Белгеч сүзенә колак салсак, каен суы кар эри, бөреләр бүртә башлаганда "уяна" һәм каен яфрак ярганда туктый. Сокның бармы-юкмы икәнен белү өчен, гадәттә, агачны тишеп карыйлар. Әгәр дә кәүсәсендә тамчылар күренә икән, димәк, баллы суны җыяр вакыт җиткән. Ачык урыннарда, авылларга якынрак җирләрдә кар тизрәк эрүчән була. Мондый урында үскән каенның сок әйләнеше дә иртәрәк башлана. Урманнарда исә кар катламы тиз генә бетми.
Каенның "елак" вакыты 15-20 көн дәвам итәргә мөмкин икән. Тик шунысы бар: көннәр кисәк кенә салкынайтып җибәргәндә, агачта да үзгәрешләр була, сок әйләнеше туктап кала. Бары кояш елмая башлагач кына, ул тагын тәмле суы белән сыйларга керешә. Каенның суы көндезләрен генә күп була, кичен исә кояш сүрелгәч кими. Тагын бер үзенчәлеге - сок бирә башлаганда аның суы үтә күренмәле була, бетү вакытында тоныклана. Бу гадәти хәл санала.
Каен суы файдалы дисәк тә, аны теләсә кайсы урыннан, теләсә нинди агачтан җыярга ярамый. Экология начар булган урыннарда үскән агачның согы организмга начар тәэсир итәргә мөмкин. Юл кырыйларында, җитештерү зоналарында үскән агачлардан сок җыярга киңәш ителми. Иң яхшысы - урманда үскән каен, дип аңлата белгечләр.
Артык тирән бораулар агачны хәлсезләндерүгә китерә, дип аңлата белгечләр. Каен агачының согы килми башлый икән, аны кабат-кабат тишәргә дә ярамый. Иң яхшысы - башка агачны сайлап алу. Сок алганнан соң яраларын капларга да онытмагыз. Тишегенә каен агачыннан ясалган чөй тыгып куегыз яки инде балчык булса да сылагыз. Согы агып беткән каен корырлык булмасын. Белгечләр ачыклык керткәнчә, карт агачтан алган сок баллырак та, тәмлерәк тә була.
Каен суын суыткычта өстен капкач белән япкан килеш ике тәүлектән артык сакларга ярамый. Кайбер кешеләр аны 1 ай дәвамында да саклап була, берни булмый, ди. Тик мондый сокның файдалы үзенчәлеге югала. Иң яхшысы - җыеп алганнан соң ике сәгать эчендә эчү. Әгәр дә аны озак вакыт саклыйсыгыз килә икән, туңдыргычка куярга кирәк. Белгечләр әйтүенчә, кайнатып саклауга караганда, туңдырылганында витаминнары югалмый.