәзирәгә гашыйк булган бу, — ди. — Кемгә булса да күзе төшсә, шулай күркә кебек кабарынган була ул, теле телгә йокмый. Үзенең гадилегеннән, тыйнаклыгыннан, хислелегеннән качарга тырышып шулай кылана ул, — ди. — Ә болай ипле, инсафлы гына егет. Берәрегез белән йөри башласа, шигырьләр генә укып йөриячәк, менә күрерсез», — ди. Үземнең дә синең оялып, кызарып чыккан вакытларыңны күргәнем булды. Мут, шома, алдакчы егетләр кызара, ояла алыр идеме соң, дип уйлый идем шул чакларда. Шулай да мәхәббәт хаты язар дип көтмәдем.
Гөлсәрия сөйли дә сөйли. Аның сөйләгәннәре йөрәгемә сары май булып ята тора. Тынычланам. Түбәм күккә тия язып бара. Мин аның һәртөрле лаксыз, очлы тырнаксыз, нәфис кечкенә кулларын тагын да ныграк кыса төшәм. Менә бит, миңа күктән бәхет көтмәгәндә ишелде дә төште. Шушы кышкы кичтә, акрын гына кар сибәләп торган шәһәр урамында бөтен дөньяны яңгыратып кычкырасым, «бүген минем иң бәхетле көнем, күрегез, белегез!» диясем килә. Ләкин кинәт кенә группадашым Илһам, аларның икәүләп кинога барулары исемә төшә. Шул мизгелдә күктән җиргә кайтып, Гөлсәриядән сорыйм:
— Кичә Илһам белән караган киногыз яхшы идеме соң? Сөйлә әле.
— Яхшы, карамаслык түгел иде. Мәхәббәт турында. Икебезгә дә ошады. Тик син, Фидаил, хатыңнан аңлашылганча, гел икенче нәрсә турында сорарга телисең, ахрысы? Шикләреңне бетерим әле. Арабызның баштан ук чиста, саф булуын телим мин. Чакыргач, бардым инде. Аның ни гаебе бар? Үзең үк язгансың ич, яхшы егет, дип. Яхшы, риясыз, акыллы егет. Тик башта ук сине ошаткан булмасам, якын күрмәсәм, синең турыда уйламасам, бүген чыгар идемме яныңа? Чыгар идем дә: «Гафу ит, башканы яратам», — дип кереп китәр идем.
— Гафу ит, Гөлсәрия! Мин ул кинога йөрүләр турында сорарга тиеш түгел идем. Ничектер телемнән ычкынып китте ул сорау.
— Менә моннан соң, теләсәң, бары икебез генә йөрербез киноларга. Мин ихласлыкка ихласлык белән җавап бирәм. Башкача булдыра алмыйм. Андый хатны, ихтимал, йөз егетнең берсе генә яза алыр иде. Мин аны бик сөенеп укыдым, яшермим. Яныңа да шатланып чыктым. Ә көнләштерергә тырышучыларны мин аңламыйм. Көнләштереп, кемнеңдер мәхәббәтен яулап алып буладыр, бәлки. Тик озакка микән?
(Дәвамы бар.)

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас