Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
2 август 2019, 14:24

ОЗАК ЯШӘҮ СЕРЛӘРЕ

- Озак һәм бәхетле булу өчен итне сирәк ашагыз, салкынча бүлмәдә яшәгез һәм май эчегез.

- Көн саен өстәлегездә яшелчә, җиләк-җимеш торсын. Иң файдалы яшелчә – чөгендер. Аннан кала фасоль, кабак, кишер, томат, болгар борычы, шпинат, салат, алма, виноград, слива.

- Итне сирәк ашарга тырышыгыз.

- Казылык, кыздырган бәрәңге, печенье, консервалар – зарарлы ризыклар.

- Аз-азлап, әмма еш ашагыз. Аз ашалсын өчен, су эчегез.

- Ураза тоту файдалы, сөякләр җиңеләеп китә, йөрәк тә яшәргән кебек була.

-Көн уртасында ярты сәгать йоклап алыгыз.

- Ашаганнан соң йокламагыз, чөнки кан куерып, май кан тамырларына утырып кала.

-Ачык һавада ешрак булыгыз. Салкынча бүлмәдә яшәгез.

- Чикләвек ашагыз, ул безнең баш миенә охшаган. Көненә бер чәй кашыгы чикләвек мае эчегез.

- Кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булыгыз. Алардан дус та, дошман да ясама.

- Кәефегез булмаса, күп итеп йөрегез. Су керегез, ул сагышыгызны бетерер. Тән һәм күңел өчен иң яхшы дару – ураза, дога, физик эш.

- Ашар алдыннан да, ашаганнан соң да су яки чәй эчмәгез.
Кибет чәе эчмәгез.

- Атнага бер тапкыр чикләвек, алма гына ашап торыгыз. Иртән сигез алма һәм сигез чикләвек әзерләгез. Һәр ике сәгать саен берәр алма һәм чикләвек ашагыз.

- Организмыгыз арыган, кулдан эш киткән кебек булса, көненә ике-өч кишер ашагыз.

- Ризыкны бер-ике көнлек итеп кенә пешерегез.

- Салкын тиеп авырмас өчен, кайнар су белән юынмагыз, көн дә чикләвек һәм сарымсак ашагыз, күп йоклагыз.

- Җәй көне күп итеп җиләк ашагыз.

- Кешеләргә үпкәләмәгез, алар белән бәхәсләшмәгез.

- Балаларга кычкырмагыз, кул күтәрмәгез.

(«Многие лета. Благие лета. Заповеди 104-летнего мудреца Андрея Ворона для долгой и радостной жизни» китабыннан)

Читайте нас: