Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
21 Май 2019, 18:04

ЧӘЙНЕКТӘГЕ ЮШКЫННЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

1нче ысул. Чәйнеккә 2/3 есе кадәр су тутырырга, калган өлешенә аш серкәсе салырга. Сүрән утта кайнатып чыгарырга, плитәдән алып, 3 сәгать тотарга. Су суынгач, чәйнекне яхшылап юарга. Электр чәйнеген аш серкәсе белән чистартырга киңәш ителми.


2нче ысул. Калын булып каткан юшкынны лимон кислотасы белән чистартып карарга мөмкин. 1 л суга 10-15 г лимон кислотасы салырга, кайнатып чыгарырга, 30-60 минут шулай тотарга. Шул арада юшкын йомшарырга тиеш. Чәйнектәге суны түгәргә һәм юарга. Юшкын беренче тапкырдан ук тулысынча кубып бетмәсә, бу эшне тагын кабатларга.


3нче ысул. Чәйнеккә су тутырырга, 1 аш кашыгы чәй содасы салырга, кайнатып чыгарырга, 30 минут шулай тотарга. Гадәти чәйнекне 30 минутка сүрән утка куярга була. Суны суытырга һәм яхшылап юарга.
Бу ысул электр чәйнеген чистарту өчен дә яраклы.


4нче ысул. Юшкынны бәрәңге, алма, груша кабыгы ярдәмендә дә чистартырга була. Чәйнеккә юылган кабык салырга, өстенә су агызырга һәм кайнатып чыгарырга. 1-2 сәгать шулай тоткач, түгәргә һәм юарга кирәк. Бу ысул йомшак юшкын өчен генә яраклы.

Читайте нас: