1. “Минем хакта башкалар нәрсә уйлый икән”, – дип борчылмау. Бу – азатлык сере.
2. “Дөрес итеп тели белгән һәр теләгебез Аллаһ рәхмәте белән тормышка ашачак”, – дип уйлау. Бу – хакыйкать сере.
3. Тышкы кыяфәтенең нинди булуына карамастан, кабул итеп сөю. Бу – матурлык сере.
4. Үзеңне һәм башкаларны тәнкыйтьләмәү. Бу – дуслык сере.
5. Ярату, сөю һәм сөйгән кешеләрне үзгәртергә тырышмау. Бу – мәхәббәт сере.
6. Алдан бирергә, соңыннан алырга өйрәнү. Бу – байлык сере.
7. Кешеләрнең дәрәҗә-ләренә, байлыкларына, матурлыкларына кызыкмау. Бу – кешеләр белән уртак тел табу сере.
Хикмәт иясенең Аллаһка ялваруы
“Мин Аллаһтан көч сорадым, Ул миңа авырлык бирде. Аллаһтан хикмәт сорадым, Ул миңа чишәргә авыр булган мәсьәләләр, мәшәкатьләр бирде. Аллаһтан байлык сорадым. Ул миңа акыл белән бергә көчле кул һәм аяклар бирде. Аллаһтан мәхәббәт сорадым, Ул мохтаҗ кешеләрне юлыма чыгарды. Әйе, Аллаһы Тәгалә мин сораган нәрсәләрнең берсен дә бирмәде, әмма Ул мин чыннан да мохтаҗ булган әйберләрне бирде».
Хөрмәтле дустым! Бел шуны һәм оныта күрмә: хакыйкатьтә авырлыксыз көчле булып булмый. Мәшәкатьле мәсьәләләрне чишми торып, хикмәтле була алмыйсың. Акылны кулланмыйча һәм хезмәт итмичә, баеп булмый. Мохтаҗларга ярдәм итми торып, чын мәгънәсендә сөяргә өйрәнеп булмый. Үз көчеңне куеп ирешмәгән бер генә хәлнең дә кадерен белеп булмый.
Фото: pexels.com
Чыганак: