Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
21 февраль 2021, 14:00

COVID-19 БУЛГАНДА НИЧЕК ДӨРЕС ТУКЛАНЫРГА

Ашамлыклар һәм файдалы үзенчәлекләре булган азык-төлек үзеннән-үзе COVID-19ны булдырмый калдырмый һәм дәваламый. Ләкин балансланган туклану авырган чакта организмның иммунитетын ныгыта һәм савыгуны тизләтә.

Ашамлыклар һәм файдалы үзенчәлекләре булган азык-төлек үзеннән-үзе COVID-19ны булдырмый калдырмый һәм дәваламый. Ләкин балансланган туклану авырган чакта организмның иммунитетын ныгыта һәм савыгуны тизләтә.

Пандемия башланганда лимон, сарымсак, керән, имбирь (зәнҗәбил), куркуманың могҗизалы сыйфатлары турында күп сөйләделәр. Коронавирус булганда алар никадәр яхшы “эшли” икән?

Алар барысы да иммунитетны күтәрә. Әмма санап үтелгәннәрнең һәркайсының үзлекләрен игътибардан ычкындырмаска кирәк.

Мәсәлән, лимон аллергия китереп чыгарырга ихтимал җимеш, шуңа күрә аның белән сак булырга кирәк. Ач карынга аны ашамау яхшырак.

Сарымсак, керән һәм сельдерей фитонцидларга – бактерияләрне үтерүче яки аларның үсешен басучы актив матдәләргә, шулай ук үсемлек клетчаткасына бай. Салатка кушып ашагада, көненә 2-3 тырнак сарымсак ашарга була. Әмма ул үзәкне көйдерергә мөмкин.

Имбирьне көн дәвамында ашамлыкка кушарга була, әмма 10 граммнан артык түгел. Шуны да аңлау мөһим: бу тәмләткечне гелән кулланырга ярамый, бер-ике атна – шул җитә. Бераз ял итегез, аннан тагын файдаланырга була. Ризыкка яки чәйгә кушу файдалы булган куркума белән дә шулай ук.

Гадәти башлы суган турында да онытырга ярамый. Ул яшәү өчен мөһим һәм сәламәтлекне ныгытучы витаминнар чыганагы. Шуның белән бергә белү зарур – сугандагы эфир майлары ашказаны, сулыш алу системасы авырулары булган кешеләргә, шулай ук югары кан басымыннан, бавыр һәм йөрәк авыруларыннан җафа чигүче пациентлар өчен куркынычлы.

Үзеңне азык-төлектә булган тулы кыйммәтле аксымнар, май кислоталары һәм кальций белән тәэмин итү зарур. Бу матдәләр, токсиннардан һәм вируслардан тазарынырга ярдәм итеп, организмда химик кушылмаларның туплануын тоткарлый.

Менюга боткалар, эремчек, кефир, яшелчә, майсыз кош ите, балык, кичәге икмәк һәм пешерлгән алма керә.

Мондый туклану режимы тупас клетчатканы, ачы ризык һәм тәмләткечләрне чикләүне күз уңында тота. Шоколад, кофе, газлы эчемлекләр, ысланган ашамлыклар, консервалар, тозлы балык, майлы ит һәм камыр изделиеләре бөтенләй тыела.

Рационда майлылыгы түбән сөт ризыклары һәм ак май булырга мөмкин. Кулланылган тозның микъдаре көненә 5 граммнан артмаска тиеш. Көн саен 1,5-2 литр су эчәргә кирәк.

Читайте нас: