

Үзем әйтмәсәм дә, бер атнадан Илһамга барысы да билгеле булды. Үземне иртәме-соңмы караклыкта тотыласы кеше сыман сизеп, кыенсынып, аның белән сөйләшкәндә гел читкәрәк карап, бер атна гына йөреп калдым. Илһам, гадәтенчә, кулына кино билетлары тотып, балкып, Зөлфияләрнең бүлмәсенә килеп керүгә үк, Сөмбел аны бер читкәрәк алып киткән дә безнең Гөлсәрия, белән булган мөнәсәбәтләр турында, ул мөнәсәбәтләрнең гади дуслык кына булмавы хакында җайлап кына аңлатып та биргән. Алдан ук сөйләшенгән булганмы, сөмсере коелган егетне кызганыпмы, Нәзирә шунда ук:
— Дөньяда бер Гөлсәрия генә түгел, без дә бар бит әле монда. Әйдә, бүген мине алып бар кинога! — дигәч, Илһамның ризалашмыйча чарасы калмаган.
Тик шуннан соң ул бүтән алар тулай торагына аяк басмады. Нәзирәне дә бүтән беркая да чакырмады. Ике атналап булыр, минем белән дә рәтләп сөйләшмәде, аралашмады.
Соңрак, бервакыт шулай лекцияләрдән кайтышлый, сүз чыгып, мин «ачуланма инде» кебегрәк сүз әйткәч, ул, көрсенеп:
— Ярар, куй инде! Бер бүген генә түгел кызларның миңа исе китмәве, — диде дә бетерде. Аннан соң ул да, мин дә әлеге икебез өчен дә четерекле темага әйләнеп кайтмадык. Әмма, дошманлашмасак та, элекке дуслыгыбыз да юк иде инде...
Без шулай йөреп киттек.
Мин санап бардым. Монысы бишенче очрашуыбыз, төгәлрәге, икәүдән-икәү генә калып, кулга-кул тотышып йә култыклашып, кичке шәһәрне манзара кылуыбыз, сөйләшеп туя алмыйча, шатланышып, бишенче тапкыр йөрүебез иде. Тик ул очрашу ямансулык, сөйгәнемнең күз яшьләре белән тәмамланасын белми идем әле мин...
Гөлсәрия башта ук искәртеп куйгач, без күбесенчә атнага бер генә көнне — җомгада гына очраша торган булдык.
— Фидаил, үзең беләсең, мин беренче курста гына әле, укуны да онытырга ярамый, бер-беребезне дә онытып бетермик, атнага бер очрашсак, әлегә җитеп торыр, ярыймы. Шулай итсәк, мин — сине, син мине сагынып көтеп тансыклап торырбыз, яме. Ничаклы ныграк сагынсак, күрешү шатлыгы да шулкадәр тәмле-татлы булыр, һичюгы бер-беребезне туйдырмабыз. Атналар буе бергә булганнар бер-берсеннән шактый тиз бизәләр бит. Алай булмасын инде безнең, — дигән иде ул. Аның бу акыллы сүзләре белән аңым килешсә дә, тынгысыз йөрәкнең һич килешәсе килмәгән иде:
— Ничек түзәрмен соң, сагынудан саргаермын ич мин, Гөлсәрия? — дисәм дә, аның ул көнне аз гына боек күзләренә, мине яраттырып гашыйк иткән тыйнак карашларына карап, әсәрләнеп, аның белән капылт кына килешеп дә куйдым. Гөлсәрия, исә аз гына көлемсерәп, мине юата:
— Сагынуның беркемгә дә зыян салганы юк әле, Фидаил. Саргая башлаганыңны күрсәм, очрашу графигын яңадан төзербез, син сагышланмаслык итеп. Сагынганда ярату арта, үпкә, рәнҗешләрнең эзе дә калмый. Бер-беребезне ныклап өйрәнгәнче, әллә ничә тапкыр үпкәләшәсебез бар бит әле.
— Мине гел белмисең әле син. Кайчакта бик тиз үпкәләсәм дә, иң олы үпкә дә тәүлектән артыкка бармый минем. Бер атна эчендә ул үпкәне инде җиде тапкыр онытып, үземне җиде тапкыр битәрләп, сине җиде тапкыр гафу итеп, яңадан дөньямны онытып үзеңә гашыйк булачакмын. Шуңа ризамы? Тик очрашулар өчен шимбә кулайрак булмасмы? Озаклап, иртәнгәчә, бер атналык итеп йөри алыр идек. Икенче көнне институтка барасы түгел бит. Очрашуны атна буе зарыгып көт-көт тә, санаулы сәгатьләр бер мизгел эчендә узсын да китсен.
— Ачуланма, Фидаил, шимбәләрдә мин атна аралаш авылга кайтам шул. Җәйгә таба, бәлки, атна саен да кайтырга туры килер. Кайтмыйча булмый.
Авыл темасына кергәч, мин тынычсызлана, сабырлыгымны җуя, югалта башлыйм. Башыма әллә кайдан шикле, күңелсез уйлар үтеп керә.
— Карале, Гөлсәрия, күптән сорыйсым килеп йөри, кыш көне дә атна аралаш ни калган ул авылда? Башка берәр кешең, җан сөйгәнең юктыр бит ул тарафларда?
Гөлсәрия минем якка серле итеп карап елмаеп алды да сөйләп китте:
— Бар шул менә! Җанымнан да якын күргән кешем бар анда. Минем өчен утка-суга керергә һәрчак әзер, һәр шимбәдә ут йотып мине көтүче багалмам — әбием бар минем авылда. Карт инде ул. Күпме гомере калгандыр? Бик сагына, бик ярата ул мине. Аның мин кайткач сөенүләрен күрсәң. Күзләренең ничек нурлануын белсәң. Соңгы шатлыгыннан мәхрүм итә алмыйм инде мин аны, Фидаил, аңла. Ара да ерак түгел. Машиналары да йөреп тора.
Минем нигезсез шик-шөбһәләрем шунда ук эреп югалалар. Мин Гөлсәрияне әбисе карап үстергәнен дә, әтисенең читтә өйләнеп яшәп калганын, башка туганнары булмаганын да белә идем инде.
— Җәйләр җиткәч, мине дә бер алып кайтырсың әле авылыгызга. Утыннарыгызны ярырмын, ихата, коймаларыгызны карап чыгармын. Кулымнан эш килә минем. Әбиең белән дә яхшылап таныштырырсың шунда.
— Ә ул сине баштан ук белә иде инде!
— Ничек белә?
— Озын буйлы, каратут йөзле, зәңгәр күзле икәнеңне дә. Начар егет түгеллегеңне дә.
— Үзең сөйләдеңме, Гөлсәрия?
— Һич юк! Мин белгәнче, вакыйгалар тормышка ашканчы ук, ул барын да белә иде инде.
— Чынлап әйтәсеңме, әллә шаяртасың гынамы?
— Бу җитди сөйләшү, Фидаил. Ай ярымнар элек, без йөреп киткәнче үк, бер кайткач, шулай яныма утырды да, чәчләремнән сыйпап, барысын да сөйләп бирде. «Күркәм генә бер егет белән дуслашып китәчәксең әле, кызым» ди. «Дуслашканчы башта аның хатын укырсың. Ул аны чын күңеленнән, сине яратып язган булыр» ди. Әбиемнең алдан күрүчәнлеген белсәм дә, егет дигәч, мин башта кемне уйларга да белмәдем. Башта син миңа алай бик күркәм дә тоелмадың. Зәңгәр күзле, озын буйлы, дигәч, син күз алдыма килсәң дә, ул чагында хат язарсың дип һич көтмәгән идем. Беләсеңме, әбием нәрсә диде соңгы кайтуымда? «Яшь чагыгызның кадерен белеп, матур гына йөрегез» диде. Тыңлыйбызмы аны, Фидаил?
— Бик рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Әмма ул барысын да каян шулай белә ала соң?
— Үткән атнаны, кайткач, бары исемеңне генә сорады. Калганын минем әбиемә әйтеп торасы да юк.
— Бернәрсә дә аңламыйм. Димәк, синең әбиең — күрәзәче?
— Әйе, дөрес әйтәсең. Ул һәрберсе диярлек чынга аша торган төшләр күрә. Шуңа да күп нәрсәне алдан белеп тора. Ходай аңа шундый сәләт, шундый сыйфат биргән, әбием үзе сөймәгән, кайчакларда хәтта күралмаган вазифа йөкләгән.
— Нигә алай дисең, Гөлсәрия? Ник яратмый? Алдан белү начармыни? Алдан белсәм иде әле барысын да. Белер идем нишләргә!
— Берүк кирәкми! Беренчедән, әбием барысын да белә, барысын да төшендә күрә дип әйтмим мин. Гадәттә, үзе белгән, якын кешеләренең генә язмышларын чамалый, төшләренә карап фаразлый ул. Күрше-күләннәрнекен дә. Кайчагында бик төгәл итеп. Сирәк кенә ялгыша да. Икенчедән, безгә беребезгә дә алдан, вакыты җиткәнче бер нәрсәне дә белү кирәкми. Авыр һәм куркыныч ул. Беләсең, күп вакытта әйтә алмыйсың. Әбием шулай ди. Төш күрә дә үзенең күрәзәчелегеннән үзе куркып йөри. Берничә айдан яки атнадан кешенең чирләп китәсен, йә булмаса үләсен, кемнеңдер казага, бәлагә юлыгасын, кайдадыр якында ут чыгасын белеп тору, ул вакыйгаларны берничек тә үзгәртә алмау, чарасызлык — газап бит ул. Моны андый кеше үзе генә белә.
— Йортына янгын чыгасы кешене кисәтсәң, бәлки, ул утны чыгармый калырлар, саклану чараларын күрерләр, ни булса да эшләрләр иде...
— Юк, Фидаил, язмышка язылганны беркем дә үзгәртә алмый. Әбием моны тәгаен белә. Мине дөньяга китергәндә газиз әниемнең үләсен дә мин туарга ике ай алдан төшендә күреп белгән, сизенгән булган. Шуны уйлап, үзенең көчсезлегеннән, ярдәм итә алмаслыгыннан алҗып, сызып, саргаеп, кибеп беткән. Беркемгә дә бу турыда әйтә алмаган. Акылдан язар дәрәҗәгә җитеп: «Кызымны алма, үземне ал, мин яшәдем инде!» — дия-дия, Ходайга ике ай буе ялынган. Әмма — бушка! Вакыты җиткәч, ул да, табиблар да ярдәм итә алмаганнар. Язмышка бер язганны Хак Тәгалә үзгәртми, яңадан язмый икән шул. Шуңа күрә, алда ни булыр дип, һичкайчан да уйлама, борчылма, Фидаил. Тәкъдиргә ничек язылган, шулай булачак. Артыгы булмас. Язмышлардан узмыш юк бу дөньяда.
— Димәк, безнең бу очрашуыбыз, бер-беребезне табуыбыз, дуслыгыбыз да баштан ук кайдадыр акка кара белән язылган булган инде алайса?...
— Әйе, барысы да алдан билгеләнгән...
Төрле хорафатларга, төшләргә, күрәзәгә, им-томга, язмышка һич ышана белмәгән миңа сөйгәнемне тыңлау, бер караганда, ифрат та кызык иде. Башта ышанмыйча тыңласам да, бу сүзләрнең, бу инануның Гөлсәрия авызыннан бик җитди итеп, хәтта бераз шомланып әйтелгәненә һәм үзем үлеп яраткан кешемә, аның сүзләренә ышанырга тиешлегемне аңлап алдым.
Тик очрашу шатлыгы, яшьлек оптимизмы хафалы, күңелсез уйларга ирек калдырмыйлар иде. Безнең табышуыбызны кемдер ике-өч атна алдан күргән-белгән икән, аннан безгә ни зыян?
Бу сөйләшү алдагы атнада булган иде...
Һәм менә бишенче очрашу. Киләчәк бәхетебезгә шик, хафа алып килгән, шул ук вакытта безне ныграк якынайткан күрешү. Без тагын үзәк парк буйлап барабыз. Җанымнан да якын күргән гүзәл зат — Гөлсәрия мине култыклап бара. Институт, университет хәлләре, өйрәнгән фәннәр, зачетлар, укытучылар турында сөйләшеп, фикерләшеп баргач, нигәдер сүз бетеп, икебез дә бер мәлгә тын калдык. Паркның кеше аз йөри, кичләрен бөтенләй диярлек йөрми торган аскы өлешенә төшеп җитә язган идек инде. Үзәк юлдан бераз читкәрәк киттек тә, ботакларын як-якка җәеп, иркенәеп үскән мәгърур бер имән агачы янында туктап калдык. Кышның гүзәл бер киче иде. Ак дөнья, кара кәүсәле горур имәннәр, иңнәренә ап-ак карлар салып, тынып калганнар. Кышның үзенә генә хас матурлыгы сеңгән, фонарьлар яктырткан кичке шәһәр бакчасында ниндидер тылсым, сихри гүзәллек бар иде. Шул гүзәллеккә сүзсез генә бер тын сокланып торгач, Гөлсәрия, каршымарак чыгып, чем-кара күзләре белән күзләремә тутырып карады да кинәт кенә сорап куйды:
— Фидаил, инде язмыш безне очраштырган икән, бер сорау бирсәм, ачуланмассыңмы?
— Берне түгел, бишне бирсәң дә, сүз әйтмим. Сора гына.
— Дөресен генә әйт әле, чын йөрәктән сөйгән, бөтен җаның-тәнең белән яраткан кешең булдымы моңарчы?
Мин мондый сорауны көтмәгән идем. Берничә мизгел эчендә кайчандыр күңелем төшеп йөргән кызларны барлап, кайчандыр булган хисләремне яңартып, аларны күңелемдә Гөлсәрия уяткан ярсулы чын мәхәббәт хисе, эчкерсез ярату белән чагыштырып чыктым һәм ихлас җавабын да кайтардым:
— Юк, Гөлсәрия, күкләр белән ант итеп әйтәм, сине яраткан кебек, мин, беркемне дә яратмадым. Ходай насыйп итмичә, бергә була алмасак та, җаным-тәнем, йөрәгем сиңа тартылгандай беркемгә дә тартылмас, мин инде сине яраткандай, берсен дә ярата алмам! Моны тәгаен беләм.
Бу сүзләрне мин аны ике кулым белән ике яклап биленнән тоткан килеш, туп-туры миңа төбәлгән күзләренә карап әйттем. Калтыраныбрак чыккан тавышымнан, дымлана башлаган күзләремнән, дулкынлануымнан Гөлсәрия минем аның алдында күңелемне ярып салганлыгымны, ихлас эчкерсезлегемне, самимилегемне ахырынача аңлады булса кирәк, ике кулы белән үрелеп, муенымнан кысып кочаклап алды да, пышылдап кына: «Рәхмәт, җаным», — дип, башын күкрәгемә салды. Мин аның чәчләреннән, киеменнән килгән тәмле хуш исләрне туйганчы иснәргә дә өлгерә алмадым, ул, муенымнан кулларын алмаган килеш, аз гына артка тайпылып, яңадан миңа томырылып карады: «Рәхмәт, Фидаил!» Аның күзләре дымланудан узып, мөлдерәмә яшьләре озын керфекләреннән менә тамам, менә тамам дип тора иде. Шушы ихлас аңлашудан, шушы кабатланмас мизгел алып килгән бәхеттән исерә төшеп, мин, күз яшьләренә дә игътибар итмәстән, Гөлсәрияне биленнән, аркасыннан кысып алып, үземә тагын да якынрак китердем, иреннәрем белән аның наз тулы кайнар иреннәренә капландым. Ул карышмады. Муенымнан кочкан җайга бөтен гәүдәсе, җаны-тәне белән миңа ягылды. Мин, башымны югалтыр дәрәҗәгә җитеп, көчле кулларым белән сөйгәнемнең зифа гәүдәсен, иңбашларын үземә кыса-кыса, аның иреннәренең назын, кайнарлыгын, исерткеч тәмен шашып суырдым да суырдым. Ул да, башыннан очып төшкән башлыгын да онытып, ике кулын муенымнан башыма, башымнан яңакларыма күчерә-күчерә, сулышы кабып мине назлады. Тагын бер кат шулай иреннәремнән озак, хисле итеп суырып үпкәч, башын яңадан артка ташлап, таралган чәчләрен җыя-җыя, боек кына итеп әйтеп куйды:
— Җитәр, Фидаил, тынычланыйк әле. Озакка, артыкка китсә, тәмен дә, кызыгын да бетереп куярбыз. Кабаланмыйк. Син әле барысын да белмисең. — Ул, бераз читкәрәк карап, кулъяулыгы белән яшьле керфекләрен сөртеп алды.
Шатлыгым, сөенечем, мәхәббәттән исерүем шул дәрәҗәдә иде ки, аның әйткән сүзләренә башта игътибар да итмәдем. Күз яшьләрен дә, баштан ук шатлык яшьләре дип фаразлаган идем. Мех башлыгын иелеп алып кидереп куйдым. Тыңлаусыз чәчләрен сыпырып, башлыгы астына керттем. Икебезнең дә бияләйләрне кардан алып кактым. Гөлсәриядән бердәнбер ядкарь булып миндә калачак юка ак шәлен дә муенына яхшылап урадым. Аннан соң гына, исемә килеп, сорыйсы иттем:
— Безнең икебезнең уртак шатлыклы, бәхетле көннәребез бит, Гөлсәрия, әйеме?
— Әйе.
— Шатлык-сөенечтән боекмыйлар, күз яшьләре чыгармыйлар, шулаймы?
— Шулай, Фидаил.
— Мин белмәгән нинди борчуың бар? Әйт, зинһар, кадерлем. Шатлыгыбыз уртак икән, борчу-кайгыларыбыз да уртак булсын!
Гөлсәрия тагын башын күкрәгемә куйды да, аз гына дәшми торгач:
— Ул сиңа кагылмый, миңа гына кагыла. Барысын да уйлап бетермәдем әле. Соңрак әйтермен, ачуланма, яме! — диде.
— Юк, Гөлсәрия, хәзер инде икебезгә дә кагыла. Чөнки син минем өзелеп сөйгәнем. Йөрәгемнең, күңелемнең яртысы синдә йөри. Киләчәгемне синсез күз алдына да китерә алмыйм. Башымда хәзер менә йөз төрле уй, шик-шөбһә. Әйт!
Чираттагы авыр тынлыктан соң ул «аһ» дип тирән сулап куйды да миңа таныш түгел чит тавыш белән сөйли башлады:
— Син ышанмассың да, бәлки. Үзең шулай катгый итеп сорагач, әйтим инде. Хәтереңдәме, үткән атнадагы сөйләшүдә мин сиңа бернәрсәне дә алдан белергә кирәкми, начарны белеп, аны күңелдә йөртү иң авыр йөк йөртүдән дә газаплырак, дигән идем. Үткән кайтуымда әбием шактый күңелсез иде. Нәрсәдер әйтәсе килә, әйтми үзе. Инде китәргә җыенганда гына чишелде: «Керсез мәхәббәтегезне күрсәм дә, егетең белән уртак бәхетеңне күрмим, балам», — диде. Ул гына да түгел: «Гомереңне күрәм, сәламәтлегеңне күрмим. Күз алдымнан төшемдә күргән соргылт җиңел машина китми, берүк сак бул, юлларны карап йөр, кызым», — диде. Үзе калтыранган куллары белән һаман башымнан сыйпый. «Анаңның үлемен күтәрдем, син чирләсәң йә гарипләнсәң, күтәрә алмаячакмын»,
— ди. Елый. Үзе суырылып, төссезләнеп калган. «Әйтергәме, әйтмәскәме» дип гаҗизләнеп беткән. Белмим, ничә тапкыр кочаклашып елаганбыздыр? Үзе, чыгып киткәндә, мине тынычландырган була тагын. Күрәчәк белән бер уртаклыгы булмаган, дөньяда юк нәрсәләрне төшендә күрүләрен исенә төшереп, миңа кабат сөйләп чыкты. Хәзер нәрсә уйларга да белмим инде. Сине тапкач, яраткач, барысы да әйбәт дигәндә генә... Йа Хода, машина асларында калып имгәнергә язды микәнни соң миңа, Фидаил? Синсез киләчәгем юк, дисең дә бит. Сәламәтлеге булмаган гарип кыз сиңа кирәк булырмы соң? — Аның сүзләрендә мин беренче тапкыр ниндидер шомлы чарасызлык, гарасатлы өметсезлек сиздем.
— Күз яшьләрем өчен гафу ит. Башта алар, син: «Берсен дә болай ярата алмам», — дигәч, шатлык яшьләре булса, соңрак, әбием сүзләре исемә төшкәч, хәсрәт яшьләренә әйләнделәр.
— Туктале, Гөлсәрия! Нинди гүзәл кич! Кәефеңне берүк алдан бозма. Беренчедән, әбиеңнең сүзләренә алай кисәк кенә ышанып кую кирәк микән? Данлыклы болгар карчыгы Ванга булып Ванга да бит әнә хәтсез ялгышкан. Син математика һәм кибернетика факультетында укыйсың. Ихтималлылык теориясен дә өйрәнәсең. Әбиең әйтсә дә, бу бит әле фараз гына. Юлларда йөргән, машиналар белән тулы шәһәрдә яшәгән баласы өчен кем генә борчылмас. Син аның соңгы юанычы, яшәвенең мәгънәсе. Син һәрчак сак, уяу булсын өчен генә әйткәндер ул. Икенчедән, сәламәт чагыңда өзелеп яратып, авырып киткәч, сине ташлап качсам, миннән дә кабахәтрәк кеше булырмы? Охшаганмы мин андый кешегә? — Минем аны караңгы уйларыннан чын-чынлап аерасым килә иде.
— Юатуың, тынычландырырга тырышуың өчен рәхмәт сиңа. Акрынлап тынычланып киләм инде мин, Фидаил. Атна башында балавыз сыкканнарым да җитәр. Элекке сөйләшүдә әйттем ич, әле өйрәтеп әйттем: «Алдан борчылырга, коелып төшәргә кирәкми, барысы да язмышта язылганча булачак», — дидем. Ә үзем нишлим? Күрәчәк икән — күрәчәк инде. Бәлки әле, әбием, син әйтмешли, ялгышкандыр гына.
(Дәвамы бар.)