- Әлегә тәҗрибәм зур түгел, әмма шуны әйтә алам, кошчылык шактый отышлы хуҗалык төре. Ә бизнес буларак казлар үрчетү эше бу тармакта иң табышлы юнәлешләрнең берсе. Ни өчен? Зур казларга башка кош-кортларга караганда азык азрак кирәк. Аларның рационының 80 процентын яшел үлән тәшкил итә. Аннары йорт кошлары тәрбия шартларына талымсыз. Каз үстерүне сайлау өчен янә бер дәлил – алар тиз үсә һәм авырлык туплый. Әлбәттә, каз бәпкәләренең үлүе дә мөмкин, алар ике айга кадәр аеруча игътибар таләп итә. Буада яшәргә, көндә каз бәпкәләрен көтәргә, һәр көнне аларны кардадан чыгарырга һәм ябарга туры килә. Аннары казлар ике ай буе таптаган юлларына ияләшә һәм үзләре генә йөри башлый. 100 казны тапшыру авырлыгына кадәр симертү өчен бер тонна иген кирәк, ул 10 мең сум тора. Әмма бу соңыдан артыгы белән кайта. Сату проблемасы юк, Уфага, Салаватка, Стәрлетамакка ярминкәләргә йөрибез, каз итен килограммын 400-450 сум белән сатабыз, каклаган каз итенең килограммы меңнән артык тора. Мамыкны “Башкирский гусь” җәмгыяте килограммын 700 сум белән ала. Каз бавырын бик теләп алалар, аны иң яхшы тәмле ашамлык дип исәпләүчеләр дә бар. Үзегез исәпләп карагыз, казчылык эше табышлы дип уйлыйм. Рифатның сөйләгәннәреннән шунысы аңлашылды, бу эш мавыктыргыч та икән. Казлар тора-бара хуҗасына шул тиклем ияләшә ки, хәтта аны тавышыннан таный һәм һәм үзләренчә “га-га” килеп сәламләгән сыман итә.