Авыл тормышы
+17 °С
Облачно
ӘДӘБИ ЯЛ СӘГАТЕ
25 Августа , 07:00

Умырзая (үкенечле мәхәббәт тарихы)

Наил ШӘРИФУЛЛИН 4 өлеш.

Бервакыт үзе сөйләгән иде. Каршы күршебез Гайнетдин бабайның зиратта тирләп-пешеп олы итеп кабер казып маташуын төшендә күргән әбием. «Нигә болай галәмәт зур итәсең?» — дигәч, бабай, тирен сөртеп: «Мирхәйдәремне беләсең ич, әзмәвердәй таза, олы бит ул, кысык булмасын, иркенләп ятарлык булсын дип тырышуым», — дигән, имеш. Әбием, үзенең күз алдында үскән, хәзер читтә яшәп ятучы Мирхәйдәрне, Гайнетдин бабайны кызганып, берничә айлар эчтән сыкрап йөрсә дә, тегесе шул вакыттан соң инде, ике җәй рәттән атасы янына кайтып, печәннәр чабып, мунча буралары җиткереп китте. Ул абый әле дә сәламәт, исән-сау.
— Менә бит, үзең үк әйтеп торасың. Мин, әбиең урынында булсам, гомумән, андый сүз сөйләмәгән булыр идем. Нигә кешене алдан борчырга?
— Ул тәгаенләп үк әйтмидер дә, бәлки. Бары мине, син әйтмешли, уттан-судан, хәвеф-хәтәрдән аралыйсы килеп сөйлидер. Кисәтәдер. Миннән башка беркеме дә юк бит аның. Икенче яктан алганда, үз фаразларына ышануы да җитәрлек шул инде.
— Әйдә, Гөлсәрия, онытыйк без ул турыда. Бүтән искә төшермәслек итеп онытыйк. Мин тәгаен беләм — безнең язмышлар китабына: «Бәхеткәйләрегез гомерлек», — дип язылган. Мин шуның өчен көрәшәчәкмен. Сине дә шушы көрәшкә, бәхет, мәхәббәт, шатлык өчен көрәшкә җигәчәкмен.
Минем шушы сүзләрдән соң җан сөйгәнем ул кичне беренче тапкыр якты итеп елмаеп куйды да: «Йа Раббым, берүк шулай була күрсен!» — дип, мине кысып култыклап, кайту юлына алып китте.
Кышкы сессия, имтиханнар, ике атналык каникулларны да үткәреп җибәрдек. Элеккечә, атнага бер, сирәк кенә ике тапкыр очрашып-күрешеп, киноларга йөреп, шәһәр урамнарын, бакчаларын иңләп, үпкә-ачуланышуларсыз, хыянәтсез, чишмә суларыдай саф мәхәббәтебезне дәвам иттек. Күз яшьләрен, шомлану-хафалануларны да оныттык бугай.
Әбисенең төшеннән, шик-шөбһәләребездән соң ике айлап вакыт үтеп, Гөлсәрия дә, мин дә, уртага салып сөйләшмәсәк тә, эчтән генә исәнлегебезгә сөенеп, бәхетебезгә куанып, мәхәббәтебезнең тәмен, яшьлегебезнең ямен белеп, матур гына йөри тордык. Ул сөйләшүгә бүтән әйләнеп кайтмадык.
Гөлсәрия элеккечә үк эчкерсез, масая белмәс, бик тә ипле һәм акыллы булып кала белде. Бәлки, мин, яшьлек җилбәзәклеге белән, кайчагында ул иплелекнең, ул сабырлыкның кадерен дә белеп бетермәгәнмендер.
Бер очрашуда шулай, бүлмәдәге егетләр җыйнаулашып боз сараена, хоккей карарга киткәч, Гөлсәриянең: «Нинди матур кич, урамда гына йөрик», — диюенә дә карамастан, үзебезнең тулай торакка, үзем яшәгән бүлмәгә кунакка алып кайттым. Башта күңелле генә, сөйләшә-көлешә чәй эчтек. Аннан соң, фотографияләр белән тулы альбомымны алып, янына, карават читенә килеп утырдым да, озаклап аны карадык. Альбомны читкә алып куйгач та Гөлсәрия яныннан торып китмәдем. Нәфис, кечкенә кулларын кулларыма алдым да аларны чиратлап үбәргә, назларга керештем. Ул, кыенсынып, кулларын акрын гына тартып ала башлагач, мин аны кысып кочакладым да чиядәй иреннәренә үрелдем. Ул башта, кулын күкрәгемә куеп, мине эткәндәй итсә дә, соңыннан ике кулы белән ике яклап башымнан тотып алып, үзе дә сөю сәгадәтендә онытылып, мине үбә, коча башлады. Мин дә, бар көчемә аны кочаклаган җайга, янә сөюдән исереп, моңарчы тоймаган ярсу дәрт белән, аның битен, күзләрен, иякләрен, тыңлаусыз чәчләрен үбәргә тотындым. Килешле йон күлмәге аша аның тыгыз калку күкрәкләренең кайнарлыгын, еш-еш сулыш алуларын, йөрәк тибешләрен тоеп, чаманы, әдәпне онытып, ниндидер комсыз әрсезлек белән, иренем яңакларыннан муенына, муеныннан күкрәкләренә таба төшә башлады. Үзем дә аңламаган ниндидер кыргый җитезлек, тупас кыюлык белән, үбүдән туктамыйча, сөйгәнемне түшәккә аударып, бер кулым белән аның шул кызыл йон күлмәгенең сәдәфләрен кабаланып ычкындыра да башладым. Мизгел саен кызу-ярсуым арта гына бара иде...
Гөлсәрия тизрәк аңына килде. Аз гына калтыранып китеп, ике кулы белән кулларымны тотып алды да сабыр, ләкин ышандырырлык тавыш белән әйтеп куйды:
— Фидаил, син мине чишендереп, үз дигәнеңә ирешә дә алырсың, бәлки. Тик аңлыйсыңмы, ул чагында син мине мәңгегә югалтачаксың. Гөнаһлы булу тиз ул. Миңа беркайчан да юылмый торган гөнаһ китерәсең икән, сиңа булган ихтирамым, мәхәббәтем, өметләрем — барысы да мизгел эчендә чәлпәрәмә килеп ватылачак, юкка чыгачак! Син шуны телисеңме?
Мин югалып калдым. Нәрсә дип акланырга да белми торганда, ул, минем дә искә-акылга килгәнне аңлап, торып утырды да:
— Мә әле, үзең ычкындырган сәдәфләрне үзең эләктер әле. Һәм беркайчан да алай кыланмаска сүз бир. Һәр эшнең үз вакыты. Без ул вакытны сабырлык белән көтә белергә тиеш, аңлыйсыңмы? Ул эшне аңы-уе булмаган хайван-җанварлар да эшли. Аның өчен акыл кирәкми, киресенчә, акылсыз булу, башны югалту гына кирәк. Күкрәккә дә бүтән үрелмә! Кыз кешенең вөҗданы, намусы ул.
Гөлсәрия миңа олылар акылы белән сабак бирде. Мин ул вакытта ук, җитдилектән ерак йөргән ваемсыз яшь чагымда ук, аны бәяләргә өйрәнә башлаган идем инде.
Ул көнне мин аңа туйга, никахка кадәр нәфесемне тыярга, кулымны сузмаска, үземне тота белергә сүз бирдем. Һәм бүтән аны шашып, ярсып яраткан чакларымда да, аның иреннәренең тәменнән башларым әйләнгәндә дә акылымны югалтмадым, сүземдә тордым. Гөлсәриядә шик-хафалар булгаласа да, ышана идек без туйлы-никахлы киләчәгебезгә. Бик ышана идек.
Ул, чыгып киткәнче, мине уңайсыз хәлдән коткарырга теләпме, сүзне икенчегә борды:
— Күрәзәчелек безнең нәселдә буыннан буынга килә, беләсең килсә. Кулыңны бир әле, хәзер шуңа карап, кемлегеңне әйтеп бирәм, — дип елмайды да кулыма үрелде.
— Кемлегемне белеп бетергәч, миннән качмаска сүз бирерлек булсаң гына! — Ул елмайгач, минем дә күңелем яктырып китте.
— Башта кулыңны бир әле, аннан соң күз күрер, — Гөлсәрия сул кулымны алды да, бераз гына учыма карап торгач: — Син шактый нечкә күңелле, гадел, тәртипне, пөхтәлекне, төгәллекне яратучы кеше икәнсең. Хисчән, тиз үпкәләүчән. Тиз кызып китәсең, ләкин тиз суынасың. Саран түгелсең. Җаваплылык хисе көчле синдә. Тик аз гына ялкаулык та бар. Тәвәккәллек җитеп бетми... Килеп терәлгәч, соңгы чиктә генә тәвәккәл буласың. Усаллык юк, ачу саклый белмисең. — Ул тагын елмаеп карады да, кулымны җибәреп: — Тулаем алганда, Фидаил дустым, идеал ук булмасаң да, яхшы кеше булып чыктың бит әле син! — диде.
— Карале, Гөлсәрия. Мине дә өйрәт әле! Кешене, кулына гына карап, ничек белеп була соң ул?
— Тагын бер сыйфатыңны әйтергә онытканмын. Син бераз беркатлырак та икәнсең бит әле. Мин сине, йөреп киткәнче, ике ай күреп белә идем. Инде менә ике айдан артык — бергә. Шул вакыт эчендә кешене белер өчен, һич кенә дә күрәзәче булырга кирәкми. Зөлфиянең дә әллә ничә тапкыр сиңа характеристика биргәне булды. Ә учыңа юри генә караганымны сизмәдең инде син, әйеме?
— Шундый итеп мактадың, кая ул сизү, эреп китә яздым...
Әйтәләр бит, бәхетле чакта бәхетне сизмисең икән, дип. Бәхетне мин сиздем дә төсле, ләкин тора-бара аңа ияләштем. Гөлсәриямне элеккечә яратсам да, хәзер инде аның күз карашыннан йөрәгем леп-леп килеп, ешрак тибә башламый. Очрашуларга сөенеп барсам да, элекке кебек дулкынланмыйм, каушамыйм. Аны үпкәндә, әүвәлгечә җиде кат күкләргә менеп китми идем инде. Без, тынычланып, бәхетебез белән килешеп, мәхәббәт һәм дуслыгыбызны бер көйләнгән җайга дәвам итеп, сөюдә үзара бер тынычлыкка, камиллеккә, гармониягә дә ирешкән кебек идек.
Әмма бу тынычлык гарасат алдыннан була торган тынычлык булып, язмышка язылган бәла безне сагалап йөргән икән.
Соңгы сөешүләребез, соңгы очрашу-сөйләшүләребез сайрар кошлары белән килгән ямьле, чәчәкле җәйләрдә, июнь азакларында булды. Җәйге имтиханнар инде менә бетә дип торган чакта, үзебез дә көтмәгәндә, капылт кына трамвайда очраштык без. Аның имтихан алдыннан була торган консультациядән, минем исә чираттагы имтиханны биреп кайтуым иде. Алдан сөйләшмичә, болай кинәт кенә, уйламаганда күрешүебезгә икебез дә шат идек, сөендек. Көн шактый кызу. Трамвай эчендә тагын да бөркүрәк сыман. Гөлсәрия үзенә бик тә килешле юка яшькелт күлмәген кигән. Эсседән борын очына кечкенә тир бөртекләре бәреп чыккан. Үзе аз гына ябыгып киткән дә сыман. Ябыгу аны тагын да чибәрләтә төшкән. Кәефе дә шактый күтәренке.
— Фидаил, әйдә иртәгә, мин имтиханны биргәч, икәүләп безгә, авылга кайтып киләбез! — Ул моны икебез дә трамвайдан төшеп, тротуарга чыккач, шатлыклы хәбәр җиткергәндәй, сөенеп, рухланып әйтеп куйды. — Табигатьнең иң гүзәл, иң назлы чагы бит хәзер. Сөенеп туймас вакытлар. Бергәләп урманнарга барырбыз. Кочак тутырып болын чәчәкләре җыярбыз.
Миңа шунда ук килешергә, куанып риза булырга кирәк булган да бит. Тыштан белгертмәсәм дә, эчтән алай кисәк кенә кайтуга мин каршы идем.
Хәзер, еллар үткәч, төгәл итеп, ялгышмыйча әйтә алам: эчкә яшеренгән юләр үзсүзлелек, үз җаеңны гына карау гадәте сиздерми генә үз эшен эшләгән ул чакны. Их, хәзерге акылларым булсамы? Бергәләп кайтып, аның туган авылын, ул авылның Гөлсәрия яраткан чишмәләрен, ул сокланып сөйләгән урманнарын, ялантәпи йөргән кыр-яланнарын күреп, хозурланып йөрисе, бергәләшеп кире шәһәргә кайтасы иде дә бит. Булмады инде. Анда кайтып, җитәкләшеп су буйларына төшәр өчен, бергәләп тауларына менәр өчен, бергә чакның кадерен белеп, гүзәлемне кулларыма алып күтәрер, сөяр, кочар өчен хәзер әллә нәрсәләр бирер идем дә бит, юк, мәңгегә соңга калдым мин. Терсәкне күпме үрелсәң дә тешләп булмый хәзер...
Тагын дүрт көннән соң тапшырылачак соңгы имтихан шактый авырлардан иде. Аны яхшы билгесенә бирү, бер көн булса да артыграк итеп аңа әзерләнү теләге сөйгәнемнең туган ягын, авылын күрү теләгеннән көчлерәк булып чыкты. Үзсүзлеккә шул сәбәп булды. Аз гына икеләнеп торганнан соң, мин аның борын очындагы кечкенә тир тамчыларын бармагым белән сөртеп алдым да: — Кинәт кенә ышандыра алмыйм, Гөлсәрия. Әйдә бүген кичке якта Казансу буена су коенырга төшик, шунда барысын да сөйләшербез, килешербез, — дип, туры җаваптан качтым.
Киреләнеп булашсам да, минем аның туган ягын бик күрәсем килә иде. Гөлсәриянең үзенә гашыйк булу белән бергә, мин күптән күңелем белән аларның урманга терәлеп утырган кечкенә авылларына, ул авылның бәбкә үләне каплаган урамнарына, андагы, ул күп тапкыр сокланып сөйләгән чишмәләргә, тауларга, урманга, җиләклекләргә гашыйк идем инде. Җәй башында аның авылына, ә азагында, яңа уку елы башланганчы, ерак булса да, минем туган якларга кайтып килүләрне без инде килешеп, күңелебезгә салып куйган идек. Тик минем алар ягына имтиханнар тәмамлангач, тыныч күңел белән, иркенләп кайтасым килгән иде. Әмма ни өчендер бу турыда аңа башта әйтмәдем.
Кичкә таба, көн кызуы бераз сүрелә төшкәч, мин аны бүлмәләреннән кереп алып чыктым да, җитәкләп, су коенырга Казансу буена алып төшеп киттем.
Елганың без килеп чыккан ярында пляж ише әйбер юк. Тик олы бетон плитәләрне тезеп, ярга авышлап салганнар да бер башын суга тыгып калдырганнар. Коенырга шактый уңайлы. Кеше дә алай күп түгел. Без, килгән уңайга ук, киемнәребезне салып аттык та, йөгерә-атлый, суга кереп киттек. Гөлсәрия шактый оста йөзүче икән. Минем белән ярышкан кебек, колач салып, арымыйча әллә күпме ара үтте. Берничә тапкыр, йөзгән уңайга, миңа су чәчрәтеп алды. Арый, хәле бетә башлагач, «батсак — бергә батыйк» дип, кулы белән җилкәмә килеп тотынды да, бер куллап ишә-ишә, көлешеп, без саерак урынга йөзеп чыктык.
Бераз хәл алгач, мин тагын чума-чума йөзеп киттем. Ә Гөлсәрия яр буендагы бетонга чыгып басты да мине күзәтеп калды. Кирегә таба йөзгәндә, мин аның ярдагы Казансу камышыдай сылу гәүдәсенә, антик чор скульпторлары койган грек алиһәләре сыннарыннан да матуррак буй-сынына, килешле итеп миңа кул болгауларына карап янә соклану-сөенү кичердем. Соклануларның иң шатлыклысы шундый камил гүзәллеккә карап соклану, хозурлану икән. Бәхеттән баш әйләнгән ул сәгатьләрдә мин аны белмәгәнмен. Гүзәллеккә сокланырга гына түгел, аны сакларга да кирәк икән. Бу хакыйкатьне дә мин соңгарак калып аңладым...
Судан аз гына өшеп чыктым да, «җылыт, кадерлем» дип, аны юеш кочагыма алдым. Аңа сокланудан һаман айнып җитмәгән идем, шул кочаклаудан җибәрмәдем. Башыннан, чыланган чәчләреннән сыйпап, иренем белән иреннәрен эзләп таптым. Ул да, ялангач тыгыз ботлары, калку күкрәкләре, бөтен барлыгы белән суырылып миңа сеңде. Куллары белән җилкәмә, муеныма сарылды. Без шунда, Казансу буенда, соңгы тапкыр озаклап үбештек.
Киемнәребезне киеп кайтырга чыккач, авыл хакында сүзне үзем башладым:
— Без болай эшлик. Синең ике имтихан калды, минем — бер. Икебез дә бетерик, котылыйк та синең соңгы имтиханыңнан соң тынычлап кайтып китәрбез авылыгызга. Ярыймы шулай?
Күндәм һәм акыллы Гөлсәрия шунда ук килеште.
— Ярар, алайса. Бу юлы мин үзем генә кайтып киләм. Киләсе кайтуымда кунак алып кайтам, дип, әбиемә дә әйтеп куярмын.
— Әбиең болай да, әйтмәсәң дә белеп торадыр инде кайчан кайтасыбызны.
— Соңгы араларда бернәрсә дә әйтми, сөйләми әле ул, Фидаил. Яхшыны да, начарны да. Яше дә шактый шул инде. Ялгышу-буталулардан да курка, күрәсең. Кыш көне әйткән күрәзәсен — теге мине кара кайгыларга салып алган төшен искә төшереп, үзен-үзе ачуланып кына алды: «И-и, карт юләр, баланы хафага салып, үзем күпме ут йотып йөрдем, Аллага шөкер, исән-сау йөрисең, балам», — ди.
Су коенсак та, кайтып җитүгә, тамак кибәргә өлгергән иде инде. Гөлсәрия кереп киткәнче, алар тулай торагы янындагы гастрономга кереп, берәр стакан алма согы алдык. Ул елларны олы азык-төлек кибетләренең бер башында озынча һәм очлы пыяла савытлардан стаканнарга һәрчак сок агызып саталар иде. Без сок эчәбез. Сатучының киштәдәге чәй каплары янына куйган радиоалгычыннан җыр сибелә:
Умырзая бик тиз үсеп чыга,
Бик аз гына яши тураеп.
Умырзая бик тиз башын аска ия,
Умырзая, сула моңаеп.
Гөлсәрия иләсләнеп, йотлыгып тыңлый.
— Бигрәк моңлы җыр, Фидаил, әйеме? Шулай ашыгып чәчәк атып, язын ук ашыгып сулучы чәчәкләр бар микән ул тагын? Алда башланмаган гүзәл, ямьле җәйләр булганда. — Мин, дәшмичә генә, елмаеп аны тыңлыйм. Ул дәвам итә: — Кайчакларда дөнья бигрәк гаделсез әйеме, Фидаил? Якты кояшны, бу җиһанны нигә Ходай күпсенә икән кайберәүләрдән? Нигә барча тереклеккә дә тигез итеп бирми икән? Чәчәк ат та — шунда ук сул... Нинди гаделсезлек? Тик, ничек кенә булмасын, умырзая шул кыска гомерендә дә чәчәкләре белән кешеләрне сокландырып кала белә. Шулай булмаса җырлар чыгарырлар идеме аның турында? Җырларга эләгү, яратылу барыбер олы бәхет бит ул.
Ул сүзләрен күтәренкерәк нотада тәмамласа да, кинәт кенә аның үзен дә шул җырдагы умырзаяга охшатып куйдым. Үзе умырзая чәчәге кебек гүзәл, артык тыйнак, үзе моңаеп башын ияргә генә тора. Ирексездән, теге элекке хафалы уйлар күңелемә килеп, умырзая кебек кыска гомерле була күрмәсен берүк, дип шомланып уйлап куйдым...
(Ахыры бар.)

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас