Көзгә кергәнче, бакчадагы чәегезгә кара карлыган яфрагы кушып эчегез. Яфракларны ботакларның очындагыларын гына җыегыз.
Халык табиблары кара карлыган яфрагы организмны чистарту һәм ныгыту үзлегенә ия дигән фикердә тора. Йөрәк һәм сидек юллары авыруларыннан интегүчеләр өчен ул аеруча файдалы. Салкын тиеп авырганда эчсәң дә сихәте була. Карлыган яфрагыннан кайнатылган чәй ашказаны өчен дә файдалы. Тәмәке тартучылар да аны чәйләренә салып эчәргә тиеш. Яфрактагы табигый антиоксидантлар агулы матдәләргә каршы тора һәм аларны организмнан чыгара.
Кара карлыган яфрагы составында эфир майлары һәм фитонцидлар, С витамины, магний, кальций, калий, фосфор күп.