Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
16 июль 2019, 11:32

Холестеринны киметү ысуллары

Холестерин - организмдагы төп майларның берсе. Аны нормада тоту исә атеросклероз авыруын булдырмаска ярдәм итә.

Холестерин - организмдагы төп майларның берсе. Аны нормада тоту исә атеросклероз авыруын булдырмаска ярдәм итә. Кандагы холестеринны киметү өчен күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, ит һәм яшелчәләрне кыздырып түгел, томалап пешерергә киңәш ителә. Күбрәк хәрәкәтләнү дә холестеринны юк итә.
Холестеринны киметү өчен берничә киңәш:



2. Умарта корты җилеме ягъни прополис та кандагы “алама” майларны куып чыгара. Ашарга ярты сәгать калгач, 4%лы прополис төнәтмәсен 30 мл суга 7 тамчы тамызып эчәргә. Дәвалау курсы 4 ай.




Холестеринны нормада тоту өчен елына бер тапкыр менә шундый коктейль эшләп эчергә була: 1 кг лимонны һәм 200 г сарымсакны иттарткычтан үткәреп, бергә кушып яхшылап бутарга да, 3 көнгә суыткычка куярга. Көн саен 1 зур кашык ярты стакан суга болгатып эчәбез. Лимон составында булган С витамины һәм сарымсактагы фитонцидлар “алама” холестеринны организмнан куып чыгара.

Читайте нас: