Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
6 апрель 2020, 11:10

Өлкәннәр, төшкә кадәр интернет челтәрендә утырмасагыз иде

Бу безнең балаларыбызга дистанцион укуны сыйфатлы итәр өчен кирәк.

Бу безнең балаларыбызга дистанцион укуны сыйфатлы итәр өчен кирәк. Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин бүгенге брифингта ата-аналарга, өлкәннәргә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

6 апрельдән, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен дистанцион уку башлана. Ул иртәнге уннан төшке 14.30га кадәр дәвам итәчәк. Күп кешенең берьюлы Интернетка тоташуы сәбәпле, техник җитешсезлекләр килеп чыкмасын, балалар дәресләрне тыңлый һәм карый алсын өчен безгә, өлкәннәргә, бу вакытта Интернеттан баш тартып тору кирәк.

Видеодәресләр вакытында техник җитешсезлекләр килеп чыкканда “кайнар элемтә” номерына мөрәҗәгать итәргә: 8 800 100 81 80. Балалар сорауларын сыйныф җитәкчеләренә, укытучыларга бирә ала. Шулай ук дистанцион укытуга кагылышлы сораулар буенча 9.00-18.00 сәгатьләрдә күпканаллы телефон эшли - 8 (347)292-11-52.

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/lk-nn-r-t-shk-kad-r-Internettan-bash-tartip-torigiz-203223/

Читайте нас: