Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
30 июль 2019, 11:31

АРБУЗНЫ НИЧЕК ДӨРЕС САЙЛАП АЛЫРГА

Карбызның күпләп сатуга чыккан һәм табыннарга менеп утырган чагы. Карбыз сайларга сезгә ярдәм итәчәк берничә киңәш бирик әле.

Карбызның күпләп сатуга чыккан һәм табыннарга менеп утырган чагы. Соңыннан: “Теге юлы да шуннан алган идем, бик тәмле иде, монсы нигә андый түгел икән...” димәс өчен, сезгә карбыз сайларга ярдәм итәчәк берничә киңәш бирик әле.

– Карбызны базардан (бигрәк тә җирдә ятканнарын), юл кырыйларыннан алмагыз, андагы җимешләр канәгатьләндерерлек шартларда сакланмый.

– Кибеттән алган очракта да, бөтен карбызны гына сайлагыз. Карбыз кибеттә кисәкләп торганда, аңа бактерияләр эләгә, һәм аны кискән кеше дә эшен гигиена кагыйдәләренә туры китереп башкарган дигән гарантия юк.

– Карбызның рәсеме ачык күренергә, кабыгы ялтырап торырга, кырылу һәм киселүләре булмаска тиеш.

– Карбызны шакып караганда, ул яңгырап торырга тиеш, әгәр тавыш тонык булып чыга икән, андый карбызны алмагыз, ул йә өлгермәгән, йә бозыла башлаган.

– Сары табы 5-10 сантиметрдан да зуррак булмаса яхшы, чөнки бу очракта карбыз күпмедер вакыт кояшсыз урында өлгергән була.

– Җимешне кысып караганда чатнау тавышы килсә, бу яхшы карбыз (кысканда гына чаманы белеп кысыгыз).

– Иң “дөрес”, натураль карбызлар сатуда август уртасында гына барлыкка килә.
Читайте нас: