Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
19 ноябрь 2019, 17:00

БАЛНЫ НИЧЕК САКЛАРГА?

Бал бозылмый, диләр. Шулай да дөрес сакламаганда, аның файдалы үзлекләре кими, тәме бозыла.

Бал бозылмый, диләр. Шулай да дөрес сакламаганда, аның файдалы үзлекләре кими, тәме бозыла.


Балны –6 оСтан +20 оСка кадәр температурада саклыйлар. Шуннан югары температурада озак торганда, аның витаминнары таркала башлый. +40 оСтан югарырак температурага җылытканда, файдалы үзлекләре калмый. Тагын бер шарт: саклану температурасын кискен үзгәртмәскә кирәк. Салкында тора икән, шунда калсын. Югыйсә ул кристаллаша башлый.


Балны капкачы ябыла торган, чиста, коры эмаль яки керамик савытта сакларга кирәк. Бал яктылыкны яратмый. Аны караңгы урында сакларга тырышыгыз. Ул ят исләрне тиз сеңдерә.
Читайте нас: