Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
22 ноябрь 2019, 14:32

ТӨСЛӘР НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

ФЭН-ШУЙ БУЕНЧА ИНТЕРЬЕРДА ТӨСЛӘРНЕ НИЧЕК КУЛЛАНЫРГА?

Ак - шатлык һәм яхшылык энергиясе белән тулыландыра. Барлык бүлмәләрдә дә әлеге төсне куллану кулай.


Кара - кайгы-хәсрәт төсе, әмма аның ял иттерү сәләте дә бар. Аны күп булмаган күләмдә юыну, кунак бүлмәсе һәм йокы бүлмәсендә кулланырга мөмкин.


Соры - тынычлык төсе. Аны башка төсләр белән "кушып" йокы һәм кунак бүлмәләрендә кулланырга була.


Кызыл - мәхәббәт, активлык, агрессия төсе. Бу төсне парлыларның йокы бүлмәсе өчен куллану яхшы, башка бүлмәләрдә ул агрессия һәм ярсуга китерергә мөмкин.


Сары - шатлык, гармония төсе. Әлеге төсне кунак, эш һәм аш бүлмәләрендә куллану бик яхшы.


Җирән төс - яхшы антидепрессант булып санала, эшчәнлекне арттыра. Аш һәм эш бүлмәләрендә куллану яхшы, йокы һәм юыну бүлмәләрендә аны куллану киңәш ителми, чөнки ул сезгә рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бирмәячәк.


Зәңгәр төс - тынычландыра, стресслардан котылырга ярдәм итә, көч бирә. Аны йокы һәм юыну бүлмәсендә куллану дөрес булачак. Аш бүлмәсендә куллану катгый тыела, чөнки ул аппетитны киметә.


Шәмәхә төс - гармония, рухи канәгатьлек тудырырга сәләтле. Әмма аны кулланганда башка яктырак төсләр белән катнаштырып кулланырга кирәк.


Яшел төс - яшәү, энергия, үсеш төсе. Ул бик яхшы тынычландыра, көчне торгыза. Аны йокы, балалар, аш, һәм кунак бүлмәләрендә куллану бик файдалы.
Читайте нас: