Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
12 Май 2020, 16:50

ТУЗГАНАК ЧӘЧКӘСЕННӘН КАЙНАТМА

Халык медицинасында ул табигый дару булып исәпләнә

Халык медицинасында аны тирләткеч, температура төшерүче, үт куучы, склероздан һәм ялкынсынуга каршы профилактик чара буларак кулланалар. 1 бал кашыгы үләнне һәм тамырларын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Ашарга 30 минут кала көнгә 4 мәртәбә чирегәр стакан эчәләр.

Тузганак чәчәген, әчесе бетсен өчен, ярты сәгать тозлы суда тоталар һәм, суган, петрушка кушып, салатка салалар. Чәчәкләре дә шифалы. 1 аш кашыгы төелгән тузганак тамырын 1 стакан кайнап торган суга салып, сүрән утта 30 минут тоталар, аннан сөзәләр. Бавыр ялкынсынганда, көнгә 3 мәртәбә ашарга ярты сәгать алда берәр аш кашыгы эчәләр. Бетчә чыкса, тузганакның «сөте» бетчәне бетерә.

Халык медицинасында ул табигый дару булып исәпләнә. Иң мөһиме, исегездә тотыгыз - кайнатма өчен чәчәкләрне бары тик экологик чиста урыннарда гына, тузанлы юллардан ерактан җыярга кирәк.

Азнакайда яшәүче аш-су остасы Мәрьям Миңнегуловадан тузганактан кайнатма ясау ысулын тәкъдим итәбез.

Күптән, ничәмә ничә еллар буе ясыйм шушы рецепт белән, нигә тегеләй, нигә болай, шикәр комы күп түгелме дигән сораулар булачак. Бу рецепт миңа шушы үзебезнең Мәндәй авылында яшәүче олы яшьтәге ападан алынды. Миңа рецепты бик ошый. Ничек өйрәтте, мин шулай ясыйм һәм сезгә дә тәкъдим итәм.
Бер өлешлек ясар өчен рецепт куям.
Җыябыз чиста җирдән эре, матур сары чәчәкләрне, 300 данә.
Юабыз салкынча су белән.
Чәчәкләрне кәстрүлгә салабыз,төбендәге яшеле дә кала.
Салабыз шунда 1 литр да 200 гр су.
2 лимонны иттарткыч аша үткәреп бирегә кушабыз.
Кайнатырга куябыз.
Кайнап чыккач, тагын 10 минут кайнатабыз да, сүндерәбез.
Шушы масса тәүлек буе тора, мин иртән ясаганны кичтән кайнатып яттым.
Хәзер шуны вак тишекле дуршлагтан сөзәбез дә, сөзелгән сөзмәгә 2 кг 500 грамм шикәр комы салып 1,5 сәгать буе кайнатабыз.
Күңелегезгә хуш килә икән ясап карагыз. Мин 450 данәдән ясадым. Кайнатма әзер. Тәмле булсын!

♦ Мәрьям Миңнегулова фотосы

Әлеге кайнатма сәламәтлегебез өчен чын табыш. Тузганак вареньесының файдасы чиксез, аны икенче төрле тузганаклар балы, дип тә атыйлар.

Читайте нас: