Авыл тормышы
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
22 февраль 2021, 17:00

ХУҖАБИКӘ КОЛАГЫНА

Яхшы киңәшләр!

*Тәбикмәк камырына тоз белән шикәрне чамалап салыгыз. Тозы артык булса, тәбикмәк – аксыл, шикәре күп булса, каты була.

*Туң итне тизрәк эретәсегез килсә, аңа бераз аш серкәсе сөртегез.

*Капчыктагы бәрәңге үрмәсен өчен, алар янына бер алма салыгыз.

*Йомырка тәбәсе йомшак, кабарынкы һәм җиңел булсын дисәгез, аны туглаганда, бер чеметем чәй содасы салыгыз.

* Бәрәңгене кыздырыр алдыннан яхшылап корытсагыз, ул кетердәп торачак һәм бик тәмле булачак.

* Макарон пешергәндә суга азрак үсемлек мае тамызсагыз, алар бер-берсенә ябышмаячак.

* Йомырка пешкән суны түгәргә ашыкмагыз, ул гөлләргә менә дигән минераль ашлама булачак.

* Җиләк-җимештән татлы пирог пешергәндә аның суты ташып йөдәтә. Әгәр пирог эченә вертикаль рәвештә берничә макарон кадап куйсагыз, җимеш суты куыш эчендә генә “йөриячәк” һәм ташмаячак.

* “Оливье” салаты җитәрлек булсын дисәгез, һәр кеше исәбенә бер бәрәңге салыгыз.

* Пычакларны кайнар суда юсаң, алар тиз үтмәсләнә. Үткерләр алдыннан пычакны бераз тозлы суда тотарга һәм вак беләү белән үткерләргә кирәк.

Читайте нас: