Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
14 февраль 2021, 12:00

ФАЙДАЛЫ АЗЫК АШЫЙК

Өйдә әзерләнгән азыктан агулану куркынычы юк, кулларның чиста булуы һәм ризыкның саклану вакыты чыкмавы җитә дип уйлыйсызмы? Чынлыкта аны ашарга яраксыз итүче башка ялгышлар да җитәрлек.

Өйдә әзерләнгән азыктан агулану куркынычы юк, кулларның чиста булуы һәм ризыкның саклану вакыты чыкмавы җитә дип уйлыйсызмы? Чынлыкта аны ашарга яраксыз итүче башка ялгышлар да җитәрлек.

Беренчедән, ит һәм диңгез продуктлары зур куркыныч тудыра. Аларда бары тик дөрес әзерләгәндә генә юк итеп була торган зарарлы бактерияләр күп. Пешкәнме икәнен белү өчен ит кисәгенә чәнечке белән кадап карарга мөмкин. Аңардан аксыл алтынсу төстә сок агып чыгарга тиеш. Тиешенчә пешкән балык чәнечкегә ябышмый.

Әгәр диңгез продуктлары яратсагыз, креветка алсу төскә кергәнче, мидия, устрицалар кабарып зурайганчы һәм тоныкланганчы пешерелергә тиеш.

Шуңа охшаш кагыйдәләр йомыркага да кагыла. Ул сальмонелла үрчү өчен идеаль мохит. Шунлыктан аны кимендә 5-7 минут кайнатырга кирәк. Тәбә үтә күренмәле элпәсе беткәнче ут өстендә тотыла. Күп илләрдә аны әйләндереп, ике ягын да кыздыралар. Омлет 7-8 минут тирәсе әзерләнергә тиеш.

Күпләр консервларны теләсә күпме саклап була дип саный. Аларны караңгы, коры һәм салкынча урында тотарга кирәк. Әгәр кышын консервны катырсагыз, ташлыйсы гына кала. Бу калае күгәреп, капкачы кабарып чыкканына да кагыла.

Соңгы киңәш җиләк-җимеш һәм яшелчәләр турында. Бигрәк тә җирдә үскән яшелчә һәм базардан алынган җиләк җимеш белән сак булыгыз. Базардан сатып алган виноградны башта сабынлы суда юалар, аннан яхшылап чиста су белән чайкыйлар. Күп җиләкләрне кулланыр алдыннан гына юарга кирәк, югыйсә ул тиз бозыла башлый. Кабыгы чистартыла торган җиләк-җимешне (банан, әфлисун, мандарин) дә юарга кирәк.

Фото: www.pexels.com

Читайте нас: