Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
21 Май 2019, 19:05

Каты корттан ничек котылырга?


Каты корт (проволочник) белән туфрак өстендә кар китүгә үк көрәшә башларга кирәк.

Корт күренгән урыннарга горчица сибегез. Гадәттә аны сидерат буларак кулланалар, әмма бу очракта горчицадагы эфир майлары каты кортның личинкаларын куркыта. Бәрәңге утыртканда, үсеп чыккан горчицаны җире белән бергә казыйлар. Бәрәңге саласы чокырчыкка горчица порошогын да сибеп калдырырга була. Әмма аны сак кулланыгыз, эфир майларының югары концентрациясе тамырларның барлыкка килүенә комачаулый.
Каты кортка каршы химик чаралар да куллана аласыз, әйтик, Землин, Метаризин, Провотокс препаратларын. Алардан да көчлерәкләрен кулланмаска киңәш итәбез, бәрәңге орлыгына үтеп керүләре бар.

Читайте нас: