Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фермерлык эше
28 август 2020, 14:25

ЯХШЫ УҢЫШ НИГЕЗЕ

Урып-җыю эшләре кызганнан-кыза. Бүгенге көндә районда чәчү мәйданнарының яртысы җыеп алынган. Уҗым ашлыклары келәтләргә салынган, урып-җыю техникасы сабан ашлыклары басуында туктамый эшли.

Урып-җыю эшләре кызганнан-кыза. Бүгенге көндә районда чәчү мәйданнарының яртысы җыеп алынган. Уҗым ашлыклары келәтләргә салынган, урып-җыю техникасы сабан ашлыклары басуында туктамый эшли.

Зур тәҗрибәле игенчеме син, әллә яңа гына эшли башлагансыңмы, һәр урак чоры нәрсәгәдер өйрәтә. Белгечләр фикере буенча, беренче җыеп алынган гектарлар хуҗалыкларның туфракны эшкәртү алымнарын, культураларны чәчү срокларын дөрес сайлаганмы икәнен, минераль ашламаларны һәм үсемлекләрне саклау чараларын куллану кимәленең уңышка ничек тәэсир итүен аңларга мөмкинлек бирә. Әйтергә кирәк, быелгы кыр сезоны иртә яздан чәчүгә караганда майның икенче яртысында чәчелгән культуралар югары уңыш бирүен күрсәтте. Әйе, иртә шытымнарның торышы яхшы була, бит алар язгы дымны алып калырга өлгерә. Әмма икенче чорда, үсемлеккә үсәр өчен дым күп кирәк чакта, гадәттә корылык була. Менә монда инде яхшы уңыш алырмын димә. Киресенчә, соң чәчелгән культуралар корылык чорында яңа шыта гына, аларга бу вакытта дым аз гына кирәк. Шуңа да быелгы эссе җәйдә алар каза күрмәде.

Авыл хуҗалыгы культуралары, шул исәптән бөртеклеләр һәм көнбагышның тотрыклы уңыш бирүенең икенче шарты – камылга чәчү. Сәбәбе шул ук: механик эшкәртү булмаганда туфрактагы дым саклана һәм корылык чорында үсемлекләр аның запасы белән туена.

Җирдә эшләү дәверендә алган сабакларны безнең фермерлар да яхшы үзләштерә. Бүген Д.И.Лошак, Р.З.Шахмаев, И.И.Бурангулов крестьян-фермер хуҗалыкларында сабан культуралары уңышы яхшы, И.К.Ишембаев, М.Х.Бурангулов крестьян-фермер хуҗалыклары да алардан калышмый. Бу хуҗалыклар югары кимәлдә ашламалар кертү, үсемлекләрне саклау чараларын грамоталы куллану, дым-энергия саклаучы яңа технологияләрне кертү, игенчелекнең югары культурасына омтылу исәбенә ота.

26 августта без Рөстәм Шахмаев хуҗалыгында булдык, урып-җыю кампаниясе ничек оештырылганын карадык, шул уңайдан язгы-кыр эшләре башында игенчеләрнең яхшы уңышка өметләре акланганмы-юкмы икәнлеге белән дә кызыксындык.

- Уҗым бодаен җыеп алдык, ул 150 гектар мәйданны били иде, хәзер сабан ашлыгына тотындык, - ди Рөстәм Зөфәр улы. – Арпаны урып-җыюда 2 “Акрос” комбайны һәм үзйөрешле “Мак Дон” чапкычы эшли. Басудан ашлыкны Талач авылында урнашкан иген чистарту җайланмасына кадәр ЗИЛ һәм ГАЗ-53 машиналары ташый. Әле һава торышы яхшы, шуңа да эш кызу бара. Басуына карата сабан арпасын гектарыннан 30-35 центнер алабыз. Уңыш начар түгел, тырышлыгыбыз һәм чыгымнарыбыз бушка булмас дип уйлыйм.

Р.З.Шахмаевның ышанычы аңлашыла ки, ул ашламаларны да, үсемлекләрне саклау чараларын да тиешенчә куллана, экономияләргә күнекмәгән. Бу сезонда сабан ашлыгына бер гектарга гамәлдәге матдәдә 62 кг ашлама кертелгән. Бу иң югары күрсәткечләрнең берсе, Д.И.Лошак крестьян-фермер хуҗалыгында да шул ук күләмдә кертелгән. Чагыштыру өчен: район буенча быел бер гектарга уртача 36 кг ашлама кертелгән. Шушы көннәрдә Шахмаев уҗым бодае чәчә башларга җыена, гектарына 100 кг исәбеннән физик авырлыктагы ашлама кертергә планлаштыра. Быел көздән хуҗалыкта минималь эшкәртү элементын куллана башлаячаклар – 400 гектар тирәсе җир тоташ тәэсир итүче гербицид белән эшкәртеләчәк.

Арпаны урып-җыйган басуда комбайнчы Равил Шәяхмәтов белән әңгәмәләшү бәхете тиде. Ул Талач егете, теләсә кайсы тракторны яки авыл хуҗалыгы машинасын йөртә ала. Комбайн кабинасынннан төшеп, Шахмаевта икенче ел эшләве һәм канәгать булуы турында әйтте: “Эшләү өчен монда бар шартлар да булдырылган – техника яхшы, кайнар аш басуга китерелә, эш хакы түлиләр. Шуңа да без, уракта катнашучылар, үз бурычыбызны намус белән үтәргә – уңышны билгеләнгән вакытка югалтуларсыз җыеп алырга тырышабыз”.

Водитель Марат Хуҗиннан да шул ук сүзләрне ишеттек. Кайчандыр ул колхозда тир түккән, хәзер хаклы ялда, әмма чәчү һәм урак чорында авыл эшкуарына теләп ярдәм итә. Улы Руслан да монда эшли. Бүген алар икәүләп басудан ындыр табагына иген ташый. Ә коллективның соңгы нәтиҗәгә омтылуы – яхшы уңыш алу өчен мөһим шарт.

В.БУЛЬЦ,

районның баш агрономы,

Л.ПЫЛАЕВА, безнең хәбәрче.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: