Зининнарның зур йорты, яхшы каралтылары биредә яшүче кешеләрнең тырышлыгы, эшкә хуҗаларча каравы турындагы сүзләрне раслый. Җирнең һәр карышы уйлап файдаланыла. Менә ике өлештән торган теплица, хуҗалык блогы, мунча, ә менә бәрәңге, бакча җиләге, яшелчәләр утыртылган җир. 46 сутый участок төгәл планлаштырылган, биредә җимеш агачлары һәм куаклары өчен дә урын табылган.
Зининнарның каралты-курасына һәм ихаталарындагы культураларга карап: “Менә нинди булдыклылар! Афәрин!” – дип уйлап куясың.
Анатолий Михайлович шәхси ярдәмче хуҗалык белән күптәннән шөгыльләнүләрен әйтте. Ярдәмчесе һәм тугры гомер юлдашы Валентина Алексеевна иренә бар яклап булыша. Кайчандыр алар сыер маллары, дуңгызлар симерткән, шул ук вакытта яшелчәләр үстергән. Хәзер исә теплица яшелчәләре һәм гөмбәләр үстерү белән мәшгульләр. Эш җитәрлек, иртә таңнан караңгы төшкәнче бил бөгәләр. Ләкин зарланмыйлар, бит икесе дә авыл балалары, крестьян хезмәте аларга кечкенәдән таныш.
Башта барсын да экономияләгәннәр – ихатада җитештерелгән продукцияне сатудан кергән һәр тиенне хуҗалыкны үстерүгә тотынганнар. Авыл ихатасында төзү, төзекләндерү эшләре дә тукталып тормый бит инде – йорт тергезергә, абзар ремонтларга, теплица корырга кирәк, күбрәк табыш алу өчен сакчыл хуҗаның уй-ниятләре җитәрлек. Зининнарның уңган гаиләсе төп максатларына ирешкән: балалары үскән, укыган, гаилә корган, фатирлы, машиналы булган. Иң мөһиме – алар әле дә әти-әниләренең төп ярдәмчеләре, аеруча уллары Артём. Ул Салаватта яши һәм эшли, буш вакытында мотлак Васильевкага кайта. Отпускны да майда, әти-әнисе ихатасында һәм бакчасында эш күбәйгәндә, теплицада кыярлар, аннары гөмбәләр өлгерә башлаганда алырга тырыша. Зининнар продукцияләрен базарда сата. Сәүдә урынына үзләре илтә, үзләре сата.
- Былтыр мәгълүмат-консультация үзәге белгечләре киңәше буенча крестьян-фермер хуҗалыгын оформить иттек. Барыбер җирдә эшлисез, кешеләр өчен күпме чиста продукция җитештерәсез, диделәр. Фермерларга дәүләт ярдәм күрсәтә икән. Без ризалаштык, башлаган эшне ташларга җыенмыйбыз бит. Яңа эш башлаган фермерлар буларак, безгә район бүлгән акча да ярап куйды. Теплицага газ җиһазы сатып алдык. Хәзер аны җылыту җәһәтеннән мәшәкать кимеде, элек мичкә утын ягып җылыта идек.
Зининнар магазиннан ит, сөт, йомырка сатып алмый, барсы да үзләренеке. Әлеге вакытта мал-туардан сыер, өч дуңгыз, кош-корт асрыйлар. 150 килограмм сыйдырышлы суыткыч камера, өч суыткыч (аларның берсе яшел тәмләткечләр һәм җиләкләр өчен) ел әйләнәсенә үзләренең продукциясе белән тулы. Валентина Алексеевна аш-суга оста: үзләре үстергән бройлер тавыгыннан аш та, дуңгыз итеннән кәтлит һәм пилмәннәр дә ашап туйгысыз! Иң мөһиме – ризыкларда бернинди “химия”, антибиотиклар юк.
- Сатуга да без чиста продукция чыгарабыз, - ди хуҗа, 360 кв.м мәйдан биләгән теплицаны карарга чакырып. – Сыер тизәгеннән ашлама һәм черемәдән тыш бернәрсә дә кулланмыйбыз. Хуш исле тәмле кыярлардан мул уңышны тәрбия нәтиҗәсендә үстереп алабыз. Суны җитәрлек сибәбез, аскы яфракларын, мыекларын һәм кыяр лианасының өске өлешен вакытында өзеп алабыз – сере менә шунда.
Әйтүе генә рәхәт, ә бит күпме мәшәкать. Шуны гына билгеләп үтәм: эшләр февральдә башлана – хуҗабикә кыяр орлыкларын өйдә стаканнарга утырта (быел 500 төп утырткан!).
Икенче гөмбәлек бакча почмагында урнашкан. Ян-якларына чокырлар бораулап, 15-20 сантиметрга җиргә күмелгән 100 карама төпсәсенә гөмбә спораларын салганнар. Уңыш алу өчен участокта дым, күләгә һәм башкаларны тәэмин итәргә кирәк. Барсын да дөрес эшләсәң, мондый төпсәләрдә бер елдан яхшы гына гөмбәләр барлыкка килә. Әлегә Зининнар биредә августтан ноябрьгә кадәр гөмбә җыя.
Участок буйлап карап, тыңлап йөрдек. Күп нәрсәгә өйрәнергә була хуҗалардан. Анатолий Михайлович ремонтант бакча җиләген (аны ул күп тә түгел, аз да түгел, бер мең төп утырткан), яшел крыжовник һәм бәрәңге үстерү турында да сөйләде. Соңгысының язгы дым ярдәмендә иртә өлгерә торган сортларын үстерү яхшырак дип исәпли ул.
Менә шулай итеп Васильевка авылыннан авыл хуҗалыгы бизнесменнары үзләренә һәм, иң мөһиме, эш, акча юклыктан зарланучыларга акча эшләргә мөмкин булуын раслый. Ныклы ярдәмче хуҗалык булдырып, Зининнар балаларын эшкә өйрәткән һәм аларга мул тормыш тәэмин иткән дип бер дә арттырмыйча әйтергә була. Өлкән Зининнар үзләре дә бирешмәгән әле һәм ирешелгәннәрдә туктап калырга җыенмыйлар. Өстәвенә хәзер яңа эш башлаган фермерларга федераль дәүләт программаларыннан файдаланырга тәкъдим итәләр. Бу программада катнашып, авыл хуҗалыгы бизнесын үстерүгә миллион ярым сум акча алырга мөмкин.