Белгечләр кибеттән алган азык-төлекне ничек итеп юарга киңәш бирә.
“Роспотребнадзор”, коронавирус таралуга бәйле, кибеттән алып кайткан азык-төлекне ничек эшкәртергә һәм юарга кирәклеге турында киңәш бирә.
"Яшелчә һәм җиләк-җимешне сода белән яхшылап юарга була. Ә төргәкләрдәге товар белән нишләргә?
Төргәкне бактерияләргә каршы салфеткалар белән сөртергә кирәк. Әгәр ризык герметик савытта булса, савытны сабынлы су белән юу бик мөһим", — дип хәбәр итәләр ведомствода.