Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
21 февраль 2021, 18:00

ХУҖАБИКӘГӘ КӨН ДӘ КИРӘКЛЕ КИҢӘШЛӘР

Үзегезгә саклап куегыз!

* Авызы тар вазаларны ничек чистартырга белмисезме? Гап-гади дөге ярдәм итәр. Ваза эченә бер кашык дөге салыгыз һәм шуңа сабынлы су өстәгез. Аз гына бутап җибәрсәгез, вазагыз яңа алган кебек булыр.
* Өегездә мәче асрасагыз, бу киңәш сезнең өчен. Диван өстеннән мәче йонын җыеп алу өчен, резина перчатка киегез дә, аны юешләтеп, диван өстен сыпырып алыгыз: мәченең бөтен йоны перчаткага җыелачак.
* Агачтан эшләнгән мебельне аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен генә туры китереп сайлау кирәк.
* Электр белән эшли торган иске теш чистрату щеткасын ташламагыз – кафель плиткалар арасын юарга бик җайлы ул.
* Кухнядагы агач һәм пластик такталардагы тапларны лимон ярдәмендә бетерергә була. Моның өчен лимонны урталай бүлеп, суын такта өстенә агызырга һәм 20 минут тотарга кирәк. Аннан инде, әлбәттә, чайкап куярга.
* Абажуры трикотаждан эшләнгән лампагыз бармы? Аңа кунган тузанны җыеп алу өчен кием-салымны чистарта торган ролик бик җайлы.
* Көзгегә балагыз ябыштырган наклейканы ничек кубарып алырга белмисезме? Өстенә майонез сылагыз, ә аннан эластик шпатель белән алыгыз.
* Бакырдан эшләнгән әйберләрне чистарту өчен, уксус, тоз һәм онны бер күләмдә алыгыз һәм, йомшак чүпрәк ярдәмендә, шушы әзер «ботка» белән бакыр савыт-сабагызның өстен чистартыгыз. Су белән чайкагач, корытып сөртегез.
* Банкага сеңгән ис бетмиме? Җылы суга бер чәй кашыгы горчица кушып юыгыз.

Читайте нас: