Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
20 февраль 2021, 18:00

ЯМАН ШЕШТӘН САКЛАУЧЫ 10 РИЗЫК

Галимнәр дөрес туклану онкологик чирләрне кисәтү һәм дәвалауда мөһим фактор булуын күптән исбатлады. Аларны рационга кетеп, яман шештән котылырга мөмкин.

Галимнәр дөрес туклану онкологик чирләрне кисәтү һәм дәвалауда мөһим фактор булуын күптән исбатлады. Аларны рационга кертеп, яман шеш авыруын булдырмау мөмкин.

АНАНАС канны чистарта, эчәклек эшчәнлеген активлаштыра, иммунитетны ныгыта. Яман шешкә каршы торучанлык үзлегенә ия.

ПОМИДОРның яман шешкә каршы торучанлыгы анда ликопин күп булуга бәйле.

БРОККОЛИда ашказаны җәрәхәте, рагына каршы торучы сульфорафан бар.

Галимнәр Урта диңгез буенда яшәүче хатын-кызларда күкрәктә яман сирәк булуының сере ЗӘЙТҮН МАЕ кислоталарында икәнен ачыклаган.

КӨРПӘЛЕ ИПИ организмның клетчатка, азык җепселләренә булган ихтыяҗын канәгатьләндерә.

КЫЗЫЛ ҺӘМ КАРА ВИНОГРАДта яман шешне кисәтергә ярдәм итүче биофлавоноидлар күп.

КРЕСС-САЛАТ кан күзәнәкләрендә шешләр үсүне туктатучы үзгәрешләр ясарга сәләтле.

ШОКОЛАДта яман шештән саклаучы антиоксидантлар бар. Составында кимендә 65% какао булганына өстенлек бирегез.

КЫЗЫЛ ЧӨГЕНДЕРдә иммун ситемасын саклаучы С витамины, бавыр эшчәнлеген җайга салучы бетаин бар. Моннан тыш чөгендердә яман шеш күзәнәкләре белән көрәшүче магний күп.

ГРЕЙПФРУТ ликопин микъдары буенча помидордан гына азрак калыша. Эче кызылрак булган саен анда ликопин күбрәк.

Читайте нас: